поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.02.2012 Сәясәт

"Путин үзгәрергә мәҗбүр булачак"

ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев җәмәгатьчелегебезгә һәр мәсьәләгә үз карашы булган шәхес буларак мәгълүм. Илебездә башланган, нигездә сайлауларга бәйле булган вакыйгалар җәһәтендә, без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Марат әфәнде, берәүләр – илдә икътисадый кризис, икенчеләр сәяси кризис күзәтелә дип белдерә. Сез аны ничек бәялисез?

 

– Һәр гасыр икътисадта, сәясәттә ниндидер яңа башлангычлар, яңа үзгәрешләр алып килә. XXI гасыр башында да элек күзәтелмәгән сыйфат үзгәрешләре барлыкка килү гаҗәп түгел. Әйтик, Интернет дөньяны шактый нык үзгәртте. 90 нчы елларда аннан файдаланучылар аз булса, хәзер җәмгыятебезнең сизелерлек өлеше аны куллана. Әлбәттә, кешеләрнең үзара аралашу рәвешен үзгәртә ул. Бу – соңгы еллар җимеше – иң мөһим шарт-факторларның берсе.

 

Икенче яктан, икътисадый кризисның да формасы үзгәрде. 2008 елда булган дөнья кризисы моңарчы күзәтелгәннәрнең берсенә дә охшамаган иде. Ул төрле илләрнең икътисадый мөнәсә­бәт-мөгамәләләрен сизелерлек үзгәртте. Глобаль күренешкә әйләнү белән бер-береңә бәйлелек артты. Әлеге кризисның сәбәпләре һаман да бетерелмәгән. Шуның өчен дә икътисадта тотрыклылык, бер илдә дә имин генә үсешкә ирешербез дигән ышаныч юк. Икътисадый үсеш модельләрен эзләү генә түгел, технологияләрне үс­терүдә дә шактый үзгәреш күзәтелә. Дөнья моңарчы шәйләнмәгән яңа технологияләр бусагасында тора. Гомумән, XXI гасырда зур үзгәрешләр булыр төсле. Бу технологияләр, үзара аралашуда булган яңалыклар һич искәрмәсез барча илләрдә дә авторитар идарә итү системасының кризиска керүен күрсәтә. Ягъни технологияләрнең үсеш-үзгәреше киңрәк демократия таләп итә. Шуңа күрә ХХI гасыр башында күзәтелгән­нәрне җәмгыятебез кабул итсә дә, хәзер бу хәл халыкны канәгатьләндерми башлады.

 

Үзгәрешләр таләп ителгәнен һәр сәясәтче, шул исәптән РФ Президентлыгына кандидатлар да сизәдер дип уйлыйм. Алар бездә бишәү. Араларыннан иң яше – Прохоров. Калганнары – гамәлдә булган сәясәтчеләр. Аларны халык белә инде. Прохоров оппозициядәге өч кандидатны – Зюганов, Жириновский, Мироновны "сәяси картлачлар" дип атады. Минемчә, моның нигезе бар. Алар алга түгел, артка карый. Нәрсәнедер кире кайтарырга чакыралар яисә үтәп булмастайларны вәгъдә итәләр. Шуның өчен дә алар Прохоров өчен әллә ни җитди көндәш түгел. Әйе, ул Президентлыкка кандидат буларак кызыклы гына фикерләр белдерә. Тик аның бернинди дә сәяси тәҗрибәсе юк. Әлегә сәясәт сәхнәсендә үзен бер тамчы да күрсәтмәде. Мондый хәл сайлаучыда ышаныч тудыра алмый, билгеле.

 

– Әле аңа сайлаучыларның күбесе олигарх дип карый.

 

– Әйе, бу яктан да аны иң лаеклы кандидат дип булмый. Дөрес, ул алдынгы карашлы, төпле кешегә охшаган. Әмма әле аңа үзе таянырлык тарафдарлар булдырырга, аерым алганда, үз партиясен оештырырга кирәк. Әгәр ачык аңлаешлы программасы булган партия оештыра алса, бу сайлау циклында булмаса да, аның алдагы сайлауда җиңеп чыгу мөмкинлеге бар. Вакыт күрсәтер. Әмма хәзер аңа сайлаучыларның күбесе тавыш бирәчәген күз алдына китереп булмый. Димәк, төп көндәше булып Путин кала. Җәмгыятьне аның белән таныштырып торасы юк. Ләкин аңа күп кенә гамәлләреннән, әйтик, хакимият вертикаленнән һәм авторитар башлангычларны ныгыту омтылышыннан баш тартырга туры килер шәт. Чөнки үзгәрешләр күбрәк демократия таләп итә. Соңгы вакытта матбугатта басылган дүрт программа мәкаләсенә караганда, ул моны аңлый сыман.

 

– Сезнеңчә, президент беренче турда ук сайланырмы, әллә икенче турда гына ачыкланырмы? Икенче тур булган сурәттә, бәлкем, бу хәл аны тизрәк демократлашырга мәҗбүр итәр?

 

– Мәсьәлә беренче турда ук хәл ителер дип уйлыйм. Дөрес, Сахаров һәм Болотная мәйданнарында уздырылган митингларда каршы чыгыш ясаучылар күп булды. Әмма анда әллә ничә төрле сәяси көчләр җыелган иде. Минемчә, Президент беренче турда сайланмаса, әлеге митинг­ларга чыккан көчләр үзара тарт­калашып, ачуланышып бетә­чәк. Араларында бер лидер да юк. Әлеге ыгы-зыгы нәтиҗәсендә илдәге сәяси кризис тагын да көчәячәк кенә. Чөнки аларның берсенең дә киләчәктә нәрсә эшләргә дигән ачык кына программасы юк. Без анда чиста сайлауга чакырудан тыш башка өндәмәләр ишетмәдек әле.

 

– Әгәр Президент сайлау 2014 елга күчерелсә, быелның декабреннән дә калдырмыйча яңа Дума сайланса, әйтик, ике елга хакимият кәнәфиенә Кудринны утыртсак, заманында Ельцин Путинга кәнәфиен тапшырган кебек, Медведев Кудринны варис итеп калдырса, ничек булыр?

 

– Минемчә, Кудрин бу вазыйфага әзер түгел. Әле моңа законлы нигез дә кирәк. Дөрес, сәяси кризис белән идарә итеп булмый башласа, андый ихтималлык бар. Әмма моның өчен Президент карары кирәк. Минемчә, үз вакытында Ельцин, сәламәтлеге какшаганга, шундый карарга килде. Әмма, Аллага шөкер, Президент Медведев исән-сау. Бүгенге вәзгыятьтә андый зарурлык күренми. Әгәр кризис көчәйсә, белеп булмый анысы. Әмма Мәскәүдә генә митинг ташкыны шулкадәр зур. Әнә Петербургта халык митинг­ларга әллә ни күп чыкмады. Башка шәһәрләрдә исә, нигездә, Мәскәүдәге митингларга иярү генә күзәтелә. Аларны халыкның гаять зур өлеше яклый дип әйтә алмыйм.

 

– Халыкта канәгатьсезлек зур бит. Социаль баскычлар юк.

 

– Теләсә кайсы җәмгыятьтә халыкта канәгатьсезлек күзә­телә. Бу – гадәти күренеш. Ул канәгатьсезлекнең баш күтәрү дәрәҗәсенә җиткәне юк бит. Ачыгучылар юк, булса да, аларның саны кимеп тора. Бөтен ил буенча товар әйләнеше артып бара. Аз милеклеләрнең, эшсезләрнең саны кими. Казан кайнамый, димәкчемен. Дөрес, халыкның бер өлешендә канәгатьсезлек бар. Моны беркем дә кире какмый. Әмма пыр туздырып бөтенесен тарату зарурлыгы да юк. Думага сайлауда закон бозылган икән, аны судта расларга кирәк. Җиренә җиткереп рәсмиләштерелгән бер генә гариза да юк бит. Татарстанда, гомумән, күзәтелми.

 

– Татарстанда бер закон бозу очрагы да булмадымыни?

 

– Судка бирсеннәр. Әгәр хокукый җәмгыятьтә яшәргә теләсәк, суд карарыннан риза булмасалар да, бу юлны үтәргә кирәк. Сайлау гадел булмады, дип митингта кычкыру ансат ул.

 

– Ялгышмасам, бездә дә берничә кеше судка мөрә­җәгать итте.

 

– Бәлкем, кайбер очраклар булгандыр. Әмма әле бу гына Дәүләт Думасын таратуга нигез була алмый. Әнә Чуров та, аерым закон бозу очраклары булды, ди. Әмма бозусыз бер сайлауның да булганы, закон бозуларның гаять киң таралып, сайлау нәтиҗәләрен юкка чыгарырлык дәрәҗәгә җиткәне юк. Кайбер бозулар һәрвакыт очрый. Гомумән, чип-чиста сайлау беркайчан да булмыйдыр.

 

– Әле бит илдә вице-президент вазыйфасы булдырырга, Медведевны вице-президент итәргә җыеналар, дигән сүз чыкты.

 

– Конституциябездә вице-президент вазыйфасы каралмаган. Бу постны булдыру өчен Конституцияне алыштырырга туры киләчәк. Аны алыштыру – шактый катлаулы эш. Үзгәреш кертү дә ансат түгел. Мондый процесс кимендә бер елга сузыла. Без хәзер 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп Закон нигезендә яшибез. Ул вакытта Руцкойны куып чыгарганнар, вице-президент вазыйфасын бетергәннәр иде инде. Шуның өчен дә әлеге тәкъдим Конституциягә каршы килә. Бу – әлегә аерым кешеләрнең фикере генә. Икенчедән, Путин сайланып берни дә үзгәрмәсә, канәгатьсезлек артачак, кризис тирәнәячәк. Әмма дөнья күргән мәкаләләрендә үзгәрешләрнең котылгысыз икәнлеген аңлавы күренә. Әлбәттә, үзгәрешләр зарур. Артык зур үзәкләштерүдән котылырга, демократияләштерергә, федерализмны ныгытырга кирәк. Татарстан һәрвакыт шушы позициядә торды. Бу безгә файдалы. "Татарстан – Яңа гасыр" хәрәкәте заманында парламентта субъект җитәкчеләрен сайлауны бетерүгә каршы чыкты. Аллага шөкер, бу норма кире кайтачак. Бездә бу нәрсә кире кагылмады да, туктатылып кына торган иде. Димәк, сайлап кую мөмкинлегеннән ваз кичмичә, дөрес эшләгәнбез.

 

– Бәлкем республикабызга Президентның икенче турда сайлануы отышлырактыр?

 

– Юк, сайлауны беренче турда уздырып, җиң сызганып эшли башларга кирәк. Әле яңа хөкүмәт формалаштырасы бар, ул ярты елны ала. Вакытны югалтмаска иде.

 

– Шартнамә эшләми бит. "Бердәм Россия" партиясе тырышлыгы белән 309 нчы законны кабул итеп, татар теле укытуны мәктәпләрдән куып чыгардылар.

 

– Алай ук әйтеп булмый инде. Әнә Зюганов, Жириновский бу җәһәттә ни уйлый? Алар, Конституцияне үзгәртеп, бер генә халыкны әйдәп баручы дип язып куярга, кабат халыкларны төрле сортларга аерырга чакыра. Путин исә, бөтен халыклар да бертигез хокуклы, дип әйтеп тора.

 

– Кандидатлыкка уза алмаган Явлинский да милләтләргә тигез каравын даими әйтеп килде.

 

– Беренчедән, исемлектә ул юк. Икенчедән, Явлинский егерме ел элек төпле егет иде. Хәзер аңа 60 яшь. Алтмышка җиткәч, нәтиҗәләр ясарга кирәк инде. Нәрсә кырды соң ул? Дөресен генә әйткәндә, бер нәрсәгә дә ирешә алмады. Әгәр бер-бер хәл килеп чыгып, вәзгыять кискенәя икән, монда тыгылмыйм, мине катнаштырмагыз, дип белдерә, чиста каласы килә. Тормыш андый түгел бит, ак бияләй киеп тирес түгеп булмый. Ә ул һаман егет булып йөри, нәрсәдер вәгъдә итә.

 

– Ә менә Рогозин, Навальный, Рыжков кебек сәясәтчеләрнең киләчәге бармы?

 

– Беренчедән, алар кандидат түгел. Әйтик, Навальный артында кем торганлыгы караңгы. Андый эшчәнлек алып бару өчен күп акча таләп ителә. Минемчә, ул мөстәкыйль фигура түгел, аның артында кемдер тора. Икенчедән, Интернеттагы фаш итүче язмалары яхшы, билгеле. Әмма ачык программасы юк. Милләтче белдерүләре мәгълүм. Фаш итә торган мә­каләләр бастырудан тыш, әле тагын ниләрдер эшләргә кирәк. Рыжковны тыңлау рәхәт. Бик демократ сәясәтче. Әмма аның да кылган гамәлләре юк.

 

– Кешене хакимияткә куеп карамыйча, нәрсәгә сәләтле икәнлеген кайдан беләсең?

 

– Рыжков Дәүләт Думасында ике срок депутат булып торды. Шунда нәтиҗәсе юк икәнлеген күрдек. Ә инде Рогозинга килгәндә, ул беркайчан да карашларын яшерми. Урыс милләтчесе. Көч куллану ысулларына өстенлек бирә. Аның карашларын оборона комплексында эшләүчеләрнең күпчелеге яклый. Әгәр ул зур сәясәттә эш йөртсә, дөньяның башка илләре белән гел каршылыкка кереп торачак. Минемчә, хәзер Россия дөньяның бер өлеше икәнлеген яхшы аңларга тиеш. ХХ гасырда барча дөньяга каршы торып яшәвебез дә җиткән инде. Бу хәл халыкның фәкыйрьлеккә төшүе белән тәмамланды. Янә шул эзгә кайтып төшсә, Россиянең сакланып калуы икеле.

 

– Россия белән Кытай, башка илләрдән аермалы буларак, Сүриядә Бәшәр Әсәдне яклап чыкты. Без дөрес эшләдекме?

 

– Бу сорауга мин үзем дә төгәл генә җавап бирә алмыйм. Чыннан да, дөньяның күп илләре Россия ягында түгел. Бу – беренчедән. Икенчедән, без һәрвакыт Гарәп илләре лигасы белән аңлашып яши идек. Хәзер бу мәсьәләдә аңлашу таба алмыйбыз. Өченчедән, БМОның Иминлек советы, гади кешеләрне тупка тотуны туктатырга кирәк, дип чыкты. Россия бу фикерне хупламый. Икенче яктан, янәшә генә диярлек Иран бар. Анда сугыш чыгу куркынычы зур. Шуңа күрә Россиянең бу җәһәттә позициясе аңлашыла да кебек. Әмма безне яклаучылар бик аз. Моны күрми мөмкин түгел. Шуңа күрә тәгаен бер фикергә килеп бетмәдем әле.

 

– Язын булмаса, җәен Иранга каршы сугыш башланырга мөмкинме?

 

– Моны фаразлау кыен. Сугыш уты кабынмасын өчен, зур тырышлык куярга кирәк. Теләсә нинди сугышны башлау ансат булса да, туктату бик читен. Вәзгыятьне сугышка җиткермәскә иде.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 24-25 | 10.02.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»