|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2012 Мәгариф
Ялган диплом “бизнес”ы, яки Аттестат нигә кирәк?Моннан бер-ике ел элек класс җитәкчесе булып эшләгән укытучыларның берсе кызыклы вакыйгага тап була. Чыгарылыш сыйныфын тәмамлап килүче, әмма укуга бик битараф карау сәбәпле, БДИда “яну” куркынычы зур булган укучысы язмышы өчен борчылып, аның гаиләсенә әтисе белән сөйләшергә барган ул. Улының аттестатсыз калу куркынычына әти кеше әллә ни хәвефләнмәгән. “Кара әле, энем, аттестат минеке дә юк ул”, – дигән һәм укытучы егетне үз каралтысы белән танышырга чакырган. “Менә бу тракторны үткән ел үзем кулдан җыйдым, арбасын әле әмәлләп бетереп киләм. Менә монысы минем умарталар. Фәләнчә центнер бал суырттым үткән ел”, – дип таза хуҗалыгы белән таныштырган һәм мантыйкый нәтиҗәсен ясап куйган: “Аттестат нигә кирәк?” Чынлап та, кулың эш белә икән, белем турындагы рәсми документның әллә ни әһәмияте юк та инде аның, тормыш болай да җырлап бара бит.
...Әмма дөнья бу! Аттестат кына түгел, югары белем турындагы диплом өчен игълан ителмәгән узыш-ярыш бара бүгенге Россиядә. Туксанынчы елларда капитализм белән бергә килеп кергән диплом сәүдәсе әле дә гөрли. Инде укучы аңлый башлагандыр: язмада сүз югары уку йортында укып, имтиханнар тапшырып, кулга алган диплом хакында түгел, ялган диплом турында бара. Дөрес, вузда ришвәт түли-түли алып чыккан дипломны да чын диплом дип атарга ярамый инде яравын, тик мондый диплом артында белем тормаганын исбатлау кыенрак. Кыен дисәк тә, алай ук мәшәкатьле дә түгел: бер сорау биреп карау белән кемнең кем икәнен белеп була. Әмма дипломның дөрес түгел икәнен рәсми рәвештә исбатлап булмый мондый очракта. Әйтик, “Вести” каналында бервакыт югары уку йортын тәмамлаган юристтан: “Россия Конституциясенең 1 статьясы нәрсә турында?” – дип сорадылар, җавап урынына тынлык урнашты. Моны карап торган укучы улым һәм кызым кычкырып көлде һәм 1 статьяны яттан әйтеп тә бирде. Җавапның ничәнче класс дәреслегенең кайсы урынында икәнен дә исләренә төшерделәр. Үземнең дә юридик консультациягә мөрәҗәгать итеп бер үк сорауга өч белгечтән өч аңлатма (берсе икенчесен юкка чыгара торган) алганым бар. Белемсез табиблар, инженерлар, надан сәясәтчеләр белән беркемне дә шаккатыра алмыйсың бүген. Тик алар арасында вуз аудиториясе ишеген ачып та карамаганнарның миллионнар булуы шаккатыргыч факт булырга тиеш. Төрле чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, Россия күләмендә елга ике йөз меңнән алып ярты миллионга кадәр ялган диплом сатыла. Ялган диплом белән тотылган операция ясаучы хирурглар, авиация двигательләрен тикшерүче техник хезмәткәрләр, очучылар, шәһәр мэрлары һәм күп төрле профессия вәкилләрен очратырга була. Татарстанда, әйтик, Нурлат урта мәктәпләренең берсендә директор булып эшләүче ялган диплом иясе тотылды. Гомумән, ялган документ эшләү – киң колачлы һәм табышлы бизнес, дипломнан тыш теләсә нинди финанс документын эшләтеп алып була, хезмәт кенәгәңдәге язуларны сиңа кирәкле юнәлештә, дипломыңа туры китереп үзгәртеп бирәләр, пенсиягә чыга аласың, субсидия аласың, салымнардан качарга була һәм башкалар, һәм башкалар... Мөһерле-имзалы ялган документларны дәүләт оешмалары ала, шуларга таянып гозереңне үти. Дөрес, ришвәт кирәк инде. Дипломның дәүләт үрнәгендәгесен, беркем дә берничек тә бәйләнә алмый торганын алырга теләсәң, зуррак акча түлисең, фальшь икәнлеге ачыклану мөмкинлеге күбрәк булган саен документлар арзанрак тора. Ялган кенәгә бизнесының технологияләре яхшы эшләнгән һәм ул ачыктан-ачык, легаль рәвештә бара.
Диплом кирәкми дигәннәр дә аңа кызыгып куярга мөмкин. Әйтик, язма башында аттестат нигә кирәк дип күкрәк киергән әтинең дә авыл хуҗалыгы уку йортын тәмамлау турында дипломга кызыгып куюы ихтимал, чөнки “яңа эш башлаучы фермер”га әйләнәсең һәм хөкүмәт грантын аласың килсә, нәкъ менә шундый диплом кирәк. Акчалы булу өчен кулың эш белү генә җитми бу очракта.
Диплом һәм ялган белешмә сәүдәсенең гөрләве, әлеге “бизнес” рөхсәт ителгән микән әллә дигән сорау уята күңелдә. РФ Җинаятьләр кодексының 327 статьясы җавап бирә бу сорауга: өч елга кадәр ирекне чикләү яки дүрт айдан алты айга кадәр кулга алыну, яки ике елдан дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган 1 пунктта ук. Ялган документны яисә мөһерне генә ясаган өчен, саткан өчен аерым җаваплылык, сатып алган өчен шулай ук җәза каралган. Статья озын, аның әле комментарий-шәрехләре дә байтак. Хокук саклаучылар бу статьяны беләләрдерме (РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев белдерүеннән күренгәнчә, алар арасында да ялган дипломлылар бихисап), мондый төр җинаятьләр өчен җәза бирелми диярлек. Диплом сатучылар белән элемтәгә керсәң, җәзаның символик кына булачагын әйтеп юаталар.
Бу темага алынырга этәргечне берничә тапкыр электрон почтама диплом сатып алырга тәкъдим иткән хәбәрләр килүе бирде. Бу эш турында рәсми мәгълүмат алырга теләп, интернетны файдаланырга булдым. Ике министрлык һәм республика прокуратурасының интернет кабул итү бүлмәләре аша аларга мөрәҗәгать иттем. Җаваплар бер ай эчендә килергә тиеш – Россия законы шундый. Иң беренче булып Эчке эшләр министрлыгы җавап бирде. Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш буенча 5 нче оператив эзләү бүлеге җитәкчесе И.Р.Сафиуллинның минем өй адресына җибәргән рәсми хатыннан шул аңлашыла: Татарстан Республикасының хокук саклау органнары тарафыннан 2010 елда 327 статьяга караган 434 җинаять ачылган, ә 2011 елның 11 ае дәвамында ук (сорау ноябрь ахырында бирелгән иде) 573 җинаятьнең очына чыкканнар. Мәгариф министрлыгыннан да үз вәкаләтләренә туры килә торган җавап бирделәр. Бары тик республика прокуратурасы гына, мине гаҗәпләндереп, сорауны игътибарсыз калдырды. Әгәр сүз прокуратура турында бармаса, моны онытырга да булыр иде (рәсми җаваплар башка җирдән алынды бит), әмма законнар үтәлешен тәэмин итәргә һәм башкалардан шуны таләп итәргә тиешле оешманың канунны үзе үтәмәве битараф калдырмады. 24 ноябрьдә бирелгән сорауга җавап булмагач, 12 гыйнварда аны кабат юлладым һәм инде аны прокуратура тарафыннан канунның ни өчен үтәлмәве турындагы өстәмә белән тулыландырдым. Җавап тиз булды бу юлы: мине – өй телефоныма шалтыратып, район прокуратурасына чакырдылар һәм шунда барып сорауның ни өчен һәм нәрсә турында булуы хакында аңлатма язарга туры килде. Бу юлы инде җавапсыз калмассың, дип вәгъдә иттеләр район үзәгендә.
Россия күләмендә дә, Татарстан масштабында да соңгы вакытларда ялган документларга каршы көрәш башланып килә. Тик ул эленке-салынкы, теләр-теләмәс кенә бара дигән тәэсир калдыра. Теләк һәм ихтыяр булганда, бу “бизнес”ны тиз һәм нәтиҗәле рәвештә тар-мар итеп булыр иде, чөнки һәр авыл кешесе ялган мөһерле документны кайдан алырга икәнен белә, фальшь белән сәүдә итүче фирмаларга барып, белешмә ала. Прокуратурада исә конкрет факт сорыйлар.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|