поиск новостей
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 11 Февраль
  • Илдар Кыямов - журналист
  • Ядкәр Хәбибуллин - шоумен
  • Резидә Хөсәенова - аш-су остасы
  • Ирфан Измайлов - җырчы
  • Ленар Сафин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәдис Ганиев - җырчы
  • Флорид Әгъзамов (1936-2005) - галим, журналист
  • Шәмси Закиров - актер
  • Рауль Ганиев - актер
  • Фәридә Зәбирова (1954-2021) - архитектор
  • Клара Һидиятуллина - галим
  • Тимур Бәдретдинов - комик
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
30.09.2008 Җәмгыять

КАЗАН ТӨНГЕ КЛУБЛАРЫ "НАРКОТИКЛЫ" ҺӘМ "НАРКОТИКСЫЗ"ГА АЕРЫП ЙӨРТЕЛӘ БАШЛАЯЧАК

Күңел ачу урынының кайсы төргә кергәнен ишек башына эленгән такта белдереп торудан тыш, наркоманнарны төс-кыяфәтеннән танып белергә өйрәнгән клуб хезмәткәрләренең түшендә "алтын йолдыз" да булачак. Түрәләр әфьюн кулланучыларга каршы көрәштә әнә шундый юлны сайлаган.

Наркотиклар әйләнешен күзәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе каршындагы иҗтимагый киңәшмәнең чираттагы утырышында җитәкчеләр төнге клубларда һәм яшьләр күпләп җыела торган урыннарда наркотиклар куллануны булдырмау турында сөйләште. Төнге клубларны "ак" һәм "кара"га төркемләү проектын республиканың Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре тәкъдим итте. Әлеге юнәлештә эш башланган да икән инде: яшьләр күңел ача торган урыннарда эшләүче иминлек хезмәткәрләрен, барменнарны, официантларны, хәтта ди-джейларны укыту өчен белгечләр тупланган. Бүген Казанда 30 зур күңел ачу үзәге бар. Шуларның нибары алтысы гына әлеге проектта катнашырга ризалыгын белдергән. Хәер, "йолдыз"лардан баш тартучыларны да аңлап була кебек. Биналарга "мөһер" сугып чыкканнан соң, төнге клубларның беришенә яшьләр күпләп агыла башласа, икенчеләренә ишеккә йозак элеп куярга туры килмәгәе. Сер түгел, күңел ачу йортына "наркотиксыз" дигән тамга салынса, шау-шу яратучы яшьләр, "кәеф" алмаган очракта да, мондый комплексларның иминлек хезмәтенә шикләнебрәк караячак. Яратмый безнең яшьләр үзләрен күзәтеп торганны. Шуңа күрә килүчеләр саны да кимергә мөмкин. Моны клуб хуҗалары үзләре дә аңлый. Телгә алынган проектта катнашмау сәбәпләренең дә берсе әнә шуннан гыйбарәт дип аңларга кирәк. Ә наркотик кулланучылар, бигрәк тә аны сатучылар, ышыграк урыннарда ял итәргә мәҗбүр булачак. Тик аларның фатирда җыелып ятулары (наркоманнар арасында мондый кичәләр "флэт" дип атала) тагын да куркынычрак нәтиҗәләргә китерергә мөмкин бит.

 

Төнге дискотекаларга еш йөрүчеләр "маски-шоу"ның ни икәнен бик яхшы белә. Күңел ачуның иң кызган вакытында бию залына битләрен томалаган бер төркем формалы агайлар килеп керәләр дә, артык сөйләшеп тормыйча, үзләренә очраган теләсә кемне "рәшәткәле" машинага төяп китәләр. Моның ише рейдлар төнге клубларның җитәкчелеге белән берлектә дә эшләнә икән. Ял итүчеләр арасында "шикле" яшьләр артык күбәйсә, оешманың саклык хезмәте ярдәмчеләр чакыра ала. Чөнки тарткалаш вакытында, "вышибала"ларны төнге клубтан "бер сәбәпсез" куып чыгарганнары өчен судка да биреп була. Ә менә федераль идарә хезмәткәрләренең "махсус медицина тикшерүе узарга тәкъдим итүе"ннән баш тартып булмый. Моның өчен административ җаваплылык каралган. Дөрес, соңгы арада төнге клубларга йөрүчеләрне тәмам куркытып бетермәс өчен, алар күзәтүнең "тыныч" юлын сайлаган. Махсус хезмәт вәкилләре дискотекага башкалардан аерылмаслык итеп киенеп килә дә, яшьләрне читтән күзәтеп йөри. "Ләкин форманы салгач, безне клубның саклык хезмәте залга үткәрми", – дип зарланды Федераль хезмәт идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Барсуков. Моңа ул үзе дә аптырый.

 

Узган елгы тикшерүләр нәтиҗәсе буенча Казанда барлыгы өч төнге клубта наркотик матдәләр кулланган яшьләр тотылган. "Кара" исемлеккә "Эпатаж", "Крылья" һәм "Арена" эләккән. "Республикада 25 яшькә кадәр барлыгы 1700 наркоман рәсми рәвештә теркәлгән", – диде Евгений Барсуков. Качып-посып әфьюн кулланучыларның тагын күбрәк икәнен исәпкә алсаң, наркоманнарның нибары өч клубта гына күңел ачулары шикле, әлбәттә. Түрәләр дә барлыгы ничә дискотекада "кунак" булуларын әйтергә теләмәде.

 

Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Илгиз Миңнуллин исә, гомумән: "Төнге клуб – наркоманнар оясы дигән фикер белән килешмим", – дип белдерде. Баксаң, моның ише урыннарга даими йөрүчеләрнең барысы да диярлек тәртипле (!) ял итүчеләр икән. Ә җәмгыятьтә күпчелек наркоманнар "кәеф"не беренче тапкыр төнге клубта татып карый, дигән фикер таралган. "Әфьюнчылар белән еш аралашырга туры килә, алар үз чирендә дусларын гына гаепли", – ди Илгиз Миңнуллин. Наркоманнарның яңа гына агу куллана башлаган чорда әлеге матдәдән иң көчле ләззәт ала торган билгеле вакыты була. Бу чор "ширбәт ае", дип атала икән. "Нәкъ менә шушы вакытта наркоманнар әлеге "рәхәт" хисне иң якын дусларына да җиткерергә тели", – ди җи­тәкче. Күпчелек якын кешесенең кармагына эләгә дә.

 

Белгечләр үткәргән сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, башкалада белем алучы яшьләрнең 15 проценты бер тапкыр булса да наркотик матдә кулланып караган. Узган ел наркотиклар әйләнешен күзәтү идарәсе хезмәткәрләре 75 агулы матдә кулланучыны исәпкә алса, быелның сигез аенда гына әлеге сан 90га җиткән. Наркоманнарның күпчелеге марихуана тарта. Шуңа күрәме, быел хокук сакчылары кулга төшергән марихуананың күләме алдагы ел белән чагыштырганда 11 тапкырга артыграк. Әлеге күрсәткеч республикага наркотик матдәләрнең күбрәк кертелүе түгел, ә бәлки, кайбер идарәләрнең яхшырак эшли башлавы билгеседер, ди алар. Тик наркоманиягә тартылучы яшьләр саны кимеде дип расларга тырышу да үзебезне алдау булыр иде. Алар арасында "клубный" дигән яңа синтетик наркотик та барлыкка килгән. Дөресрәге, наркоманнар кыйммәтле "дару"ларын гади юл белән генә табарга өйрәнгәннәр. Көнкүрештә буяу сыегайту өчен кулланыла торган бер сыекча ашказанында наркотикның бер төренә әйләнергә сәләтле икән. Бары тик бераз көтәргә генә кирәк. "Химиклар"ның исә вакыты җитәрлек.

 

Гомумән, тиздән башкаладагы бөтен төнге клубларга яшь буенча чикләү һәм ял итү комплексы бусагасыннан бары тик паспорт булганда гына уздыру шартын кертү күздә тотыла. Казанда мондый күңел ачу үзәкләре инде бүген үк бар. Әлеге фикерне түрәләр дә хуплады. Тик мәсьәләнең икенче ягы да бар бит әле. Төнге клубларның төп максаты – керем алу. Ә аның күләме килүчеләр санына бәйле…


Эльвира ШАКИРОВА
Ватаным Татарстан
№ 206 | 30.09.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы