|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2012 Мәдәният
Исемнәре исемдәЖурналыбызда «Мөхәррир сүзе»н ел буена нинди дә булса бер темага багышлау традициягә кереп бара шикелле. Быелгы тема минем юлымда очрап, күңелдә исемнәре уелып калган шәхесләргә багышланыр. Галия Нигъмәтуллина
Без Щепкин училищесын тәмамлап кайтканда минем игътибарны җәлеп иткән артистка. Театрда берсен дә рәтле-юньле белмим, бөтенесе белән нәзакәтле итеп баш иеп исәнләшәм. Менә бервакыт коридордан тулы гәүдәле бер апа килә. Атлавында нәчәльство хатыннарында була торган вәкарьлек бар. Гәүдәсе тулы булса да, төз, муенсыз җилкәгә утыртып куелган баш чөелгән, кыска киселгән чәченең таралганы-таралмаганы билгесез. Мин аны күргәч, нигәдер, каушап калдым. Исәнләшүем дә куянның бүрегә сәлам биргәне кебегрәк килеп чыкты бугай. Ул калын кабаклары астына яшеренгән күзләренең кырые белән генә миңа карап алды да:
– Исәнме, – дип китеп барды. Бер мизгел арасында ул апа минем кемлегемне белеп өлгерде шикелле: «Бу мажик баласы нишләп йөри театрда?» – дип уйлап алды сыман.
Бу апаның кемлеген сорашып белдем.
– Мәпә, – диделәр.
Ничек Мәпә? Мәпә дигән сүз әйбәт сүз түгел безнең авылда. Ул җыйнаксыз, оешмаган, пешмәгән хатыннарга әйтелә. Ә моның кыяфәте андыйга охшамаган.
Соңрак беленде – Мәпә Галия Нигъмәтуллинаның «Рәйхан» пьесасында уйнаган роле икән. Ул аны шундый оста итеп уйнаган – персонажның исеме артисткага кушамат булып ябышып калган. Соңрак тагын шунысы да мәгълүм булды – ул Хәким Сәлимҗанов дигән артистның хатыны да икән. Ә Хәким абыйны «Җилкәнсезләр»дә нэпман ролендә күреп шаккаткан идем. «Ах, Баядерка, мы тибә лүбим, ах, Баядерка, чириз тибә ыстрадаю» дигән җырын бүген дә көйләп-көйләп алам.
Дөресен әйтим, кем икәнен белгәч тә Галия апа миңа ошап җитмәде. Үз-үзен тәкәббер тотуы ачуны китерде. Бигрәк тә аның Орск шәһәре баеның кызы икәнлеген белгәч, күзенә күренмәскә тырышыбрак йөрдем. (Без бит байларга дошман итеп тәрбияләнгән буын). Бай кызының артистка булып китүе дә миңа аңлашылмады. «Ни җитмәгән инде аңа?» дип уйладым. Театрда уйнап йөрүне байлар әтрәк әләмнәр, салам сыйраклар эше дип санауларын белә идем. Бүген дә күзләрен май баскан әтиләренең култык астында үскән егет-кызлар артист һөнәрен сайламый. Күрәсең, Галия апаның әтисе Нигъмәтҗан абзый бозылып өлгермәгән бай булгандыр. Чөнки Галия апаларның өендә татар яшьләре җыелып театр уйнаганлыгы мәгълүм булды.
Галия апаның мин күреп сокланган роле Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар»ында Зәмзәмбану булды. Әче телле булганы өчен «кислата» кушаматы алган авыл хатынын җиренә җиткереп уйнады. Аның кайнатасы Биктимер белән сүзгә килгәндә: «Кулыңны гына тидереп кара, урядникка җәвит итәрмен», – дигән сүзләре һәм аулак өйдә салып алгач:
Үлмәсен дә, кайтмасын да, Килеп торсын акчасы, Эх-ма! – дип җырлавы һаман да хәтеремдә.
Ә «Зәңгәр шәл»дә ишанның карт хатыны Хәдичә...
Хәер, минем максатым исемдә сакланган артистларның уйнаган рольләрен анализлау түгел, аларның ни сәбәпле хәтеремә кереп калуы. Галия апа миңа Марсель Сәлимҗановны татар итеп тәрбияләгән, улына татар рухы сеңдергән шәхес буларак кадерле, Марсель турында күп яздым, кабатлап тормыйм. Шуны гына әйтәм: Марсель Сәлимҗановта Галия апа сыйфатлары күп иде, әнисендәге аристократлык бар иде аңарда. Ләкин ул аристократлык тәкәбберлек түгел иде, үз кадерен үзе белү ярылып ятса да, вакланмау, эре булып кылану бар иде анда. Мәкер юк иде. Безнең күпләребезгә («мажик балалары»на) җитмәгән затлылыкка ия иде алар. Ата белән бала, ана белән бала мөнәсәбәтләре үзара мактанышу, баласына яки анасына берәр тәнкыйть сүзе әйтсәң, әйтүченең якасына ябышу кебек ваклыклардан өстен иде. Галия апа да, Хәким ага да, Марсель театрның баш режиссеры булгач та, театрда аерым хөрмәткә дәгъва кылып йөрмәделәр.
Галия апа турында язачагымны әйтеп, Марсельнең хатыны Гөлнар ханыма шалтыраттым: «Гаиләдә Галия апа ниндирәк иде?» – дип сорадым. «Бик гади һәм шул ук вакытта гаиләдә хуҗа да иде, – диде Гөлнар ханым – Хуҗа булуы кычкыруында, бакыруында, әмер бирүендә түгел, үз-үзен тотышында иде. Аның хуҗа булуы йөрешендә үк сизелә иде, аның күз карашында ук кемлеге күренә иде. Улы Марсельне бик яратты, ире Хәким әтине саклады».
Сәхнәдә Мәпәләр, Зәмзәмбану, Хәдичәләргә әверелсә дә, затлы нәсел баласы Галия апа үзе дә затлы булып яшәде.
Туфан МИҢНУЛЛЛИН |
Иң күп укылган
|