|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2012 Авыл
Татар авылына дуңгыз булышыр...Россиядәге иң зур татар авылларының берсендә икътисадый хәлне дуңгыз фермасы ярдәмендә яхшыртмакчылар. Пенза өлкәсе Городище районындагы Урта, Түбән, Югары Әләзән авыллары янында 500 мең баш дуңгызга исәпләнгән яңа ферма салырга җыеналар. Бу хакта район башлыгы Геннадий Березин катнашында уздырылган җыелышта әйтелгән, дип яза islamnews.ru. Урта Әләзәндә яшәүче Ислам Шляпошников сөйләвенә караганда, Березин, дуңгыз фермасы салдырып, авыл кешеләренең матди хәлен яхшыртмакчы. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен Дания инвесторлары җәлеп ителгән, алар инде төзелеш өчен җир сатып алганнар. "Әмма ислам динен тотучы татар авылларында яшәүчеләрнең икътисадый проблемасын бу рәвешле чишү мәгънәсезлек. Әлеге авылларда 20 меңләп мөселман яши, аларның берсе дә дуңгыз фермасында эшләмәячәк. Бу хакта хәтта сөйләшү дә булмаячак", - ди Ислам Шляпошников.
Икенче яктан ферма төзү районның экологиясенә дә зур зыян салачак, дип саный ул. Елгаларга ферма шакшысы агып төшәчәк. Балаларны сәламәтләндерү комплексларында дәваланучылар нинди һава суларга мәҗбүр булачагын да күз алдына китерүе кыен түгел.
Моннан тыш авыл кешеләре дуңгызларның төрле грипп таратуларыннан да курка. Имам вазифаларын башкаручы Ибраһим Исәнәев сүзләренә караганда, алар нигездә терлек асрау һәм хәләл ит ризыклары әзерләү белән шөгыльләнә. Дуңгыз фермасында карантин булганда, кагыйдә буларак, тирә-юньдәге барлык хайваннар үтерелә. "Андый хәл килеп чыга калса, бөтен авыл эшсез калачак бит", - ди дин әһеле. "Без төбәктә һәм бөтен илдә даимилек саклануын телибез. Шуңа күрә һәрвакыт бүгенге хөкүмәт өчен тавыш бирдек. Әмма яңа проект мөселманнарны мыскыл итү һәм бу хәл Россия президентын сайлау алдыннан безнең ышанычыбызны какшата", - ди Исәнәев. Аның фикеренчә, дуңгыз фермасы төзү төбәктә ясалма рәвештә киеренкелек тудыру буларак бәяләнә. "Ислам мөселманнарны забастовкаларда, акцияләрдә катнашудан тыя, шуңа күрә без бу мәсьәләне тыныч юл белән чишәргә телибез", - ди Шляпошников.
Бүгенге көндә Әләзәндә төбәк губернаторына һәм Россия президентына мөрәҗәгать язып, шуңа имза җыялар.
Сүз уңаеннан, Әләзәндә барлыгы 15 мең тирәсе кеше яши. Алар нигездә татарлар. Авыл халкы арасында ислам динен кабул иткән руслар да бар. 2 мәктәп, мәдәният йорты, колбаса һәм консерва минизаводы, якынча 50 кибет, 9 мәчет, 2 мәдрәсә, 1 балалар бакчасы эшли. Дәүләт кибетеннән тыш башкаларында спиртлы эчемлекләр сатылмый. Яшьләр спорт белән шөгыльләнә. Күпләр дини югары уку йортларында белем ала.
|
Иң күп укылган
|