поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.02.2012 Җәмгыять

Казан – эт оясы

Беркөн иртән Минская тукталышына менгәч, аздан гына «эт авызындагы сөяк»кә әйләнми калдым. Шул суыкта да «туй» ясап, «дуэль»ләр оештырып ятарга кирәк бит, ә?! Әле кайда диегез! Өерләре белән кеше аяк астында маташалар!

Тукталышның бер почмагында, үзара «аңлашып», этләр җылына, икенче почмагында без: «Кайчан гына автобусым килер дә, суыгыннан бигрәк, эт көтүеннән арынырмын», – дип ут йотып торабыз. Бозау кадәр ерткычлар аның саен ырылдаша-ырылдаша бер-берсенә ташланып, үзара әвәрә килеп, кабат кешеләр аяк астына барып керә. Шулай итеп, тукталышның әле бер як башына чигенәбез, әле икенче почмагына посарга мәҗбүр булабыз...

 

«Эт – кешенең иң тугры дусты», дисәләр дә, этлеген итми калмый шул. Урамдагы түгел, үз йортыңдагысыннан да кайчак ни көтәргә икәнен белмисең. Бер җәйдә күршебезнең Актырнагы үзләренә гел кайтып йөрүче кунак малаена, ашап торган җиреннән ташланып, корсагын талаган иде. Балачакта үзем дә апамның кызы белән бакча башында уйнап йөргәндә чылбырын өзеп качкан ферма этенең корбаны булдык. Эт миңа тимәсә дә, сеңелемнең арт санына «ике теш» эзен калдырган иде. Ай саен укол кадатып йөрде ул соңыннан. Шуннан бирле көчектән дә коты алына.

 

Элек этләрне мылтыктан атып йөриләр иде, ә хәзер аларга беркем тырнак та тидерә алмый, чөнки кануннар «эт яклы». Шуңа күрә, хуҗасыз хайваннар белән көрәшү өчен, бюджеттан ел саен акча бүленә. Казан буенча быел бу сумма 12 миллион сумны тәшкил итә (былтыр 20 млн булган). 2,5 млн (бер эткә 316 сум) – ау өчен, ярты млн (бер эткә 74 сум) – ветеринар тикшерүенә, 6,8 млн (бер эткә 529 сум) – стерильләштерүгә һәм 1,1 млн (бер эткә 227 сум) эвтаназиягә тотылачак. Казан буенча шушы акча хисабына 7800 хайванны ауларга һәм тикшерергә ниятлиләр. Смета буенча этләрнең 40 процентын стерильләштерү каралган, калганнарын «йоклатырга» туры киләчәк. Бу мәсьәлә Хуҗасыз хайваннарны аулау хезмәтенә йөкләнелә. Әлеге хезмәтнең директоры Рөстәм Нуруллинның әйтүенчә, этләрне асрау һәм стерильләштерү шактый чыгымнар сорый. «Әмма без булдыра алганча тырышабыз. Хайваннарны яңа яшәү урыннарына күчерү өчен генә дә быел миллион сум акча тотылачак. Чөнки хайваннар тиешле шартлар тудырылган махсус машиналарда гына йөртелергә тиеш», – ди ул эшнең мәшәкатьле яклары турында.

 

Тик менә йортсыз хайваннарны яклаучылар барыбер дә: «Акчалар тиешле юнәлешкә сарыф ителерме, шактый кыйммәткә төшүче стерильләштерү ясыйсы урынга, очсыз эвтаназияне кулайрак күрмәсләрме икән?» – дип борчыла. Былтыр ишегалларында эт үләксәләре табылу ешайганлыгы турында сөйли алар.

 

Шунысы хак, этләрнең урамнарда үрчүендә дә, кешеләргә ташлануларында да беренче чиратта кеше гаепле. Хәер, эт кебекләр һәм эт тормышында яшәүчеләр үзебезнең арада да җитәрлек бит ул...


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»