|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2012 Медицина
![]() Ирсез булуның зыяны турында дүрт ялгыш фикерВәсимә апаның бердәнбер кызы Рәсиләгә 30 яшь тулды. Туганнары, хезмәттәшләре, дус кызлары җыелып котладык үзен. Бәби туеңа да килер идек, көттереп зарыктырма инде, дип шаяртып та алдык. Тик анысы тиз генә насыйп булмас кебек шул. Чибәр, уңган, акыллы, югары белемле Рәсиләбезнең әле һаман да йөргән егете юк. Кияүгә чыкмаган килеш җенси тормыш белән яшәүне, ирсез бала табуны ул хәтта күз алдына да китерә алмый. Ләкин яше барган саен, бала таба алмам дип борчылуы да арта бара икән. Монысын, сер итеп кенә, Вәсимә апа әйтте. "Миома, мастопатия, күкрәктәге яман шешне юкка гына "монашкалар авыруы" дип йөртмиләрдер. Киләчәктә балага узарга комачаулый торган чирләр килеп чыгудан куркам", – ди икән кызы.
Тормышында секс булмауның хатын-кыз сәламәтлегенә зыяны чыннан да шулай куркынычмы икәнни? Бу сорауга тәфсилле җавап – югары категорияле табиб-сексопатолог Дмитрий Жданов аңлатмасында.
Җенси якынлык булмау аркасында барлыкка килүче күңелсезлекләр турында халыкта төрле ышанулар яшәп килә. Шулардан берничәсенә тукталып үтик.
Невроз китереп чыгара. Җенси ихтыяҗны канәгатьләндермәсәң, рухи халәтең начарлана: бер сәбәпсез елыйсы килә, эч поша башлый, диләр. Чынлыкта, нерв авырулары секс булмаганнан түгел, ә хатын-кызның менә-менә ялгызлыгым бетәр, дип өметләнеп, озак вакыт киеренке халәттә яшәвеннән барлыкка килә. Мәсәлән, гаиләле ирләрнең сөяркәләре шундый хисләр кичерә. Чөнки алар мәгъшугының үзе янына килергә кайчан вакыт табасын тәгаен генә белми: иртәгә килерме ул, бер сәгатьтәнме, бер атнаданмы?
Түшәк ялгызлыгын уңышлы даими җенси тормышка күнеккән һәм аны кинәт югалткан хатын-кызлар да авыр кичерә (аерылышу, иренең үлеме һ.б.). Әмма монысы да баштарак кына бик кыен. Галимнәр шуны исбатлаган: ирсез озаграк торган саен, җенси мөнәсәбәтләр булмауны хатын-кыз тынычрак кабул итә башлый. Ирләр карамый дип кимсенеп, үзен үзе газапламаса, билгеле.
Хатын-кызны "агач"ка әверелдерә. Ирсез озаграк яшәгән саен, хатын-кызның җенси якынлыктан ләззәт алу мөмкинлеге азая, диләр. Чынлыкта, бу фикер дөрес. Тик ул көчле җенес вәкилләренә туры килә. Озак вакыт тыелып яшәгәннән соң, ирләрдә, чыннан да, проблемалар барлыкка килә. Ә ханымнарның алай түгел. Дөрес, хатын-кыз канәгать калсын өчен, алдан 15 минутлап иркәләргә-назларга кирәк. Озак ирсез торганнарга исә икеләтә күбрәк вакыт сорала. Әмма бу проблема түгел бит инде.
Холыкны боза. Гадәттә, "карт кыз"лар усал, көнче, карьерасын өстен куйганнары бигрәк тә холыксыз була, диләр. Чынлыкта, бу бәйләнеш – кире якка таба. Каты күңелле, бәйләнчек булганга күрә, хатын-кыз егет таба алмый, шул сәбәпле "утырып" кала. Аннары "карт кыз"ларның һәммәсе дә явыз булмый бит. Ә инде карьера дигәндә үз эшенә бирелгән кызларда, еш кына секс кайгысы булмый да. Аларның шатлык-куанычлары түшәккә бәйле түгел.
Сәламәтлек өчен кирәк. Җенси якынлыкка кермәү хатын-кызның бала тудыру әгъзалары системасында авырулар китереп чыгара, диләр. Чынлыкта, гинекология проблемалары саф кызларда да, күп балалы аналарда да, азгын хатын-кызларда да, тугры хатыннарда да барлыкка килергә мөмкин. Эш сексның булу-булмавында түгел, ә аның сыйфатында. Әгәр яратмаган кеше белән "сәламәтлек өчен кирәк" дип кенә җенси якынлыкка керсәң, нәкъ менә сәламәтлегең зыян күрә дә. Андый якынлык файда китерми, бары тик күңел кайту, үпкә-рәнҗү хисләре генә тудыра. Монысы – психологик яктан. Әле физиологик ягы да бар. Дәртләнгәч, кече оча әгъзаларында кан күп җыела, ә бушанганнан соң, ул кан кире агып китә. Хатын-кыз ләззәт алмаса, мускуллары йомшармаса, кан агып китә алмый. Мондый якынлыклар күбрәк булган саен, хатын-кыз әгъзаларында кан оешып калу процессы көчәя бара. Гинекология авыруларының күпчелеге нәкъ шуннан килеп чыга да.
Хөрмәтле хатын-кызлар! Әгәр хәзергә яныгызда сөйгән ярыгыз юк икән, кайгырмагыз. Бу чорны үзегезгә көч туплау өчен бирелгән вакыт дип кабул итегез. Җенси якынлык – организмнан энергиянең чыгарып ташлануы ул. Энергиягез болай да җитәр-җитмәс кенә булган очракта, интим мөнәсәбәтләр сезне тагын да ныграк хәлсезләндерер иде.
|
Иң күп укылган
|