поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.02.2012 Җәмгыять

Бер тапкыр чакырганчы, йөз кат... уйла!

Көтмәгәндә-уйламаганда бер егет белән таныштым. «Һи-и-и, тапкансың сөйләр нәрсә!» – диярсез. Тапмасам, сөйләмәс идем. Шулай аралашып киттек, ниндидер сөйкемле сөяге бар бит моның. Ярар, «А» планы үтәлде һәм сызылып атылды – аралаша башладык. Тә-ә-к! «В контакте» социаль челтәрендә аралашу, кәрәзле телефонның «почта тартмаңны кара әле, свежий хат бар бугай» дигән «җырлавы» белән смс-язышулар... Барысы да яхшы кебек.

Ошавын да белгертә, тик горизонтта очрашу һаман күренми... Баш миеннән көненә берничә мәртәбә «Әллә үземә чакырырга инде?» дигән «гениаль» идея сызгырып үтә. Юк! Минме? Мин бу адымга бара алмыйм. Кыз башым белән! Алай дисәң, хәзер кызлар бу адымны һич тә уйлап тормыйча ясый ала. Аларга ул кершән ягу кебек гадәти хәл. Ә шулай да егетләр үзләре моңа ничек карый икән?

 

Илфат (19 яшь): «Минем уйлавымча, патриархат үзенең яшисен яшәгән инде. Хәзер егетләр күп әйберләрдә кызларга өстенлек бирергә тиеш, шул исәптән танышуга һәм берәр кая чакыруга да».

 

Марат (23 яшь): «Хәзер заман башкачарак, иске принциплар әкренләп юкка чыга бара. Кызның беренче булып тәүге очрашуга чакыруында начарлык күрмим. Моның үз «плюс»лары да, «минус»лары да җитәрлек».

 

Ринат (21 яшь): «Маңгайга бәреп әйтелгән сорау булды бу! Әгәр кыз егетне очрашуга чакыра икән, димәк, аның үзенә ышанычы бик зур. Бу адымны ясап, уңайсыз ситуациядә калуы да бар бит. Минем уйлавымча, бу нормаль күренеш, тик чама хисе турында онытмаска кирәк! Шуңа да беренче булып очрашуга егетләр чакырырга тиеш, бу элек-электән шулай кабул ителгән».

 

Фидаил (18 яшь): «Кызлар егетләргә төрттереп кенә куйсыннар, үзләренә чакырырга кирәкми. Әгәр инициатор кыз булса, якын арада аңа кызыксыну бетә».

 

Тагын сораштырылган 5 егетнең һәрберсе дә уңай җавап кайтарды. Яки мин артта калган, яки көчле затлар «минут эчендә» үзгәреп беткән. Алай дисәң, XIX гасырда да дилбегәне үз кулына алган кызлар булган бит. Мисал өчен, Онегинга үз хисләрен белдереп хат язган Татьянаны алыйк. Яңа буын кызларына уңышлар һәм чама хисен югалтмауларын гына телисе кала.


ТАҢСЫЛУ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»