|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2012 Яңа китаплар
![]() “Сабантуй мәйданыннан – Олимпия уеннарына”. Атлас ГафиятовТанылган спорт журналисты Атлас Гафиятовның әлеге китабы спорт дөньясында биек үрләр яулаган якташларыбызга һәм милләттәшләребезгә багышланган. Биредә спорт төрләре, спортчылар турындагы рәсми мүгълүмат белән беррәттән, һәр спортчының спортка килү һәм уңышка ирешүе тарихы да бирелгән. Китап спорт белән кызыксынучы киң даирә укучыларга адреслана. Атлас Хәмидулла улы Гафиятов 1959 елның 1 маенда Татарстан Республикасының Әлмәт районы Сөләй авылында туа. Казан дәүләт университетының (хәзер Казан (Идел буе) федераль университеты) тарих-филология факультетын тәмамлый. Хезмәт юлын “Яшь ленинчы” (хәзер “Сабантуй”) газетасында башлый. Бүгенге көндә “Татарстан яшьләре” газетасында баш мөхәррир урынбасары булып эшли.
--- |
Иң күп укылган
|