поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.02.2012 Җәмгыять

Казанның күп балалы гаиләләренә хәрби склад җирләрен бирмәкчеләр

Илебезнең президенты булырга дәгъва кылучылар үзләренең программаларында социаль мәсьәләләргә зур игътибар бирә. Аерым алганда, күп балалы гаиләләргә булышуның яңа юллары тәкъдим ителә. Сер түгел, моңа кадәр кабул ителгән төрле программалар Татарстанда аеруча яхшы башкарылган.

Киң җәмәгатьчелек хәзер Владимир Путинның «Комсомольская правда» газетасында чыккан чираттагы сайлау алды мәкаләсе турында фикер алыша.  Анда «өченче, дүртенче баласын тапкан хатын-кызлар өйдә утырып, гаилә матди яктан авырлык кичергәнгә, балалары гаиләдә берүзе генә үскән яшьтәшләреннән калыша, аларда булган мөмкинлекләрдән файдалана алмый», дип ассызыклана. Путин язуынча, дөнья табигый байлыкларының 40 проценты Россиядә сакланса да, илебез демографик үсеш буенча шактый калыша.

 

Ишле гаиләдәге сабыйлар үзен ким тоймаска тиеш!

 

«Соңгы халык санын алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россиядә 143 миллион кеше тормыш итә. Әгәр эшләр шулай барса, 2050 елга 107 миллион гына калачак», дип ассызыклый ул. Шуңа демографик үсешне күәтләр өчен Премьер-министр балалар аз туган төбәкләрдә өченче балага аена 7 меңлек пособие кертергә тәкъдим итә.

 

Владимир Путин фикеренчә, «ана капиталы»ның демографик хәлне яхшыртуда роле зур. Гаиләләрне ишәергә чакыру бер, икенче яктан аның яшәү, белем алу шартларын яхшыртырга да кирәк бит. Ишле гаиләләргә җир, фатир бирү авыр ташны урыныннан кузгатыр, дип көтелә.

Татарстанда җир кишәрлеге мәсьәләсендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. 2011 елның октябрендә Дәүләт Советы өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә бушлай җир бирү өчен Җир кодексына үзгәрешләр кертте. Закон кабул ителгәч тә, аны үтәү буенча проблемалар булган. Ләкин хәзер, рәсми затлар аңлатуынча да, халык әйтүе буенча да, вәкаләтле органнар бу мәсьәләдә шактый ачык.

 

Җир бирү мәсьәләсе җанланып китте

 

Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Айрат Нуретдинов сүзләренә караганда, республика районнары өчен бу шактый чыгымлы эш. Алай булса да, алар җир алырга теләгән гаиләләрнең мөрәҗәгатен канәгатьләндерергә тырыша. «Татарстанда барлык ишле гаиләләрне кишәрлек белән тәэмин итәр өчен 3314 гектар җир кирәк. Аның 600е - Казанга», - дип ассызыклады Айрат Нуретдинов.

 

Министр урынбасары хәбәр итүенчә, өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли торган 21 752 гаиләнең 15 проценты башкалада яши. Аларга кишәрлекләрне Казандагы элеккеге артиллерия складлары урыннарыннан, шулай ук Яшел Үзән, Югары Ослан районнарыннан карыйлар. Склад урыннары моңарчы федераль карамакта булган, хәзер аларны бушату бара.

 

Районнар гаиләләргә акча кызганмый

 

Татарстанда 13 февральгә 6830 ишле гаилә җир алырга дәгъва итә. Бер кишәрлекнең чиген билгеләү 15-20 мең сумга төшсә, республиканың моны эшләү өчен ким дигәндә 102,45 миллион сумы булырга тиеш. Бөтен күп балалы гаиләне җирле итүнең иң арзан варианты 326,28 миллион сумга төшәчәк. Чыгымнарны һәр муниципаль берәмлек үз өстенә алырга тиеш. Аларга кишәрлеккә юл үткәрү вазифасы да йөкләнә. Гаиләләрнең 90 проценты үз җирендә йорт төзергә җыенуын исәпкә алсак, ишле гаиләләрнең дә яшәү шарты яхшырачак дип өметләнергә мөмкин.


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»