15.02.2012 Язмыш
5 көннән үләргә тиешле ире күреп калсын дип баласын вакытыннан алда тудырган
Америкалы Диана Олгер ире үләргә 5 көн кала, баласын ясалма рәвештә вакытыннан алда тудыра. Әтисе күреп калсын дип. Нәкъ шулай була да. Үз нарасыен Марк Олгер нәкъ 5 көн күреп кала һәм... якты дөнья белән хушлаша. Диана яраткан ире өчен үз баласының сәламәтлеген куркыныч астына куйган булып чыга түгелме?
Авыр тема бу. Яман шеш белән авыручы 52 яшьлек Марк, хатыны балага узгач, беренче алты айда химиотерапия эшләткән. Ләкин сулыш алуы авырлаша һәм ирдә үпкә фиброзы башлана. Табиблар ирнең 5-6 көн гомере калуын әйтәләр.
Кайгылы хәбәрне ишетеп, борчуы чиктән ашкан авырлы хатын, баласын вакытыннан алданрак табарга ярдәм итүләрен сорап, акушерларга мөрәҗәгать итә. Үлеп баручы Маркның кызын бик тә күрәсе килгән шул.
Табиблар каршы килми. Бер яктан, инде үләр көне тәгаен билгеле кешене сөендерү өчен, баланы алдан тудыруны аклап була. Ләкин йөклелекне ясалма өзү, баланы дөньяга вакытыннан алда китерү — катлаулы операция! Аның ахыры ничек булыр бит. Табиблар мондый эшкә алынып дөрес эшләгәнме? Инде сүнеп барган гомер утын беразга гына булса да үрләтеп тору өчен, бер гаепсез баланы куркыныч алдына кую әхлакый кануннарга туры киләме? Әлбәттә, медицина белеме алга киткән безнең заманда, шактый катлаулы операцияләр ясый белгән оста табиблар тәҗрибәсенә ышанып та буладыр. Тик процессларның табигый барышына каршы килеп, җитлекмәгән килеш баланы ана карыныннан тартып алу дөрес эшме?
Маркның Саванна исемле кызы хастаханәдә әтисе яткан палатада дөньяга килгән. Тугач ук әти кеше кызын алдына алган, процедуралар вакытында да баланы кулыннан төшермәгән. Сөенечтән күз яшьләрен тыеп тора алмаган ирнең күңелендәгесен күз алдына китерү кыен. Мөгаен, бу аның соңгы сөенече булгандыр. Диана ире өчен барын да эшли... Ике көннән авыру әти аңын югалткан һәм хатыны, яңа туган кызы күз алдында күзләрен мәңгелеккә йомган.
Яман шеш якыннарыбызны арабыздан аяусыз алып китеп торган безнең көннәрдә медицинаны алга киткән, заманча дип әйтеп буламы икән? Баланы ана карыныннан оста гына итеп ала белгән табиблар, кызганычка каршы, ямаш шешне шулай җайлы гына алып ташлый алмый шул. Мисыр пирамидалары заманнан ук билгеле булган әлеге зәхмәтне җиңәсе иде бит! 52 яшьлек ирне аякка бастырып, кызы туганын күрсәтәсе, баланы сөеп үстерерлек гомер бирәсе иде бит! Тик язмыштан узмыш юк.
Якыннарыбызның кадерен исән чакта белик...
reuters.com фотолары