поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.02.2012 Җәмгыять

Сатуда – «әҗәл даруы»

390 тәңкә. Мүк җиләгенең бәясен күреп күзләр шакмак булды. Янына элмә-өндәмәсен дә чәпегәннәр: «ОРЗ, гриппка каршы иң үтемле чара». Анысын инде аның өндәмәсез дә бик яхшы белә идек. Әмма дә ләкин ат бәясенә түгел бит инде. Бер уч үлчәтеп алган «әҗәл даруы»на 135 тәңкәне түләп кассада торганда ирексездән безнең илнең икътисади фахишәлегенә шаккатып куйдым – таласалар да талыйлар инде безне.

Шәһәрнең иң кыйбат саналган әлеге кибетенә юк-юкта керергә туры килә шул. Юл уңае да, кыйбат булса да, кирәкле һәр нәрсәне табып була. Әмма кыйбатлыгы сыйфатында әллә ни чагылыш тапмый үзе – әллә ничә кат кулланылу вакыты чыккан эремчек, сөт алып авыз пешкән булды. Инде килеп ике бәя арттырып түлисең икән, хет ялганы-мазары булмасын иде аның. Ә юк – безнең илдә кәкре каеннар чат саен шул.

 

Артык акча табылгач...

 

Күршебез туган көн уздырыр алдыннан бөтен кирәк азык-төлекне кибеттән алып, шәһәр читендәге йортларында кунак җыйды. Барып җитеп, өстәл тезә башлагач, утырып еладым, диде ул соңыннан. Алган салатларның ник берсен ашарлык булсын, ди бу. Берсе гомумән ачыганмы-күксегәнме, пакетын салдырып җибәргәч, начар исе таралды, ди. Кыздырырга дип алынган өч тавыгының икесенең кыяфәте артык шикле иде, эткә чыгарып бирдем, дип шаккатырып сөйләде. Соң мин дә инде, ник карап алмадың, дигән булдым. Әмма култык астыңа кечкенә балаңны кыстырып ашамлык төягәндә кем капшап, тикшереп тора ала инде. Иң кызганычы: кире чык та ал түгел бит – якында гына супер, гипермаркетлар калкып утырмый. Кире илтеп тә тапшырмады ул черегән ризыкларны – талашып йөрергә артык нервым юк, үзләреннән дә шулай чыксын, гына диде. Туган көнгә дип түккән 3-4 меңенең яртысы чүп чиләгенә киткәч, карганмас җиреңнән карганырсың шул.  

 

Без, сатып алучылар, дурак түгел анысы. Азык-төлекне юкка чыгармас өчен, ничек итеп беренче, икенче, өченче юллар узуын бик яхшы беләбез. Чери башлаган алмалар, тәм кергән эремчек-каймаклар  бәлешләргә кереп китә, бозыла башлаган тавыклар кыздырыла яисә салатларга турала, бозылудан кулга ябыша башлаган казылыкларның марганцовкалы суларда чайкалуы да сер түгел. Шулай бервакыт азык-төлек сайлап йөрим, шул 390 тәңкәгә җиләк саткан кибеттә консультант кыз бер кул арбасында ризыкның бәясен алып, бүген генә чыккан дигәнен чәпәп ята. «Бигрәк свежий ризык сатасыз икән», – дигән сүземә: «Бөтен претензия дә җитәкчелеккә», – диде ул. Соң аны хет башка бүлмәдә ябыштырсын иде! Бер туганыбыз бәясе беркетелгән адыгей сыры алып, хакын куптарып караган иде – сырның кулланылу вакыты өч ай элек чыккан булган. Юридик белеме булуы аркасында ул аның бәясен өчләтә чыгарды чыгаруын, әмма эш бит җиңүдә генә дә түгел. Ник шул дәрәҗәдә алдыйлар безне диген? Экологик чиста ризык ашамаганга, сәламәтлек какшый дип йөр син – бәлки ул саулык биш былтыр кулланылу вакыты чыккан бозык азык-төлек ашаган өчен какшыйдыр?

 

Балык башыннан чери

 

Әлбәттә, проблеманың төбе балык башына килеп терәлә. Кемнең кеме булмасаң, шундый кибетләр тотып, бозылган азык-төлек сатып ята аласыңмы син? Чат башына ничарадан бичара булып, оекбаш сатарга чыккан әбиләргә көн күрсәтмиләр, ә күрәләтә кеше алдаган эре сәүдәгәрләргә чуртым да булмый. Үзебез дә каргансак карганабыз, әмма экологик чиста ризык эзләп урманга да, гадел, намуслы ил эзләп океан артына да китә алмыйбыз. Барыбер алабыз, барыбер ашыйбыз шул «мәңгелек юлында клиент эзләүче» ризыкларны.

 

Кыйбат – димәк, сыйфатлы, формуласына туры килмәгәненә генә аптырап гаҗиз булам мин. Кулланылу вакыты чыккан балалар ризыгы саткан сәүдәгәрләргә карап шаккатам. Бәндәдән курыкмасаң, Алладан курык дигәндәй – барыбер тота бит инде ул. Андый акча белән, ай-һай, мантырсыңмы икән дә бәрәкәтен күрә алырсыңмы икән...

 

...Ә теге «әҗәл даруы» – мүк җиләге, дигәннән. Йөрмәгез кибеткә. Атна ахырында базарга кереп чыккач, мин аны табигать биргән бәясеннән ике кило итеп алдым. Бер дә 390 сум түгел ул, килосы өчен нибары 170 тәңкәне алып калды Лаеш ягыннан килгән Әнисә апа...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»