поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.02.2012 Мәдәният

Диана Гыймадиева: “Балет – минем тормышым”

Диана ГЫЙМАДИЕВА балерина булу өчен тугандыр, мөгаен. Аның әтисе Наил һәм әнисе Ольга Гыймадиевлар - танылган балет биючеләре, Россиянең атказанган артистлары, күп еллар буе Самараның опера һәм балет театрында эшләгән кешеләр. 6 яшеннән балет белән шөгыльләнә башлаган кызлары Диана да үз исемен, дәрәҗәсен зур тырышлык, күп көч куеп яулый. Менә унберенче ел инде ул Самараның академия опера һәм балет театрында эшли, спектакльләрдә төп партияләрне башкара һәм сәхнәнең әйдәп баручы осталарының берсе булып санала. Без Диана белән бик кызыклы әңгәмә кордык һәм аны укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдык.

- Диана, башта үзең белән таныштырып үтсәң иде: кайда тудың, кайда укыдың дигәндәй...

 

- Мин 1983 елда Куйбышев шәһәрендә дөньяга килгәнмен. Дүртенче сыйныфка кадәр рус балеты академиясендә белем алдым. Аннан укуымны Уфа хореография училищесында дәвам иттем. Ә аны тәмамлагач, Самарага кайтып, опера һәм балет театрына эшкә урнаштым.

 

- Әти-әниең йогынтысы белән балерина булырга теләгәнсеңдер инде?

 

- Әлбәттә. Балет артистлары гаиләсендә туып-үскән бала - сәхнә пәрдәсе артында үскән бала дигән сүз. Сөйләүләренчә, әти-әнием чыгыш ясаганда колясканы аларның хезмәттәшләре тирбәтеп тора булган. Шулай итеп, тумыштан язмышым балет белән бәйләнеп киткән минем.

 

- Нинди партияләр башкарасың?

 

- Миңа төп рольләрне бирәләр. “Щелкунчик” балетының ике редакциясендә дә биергә насыйп булды. Беренчесен 2003 елда балетмейстер Чернышов нео-классика, ягъни яртылаш классика, яртылаш модерн стилендә куйган иде. Ә хәзерге балетмейстер Шморгонер “Щелкунчик”ны классик стильдә сәхнәләштерде. Күптән түгел генә аның премьерасы булган иде. Шулай ук “Дон Кихот” балетында Китри, “Спящая красавица” балетында принцесса Флорина кебек башка күп партияләрне дә башкарам.

 

- Иң яраткан ролең?

 

- Миңа “Дон Кихот”тагы Китри роле якын. Героиням белән минем арада бернинди дә аерма юк кебек. Безнең холкыбыз, эчке дөньябыз бер: испан темпераменты, гамьсезлек, мәхәббәт...

 

- Сәхнәгә чыкканда нинди хисләр кичерәсең?

 

- Нинди партия булуына карамастан, һәр чыгыш алдыннан бик дулкынланам. Җаваплылык хисе тойган артистның хата ясарга хакы юк. Атналар, айлар буе өйрәнгәнеңне югары дәрәҗәдә күрсәтеп бирергә һәм хезмәттәшләреңнең, сәхнәгә куючының ышанычын акларга тиешсең.

      

- Иң беренче чыгышың исеңдәме? Ул синдә нинди тәэсир калдырды?

 

- Опера һәм балет театры сәхнәсендә беренче тапкыр мин әниемнең иҗади кичәсендә чыгыш ясаган идем. Бу аның сәхнәдән китүе, ә минем килүем булды. “Летучая мышь” опереттасыннан вальс биедем. Шундагы дулкынлануымны әле дә оныта алмыйм. Солист өчен иң мөһиме - лидерлык сыйфатлары. Минемчә, солистлыкка өйрәнеп булмый, андый булып туарга кирәк. Сәхнәгә чыкканда үзенең куркуын җиңә алмаган кеше күләгәдәрәк булырга тырыша.  Ә лидер, киресенчә, алга чыга. Чөнки спектакльне алып бару өчен игътибар үзәгендә булырга кирәк.

 

- Син морадыңа ирештеңме инде, әллә яулар үрләрең алдамы әле?

 

- Әле барысы да алда, дип саныйм. Балаларымны табып үстергән арада карьерамда тукталыш булып торган иде. Хәзер инде менә җиң сызганып эшләргә һәм кабул булмаган теләкләремне тормышка ашырырга ашыгырга кирәк.

 

- Нинди роль турында хыялланасың?

 

- Хыялланып була ул. Тик, мәсәлән, мин беркайчан да “Лебединое озеро” балетында Одетта һәм Одиллия партияләрен башкара алмаячакмын, чөнки аларның буе озын булырга тиеш. Мин үземнең конституциягә туры килгән рольләр турында гына хыяллана алам.

 

- Синеңчә, балерина кайчан уңышның иң югары ноктасына җитә?

 

- Бу турыда пенсиягә чыккач кына әйтеп буладыр. Ә әлегә һәр туган көн яңалык китереп тора. Шулай ук һәр балетмейстер да артист, театр үсешенә яңалыклар кертеп тора. Шуңа күрә әле барысы да алдадыр, дип уйлыйм.

 

- Табынучыларың күпме?

 

- Күбесенчә таныш-белешләрем. Балетны яратучылар арасында билгеле бер артистларга өстенлек бирүчеләр дә бар, әлбәттә.

 

- Балет тамашачылары турында нәрсә әйтә аласың?

 

- Тамашачылар безне аңлап, җылы кабул итәләр. Пәрдә ачылгач, халык белән тулы залны күреп, күңел шатлана. Балет яратучылар Самарада бик күп.

 

- Тормышыңда балет нинди урын алып тора?

 

Балет – минем тормышым. Һәм, әлбәттә инде, гаиләм дә. Бер генә көнемне дә эшемнән башка күз алдына китерә алмыйм. Безнең һөнәр – ул көндәлек хезмәт, бер тапкыр репетициядән калсаң, ике адым артка ясадың, дигән сүз.

 

- Әти-әниең синең белән горурланалардыр инде?

 

- Әни - минем иң зур ярдәмчем һәм төп тәнкыйтьчем. Менә “Щелкунчик” спектакленә дә ул мине әзерләде. Гадәттә мин башка репетиторлар белән шөгыльләнәм, чөнки әниемне укытучы буларак кабул итә алмыйм. Шуңа күрә дә арабызда иҗади бәхәсләр туа, әмма аның фикере барыбер өстен кала.

 

- Алар синең карьераңны ничек бәялиләр?

 

- Мин әниемнең өметләрен акламадым әле, дип уйлыйм. Ә әтием моңа җиңелрәк карый, чөнки ул балеттан тыш та тормышта мөһим нәрсәләр күп, дип саный. Шулай да, кимчелекләрне күрсәтеп, киңәшләрен бирә.

 

- Син үз урыныңны таптым дип саныйсыңмы?

 

- Әйе, балет - минем тормышым. Аңардан башка мин  үземне күз алдына китерә алмыйм.


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ 7 | 11.02.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»