поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.02.2012 Җәмгыять

Кем бәйрәме бәйрәмрәк?

«Җәйнең бер көне ел туйдыра» дигән зирәк мәкальнең яңартылган варианты: «Яңа ел бәйрәменең һәр сәгате артистны туендыра» кебегрәк яңгырарга мөмкин. Бәйрәм дигәч тә, сүз артистлар чакырыла торган корпоративлар, ресторан-кафелардагы тамадалы-артистлы табыннар турында бармаячак. Без бүген Яңа елның иң матур өлеше – балаларның Чыршы бәйрәме турында язарбыз.

Чыршы бәйрәме – димәк, Кыш бабай. Ә Яңа ел әти-әниләрнең һәм әби-бабайларның «Кыш бабай янчыгы» булып эшли торган чоры. Кыш бабайны уйлап тапкан кеше идеясенә патент алган булса, череп байыйсы булган икән дә бит… ярый әле, театрлар бәхетенә, патент алынмаган.

 

Февраль аенда нигә Кыш бабай белән Яңа ел бәйрәмнәрен искә төшердем дисезме? «Чебешләрне көзен саныйлар» дигәндәй, гыйнварда – бәйрәме, хәзер «бухгалтериясе». Быел башкалабыз театрлары һәм күңел ачу үзәкләре нәни тамашачыларга нинди бәйрәм тәкъдим итте соң?

 

Татар дәүләт «Әкият» Курчак театрыннан башлыйк. Мөгаен, алар быел соңгы тапкыр иске биналарында Чыршы бәйрәме үткәргәннәрдер. Киләсе елга элеккеге чиркәү бинасы раштуага әзерләнер, ә дөньяви Чыршы бәйрәме чын әкият сараена күчәр дигән өмет бар.

 

«Чемоданнар өстендә» яшәгән курчак театры нәниләргә «Мульти-пульти Яңа ел» исемле интермедия әзерләгән. Геройлары да мультиктан: Лунтик, Шрек, Маша белән Аю…. Кыскасы, театрга бер килгән бала берьюлы ике тамаша карады: фойеда – әйлән-бәйлән, залда – спектакль («По щучьему велению» (Е.Тараховская), «Снежная королева» (Г.-Х.Андерсен, Е.Шварц пьесасы), «Щелкунчик» (Э.Т.А.Гофман, Л.Кожевников инсценировкасы), «Подарки Деда Мороза» (Н.Абрамцева)). Курчак театрында бәйрәм 23 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, көненә өчәр сеанс белән 16 көн барган икән. Театрның кысан гына залында 250ләп урын бар. Алай да, Курчак театры стационардагы тамашаларда гына да 11 меңләп нәни тамашачыга Чыршы бәйрәме бүләк иткән. Театр билетларны 200-270 сумга сата. Укучылар класс белән килсә, ташлама каралган, билетны 180 сумга да алырга мөмкин. «Бала авырып, билеты янса, икенче көнне дә кертәбез, беркемне дә кире бормыйбыз», – ди театр администрациясе.

 

Быел Казан укучыларының башкаларга караганда бер атна озаграк ял итүе театрларга файдалы булганмы, дисәм, директорның тамашачыларны оештыру буенча урынбасары Гөлфия ханым Галәвиева андый бәйләнеш күрми: «Киресенчә, бәлки, балаларның мәктәптән алдарак китүе безгә аларны чакырырга комачаулагандыр әле», – ди. Декабрь азагында театр кассасында гыйнвардагы Чыршы бәйрәмнәре өчен билетлар берән-сәрән генә калган иде. Оештыручыларга да, таратучыларга да, театрның брендын саклаучы артистларга да «афәрин!» димичә, ни дисең!

 

Курчак театрында татарча яңа ел тамашалары булмау – аерым тема. Ул кайбер елларда булгалады, тик билетлар сатылмый икән, монысы инде, җәмәгать, театрның гына проблемасы түгел. Татар төркеме артистлары, әлбәттә, бәйрәмдә эшсез тормаган. «Районнарга йөреп, 1000нән артык тамашачыга хезмәт күрсәтелде. Авыл мәктәпләрендә бик аз бала укуын истә тотсагыз, бу кечкенә сан түгел», – ди Гөлфия Мансуровна.

 

Ә татарча Чыршы бәйрәмен быел да К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры тәкъдим итте. Казанда аларга конкурентлар юк иде. Театр балалар өчен спектакльләрне 1993 елдан башлап – театрга баш режиссёр булып Рәшит Заһидуллин килгәннән бирле куя. Быел уйналган әкиятләрне артист һәм драматург Шамил Фәрхетдин язган. Былтыргы «Шүрәле-онлайн»ны да, «Шым-шым маҗаралары»н да (башта «Нәрсә соң ул Яңа ел?» исеме белән чыккан булган), театрның легендар «Али-баба һәм өч карак» спектаклен дә балалар яратып караган. «Али баба»га сыйныфташлары белән минем кызым да барган иде. Үзенең татарча белүенә сөенеп кайткан: «Әкиятне татарча уйнадылар, безнекеләр берсе дә аңламады. Тәрҗемә итүемне сорап, аптыратып бетерделәр. Өлгерәлгән кадәр әйттем инде», – диде ул, горурланып.

 

Театр 18 тамаша күрсәткән (декабрьдә көнгә икешәр сеанс, гыйнварда берәр). Билетлар 100 сум торган һәм урыны билгеләнмәгән килеш сатылган. Театр администрациясе Чыршы бәйрәмнәренең уңышлы узуын, билетларның яхшы таратылуын билгеләп узса да, күпме баланы сөендерүе турында әйтә алмады. Тинчурин театрының коммерция сере!

 

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет дәүләт академия театры яңа ел тамашасын, Казан хореография училищесы белән бергәләп, инде җиденче елын әзерли. Биредә училищеның бөтен студентлары диярлек катнаша. Төрле елларда «Морозко», «Белоснежка и семь гномов», «Щелкунчик» куелды. Быел К.Чуковский әкияте буенча «Доктор Айболит» балетын (И.Морозов музыкасы) Санкт-Петербург хореографы А.Полубенцев куйган. Театр, көнгә икешәр-өчәр сеанс белән, барлыгы 19 спектакль күрсәтте. Спектакль алдыннан оештырылган ярты сәгатьлек әйлән-бәйләндә, кеше артык күп булу сәбәпле, тыгызрак булган ди. Булыр да, театрга меңгә якын тамашачы сыя лабаса. 19 тамаша да аншлаг белән барсын әле! Билетлар да бер атна алдан сатылып беткән. Театрдагы 957 урынны 19 спектакль санына тапкырласак, Чыршы бәйрәменә 18 меңнән артык нәни тамашачы килгән булып чыга.

 

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе дә Чыршы бәйрәмнәре үткәрә. Бу бәйрәмнәр гади «кулланучыга» түгел, бераз әзерлекле тамашачыга адресланган булуы белән кыйммәтле. Тамаша катлаулы итеп «Заколдованная мелодия или Лабиринты Джуманджи» дип аталган иде. Чыршы янындагы интермедиядә һәм залдагы концертта Курчак театры һәм Цирк артистлары, Казан шәһәренең 1нче музыка мәктәбе вокаль ансамбле (җитәкчесе – Е.Семина), җыр студиясе солистлары (җитәкчеләре – Э.Розали, Э.Калашникова), хореография коллективы (җитәкчесе – М.Петрова), «Ника» бию-спорт клубы солистлары (җитәкчеләре – Е. һәм А.Капустиннар) катнашты. Филармония 27 декабрьдән 6 гыйнваргача 18 тамаша күрсәткән. «Оркестрыбыз тышкы эффектлардан бигрәк, күңелгә үтеп керә торган тамаша әзерләргә омтыла. Чыршы бәйрәмебезне быел 10 мең тамашачы карады. Шәфкатьлелек акцияләре үткәреп, ятимнәр йорты балаларын, инвалидларны да чакырдык», – ди Филармония администрациясе.

 

Чыршы бәйрәмнәре буенча «махсуслашкан» тагын бер театр (шулай булуы табигый да) – Казан дәүләт яшь тамашачылар театры, ТЮЗ, ягъни мәсәлән. Театр иртәнге 10нан башлап, көнгә өч мәртәбә балаларга бәйрәм ясады. Нәни тамашачыларны ишек төбеннән үк клоуннар каршылады. Чыршы янында балалар янына Кыш бабай урынына Кокос бабай килгән булып чыкты… Бәйрәм тамаша залында дәвам итте. «Снегурушка» – балачактан барыбызга да таныш «Морозко» әкиятенең ремейкы. Әсәрне сәхнәгә В.Чигишев куйган. Билет бәясе – 150-190 сум. Театр 24 декабрьдән 9 гыйнваргача 10 мең тамашачыга 45 спектакль күрсәткән. 

 

Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрына күз салсак, биредә хәл катлаулырак. Теләсәләр-теләмәсәләр дә, кышкы каникулларда артистларга ял итәргә туры килгән. Дөрес, Осиновога, Васильевога барып, Казан мәктәп-гимназияләрендә «Кышкы әкият» спектаклен (Ш.Фәрхетдинов пьесасы буенча И.Камалиев куйган) күрсәткәләгәннәр. Кызганыч, алар үз биналарында спектакль күрсәтү бәхетеннән мәхрүм. Театр директоры Роберт Мортазин: «Бинабыз авария хәлендә – балалар китерү куркыныч», – ди. Мөмкинлек булса, театр үзәккә күчү турында хыяллана. Театрның репертуарында балалар өчен искиткеч матур татарча спектакльләр бар, нәни тамашачыларга бәйрәм ясарга сәләтле менә дигән труппа тупланган. Кызганыч, шундый ресурс бәйрәм көннәрендә файдаланылмады.

 

«УНИКС», «Корстон», «Спорт сарае» кебек күп тамашачы сыйдырышлы зур заллар да ел саен Чыршы бәйрәме үткәрә. Әлбәттә, үз труппасы булмаган заллар кайдадыр, кемдер әзерләгән тамашаны, ягъни, төрле «шабашниклар» хезмәтен файдалана. Коймалардагы затлы афишаларга караганда, биредә «Винкс», «Маша и Медведь» кебек популяр брендлар уңышлы кулланыла. Кызганыч, татарстанлыларның акчалары үз театрларыбыз «копилкасыннан» читкә ага.

 

Ә билет сатылуга килгәндә, театрлар өчен тамашачы җыюның сыналган ысулы – кассадан тыш билетны мәктәпләргә, балалар бакчаларына йөреп сату, дөрес кылларны тарта белсәң, предприятиеләр белән эшләү дә нәтиҗәле. Чыршы бәйрәменә тамашачы китерүнең тагын бер гарантияләнгән ысулы – турфирмалар белән дуслык. Балалары белән башкалабызга килгән кунаклар өчен экскурсияләр әзерләгән турфирмаларның берсе, мәсәлән, тарихи урыннарны күрсәткәннән соң, туристларга «Корстон»да Чыршы бәйрәме тәкъдим итә. Ә анда «шартлы» Мәскәү артистлары «Смешарики в стране Корстон» дигән тамаша күрсәтте. Артистларның һәм куючыларның кемлеге билгесез, димәк, тамашаның сыйфаты да шикле дигән сүз. «Корстон» 500-600 сумга билет сатып, 2-7 гыйнварда көнгә өчәр тамаша күрсәтә алган. Ничә билет сатылу турында мәгълүмат бирелмәде.

 

Кышкы каникулларда балалар белән бушка гына күңел ачу өчен «Мега», «Кольцо» кебек төрле сәүдә үзәкләренә барырга мөмкин иде. Реклама дип кабул итмәгез: «Кольцо»ның Кыш бабаен татарча белгән һәм балалардан татарча шигырьләр сөйләткән өчен яраттым. Афәрин!

 

Нәтиҗә

 

Статистика буенча Казанда 100 меңнән артык укучы бала бар, 60 меңләп бала бакчага йөри. Башкалабызның дәүләт театрлары «кара исәп белән» 60-70 мең тирәсе тамашачыга бәйрәм оештырса, 160 мең Казан баласы өчен бу бер дә зур сан түгел. Тамашаларга каникулларында районнардан килгән балалар һәм чит өлкә туристлары да йөрүен искә төшерсәк, сан тагын да кечерәя. Балаларны компьютердан аерып, азга гына булса да, әкият дөньясына китерү өчен театрларга эшләргә дә эшләргә икән әле. Бәлки Чыршы бәйрәмнәре «марафонына» Камал театры да яңадан кушылыр. Алдагы елларда мини-зоопарклар китереп, ул матур гына тамаша ясый иде. Язга таба зур масштаблы балалар спектакле чыгарырга җыенуын да искә алсак, киләсе елга биредә Чыршы бәйрәме көтәргә җирлек бар.

 

Ә әлегә Чыршы бәйрәмнәре оештыру һәм билетларын тарату буенча «абсолют чемпион» – Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрын котлыйбыз!

 

Их, башкалабыздагы Чыршы бәйрәмендә заманча технологияләрне кулланып, масштаблы итеп эшләнгән классик татар әкияте күрәсе иде…


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Сәхнә
№ 2 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»