поиск новостей
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 17 Ноябрь
  • Илфат Абдрахманов (1961-2020) - диктор
  • Рифат Фәттахов - продюсер
  • Гөлнара Мулланурова - җырчы
  • Рауль Мир-Хәйдәров - язучы
  • Рафил Сәлахетдинов - эшмәкәр
  • Латыйф Җәләй (1894-1966) - тел галиме, әдәбият тәнкыйтьчесе
  • Павел Павлов (1957-2019) - дин әһеле
  • Фәрит Мәмәш (1944–2004) - актер
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
Архив
 
16.02.2012 Язмыш

Бәхетне дә бүлик икегә

Укшый-укшый хәлдән тайган хатын аңына барыбер килеп җитмәде әле. Әллә ялгыша торгандыр бу имче карчык? Иң якын кешең бозган ди бит, сәламәтлегең шуңа какшаган, ди. Иң якыннары күпмени аның – ире дә балалары, әнисе исән, инде егерме биш елдан артык бер тәлинкәдән ашаган Тәнзилә ахирәте. Ахмак, ни уйлый бу баш дигәнең – болардан шикләнү гөнаһның гөнаһыдыр, әстәгъфирулла.

– Бүгеннән хәлең җиңеләер. Өеңә кайткач, мендәрләреңне тикшер, диван-өстәл аякларын күтәреп кара. Тапкан «алтын»ыңны кулыңда озак тотма, елгага илтеп агыз. Аннан юынып чыгып, намазыңны укы. Төшеңә сине үтерер өчен дип бозым ясаган кешең керер.

 

Шулай диде дә Айгөлне этеп-төртеп диярлек өеннән чыгарып җибәрде карчык.

 

Өенә кайтып кергәндә шабыр тиргә баткан иде Айгөл. Башта диван аякларын, аннан мендәрләрен капшарга тотынды. Андагы хәшәрәтне күргәч, имәнеп үк китте. Ничек моңарчы күрмәгән икән? Иң соңыннан ванна бүлмәсенең бусагасына абынып егылды ул. Чәчрәп барып төшүенең авыртуын да әллә ни тоймады, ахры. Күгәргән янбашын кулы белән угалап алды да ишек яңагын каерып ачты. Аннан бер өем төелгән энәләр коелды. Йа Хода, кем аны шуның кадәр күралмады икән, кемгә ни зыяны тиде соң аның?

 

Ире белән өченче сыйныфта укучы кызы кайтып кергәндә, Айгөл инде эшен төгәлләгән иде. Кайнар аш, елмаю белән каршы алган хатынын күргәч, ире сөенеченнән кычкырып ук җибәрде: «Әллә авыруың чигенә инде, әнисе?» Айгөл иренең куенына кереп сеңгәнен сизми дә калды: «Бардым бит, әтисе, теге карчыкка. Авыруың уза, диде». Әмма артыгын әйтәсе килмәде. Аларның өендә болай да, таң атса, чир турында гына сөйләшәләр, бүген аның турыда гәп куертасы килми иде.

 

Иртәнгә Айгөл шабыр тиргә батып, коты чыгып уянды. Төшендә ул ахирәтен күрде. Чирек гасырдан артык бер җан булып яшәгән Тәнзилә... Иң якын кешең булыр, диде бит карчык...

 

...Алар Тәнзилә белән икесе дә банк хезмәткәре булырга укыдылар. Беренче курстан, бер тулай торактан башланган дуслыгы игезәк язмышка әверелде дә куйды. Бер ширкәткә икесе дә икътисадчы булышчысы булып урнашты, аннан икесе дә кияүгә чыкты. Икесенең дә уллары туды, икесенең дә ирләре эчкече булды, икесе дә ир йодрыгы ашап яшәде. Коточкыч ул елларны искә төшерәсе килмәсә дә, алар һәрвакыт иңгә-иң куя белделәр, бер-берләренең юанычы булдылар. Аннан икесе дә бер үк вакытта диярлек аерылышты, икесе бергә тулай торакның бер бүлмәсендә ялгыз хатын булып утырып калды.

 

Әмма Айгөл дә, Тәнзилә дә мескен булып, елап яшәргә күнекмәгән иде. Тырыштылар, тырмаштылар – кешедән ким-хур булып яшәмәделәр. Уллары мәктәп тәмамлыйсы елларда гына аларның хезмәт кую урыны алышынды. Тәнзилә икътисадчы эшен күптәнге күңел тарткан кул эше – тегүчелеккә алыштырды, Айгөл исә зур бер оешмада бүлек җитәкли башлады. Тәнзиләдән вакыт-вакыт: «Син бит инде безнең ише генә түгел», – кебек сүзләр ишетелсә дә, Айгөл көнләшүгә урын калдырмый иде. Тапкан малын үзе дә сизмәстән бүлешә иде, малайларга да алган әйберне гел пардан итте, ялларына да юллама хакын берүзе түли иде.

 

Әллә шулай итеп гомерләрен дә тәмамлап куярлар иде... Айгөл артыннан дәрәҗәле ир-ат йөри башлады. Юлына аркылы ятты, диярсең – ай-ваена калдырмады, ничек итсә итте, хатынның инде кырау төшкән йөрәгенә ачкыч ярата белде ул. «Чыгасың инде чыгасың килгәч», – диде төксе генә Тәнзилә киңәшкә килгән ахирәтенә. «Яшәп кара. Барыбер озак тормассың. Байларга бит ул безнең кебек карт, сөякләре каткан хатыннар кирәкми», – дип тә өстәде. Никах укытып яшәп карыйк, диде Айгөл Юныска. Әмма ирнең сүзе бер булды: «Мин кети-мети уйнап йөрер яшьтә түгел, җаным. Миңа гомеремнең көзенә кадәр бергә булырдай хатын кирәк».

 

ЗАГСтан соң ике ай узуга, хатын үзендә сәер үзгәрешләр күреп шаккатты. Утыз алты яшендә корсак күтәрмәс бит инде?! Гинеколог хатын кычкырып көлде: «Утыз алты сиксән алты түгел бит әле ул. Илледә дә бәби тапканнар җитәрлек». Командировкадагы иренә телефон аша әйтергә кыймады Айгөл. Тәнзиләгә чыгып чапты. Аннан алар икәүләп Айгөлләргә китте. Ире кайтканчы, туачак нәнигә бүлмә хәстәрләп, ремонт ясап куярга кирәк. Тәнзилә бер атна куна-төнә аларда ятты. Юныс кайтып, яңалыкны ишетүгә, хатынын кулыннан төшерми озак басып торды. Тәнзилә дә бу күренешнең шаһиты иде. Декрет ялына чыгар алдыннан төшемле эшенә ахирәтен тәкъдим итте Айгөл. Ике ай аны эшкә өйрәтте, директорны ничек кирәк алай җайлап, үз урынына Тәнзиләне калдырып китте. Ә үзен тулаем бәби үстерүгә багышлады. Аннан аяклары сызлавына түзә алмый, таякка калды. Тәнзилә, коры гына: «Картаеп беткәч, сиңа эт тә бала табарга кушмаган», – диде. Юныс табиб арты табиб табып торды...

 

...Үзенең элеккеге эш урынына килеп кергәндә, төш вакыты җитеп килә иде инде. Тәнзилә утырган кабинет ишеге ярымачык, анда ахирәтенең телефоннан сөйләшүе ишетелде. Алдан әйтми-нитми генә килеп кергән Айгөлне күргәч, сөенгән кыяфәт чыгарды ул. Айгөлнең кулында түгәрәк ипи иде.

 

– Тот менә шушы ипине, – диде Айгөл, коры гына. – Тот та мин сиңа бозым ясамадым, диген.

 

Тәнзиләнең йөзеннән кан качты. Эндәшерлек көче юклыгы күренеп тора иде. Әмма ипидән корт чаккан кебек качарга тырышты ул. Айгөл аның саен аңа якынайды.

 

– Димәк, син?! Мин синең белән бер табактан ашап, бер кыерчык ипиемне дә икегә бүлеп яшәдем. Фатир алырга булыштым, таудай корсагым белән эшкә өйрәтеп, үз урынымда калдырдым, алган бер күлмәгемне дә икегә бүлеп кидем. Минем корсаклы вакытымда, бала туар алдыннан ничек шундый адымга бара алдың?

 

Такмаклый-такмаклый елаган Айгөлгә Тәнзилә җирәнеп диярлек карады. «Бәхетеңне генә икегә бүлеп булмады бит, – диде аннан салкын канлылык белән. – Синдә шәп ир, бала. Олы улың әйбәт җиргә урнашты, акыллы. Минеке төсле игелексез бала түгел»...

 

* * *

 

Ул шул ук урында эшли, – ди Айгөл, язмыш йомгагына нәтиҗә чыгаргандай. – Аралашмыйбыз, әлбәттә. Юныска бөтен нәрсәне сөйләп бирергә туры килде. Минем рәнҗешем юк. Бәйрәм, туган көне саен телефонга чүпрәк каплыйм да аның өй номерына шалтыратып котлыйм. Бәхет телим. Ул мине танымый: «Кем бу?» – ди. Сиңа бәхет теләүче, дим. Мин аңа чын күңелемнән бәхет телим. Менә минем бүген бәхетем түгәрәк бит – гаиләм исән-сау, ирем ярата, балаларым игелекле. Тәнзиләнеке дә шулай булсын иде. Их...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы