поиск новостей
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 11 Февраль
  • Илдар Кыямов - журналист
  • Ядкәр Хәбибуллин - шоумен
  • Резидә Хөсәенова - аш-су остасы
  • Ирфан Измайлов - җырчы
  • Ленар Сафин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәдис Ганиев - җырчы
  • Флорид Әгъзамов (1936-2005) - галим, журналист
  • Шәмси Закиров - актер
  • Рауль Ганиев - актер
  • Фәридә Зәбирова (1954-2021) - архитектор
  • Клара Һидиятуллина - галим
  • Тимур Бәдретдинов - комик
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
30.09.2008 Мәдәният

ИРЕК БАҺМАН: «ТОРМЫШЫМНЫҢ ИҢ ГҮЗӘЛ МИЗГЕЛЛӘРЕ РӘШИДӘ БЕЛӘН ҮТТЕ»

Артист халкы турында төрле фикер яши. Имештер, алар азгын, тотнаксыз һәм, гомумән дә, гаилә корып яши алырлык халык түгел. Тугърылык турында әйткән дә юк. Шушы имеш-мимешләрне тулысынча инкарь итәрлек гыйбрәтле язмыш кичергән сәнгатькәрләр дә аз түгел. Шундыйларның берсе - Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов. Г.Камал театрының якты йолдызларыннан берсе, татар халкы күңеленә Инсаф («Әни килде» Ш.Хөсәенов), Ахун («Хуҗа Насредтин» Н.Исәнбәт), Искәндәр («Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин) образлары аша кереп калган актер, үз язмышы турында сөйләгән вакытта күз яшьләрен тыеп тора алмаган мизгелләре күп булды.

- Ирек абый, быел «Гаилә елы».Сөйләшүебезне гаиләдән башлыйк әле. Сезнең әти-әниләрегез кемнәр иде? Сез Әлмәт егетеме?

 

- Нефтьчеләрнең баш шәһәре - Әлмәттә 1932 елны тудым. Элек ул район үзәге иде. Шунда үстем, мәктәпне тәмамладым. Әти-әнием урта хәлле крестьян гаиләсеннән, колхозда эшләделәр.Алар бик тәртипле, хәзергечә әйтсәк, интеллигентлар. Әтием Вәлиәхмәт бик иртә үлде, ул вакытта миңа 11 яшь кенә иде әле. Шуңа күрә мин ата назы күрә алмыйча үскән малай. Инәем (безнең якта әнине инәй диләр) — Фатыйма, Аллага шөкер, 99 яшенә кадәр яшәде. Картайгачта үз акылында булды, шигырьләр сөйләргә, җырларга ярата иде. Әтием авыл советы рәисе булып та торган, укымышлы кеше булган, инәемә уку тәтемәгән инде. Ул заманнарда «ликбез» дигән нәрсә бар иде. Әнием белән шунда ияреп бара идем. Укырга кермәгән булсам да, укый, яза белгәнгә күрә әнигә өйрәтеп утыра торган гадәтем булган. Шуннан укытучы түзгән-түзгән дә: «Фатыйма апа, син бу малаеңны бүтән дәрескә алып килмә, яме! Мешать итә ул дәрес алып барырга»,- дигән. Шуннан соң мине зурлар белән мәктәпкә йөртмәделәр...

 

- Ә гаиләдә ничә бала үстегез?

 

- Гаиләдә без алты бала үстек. Өч малай, өч кыз. Дүртесе инде мәрхүмнәр. Бер апам белән генә калдык без. Ул Әлмәттә яши. Гаиләдә мин иң төпчеге булдым. Иң төпчек малайга да инде хәзерге көндә 76 яшь.

 

 - Белүемчә, сез мәктәпне тәмамлагач та, сәхнәгә таба китмәгәнсез...

 

- Мәктәптән соң, 1951елны, армиягә киттем. Хәрби диңгез флотында хезмәт иттем. Ул вакытта биш ел корабльдә хезмәт итәргә иде. Ләкин миңа өч елын гына йөзәргә туры килде. 10 еллык белеме булган солдатларга имтихан биреп запастагы офицер булып өйгә кайтырга рөхсәт бирелде. Мин шул форсаттан файдаланып калдым... Мин кайтканда Әлмәттә нефть эше кайный иде инде. Шунда оператор булып эшкә урнаштым.

 

- Ләкин күңел һаман каядыр ашкындымы?

 

- Әлбәттә, укыйсым килде. Казанга һөнәр училищесына укырга бардым. Профессия үзләштердем. Һәнәрем буенча әле елдан артык эшләдем. Шулай бервакыт урамнан барганда белдерү күземә чалынды. Качалов исемендәге рус театры  студия ача икән. Шунда имтиханнар тапшырдым. Миңа ул вакытта 26 яшь иде. Яшем узган булса да, мине алдылар.

 

- Сез сәхнәгә тартылган чакта инде гаиләле кеше булгансыз, хатыныгыз бу юлны сайлаганда каршылык күрсәтмәдеме?

 

- Минем хатыным бик акыллы хатын иде. Үзе табиб булып эшләде. Аны югалтканыма ноябрь аенда ике ел була. Сәнгатьне бик ярата торган кеше булганга, аның тарафыннан бернинди каршылык та булмады.

 

- Үзенчәлекле гаилә тормышы үткән кеше бит инде Сез. Гел сәхнәдә, игътибар үзәгендә, җитмәсә чибәр ир-ат. Руслар әйтмешли, неужели көнләшеп үзәгегезгә үтмәде?

 

- Юк, юк! Миннән һәрвакыт шулай сорыйлар инде. Ул яктан кулымны йөрәгемә куеп әйтә алам, акыллы иде инде ул. Аңа театрдан, Ирек фәлән бит, Ирек төгән бит, дип шалтыратканда, ул: «Сөйләмәгез, мин аңа ышанам. Андый сүзләр миңа кирәк түгел!»,- дип кенә әйтә торган иде. Авырый башлагач, Мәскәүгә алып барып операция ясаттык, баш мие шешкән иде. Кызганыч, соңга калган идек инде. Рәшидәм хастаханәдә ятканда мин гел аның янында булдым. Палатада яткан башка хатыннарга да ярдәм итә идем. Кайсысына кибеттән әйбер алып керергә, я башка нәрсәгә. Шул вакытта авыру молдаван хатынын ире ташлап китте. Хатыннар барысы кайгырышты инде. Казанда бер вакыт мин эштән кайткан чакта Рәшидәм елап шешенеп беткән. Бу хәл берничә мәртәбә кабатланды. Сәбәбен әйтми дә әйтми. Вакытлар узгач кына белдем — ул, мескенкәем, мин ташлап китә дип кайгырган икән... Яратып кавышкан кешемне ташлыйммы соң инде?! Минем тормышымдагы иң гүзәл мизгелләр Рәшидә белән үтте бит.

 

- Сезнең тугърылыклы, гаилә җанлы булуыгыз тәрбиядән дә килә торгандыр инде ул?

 

- Әлбәттә, әти-әни дә безнең шулай тату яшәде. Без алты бала бер-беребез өчен җан атып яшәдек. Әлмәттә безне данлыклы, үрнәк гаилә дип әйтәләр иде.

 

- Гаилә белән сәхнә арасында калган чаклар булмадымы?

 

- Беләсезме, артист кешенең икенче яры башка һөнәр иясе булса яхшырак дип саныйм. Ул яктан мин бик уңдым. Балаларым — Инсар һәм Наргисны (бу матур исемнәрне балаларына Ирек абый үзе кушкан -автор) күбрәк Рәшидә тәрбияләде. Аның белән бергә 45 ел тату тормыш кичердек. Егерме бер елын авырды мәрхүмем.Урын өстендә дә ятты, кызым белән икәү тәрбияләп тордык... Картайгач, ялгыз калу бик авыр икән...

 

-Яңа гына тормыш юлына аяк баса, гаилә кора торган яшьләргә әйтер сүзегез дә юк түгелдер?

 

- Кызганычка каршы хәзерге вакытта аерылышулар шактый, бер ел тормый баласы белән хатынын ташлый да китә.Ничек инде ул нарасыйны ташлап китәргә мөмкин. Мин моны берничек тә башыма сыйдыра алмыйм. Хәзер җәмгыять тә башка, урамнарда яшьләрнең теләсә нәрсә кыланганнарын күреп шаклар катам. Бер-береңне яратып йөри башлагач ук үз-ара мөнәсәбәтләр сынала. Һәр ике якның да нәселен белергә кирәк. Теләсә кем белән берләшү хупланмый. Элек яучылар булган бит, кызганычка каршы андый нәрсә хәзер юк шул инде. Мин менә болай уйлыйм, бер өйләнәсәң икән, балаң туган икән, гомерлеккә бергә булырга кирәк.Ятим балаларны күреп җаным әрни. Бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә кирәк.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 23.09.2008
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы