|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2012 Экология
![]() Бөрбаш Сәрдегәненең "хәрби сере"Балтач районында ике башлы бозау туган. Мондый гадәттән тыш хәл хакында белгәч (үле ике башлы бозау фотолары матбугат.ру сайтында урын алган иде), Бөрбаш Сәрдегәне авылына төгәлрәк мәгълүмат алырга, дөресрәге, үзем ишеткән кадәресен белгечләрдән сөйләтергә дип киттем. Туры фермага юл алдым, чөнки ике башлы бозау кооператив сыерыннан туган. Бөтен кеше белә – әйтергә ярамый
"Баш ветврач Бөрбашта, нәрәттә. Аннан башка мин берни дә әйтә алмыйм. Хәзер үзенә шалтыратам", – диде үзен хисапчы дип таныштырган ир-егет. Бераздан: "Ул сезне Бөрбашта, конторда көтә", – дисә дә, ике чакрым тирәсе араны машинада үткәнче, конторны бикләп киткәннәр иде инде. Бикле ишеккә төртелүгә: "Качтылар, ахры", – дигән начар уем да дөреслеккә якын булып чыкты.
– Безнең директор ялда әле, сигезеннән генә эшкә чыга, башта аңардан рөхсәт алыгыз, аннан барысын да сөйләрмен, – диде өенә эзләп баргач, хуҗалыкның баш мал табибы Гали Шәрифуллин.
– Беркемне дә гаепләп язарга җыенмыйбыз, директорның рөхсәте нигә кирәк? – дип аптырадым. – Әйдә, алайса, Искәндәргә (директор вазыйфасын башкаручыга) шалтыратам.
– Искәндәр генә хәл итә алмый моны.
Мондый җаваптан соң сөйләшергә тырышу урынсыз иде. Әмма, дөресен әйтим, Бөрбаш Сәрдегәнендә танышларым юк диярлек. Шуңа да очраклы бер номерны җыеп, фермада эшләүчеләрне белештем. Тик шалтыраткан берсе бу хәл турында сөйләргә теләмәвен сиздерде. Кайсы ишеткән һәм шуннан башкасын белми, кайсы, ике башлы ук түгел иде бугай ул, ди, ә берсе бөтенләй, юк, безнең фермада андый хәл булмады, дип җаваплады. Сизелеп тора: бу апалар да телефоннан кисәтелгән! Журналист икәнемне белүгә, барысы да белмим, мин фермада эшләмим, ишетмәдем кебек җаваплар белән чикләнә. Әйтерсең, ике башлы бозау туу бу авыл халкы өчен табигый әйбер, гадәти хәл! Юкса авылда яшәүче буларак андагы вәзгыятьне беләм бит инде – бу хакта ишетеп кенә калмаганнар, барып-карап килүчеләре дә байтак булган. Нәрсәгә дип юктан да "хәрби сер" ясарга маташуларыдыр, аңламассың. Бәласеннән баш-аяк дип курка, итәк-җиңен җыеп кына тота шул авыл кешесе.
Кемдер генетика ди, кемдер экологиягә сылтый
Ә теге мутант бозауга килгәндә, ул гыйнвар азагында туган икән. Тәҗрибәсе булган кеше сыерның тулгагыннан ук бозаулауның нормаль түгеллеген чамалый. Биредә дә шулай була. Хәлнең җитдилеген аңлаган терлекче баш мал табибын чакырта. Иртәгесен сыерның корсагын ярып, бозауны алалар. Ике башы бер муенга тоташып үскән җан иясе бу вакытта үлгән була инде. Билгеле, корсагы ярылган сыерны да иткә җибәрергә туры килә. Чөнки берничә мал табибыннан сорашсам да, алар мондый "операция ясалган" терлекнең исән калу очрагын хәтерләмәде. Мутантлыкның сәбәбен дә төрлесе төрле нәрсәдән күрә. Кемдер экология ди, кемдер генетика белән бәйли.
Районның баш ветеринария табибы Алмаз Исрафилов та бу очракны нәкъ менә генетик тайпылыш дип саный. "Соңгы ун елда районда мондый хәл күзәтелмәгән иде", – ди ул.
Район газетасында эшләгәндә бер авылда, хәтерем ялгышмаса, ул чакта шәхси хуҗалыкта, шушындый ике башлы бозау тууы турында язган идем. Ул көннән соң ун ел үтеп киткән. Ике башлылары тумаса да, мондый кимчелекле терлекләр туып тора анысы. Безнең авылда, мәсәлән, берничә ел элек койрыксыз бозау туды, кайдадыр аяклар саны кимрәк яки кыска аяклысы, тавык йомыркасы, кайчакта аннан да зуррак зоб-шеш белән, башка кимчелекләре белән туган бозаулар да бар. Кыскасы, адәм баласында гына түгел, бүгенге чорда сыер малында да чирләр бихисап. Соңгы елларда лейкоз, тояк авыруларының күпләп таралуы, сыерларның бозаулаганчы яки бозаулагач параличлануы – монда экология дә читтә кала алмыйдыр. Элек биш-алты бозаулаганнан соң гына сыерның сөте әйбәтләнә дип саналса, хәзер инде җиде-сигез бозаулаган сыер "карт"ка керә, әле ул чиккә "тарта" алмаганнары күпме. Миңа калса, болар берсе дә гадәти хәлгә, авыл апае яки агаеның үз проблемасына гына әйләнергә тиеш түгел. Ни генә дисәк тә, шул чирле сыерларның сөтен эчәбез, маен, башкасын, шул чирле сыерлардан туган бозауларның итен ашыйбыз... Ә авыл кешесе, түрәсенә ярарга тырышып, бездә барысы да әйбәт, дип "кемнедер" алдый...
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|