|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2012 Дин
Без өммәткә Коръән хакыйкатьләрен җиткерүчеләрИслам диненең нигезендә Аллаһы тәгаләнең сүзе — Коръән Кәрим ятуын бөтенебез беләбез. Коръәндә бәян ителгән илаһи тәгълимәт вә кыйммәтләр халкыбызның рухи мәдәниятенең нигезендә, татарның фикерләү культурасының уртасында ята дип әйтә алабыз. Халкыбыз Ислам динен кабул итү белән үк шиксез Коръән белән таныша, аны үз итә башлый. Коръән белән андый якыннан танышу әле сәхабәләр заманында ук булган икәнлеген күп чыганаклар тәсдыйклый.
Табигый, башта Коръән халкыбызда кулъязма формасында тарала. Бездә тулаем кулъязма китабы культурасы барлыкка килә. Кулъязма китапның кыйммәтлегенә һәм җитештерүнең катлаулыгына карамастан Казанда 50 мең андый барлык бүгенге көндә саклануы халкыбызның китапка булган мәхәббәтен күрсәтә.
Басма китапка килгәндә гарәп хәрефләрендә беренче китаплар Европа илләрендә булдырыла. Шәрекъ илләрендә китап бастыру эшенә шикләнеп караганнар.
Шуның өчен өммәт күләмендә нәкъ менә татарлар тарафыннан беренче басма Коръән нәшер ителүе очраклы түгел, чөнки без менталитет, тәрбия буенча мөселманнар булып, шул ук вакытта техника-технология яңалыкларына ачык халык. Тарих күрсәтә ки, бабаларыбыз типография эшенә ия булу өчен гелән тырышлык куйганнар. Алар тырышлыгы белән бөтен дөньяда беренче тапкыр басма Коръән безнең илдә нәшер ителә дә инде. Бу вакыйга 1787 елда Санкт-Петербургта тормышка ашырыла. Әби патша Екатерина II әмере белән Россия мөселманнарының күпсанлы сорауларына карата шушы изге Китап җыелма хәрефләр белән бастырыла. Хәрефләр рәсемнәрен мулла Госман Исмәгыйль хәзрәт сурәтләп әзерләп бирә. Димәк ошбу китап баштаннан ук мөселманнар эше. XVIII гасырда ул Коръән тагын 1789, 90, 93, 96 һәм 98 елларда яңа тиражлар белән нәшер ителә.
1799 елда Павел I Казанда типография ачарга рөхсәт бирә.
Казан гимназиясенә Петербург хәрефләре күчерелә һәм 1801 елда инде Казанда янәдән Коръән дөнья күрә.
1803 елдан башлап Казанда зур меңләгән тиражлар белән Коръән бастырыла башлый, ул чит илләргә дә сатыла.
«Казан басмасы» исемле феномен калыплана. Шушы безнең Коръән бөтен басма Коръәннәр өчен үрнәк булып китә. Төркиядә, Мисырда, Һиндстанда соңыннан Коръәнне бастыру эшенә алынганда безнең калыпка иярәләр.
Саннарга килгәндә 1802–1859 елларда Казанда Коръән 150 мең экземплярда басыла.
А. Б. Халидов мәгълүматларына караганда 1917 елга кадәр бездә 172 тапкыр Коръән басыла, 191 тапкыр - Һәфтияк.
Күрәбез ки, татарлар Коръәнне халыкларга җиткерү эшендә үзенә күрә революция ясыйлар. Чөнки кулдан язу Коръән нөсхәләрен бик кыйммәт һәм сирәк әйбер итә иде.
Басма Коръәнне булдыру исә Изге китапны киң укучы массаларына җиткерү дигән сүз. Без шушы бабаларыбызның гамәле белән горурланырга тиешбез, чөнки өммәткә Коръән хакыйкатьләрен җиткерү, күп халыкларга Коръәнне кулланырлык итү зур тарихи казаныш, мәдәниятне, мәгарифне үстерү. Бер сүз белән әйткәндә цивилизацион ургылу (прорыв) булып тора.
Быел илебездә беренче басма Коръәнне нәшер итүгә 225 ел тулуын истә тотып Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте 2012 елны Коръән елы дип игълан итте.
Вәлиулла хәзрәт ЯКУПОВ |
Иң күп укылган
|