поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.02.2012 Мәдәният

Сизмичә дә торам, утыз җитеп ята...

Китабы яңа чыга торып та, шуны сәбәп итеп әңгәмә корырга ашыкмаган берәр иҗат әһеле бармы икән? Бар. Узган ел “Җылытасы килә дөньяны!..” дигән китабы басылгач шагыйрь Ленар Шәехка май ахырында сораулар юллаган идем... Берничә көн элек җавап килде. Диссертация язып яткан икән.

Ленар белән иң беренче очрашу-танышу 2004 елда “Шәһри Казан” газетында булды. Университетта укып, үзе үк студентлар арасында “Тәрәзә” газетасын оештырып, чыгарып, “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкләп һәм иҗат әһелләре теленә инде өметле яшь шагыйрь буларак кереп йөргән Ленарның көндәлек газетка эшкә килүе сәерсендергән иде. Тагын бер шагыйрь журналистикада харап булырга җыена кебек тоелды. Иҗаты бәхетенә – ниндидер төбәккә эзләнүләргә чыгып киткән җиреннән ай күрде-кояш алды аны.

 

Шуннан соң Ленар Шәех иҗатын читтән генә күзәтергә туры килде. Бу арада аның “Яз җыры”, “Авылдан килгән мендәр”, “Керпе ничек энәле булган?”, “Дүртенче кат... Бишенче кат...”, “Безнең ишегалдында”, “Нәҗип Газизов” дигән китаплары чыкты. Шулай ук ул төрле җыентыкларны туплауда актив катнашты.

 

Ленар Шәех бүгенге яшь шагыйрьләрдән, каләм ияләреннән шигырьләрендә иң беренче нәүбәттә өлкән язучыларга карата ихтирамы һәм яшьтәшләренә күрсәткән игътибары белән аерылып тора. Башка бер генә яшь шагыйрь иҗатында да Илдар Юзеев, Гамил Афзал кебек шәхесләребезгә багышлап ихластан язылган юлларны ул тиклем очратмассың. Икенче яктан, “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсе аша, аннары әллүкичеләрнең әсәрләрен аерым җыентык итеп туплап, аларның мөстәкыйль китапларына сүз башлары язып, ул яшьтәшләрен зурлады.

 

“Җылытасы килә дөньяны!..” дип исемләнгән яңа китабы табадан төшкәч Татарстан китап нәшр ияты баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәехка сорауларымны юлладым.

 

– Ленар,

Егермене уздым –

Килә ирлек.

Ирлек белән бергә

Чын шагыйрьлек, – дигән сүзләреңне бүген ничегрәк дәвам итәсең?

 

– Болайрак:

Гаиләм, эшем һәм фән...

Иҗат чәчәк ата.

Сизмичә дә торам –

Утыз җитеп ята, – дип дәвам итәр идем. Алла боерса, филология фәннәре кандидаты булырга хыялланып йөрим. Диссертацияне яклар көннәр инде якынлаша. Иҗатта күңел күбрәк фәлсәфи һәм милли юнәлешне үз итә.

 

– Китапларыңда олуг шагыйрьләргә ияреп язулар белән бергә, аларны олылаган юллар байтак. Әйтик, Нур Баянга, Илдар Юзеевка, Гамил Афзалга багышланган ихлас шигырьләрең әлеге язучыларны күпне күргән зур шәхесләр буларак ачып бирә. Алар сиңа иҗади илһам бирүчеләр, каләмеңә фатиха укучылар дип аңларга кирәкме?

 

– Фронтовик-шагыйрь Нур Баян – минем якташым. Туган ягым Актанышта моннан ун еллап элек каләм тибрәтүче талантлы мәктәп балалары һәм яшьләр арасында шагыйрь исемендәге иҗат фестивале үткәрә башлаганнар иде. Аны хакимият башлыгының ул чактагы урынбасары Кадрия Рәис кызы Идрисова башлап, оештырып йөрде. Ел саен фестивальнең йомгаклау, җиңүчеләрне бүләкләү чорында Казаннан бер төркем язучылар кайта иде. Мин шунда катнашып, җиңүләр яуладым. Беренчедән, бу күренеш Нур Баян иҗатын, аның шәхесен якыннан өйрәнүгә сәбәпче булды, икенчедән, үземә иҗади яктан үсәргә булышты. Әлеге иҗат фестивале хәзер дә үз эшен дәвам итә. Хәзер ул Гамил Афзал исемен йөртә.

 

Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал – авылдашым. Икебез дә Такталачыктан. Мин, әүвәл Минзәлә педагогия көллияте, аннары Казан дәүләт университеты студенты, Әлмәткә барып, Гамил ага белән күрешеп, аның хәер-фатихасын алып калдым. Хатлар да алыштык.

 

Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев – остазым. Ул Казанга килүемне теләде. Көллиятне тәмамлаган мәлдә, университетның татар филологиясе һәм тарихы факультетына (хәзер әлеге исемдәге уку йорты да, факультет та юк инде) укырга керергә чакырып хатлар язды. Бу вакытта Илдар абый “Сабантуй” газетасында эшли иде. “Сабантуй” аркылы мине балалар шигъриятенә дә ул алып кереп китте, әледән-әле үзенең киңәшләрен биреп, башымнан сөеп мине үстерде. Тәүге китабымны “Авылдан килгән мендәр”не дә, сүз башы язып, Татарстан китап нәшриятына ул тәкъдим итте.

 

– Хисләргә бай лирик шигырьләр белән беррәттән юморны да читкә куймыйсың кебек. Шигърияттә елмаерга кем өйрәтте?

 

– Иҗатымда юмор да, бераз сатира да бар... Елмаерга өйрәтеп булмыйдыр ул, күңелдәге талант очкынын үстереп кенә буладыр. Минемчә, бу сыйфат туган авылымнан, татарның үткен телле сатиригы Гамил Афзалдан киләдер. Илдар абый да нечкә юморист иде бит. Мине юмор-сатира юнәлешенә дә нәкъ менә ул алып кереп китте. Берсендә “Сабантуй”га килдем. Илдар абый:

 

– Ленар, синең балалар шигырьләреңдә юмор бар, укуың, студент тормышы белән бәйле берәр юмор шигыре язып кара әле, – ди.

 

– Ярар, - минәйтәм.

 

– Берәр темаң бармы?

 

– Бар! Без группада унбер кеше укыйбыз, шуларның унысы – кызлар!

 

– Бик әйбәт. Яз!

 

Мин озак көттермәдем. Бер-ике көннән соң шигырь Илдар абый өстәлендә иде. Ул укып чыкты, ахырын төзәттерде һәм, үз “мөһер”ен сугып, мине тугызынчы катта урнашкан “Чаян” журналына алып менеп китте. Анда мине шагыйрь Зөлфәт һәм “ата” журналист Мәгъсүм Гәрәев кулына тапшырып калдырды. Һәм менә мин – ун ел “Чаян”да! Илдар абый миңа шигърият мәктәбен өйрәтсә, Мәгъсүм абый тормыш мәктәбен өйрәтте! Рәхмәт аларга!

 

– Каләм иясе өчен мәктәптә укыган еллар, студент чаклар – иҗат бусагасы, аннары – гомер буена сузыла торган иҗатта сыналу чоры башлана. Әлбәттә, бусаганы атлый, иҗат дөньясына кереп китә алганнар өчен. Ничек уйлыйсың, бүгенге көндә менә шул бусаганы үткән, сынау узарга әзер яшьләр бармы? Гомумән, яшь иҗатчыларның – яшьтәшләреңнең эш-гамәлләре, иҗаты кай тарафкарак юнәлгән икән?

 

– Бүгенге татар әдәбиятында яңа буын дип сөйлибез икән, моның тамыры турыдан-туры элекке Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында эшләп килгән “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсенә барып тоташа. 2003 елда язучы-прозаик, яшь буынның остазы Галимҗан абый Гыйльманов белән берлектә без “Әллүки”гә яңа сулыш өрдек. КДУдагы татар студентларының “Тәрәзә” газетасы да шул вакытта туды. Берләшмәгә бер-бер артлы төрле факультетларда белем алучы яшьләр (татфак, журфак, юрфак, экономфак, истфак һ.б.) тартылды, аларның күңелләре шигърияткә, прозага, драматургиягә, публицистикага, кыскасы – иҗатка көйләнгән иде. Татарстан һәм Башкортстанның урта махсус һәм югары уку йортларында укыган талантлы яшьләрен берләштерүдә дә “Әллүки” ярдәмгә килде. Үзара аралашулар, кунакка йөрешүләр, ел саен үткәрелә торган Идел-Урал буе төбәгенең студентлар иҗаты бәйгесе “Шигъри Сабантуй”, язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар, газетабыз битләрендә барган төрле иҗади конкурслар һ.б., һ.б. “Әллүки” үз эшен башкарды дип саныйм. Зур уңышларга ирешкән кайсы гына иҗатчыны – яшь егетне яисә кызны алып карасагыз да, ул – безнеке, әллүкинеке!..

 

– Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире буларак әйт әле, сез яшь иҗатчылар белән ничек эшлисез?

 

– Татарстан китап нәшрияты талантлы яшь каләм ияләренә һәрвакыт хәерхаклы. Аларның тәүге китаплары бездә басыла. Кайберләре ике һәм аннан да күбрәк җыентык чыгарып өлгерде инде, байтагы Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде. Рифат Сәлах, Лилия Гыйбадуллина, Айдар Җамал, Рөстәм Галиуллин, Йолдыз Миңнуллина, Айсылу Имамиева, Лилия Закирова, Рүзәл Мөхәммәтшин исемнәре сезгә таныштыр.

 

Дөрес, беренче җыентыкны нәшриятка тәкъдим итүнең аерым тәртипләре бар. Беренчедән, әсәрләр вакытлы матбугатта, абруйлы татар басмаларында басылып бәя алырга, икенчедән, Татарстан Язучылар берлегендә тикшерү үтәргә тиеш.

 

– Тиздән Россия Президентын сайлаулар узачак. Сайлауга барасыңмы, президентлыкка тәкъдим ителгән кандидатларга ничек карыйсың?

 

– Барам, әлбәттә. Уңай карыйм. Уйлап карыйк әле: Европага янаган кризис, гарәп илләрендә туктаусыз дәвам иткән сугышлар һәм баш күтәрүләр, дөньяда стабильлек булмау кебек катлаулы чорда Президент булу җиңел микән? Читтән генә шулай күренәдер ул. Тәнкыйть итү дә, гаепләү дә ансат. Безгә илебездә барган уңай үзгәрешләрне дә күрергә өйрәнергә вакыттыр...

 

– Сүзебезне шигырь белән башладык, шуның белән төгәллик тә. Укучыларыбызга яңа китабыңа кергән берничә шигырь бүләк итик...

 

Синсез төн

 

Сөю-назга әлсерәгән җаным

Сулып, кибеп, корып торган иде.

Ә өстемдә синең җылың калган,

Тәнең тәме калган юрган иде.

 

Синсез үткән айлы төннәр күпме,

Йомшак сагыз булып сузылган өн.

Ак каеннар шаярышып торган

Тәрәзәгә карап узылган көн.

 

Җитмәс иде бер кап кәгазь бите

Ничек сагынуымны җиткерергә.

Күз алдымда гына хыял чите –

Шәмем дә юк карап йөткерергә.

 

Йөткерергә, куып таратырга

Ак юл буйлап киткән вакыт җебен.

Тар тынлыкны бозып-бозып ала

Тар бүлмәдә кунаклаган чебен.

 

Түбәләрдән җәйге тамчы тама –

Агып беталмаган яңгырдан соң.

Моңсулыкка чумган синсезлекне

Бу төннәргә кемнәр чакырган соң?..

 

Төнне кисеп яңа кояш чыга,

Парлыларга гына ышык анда...

Ярый әле җылы юрганың бар

Ялгыз төннәремне ышыкларга.

 

*  *  *

 

Күңелгә яз кереп урнашты...

Әллә кайчан, туа-туганнан.

Елгыр еллар шаулап акса да,

Аерыла алмыйм мин аннан.

 

Күңелгә моң кереп урнашты

Җылы яңгыр битем юганнан.

Елдам вакыт җырлап барса да,

Аерыла алмыйм мин аннан.

 

Күңелгә чың кереп урнашты...

Зәңгәр кыңгыраулы урманнан.

Җитез гомер чыңлап чапса да,

Аерыла алмыйм мин аннан.

 

Күңелгә син кереп урнаштың –

Язны, моңны, чыңны бер иттең...

Аерыла алмыйм синнән мин –

Җаным белән сиңа беректем!..

 

*  *  *

 

Ак бәхетләр яусын, яусын әле

Ап-ак карлар кебек.

Карлар гына безне никтер

Дөрес аңлар кебек.

 

Алар гына безне никтер

Үз итәрләр кебек.

Ә башкалар... алар

Сүз итәрләр кебек...

 

*  *  *

 

Борылам да карыйм үткәннәргә, –

Нәрсә калган, дисең, нәрсә калган?..

Кемдер анда мине талбишектән

Җылы, назлы кулларына алган.

 

Борылам да карыйм үткәннәргә, –

Нәни малай уй-йокыга талган.

Яфрак кадәр генә учларына

Йолдыз нурын, ай яктысын салган.

 

Борылам да карыйм үткәннәргә, –

Үсмер малай чаба урамнардан.

Әле генә җәйгән ташлы комнан,

Әле генә яуган ап-ак кардан...

 

Борылам да карыйм үткәннәргә, –

Егет бара серле томаннардан...

Аңа карап, юлның чатларында

Җылы куллар яулык болгап калган.

 

Борылам да карыйм үткәннәргә –

Ә үткәннәр уй-йокыга талган.

Чабып барам яңа яуган кардан  –

Нидер калган анда, кемдер калган...

 

Тәгәрмәч...

 

Казан дәүләт университетына

Иярсез ат кебек чабып узды

Иң бәхетле чагы гомернең.

Мин бит синдә каткан ипи белән

Белем ташын бергә кимердем.

 

Салкын чәй дә булды,

                         кайнар чәй дә –

Авыз пеште, өреп эчмәгәч.

Ап-ак колонналар арасында

Шыгыр-шыгыр килде тәгәрмәч.

 

Гомер тәгәрмәче,

                      Яшьлек тәгәрмәче,

Студент тәгәрмәче иде ул.

Бу көннәрнең иң-иң кадерлесен,

Иң яктысын үзенә җыйды ул.

 

Алган белем артык күп тә түгел,

Бер чемодан икән нибары.

Миннән күпкә акыллырак, беләм,

Универның ап-ак дивары.

 

Җыйган белем бер чемодан гына,

Хатирәләр ничә чемодан?!

Юкка гына энҗе бөртегедәй

Сайлап-сайлап кына җыймаган.

 

Ленины да, Толстое да шунда,

Ап-ак колоннадан тузан да...

Синең яннан гомер тәгәрмәчен

Шыгырдатып кына узганда,

 

Бер дәшәрмен, елмаермын әле,

Син танырсың мине, танырсың!

Ап-ак горур колонналар белән

Күңелемә кереп калырсың!

 

Ярый әле туган авыллар бар

 

Авылыма кайтам әле, әйе,

Сагындырган икән авыллары.

Бер мизгелгә онытылып торган

Бу дөньяда әле авыл бары.

 

Онытылган икән... оныттырган

Таш шәһәрнең ыгы-зыгы шавы.

Әллә кайда гына китеп барган

Бала чактан калган кендек бавы.

 

Алны-артны, көнне-төнне белми,

Шәһәр казанында кайныйбыз без.

Ярый әле туган авыллар бар,

Шунда гына кайтып айныйбыз без...

 

Ярый әле туган нигезең бар,

Әнкәң көтеп торган җылы өең...

Әллә кайда югалмаган икән

Бала чакта чияләнгән төен.

 

Таш эченә куып кертелгән җан

Җиңеләеп кала, иркенәя.

Сабый күңел урам уртасында

Рәхәтләнеп ак канатын җәя.

 

Авылыма кайтам әле, әйе,

Күңелемә тансык авыл кары.

Ярый әле туган авыллар бар,

Алга дәшеп тора авыллары!

 

*  *  *

 

И Ходаем, мәңге бакый

Иман бир Син.

Күңелләрдә ышаныч һәм

Иман йөрсен.

 

Яшәешне тиңләп була

Гөлчәчәккә...

Шул ышаныч алып барсын

Киләчәккә.

 

Яманлыкка каршы көчне

Иман бирсен.

Иман белән бергә җанга

Шәфкать иңсен.

 

Кешеләрнең күңелләре

Якты булсын.

Авызлары һәм телләре

Татлы булсын.

 

Күзләрендә очкын булсын

Иман нуры.

Һәрберсенең юлы булсын

Дөрес, туры.

 

Йөрәкләрдә һәрчак йөрсен

Изге хисләр.

Бу дөньяда хөкем сөрсен

Якты төсләр...

 

И Ходаем, терәк бул Син

Һәммәсенә,

Фанилекнең һәрбер мохтаҗ

Бәндәсенә!

 

Яшәешне тиңләп була

Бер мизгелгә.

Калдырма Син колларыңны

Эзсез көлгә.

 

Без беләбез ялган һәм чын

Аермасын.

Иман белән ышанычтан

Аерма Син!



Интертат.ру
№ | 04.02.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»