|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2012 Җәмгыять
![]() Гыйнвардан майга күчерәсеме?Инде хәбәр иткәнебезчә, президентлыкка кандидат Владимир Путин Яңа ел бәйрәмнәренең бер өлешен май аена күчерергә тәкъдим итте. 10 көн буе эшләмәү идеясе ил җитәкчеләре тарафыннан 2004 елда тормышка ашырылган иде. Бу вакыт эчендә күпләр әнә шундый озак ял итүдән туя да башлады бугай. Ә сез гыйнвар ялларын майга күчерергә ризамы? Рамил ХӘЛИМОВ, Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы:
– Әлбәттә, риза булыр идем. Май аенда ял итү файдалырак бит инде. Бакчада, саф һавада эшлисең, һич югында кояшта кызына башлыйсың. Күпләребез туганнары янына авылларга кайта, җир казыша. Әнә шулай эш кайнап торган вакытта өстәмә ял көннәре артык булмый ул.
Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА, шагыйрә:
– Бакчалы кеше буларак, мондый тәкъдимне уңай бәялим. Май башы – язның иң кызган вакыты, аның бер көне ел туйдыра. Һәр сәгате, минуты исәптә вакытта өстәмә ял көннәре бик килешер иде. Тик, икенче яктан караганда, кышкы каникуллар да бик рәхәт уза. Ике онык әбисе буларак әйтәм, кышкы озын кичләрдә алар белән аралашам, кунакка киләләр. Элек бит әби, бабай, әти-әни, апа-сеңелләр – барчасы да бергә яшәгән. Хәзер исә заманалар үзгәрде, аз аралашабыз. Гаиләдә дә күп булганда ике бала үсә, рухи якка игътибар кимеде. Әнә шул ягыннан Яңа ел бәйрәмнәренең озын булуы килешеп тора.
Айдар ВАФИН, дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды белгече:
– Мин Яңа ел бәйрәмнәрен шул рәвешле таркатмас идем. Ул ун көн эчендә кайберәүләр чит илдә ял итеп кайта ала. Кыскартудан соң әлеге ялларның тәме бетәчәк. Өстәвенә кышкы каникуллар вакытында халык акча янчыкларын тулысынча диярлек бушата, кибетләрдә меңләгән акчалар калдыра – моның нәрсәсе начар? Шуның белән беррәттән май аенда бакчада эшләүчеләргә дә өстәмә 3-4 ял көне бирергә кирәк. Ләкин ел башында озын-озаклап ял итәргә күнеккән кешеләр бәрабәренә түгел. Ике як та канәгать калырга тиеш.
Виктория НИКИФОРОВА, инвалидларны патронажга алу оешмасы җитәкчесе урынбасары:
– Эшсезлектән интегү шушы була инде ул. Башта вакытны күчерү-күчермәү мәсьәләсе белән баш ваттылар. Хәзер менә бәйрәмнәрдәге ял көннәренә тотындылар. Балага кәнфит күрсәткән кебек, кешеләрне вак сораулар белән алдыйлар да, мөһим мәсьәләләр чишүне кичектереп торалар. Сайлаулар узгач, барлык вәгъдәләр онытыла шул, кызганыч.
Фирая ФАСЫЙХОВА, бакчачы:
– Бу турыда сүзләр күптән йөри бит инде. Аларны кайчан тормышка ашырырлар икән дип көтеп торабыз инде. Бакчачының эше беркайчан да бетми бит аның, ял көненең һәркайсы кыйммәтле. Өстәвенә бакчабыз Биектау районында ук урнашкан. Казаннан барганда, шактый ерак килеп чыга инде. Май бәйрәмнәрендә бирелә торган ялларны озынайтсалар, бакчада озаграк торып, җирне эшкәртеп булыр иде.
|
Иң күп укылган
|