• 15.06-25.06 Әлдермештән Әлмәндәр. Театр кукол "Экият"
  • 24.06 StandUp show ТНТ. Brand new show. Татнефть Арена 19:00
  • 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 26.06 "Яңа Сабантуй". Урам стрим-парк 17.00 - 21.00
  • 26.06 На территории экстрим-парка «Урам» пройдёт молодёжный фестиваль «Яна Сабантуй», начало в 17:00.
  • 30.06 "Галәм.Әгъләм" шигъри-музыкаль спектакленең премьерасы. 18:30 сәгатьтә, Тинчурин театры.
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июнь
  • Илназ Сафиуллин - җырчы
  • Вадим Захаров - җырчы
  • Николай Никифоров - дәүләт эшлеклесе
  • Эльза Әхмәтҗанова - журналист
  • Марсилия - җырчы
  • Галия Булатова (1906-1985) - актриса
  • Рәсимә Гарифуллина - шагыйрә
  • Лионель Месси - футболчы
  • Мунча бурасы сатып алам, идән-түшәм, түбә кирәк-яраклары белән. Тел.: 8-9874221206. Азнакайга якын булсын, Башкортстаннан булса бигрәк әйбәт. Июнь аенда гына (2021) шалтыратырга.
  • Казан шэхэрендэ Ахунов урамы, балалар булмэсе очен Лазурит фабрикасы мебеле сатыла (бик яхшы хэлдэ). Мебель бер ике ишекле кием шкафы, ике берэр ишекле -куп булемле кием шкафы, ике киштэле полка, ике кроватьлы йокы урыны (астагы кровать тартып чыгарыла), ике ортопедический матрац белэн, хэм язу-компьютер остэле (тумбочка, полкалы) жыелмадан (набордан )тора. Бэясе килешу буенча. Жыелган килеш алып киту момкинчелеге бар. Сутеп тэ алып китэргэ була. Тел. 8-9172-76-06-15
  • Сдам 2х комнатную квартиру на длительный срок по улице Ак. Глушко (Азино) порядочной семейной паре без вредных привычек, в квартире все есть для проживания, рядом школа, садик, остановка, ТЦ Мега, квартира теплая, соседи тихие, имеется два балкона. Иностранцев прошу не беспокоить! 16+ку 89276725927 (собственник).
  • Селикатный кирпеч сатыла.89179215414
  • "Яшьлек" метро станциясе янында, Энергетиклар урамы 2/2 йортында урнашкан тулай торак бүлмәсендә яшәүче кызга бүлмәдәш кыз эзлибез. 1 июльдән. Бүлмәдә яшәү өчен кирәкле бөтен җиһаз да бар. Душ этажда. Барлык сораулар буенча: 89050215173 телефонына шалтыратырга
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла. 89534073195
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Даими эшкә бухгалтер кирәк.Казан.89270386051
  • Казан шәһәре Ибраһимов проспектындагы 37 йортның 2 катында урнашкан 13 кв.м бүлмә сатыла. Телефон:89274000105
  • Услуги ассенизатора. 89172681882. Камаз - 10 кубов. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов, из сливных ям, канализации,септиков, автомоек.
 
 

 
Архив
 

               

06.02.2012 Мәгариф

Җавап...сызлык

Соңгы вакытта мәгариф өлкәсендә барган җитди үзгәрешләр, мөгаен, беркемне дә битараф калдырмыйдыр. Ни үкенеч, әлеге үзгәрешләр ата-аналар, укучыларыбыз, гомумән җәмәгатьчелек фикеренчә, нигездә тискәре нәтиҗәләргә китерде. Газетабызда чыккан "Әйдәгез, урысчага күчик" ("ВТ". 28.09.11 саны), "Түрә сиземләве белән генә "Киләчәк"кә барып буламы?" (28.10.11.) дигән мәкаләләремне һәм укучыларыбыздан килгән сорауларны гомумиләштереп, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновка мөрәҗәгать иттем. Ниһаять, сорауларыбызга җавап килде. Аларны ничек бар шулай укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Билгеле, ахырда министр җаваплары уңаеннан бераз аңлатма биреп китү дә кирәк булыр.

 

– Нишләп татар мәктәпләренең саны һәм мәктәп­ләрдәге татар балаларын татарча укыту проценты, ягъни колачы һаман кимеп бара? Әнә Казандагы 16 нчы татар гимназиясендә, 10 нчы татар мәктәбендә бер генә чиста татар классы да юк, бөтен фәннәр дә диярлек урысча укытыла. Ни өчен статистика хакыйкатькә туры килми? Чынбарлыкта татар класслары, татарча укытыла торган фәннәр бик аз калды бит.

 

Мәшһүр немец галиме Дестервергер "Культуросообразность и природосообразность" дигән хезмәтендә: "Укыту туган телдә, милли традицияләр нигезендә алып барылырга, укытучы исә шул милләт кешесе һәм шул милләт традицияләрен яхшы белгән кеше булырга тиеш", – дип язган. Ян Каменский да, укыту туган телдә булырга тиеш, дип язып калдырган. 48 нче татар мәктәбендә мәктәп директорының татарча ипи-тозлык та белмәүче урыс кешесе булуын ничек аңларга? Аның бит квалификациясе туры килми.

 

– Республикабыздагы 1830 мәктәпнең 55 проценты милли мәгариф системасына карый, шул исәптән 852 се –- татар, 154е – чуаш, удмурт, мари, мордва мәктәпләре; бер мәктәптә иврит һәм бер мәктәптә башкорт телләре укытыла. Болардан тыш, 371 татар-рус мәктәбе эшли. Казан шәһәре мәгариф идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, 2011-2012 уку елында Казан шәһәрендә татар мәктәбе статусын йөртә торган 40 мәгариф учреждениесе бар. Беренче сентябрьдән 12 нче кызлар гимназиясендә белем алучы балалар махсус заманча җиһазландырылган, белем һәм тәрбия алу өчен барлык шартлары булган бинада укуларын дәвам итә.

 

1 октябрьдә Актаныш район үзәгендә сәләтле балалар өчен гимназия-интернат ачылды. Биредә республиканың төрле районнарыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татар балалары укый башлады.

 

Татар мәктәпләренә класс­лар туплау, үз туган телләрендә укучы балалар санын киметмәү мөһим юнәлешләренең берсе булып кала. Министрлык татар мәктәпләрендә укыту һәм тәрбия туган телдә алып барылырга тиеш дип саный. Шул ук вакытта аерым төшенчәләрне, терминнарны бер үк вакытта ике телдә бирүгә дә уңай карый. Бу исә бердәм дәүләт имтиханнары вакытында балалар кыен хәлдә калмасын өчен эшләнә. Шул ук вакытта республиканың кайбер мәктәпләрендә төгәл фәннәрне, бигрәк тә югары сыйныфларда, рус телендә укыта башладылар. "Мәгариф турында"гы законда һәм федераль дәүләт белем стандартларында ата-аналарга, педагогларга һәм укучыларга укыту процессын оештыруда зур урын биргәнлекне исәпкә алып, әти-әниләр, мәктәп администрациясенә тәэсир итеп, бу мәсьәләне уңай хәл итәргә тиеш.

 

Татар мәгариф учреждениеләрендә эшләүче педагогларның һәм җитәкчеләрнең ике телне дә белергә тиешлеге турындагы фикерегезне министрлык урынлы дип саный.

 

– Бу хәлнең сәбәбе Мәс­кәүдә генә түгел, моның сәбәбе министрлыктан башлана. Заманында министрлыкта милли мәгариф буенча беренче урынбасар бар иде. Нишләп хәзер юк? Элек Мәгариф министрлыгындагы милли бүлек җитәкчесе министрга яисә министр урынбасарына буйсына иде. Хәзер ул нишләп гомуми белем идарәсенә карый? Милли бүлек җитәкчесенә министрга яки министр урынбасарына керү, эләгү хәзер бик нык кыенлашкандыр дип уйлыйм. Бу үзе үк милли мәгариф проблемаларына игътибар күпкә кимегән дигән сүз түгелмени?

 

– Безнең министрлыкта милли мәгариф проблемалары белән шөгыльләнүче бүлек бар. Дөрес, министрлыкта кыскартылулар булу сәбәпле, бүлек хезмәткәрләренең дә саны кимеде, соңгы вакытта бүлекнең вазыйфалары да киңәйтелде. Ул хәзер Россия төбәкләрендәге мәгарифне идарә итү органнары белән хезмәттәшлек итә башлады. Милли мәгариф мәсьәләләре белән шөгыльләнү министрның беренче урынбасарына йөкләнгән.

 

– Министрлыкның милли мәгариф юнәлешендә эшләмә­ве дәреслекләр җәһәтендә килеп чыккан кризиста да чагылды. Хәзер барча дәреслекләр Россия Мәгариф ми­нис­трлыгында расланган булырга тиеш. Шул исәптән татар теле һәм әдәбият дәреслекләре, татар телендәге фәннәр буенча дәреслекләр дә расланмаган (тарих, физика...). Хәзерге вакытта мәктәпләрдә Мәскәү тарафыннан расланган махсус нәшриятларда нәшер ителгән методик әдәбиятны гына кулланырга ярый. Әлеге исемлектә Татарстанның бер нәшрияты да юк. 2007 елда чыккан 309 нчы закон нәтиҗәләре бу. Әлеге законның чыгуына биш ел үтсә дә, нишләп Мәгариф министрлыгы бу җәһәттә берни эшләми? Хәзер прокуратурадан килеп, мәктәп­ләр­дәге барча методик әдәбиятны җыеп алырга мөмкиннәр. Ул чагында нәрсә эшләрсез? Югыйсә күрше Башкортстанда бу мәсьәлә­ләр­нең кайберләре хәл ител­гән инде. Мәсәлән, андагы "Китап" нәшрияты дәреслекләр басу өчен лицензия алган.

 

– Мәктәпләр өчен федераль исемлеккә кергән дәреслекләр Мәскәүдән кайтартыла. Татар мәктәпләре өчен бу дәреслекләр бездә тәрҗемә ителә һәм нәшриятларда бастырыла. Шулай ук мәктәпләрдә региональ исемлеккә кергән дәреслекләр дә (татар теле, татар әдәбияты, Татарстан тарихы, Татарстан географиясе һ.б.) кулланыла. Федераль дәреслекләргә экспертизаны Россия Фәннәр академиясе һәм Россия Мәгариф академиясе үткәрә. Министрлык, региональ дәреслекләргә экспертиза үткә­рүне сорап, әлеге оешмаларга мөрә­җәгать итеп карады, ләкин уңай җавап килмәде. Чөнки төрле телләрдәге дәреслекләргә экспертиза үткәрү механизмы Россиядә эшләнмәгән. Безнең министрлык бу мәсьәләне чишү юлларының берничә вариантын Россия мәгариф һәм фән министрлыгына тәкъдим итте.

 

Дәреслекләрне нәшер итә торган оешмаларның федераль исемлегенә керү өчен, министрлык, республикадагы нәшриятлар белән берлектә, Россия мәгариф һәм фән министрлыгына заявка җибәрде. Конкурс нәтиҗәләре 2012 елның беренче кварталында мәгълүм булачак.

 

– Белем бирүнең федераль стандартлары буенча татар теле һәм әдәбиятыннан программалар эшләнмәгән һәм Мәскәүдә раслатылмаган. Ягъни хәзерге вакытта илебездәге мәктәпләрдә татар теле укытуның стандарты һәм программасы юк. Татар укучыларының 70 проценты Татарстаннан читтә яши бит. Быел беренче класска федераль стандартлар буенча программа эшләнмәде. Гомумтатар өчен әһәмиятле бу эшне Татарстанда гына эшләп була. Нигә министрлык бу эшне башкаруны суза?

 

– Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законына үзгәрешләр кертелсә дә, республиканың укыту планнарында татар теле һәм татар әдәбияты сәгатьләре элеккечә калды. Башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем стандартларында да (1-9 сыйныфлар), белем бирү программаларында да туган тел һәм әдәбият укытуга таләпләр рус теле укытуга куелган таләпләр югарылыгында куелды. Федераль базис укыту планнарының икенче һәм өченче вариантларына туган тел һәм әдәбият мәҗбүри фән буларак кертелде.

 

2011 елның июнь аенда министрлык заказы буенча федераль дәүләт белем стандартларына, федераль белем бирү программаларына нигезләнеп, татар башлангыч сыйныфлары, рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар һәм рус төркемнәре өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан белем бирү программалары төзелде. Бу программалар безнең министрлыкның сайтына урнаштырылды.

 

Массакүләм мәгълүмат чараларында, татар теле укытучылары, ата-аналарның чыгышларында гамәлдәге татар теле һәм әдәбияты программаларының һәм аңа нигезләнеп эшләгән дәреслекләрнең катлаулы булуы турында фикерләр әйтелгән иде. Әлеге программалар тикшерелде, телләр өйрәнүгә Европадагы таләпләр күзлегеннән аларга тирән анализ ясалды. Бу эшне Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты башкарып чыкты. Анализ ясауга татар теле укытучылары һәм методистлары җәлеп ителде. Быел 1-11 нче сыйныфлар өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан үрнәк программалар булдырылды һәм нәшер ителде.Үрнәк программалар татар телендә белем бирә торган мәктәпләр, рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар һәм рус төркемнәре өчен берничә юнәлеш буенча эшләнелде.

 

Яңа программалар нигезендә заманча укыту-методик комплектлар төзү буенча да эш башланды. Беренче сыйныфлар өчен "Перспективалы башлангыч мәктәп" сериясеннән татар теле, әдәби уку фәненнән укыту-методик комплектлар төзелде. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен "Татарча да яхшы бел" укыту-методик комплекты дөнья күрде, тиздән "Күңелле татар теле" укыту-методик комплекты басылып чыгачак. Министрлык татар телендә нәшер ителгән дәреслек, кулланмалар нигезендә мультимедиа ресурслары булдыру, милли мәктәпләр өчен ярдәмлекләр, татар теленнән һәм әдәбиятыннан интерактив кулланмалар чыгару буенча мөһим эш алып бара. Соңгы 2-3 елда гына да татар телендә 25 төрдәге интерактив дәреслекләр һәм кулланмалар төзелде.

 

Укытучыларның педагогик осталыкларын дәлилләүче Россия һәм Татарстан күләмендә үткәрелгән "Ел укытучысы" бәйгесе үтә зур әзерлек таләп итә. Соңгы елларда Мәскәүдә "Туган тел укытучысы" Бөтенроссия конкурсында да безнең укытучыларыбыз катнашып, төрле номинацияләрдә җиңү яулап килә. Быел Мәскәү­дә үткәрелгән "Туган тел укытучысы" Бөтенроссия конкурсында 30 регионнан 43 укытучы катнашып көч сынашты. Абсолют беренчелекне (Гран-при) Чаллы шәһәренең 17 нче гомуми урта белем мәктәбе директоры, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыйпов Ренат Исламгәрәй улы алды.

 

– Нишләп мәгарифне үс­те­рү институтында аның төп юнәлеше, иң мөһим тармагы булырга тиешле татар теле, әдәбияты һәм методикасы кафедрасы бетерелде? Хәзер анда өч кешедән торган милли мәгариф лабораториясе генә бар. Әлеге кафедра булмагач, Татарстанга нәрсәгә кирәк ул мәгарифне үстерү институты? Чөнки калган фәннәрдән Мәскәү институтлары барысын да эшләп бирә ала бит. Тагын шунысы бар: моңарчы мәгарифне үстерү институты җитәкчесе итеп ике дәүләт телен дә камил белгән кешеләрне куялар иде. Хәзерге директор татарча белми. Димәк, аның квалификациясе туры килми. Ничек инде татар мәгариф проб­лемаларын яхшы аңларга тиешле кеше татарча белмәсен, аңламасын?

 

– Чыннан да, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты бераз үзгәрешләр кичерде. Әлеге институтның кайбер функцияләре (педагогларның белемнәрен күтәрү һәм камилләштерү) Казан (Идел буе) федераль университетына бирелде. Шул сәбәпле татар теле һәм әдәбияты кафедрасы урынына милли мәгариф лабораториясе төзелде. 2012 елда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы яңадан торгызылачак.

 

– Нигә БДИ һәм олимпиада сорауларын ике телдә – татарча да һәм урысча да әзер­ләмисез? Татарстан законы нигезендә татар теле дә, урыс теле дә – дәүләт теле. Нигә Мәгариф министрлыгы моны эшләми? Бу эшләнсә, татар мәктәпләренең, татар укучыларының хәле күпкә җиңеләер, татар мәктәп­ләренә татар балалары җыю, татар балаларына БДИ имтиханнары тапшыру күпкә ансатлашыр иде.

 

– Төп гомуми белем программаларын үзләштерүчеләргә дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү формалары һәм тәртибе турындагы нигезләмәдә (Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган, №362, 2008 елның 28 ноябре) рус теле һәм математикадан гына имтиханнарның мәҗбүри, ә калган фәннәрдән ирекле булуы турында әйтелә. Укучыларның аларны бердәм дәүләт имтиханы формасында һәм рус телендә тапшырырга тиешлеге искәртелә.

 

Республикабызның дәүләт органнары, шул исәптән безнең министрлык, имтиханнарның бары рус телендә генә булуы белән килешмичә, Россия Федерациясенең югары дәүләт оешмаларына мөрәҗәгатьләр белән чыгып карады. Бу эш Россия Югары Судында да тикшерелде. Ләкин без көткән өметләр акланмады. Шулай ук югарыда әйтелгән боерыкта туган тел һәм туган әдәбият фәненнән имтихан бирү каралмаган иде.

 

Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законына үзгәрешләр кертелде (№ 121 - ФЗ, 2011 елның 3 июне). Анда Россия субъектларының туган тел һәм әдәбияттан чыгарылыш имтиханнарын кертергә мөмкин икәнлекләре һәм аның ирекле булуы турында әйтелә. Бу фәннән имтихан бирү тәртибен һәм аның формасын субъект үзе билгели.

 

– Нигә министрлык муниципаль органнарны контрольдә тотмый? Әнә Чаллыда татар мәктәпләрен ябалар, аларны урыс мәктәпләренә кушалар. Анда балалар бакчаларында һәм башлангычларда татар теле укытуны ныгытуны мәктәпләрдә татар телен укытмаска дип аңлаганнар. Югыйсә Татарстан Мәгариф министрлыгы, балалар бакчаларында һәм башлангычларда татар теле укыту мәктәп­ләрдә татар теле укытуның нигезе булып тора һәм алга таба мәктәпләрдә туган телдә укыту сыйфатлырак һәм киңрәк булачак, дип аңлатып, тукып торырга тиеш бит. Мәктәп биналарының торышы, ремонт өчен җавап бирмә­сәгез дә, уку-укыту эчтәлегенә Сез җавап бирәсез. Республикабызда мәгариф сәясәтен алып бару сезгә йөкләнгән ләбаса.

 

– Татарстан Республикасында милли мәгариф системасын саклау, үстерү Россия Федерациясе Конституциясе (19, 68 ст.), Татарстан Республикасы Конституциясе (8 ст.), Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (6 ст.), Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (6 ст.), "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы (2, 3 ст.) нигезендә алып барыла. Мәктәпләрдә татар һәм рус телләре дәүләт телләре буларак тигез күләмнәрдә өйрәнелә. Бу укыту планнарының мәҗбүри өлешендә чагылыш тапкан. Укыту планнарының вариатив, ягъни мәктәп компонентына караган өлешендәге сәгатьләрне мәктәп администрациясе, укытучылар һәм ата-аналар фикерен исәпкә алып, теләсә нинди фәнгә бирә алалар.

 

Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законының 30 нчы һәм 33 нче статьяларында каралганча, муниципаль белем учреждениеләрен ачу, ябу яки үзгәртү, мәктәп­ләрне кадрлар белән тәэмин итү муниципаль районнар вәкаләтенә керә.

 

– Нилектән авылларда оптимальләштерелә торган татар мәктәпләре балаларын, башка авылларга йөртеп, урыс телендә укытуга күчерә­ләр? Мәсәлән, Нурлат районында, Теләче районында шундый гамәлләр булды. Гомумән, Нурлат, Балтач кебек төбәкләрдә татар мәктәп­ләрендәге балаларны, район үзәкләренә күчереп, урысча укыта башладылар. Нишләп 12 район үзәгендә татар мәктәпләре бөтенләй юк? (Әлеге районнарның исемлеге БТК башкарма комитетында бар).

 

– Демографик ситуация, ягъни балаларның кискен кимүе һәм төрле сәбәпләр (биналарның авария хәлендә булуы, канализация проблемалары, спортзал булмау, кайнар аш белән тәэмин ителмәү) аркасында ел саен мәктәпләрнең саны кыскара бара. Бу хәл Татарстанда гына түгел, ә Россиянең барлык регионнарында да күзәтелә.

 

Мәктәпләрнең статусын үзгәрткәндә яки кыскартканда берничә шарт үтәлергә тиеш. Беренчедән, якын-тирәдә бүгенге таләпләргә җавап бирә торган, уку-укыту базасы нык һәм югары квалификацияле кадрларга ия булган база мәктәбенең булуы, икенчедән, юлларның төзек һәм автобус тәэмин ителеше, өченчедән, уку-укыту телләренең сакланышы.

 

Министрлык, милли мәк­тәп­ләрне финанслауда аерым нормативлар булырга тиеш, дигән фикердә. Моны без Россия мәгариф һәм фән министрлыгына да җиткердек.

 

– Татарстан Президенты үзенең Дәүләт Советына җи­бәр­гән юлламасында, авылларда башлангыч мәк­тәп­ләр бетерелмәскә, сакланырга тиеш, диде. Шул ук вакытта, Президент әйтеп торуга карамастан, Балтач районының Таузар башлангыч мәк­тәбе балаларын, мәк­тәп искергән дигән сылтау белән, Карадуган урта мәктә­бенә йөртә башлаганнар. Таузарда яңа башлангыч мәк­тәп салыначакмы? Югый­сә анда балалар саны артачак, дип безгә авылдан язып торалар. Теләчедә биш башлангыч мәктәп­не япканнар. Әлеге очракларны прокуратура да барып тикшергән һәм законсыз дип тапкан. Нигә шушы хәлне күрә, белә торып татар мәк­тәпләрен саклау, татарча укытуны үстерү буенча аерым программа эшләп Президентка мөрә­җәгать итмисез?

 

– Район үзәкләрендә татар телендә укыту өчен шартлар тудыру милли мәгарифне үстерүнең әһәмиятле проблемаларыннан санала. Әлеге мәсьәлә ел саен август киңәшмәләрендә, район хакимияте вәкилләре һәм мәгариф бүлекләре җитәкчеләре катнашында министр каршындагы киңәшмә­ләрдә күтәрелә. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры боерыгы нигезендә совет төзелде. Совет әгъзалары кайбер районнарда булып, урындагы хакимият җитәкчеләре, педагоглар, ата-аналар, укучылар белән очрашып торалар.

 

Алексеевск, Әлки, Буа, Чирмешән муниципаль район үзәкләрендә милли мәктәпләр, балалар бакчалары ачу уңай хәл ителде. Ә менә Биектау, Әгерҗе, Югары Ослан, Питрәч, Нурлат, Аксубай, Балык Бистәсе муниципаль район үзәкләрендә татар мәктәпләрен ачу буенча эш сүлпән бара. Киләсе уку елында Мамадышта милли учреждение ачу планлаштырыла. Алга таба да район үзәкләрендә татар мәктәпләрен ачу мәсьәләсе ныклы контрольдә булачак.

 

– Һәр елны республикабызның бер районында укытучыларның август конференциясен үткәрәсез. Бу җыен республика җитәкчеләре катнашында үткәрелә торган саллы чарага әйләнде. Әмма әлеге конференцияләрнең берсендә дә милли мәгариф проблемалары үзәккә куелып, төп мәсьәлә итеп тикшерелгәне юк. Сез милли мәгариф проблемалары белән җитдирәк шөгыльләнергә уйлыйсызмы, тулысы белән милли мәгариф проблемаларына багышланган август конференциясен кайчан үткәрергә җыенасыз?

 

– Тел проблемасы, бигрәк тә татар телен үстерү, саклау һәм һәркемне сыйфатлы милли белем белән тәэмин итү, милли мәгарифтә булган проблемалар милли мәгариф өлкәсендә эш­ләүчеләр­нең ел саен үткәрелә торган август киңәшмәсендә җитди рәвештә көн тәртибенә куела килә. Бу ки­ңәш­мәләрдә мәгариф хезмәткәрләре белән Татарстан Президенты Аппараты, Дәүләт Советы, Ми­нистрлар Кабинеты, Бөтендөнья татар конгрессы һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнаша һәм чыгыш ясый.

 

 

 

 

Балта сораганга шөшле

 

Әлеге җаваплар белән танышып чыкканнан соң, миндә канәгатьсезлек хисе калды. Чөнки күпчелек сорауларга өстән-өстән һәм өтек-сүтек кенә җавап бирелгән. Моны укучыларыбыз үзләре дә күрәдер. Аерым алганда, беренче сорауга җавапта Казанда кырык татар мәктәбе барлыгы белдерелә. "Министрлык татар мәктәпләрендә укыту һәм тәрбия туган телдә алып барылырга тиеш дип саный... Татар мәгариф учреждениеләрендә эшләүче педагогларның һәм җитәкчеләрнең ике телне дә белергә тиешлеге турындагы фикерегезне министрлык урынлы дип саный", – диеп әйтелә. Ләкин чынбарлыкта Казандагы татар мәктәпләренең күбесе соң­гы вакытта тулаем диярлек урысча укытуга кү­чеп бара. Без хәлнең шушылай мөш­кел икәнлеген Казандагы Идел буе районы татар мәк­тәпләре ми­са­лында ("Әйдәгез, урысчага күчик") язып та чык­тык. Әмма Казан шәһәре мәга­риф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин редакциягә җавап биргән хатында, безнең раслау белән килешмичә: "Барлык мәктәпләрдә дә укыту-тәрбия процессы татар телендә алып барыла" (монда Казандагы 40 татар мәктәбе күздә тотыла. – Р.М.), – дип җавап бирде. Әйтик, Идел буе районындагы 10 нчы мәктәптәге башлангыч сыйныфларда хәзерге вакытта бер генә татар классы да юк. Татар теле һәм әдәбиятыннан тыш барлык фәннәр дә диярлек урысча укытыла. Мәктәп директоры Дания Шәмсетдинова, татар телен тирәнтен укытабыз, дип белдерсә дә, чынбарлыкта бу дөреслеккә туры килми. Хәер, министр үзе дә еш кына, мәктәп­ләрдә урыс һәм татар телләре тигез укытыла, дип чыгыш ясый. Әмма директор да, министр да хәйләли булып чыга. Әлеге дә баягы татар телен ти­рәнтен укыта торган 10 нчы мәктәпнең өченче сыйныфында урыс теле атнага – 4, татар теле 3 мәртәбә керә (улым Аяз 3 нче "б" классында укыганга, андагы хәлләрне мин яхшы беләм). Бу да булдымы тигезлек?! Казандагы Урыс мәдәнияте җәмгыяте әгъзалары нигә шаулап йөридер – аңламыйм! Әле монда татар мәктәбе була торып, урыс телен күбрәк укыталар.

 

Илсур әфәнденең Казандагы 48 нче мәктәп уңаеннан биргән аңлатмасы аеруча аптыратты. Югыйсә мәктәп директоры Игорь Матвеев үзе үк: "Мәк­тәптә укыту – урыс телендә, сөйләшү-аралашу – татарча. Бездә укучыларның 80 проценты – татар, калганнары – урыслар һәм татар булмаганнар", – дип раслап тора. И.Һадиуллин безгә: "1-4 сыйныфларда барлык фәннәр дә татарча укытыла, 22 классның тугызы – татар сыйныфлары", – дигән мәгълүмат бирде. Тик менә Илсур әфәнде татар мәктәбе җитәкчесенең татарча белергә тиешлегенә нишләптер игътибар итмәгән. Гәрчә министр җитәкченең ике телне дә белергә тиешлеген урынлы саный. Хәер, 48 нче мәктәп турыдан-туры Идел буе районы башкарма комитетына буйсынса, Мәгарифне үстерү институтына җитәкчене министр үзе билгели. Тик ул ханым да татарча белми, аңламый (бишенче сорауга җавапта бу хакта ләм-мим, берни әйтелмәгән). Димәк, ул җитәкче дә урынны дөрес биләми, министр әфәнде?

 

Нишләп хәзер милли мәгариф буенча министр урынбасары юк, дигән сорауга А.Гыйльметдинов, хәзер милли мәгариф мәсьәләләре буенча шөгыльләнү министрның беренче урынбасарына йөкләнелгән, дип җавап бирә. Ә безнең: "Әйдәгез, урысчага күчик" дигән мәкаләбез уңаеннан редакциягә минис­трның финанс эшләре буенча җаваплы урынбасары Гүзәлия Минкина җавап биргән иде. Бу хәл үзе үк министрлыкта милли мәгариф проблемалары буенча тәгаен җаваплы кеше булмавы турында сөйли.

 

"Түрә сиземләве белән генә "Киләчәк"кә барып буламы?" дигән мәкаләбезне күздә тотып, без җиденче сорауда, әнә Чаллыда мәгариф идарәсе гомумән милли мәгарифкә каршы эш алып бара, дип язган идек. Министр, дүртенче сорауга җавап биргәндә, әлеге мәкаләнең төп геройларыннан берсе булган 17 нче мәктәп директоры Ренат Латыйповка зур бәя биргән. Ни үкенеч, Чаллы мәгариф идарәсе узган елның 30 декабрендә милли мәгарифкә каршы эш алып барганын тагын бер кат раслады. Ел бетәргә бер көн калгач, Р.Латыйповны идарәгә чакыртып, берничә сәгать тинтерәткәннән соң, "үз теләге" белән мәктәп директорлыгыннан ки­тәргә гариза яздырталар. Дөрес, Ренат урамда калмаган. Бүген алдынгы татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәп җитәкчесе шәһәр мәгариф идарәсендә белгеч, чиновник булып эшләп йөри. Менә сиңа гран-при иясе! Менә сиңа Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбе курсларында укып йөрүче мәгариф җитәкчесе! Әлеге курслар ТР Мәгариф министрлыгы белән килешү нигезендә оештырылган лабаса.

 

Ни үкенеч, министр соңгы сорауга җавабында милли мәгариф проблемасын үзәккә куеп махсус конференция үткәрү мәсьәләсен дә читләтеп узган. Озын сүзнең кыскасы, җавапсызлык дип кабул иттем мин әлеге җавапларны.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 19-20 | 03.02.2012
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№32 (796583) / 25.02.2012 00:30:22

Рәшит МИНҺАҖ: "... Хәзер барча дәреслекләр Россия Мәгариф ми­нис­трлыгында расланган булырга тиеш. Шул исәптән татар теле һәм әдәбият дәреслекләре, татар телендәге фәннәр буенча дәреслекләр дә расланмаган (тарих, физика...). Хәзерге вакытта мәктәпләрдә Мәскәү тарафыннан расланган махсус нәшриятларда нәшер ителгән методик әдәбиятны гына кулланырга ярый. Әлеге исемлектә Татарстанның бер нәшрияты да юк. 2007 елда чыккан 309 нчы закон нәтиҗәләре бу. ..."

менә сезгә 309 ынчы закон http://base.consultant.ru/cons/cgi/online.cgi?req=doc;base=LAW;n=1176 , табып бирегез, күрсәтегез, аңлатыгыз әле, бу законның кайсы төше элек мәскәүдә раслатылмаган дәреслекләрне мәскәүдә раслатасы диеп үзгәртү турында? мин тиз генә карап чыктым, тапмадым. бәлки дәреслекләрне мәскәүдә раслатасы дигәне бу законда түгел, ә башка җирдә язылгандыр?

№31 (795426) / 11.02.2012 23:14:03

пессиист №1
Путин, шөрепләрне тыгызлый-тыгызлый, сез язып узган хәлләр барлыкка килде: законнар (безнең хокукларны, бигрәк тә, урыс булмаганнарныкын кысучы) кабул ителде.
Артык тыгызласаң( борсаң, кыссаң) өзелеп китә яисә \"сорвать\" итә - резьбасы бетә (сыдырыла) шөрепнең. Кысып тота алмый башлый. Бүген Путин(Рәсәй) \"өзелү\", \"сорвать\"итү стадиясенә килеп ята.
Ул законнар да себерелеп түгеләчәк, ХОДАЙ язса!

Башка М.ручыларның фикерләре белән дә килешәм.

№30 (795393) / 10.02.2012 23:16:47

Афәрин,Ислам-Нур, зришь именно в корень!!!

№29 (795390) / 10.02.2012 23:08:35

Бу кеше күптән куылырга тиеш дип уйлыйм министр урыныннан. Мондый җитәкче милләтнең тамырына балта белән кизәнүче. Моны кремль түрәләре кумас, халыкка урамга чыгып үзләренә куарга кирәк.

№28 (795241) / 09.02.2012 10:42:52

"...Белем бирүнең федераль стандартлары буенча татар теле һәм әдәбиятыннан программалар эшләнмәгән һәм Мәскәүдә раслатылмаган..."

Сатирик М.Задорнов сәхнәдән бер чыгышы вакытында "Уничтожено столько - то бойцов незаконного бандформирования!" - дип сөйли. Алга таба, рабы думают и делают вывод ди: "Ну как не угомоняться эти бандиты, уничтожают, и никак не уничтожат!" - ди.

А не раб думает и делает вывод: " Раз есть незаконное бандформирование, значит имеется и законное бандформирование," - ди.

Өстә китерелгән Р.Минһаҗның соравыннан сорау бирүченең дә, җавап бирүченең дә кол һәм кем колы икәнлеге аңлашыла.

Ә мондый һәм башка күп төрле коллыклардан чыгу һәм котылу юлы ул - бары тик булдыра алганың кадәрле сине бу дөньяга Китерүчең һәм Аның ук сине бу дөньядан алып китүе турында мөмкин кадәрле уйлау, уйлану һәм эзләү. Бу мәсьәләдә үзеңнең көчсез икәнлегеңне аңлау һәм тану, ягъни лә хәүлә вә лә куәтә, иллә биЛЛӘҺи.

№27 (795193) / 08.02.2012 17:07:12

"Республикабыздагы 1830 мәктәпнең 55 проценты милли мәгариф системасына карый"

башыгызга ныклап киртләп куегыз, без урыслар белән бертигез! бу конституциядә язылган! )))

шулай булгач, бу җөмлә дөрес түгел! безнең республикада 100% мәктәп милли мәгарифкә карый. бары тик төрлесенең төрле өлеше төрле милләтнеке.


"154е – чуаш, удмурт, мари, мордва" мин моны аңладым, ни өчен берләштерелгәнен, һәрберсенә якынча 50 шәр эләгәдер, бүтән, күбрәк я кимрәк санлылар белнә чагыштырганда, әмма моны шул халык кешеләре укыса, үпкәләргә мөмкин, дөрес аңламаска мөмкин диеп фаразлыйм.

№26 (795192) / 08.02.2012 16:53:50

"бди нинди телдә булырга тиеш?"
тавыш бирегез һәм дусларыгызга сөйләгез

http://vk.com/wall-28013424_54
монда хәзер тавыш саны болай : 20 кеше "на языке преподавания в школе", 10 кеше "на русском языке".


ачык тавыш бирү:

http://blogs.mail.ru/bk/d-84/146A8D3658B31607.html
хәзерге тавыш саны: 2 "на языке преподавания в школе", 0 "на русском языке".

http://tmf.org.ru/perevesti_yge/?t=tt
7 (яки 8) тавыш.

№25 (795172) / 08.02.2012 12:30:06

Электрон дневник - яңача укуда казаныш имеш! Кеше көлкесе.Артык, кирәкмәгән мәгънәсез эш ул!

№24 (795171) / 08.02.2012 12:28:22

Әйтсәм әйтми инде!


Культура каналында "Полиглот" дигән тапшыру бара. Мин күптәннән һәр фәнне шушы рәвешле укыту турында хыялланам да инде.Татарча. Күп акча сорый торган әйбер түгел. Хакимият бары белемле балалар, гражданнар булуын теләми.

№23 (795165) / 08.02.2012 10:52:36

жэмэгать, барып життек!!!! Чистай районы, Татар Баганалысы авылында мэктэптэ балаларга чит телне(!!!) читтэн торып белем алган тарих фэне укытучысы укыта. балалар сорау биргэч, сузлектэн карагыз дип эйтэ ди. район мэгариф булеге, министрлык кая карый бу очракта?!!!!?!

№22 (795154) / 08.02.2012 09:20:24

"күптән вакыт"(14)кә:
Алардан акча соралмый ич, шуңа күрә рөхсәте дә кирәкмәс

№21 (795153) / 08.02.2012 09:15:11

Бу министр идарэ иткэндэ бердэ мэктэплэрдэ, татар теленэ карата унай вакыйгалар булганы куренми.

№20 (795141) / 08.02.2012 00:10:41


Зур рәхмә җаныем,ерак булсаңда янымда кебек булып китте.Мәнге онытмам инде сине.

№19 (795140) / 08.02.2012 00:05:52

Икесе дә Камалова гаризасы турында!

Һәм, аерым коммент диеп карагыз:
Конституцион судка мөрәҗәгать итергә кирәк. ЕГЭ ның бер генә телдә булуы Россия конституциясенә каршы килә. Россия конституциясендә урыс телен яклаган бер генә әйбер бар - аның дәүләт теле булуы. Ул ЕГЭ ны урысча итәсе дигән сүз түгел.

№18 (795138) / 08.02.2012 00:01:34

))))))авыл катынына, нәрсә языр идең, әстәгәфирулла?))))) Әле язып туймадыңмыни?

№17 (795137) / 07.02.2012 23:57:49

менә монда 2 нәтиҗә чыкты https://www.google.com/search?q=site%3Avsrf.ru+%D1%8F%D0%B7%D1%8B%D0%

№16 (795136) / 07.02.2012 23:55:33

"Бу эш Россия Югары Судында да тикшерелде. Ләкин без көткән өметләр акланмады."
югары суд сайтыннан кем табып бирә ала . мин әз генә эзләп карадым : http://www.vsrf.ru/search.php?searchf=%FF%E7%FB%EA+%E5%E3%FD+%F2%E0%F .

№15 (795114) / 07.02.2012 22:43:45

әйлә рәхәтлән авыл катыны,яратам инде хатыннарны рәхәтәндерергә....

миңа да рәхәт була хатыннырга рәхәт булгач.

языйммы тагын берне.....

№14 (795089) / 07.02.2012 21:10:27

сөрән!!!

мәдрәсә ачарга,И.Фәездән рөхсәт кирәк бит әле,онытма. стандартларга туры килми дип пркарур кирәкне бирә башлаячак. татарстанда "человеки в футляре" җитәрлек. иркәдән дә рөхсәт кирәк булачак...
менә бит ул хәлләр, СӨРӘН.

№13 (795086) / 07.02.2012 20:52:12

"Министр"ның "җавап"лары фактта Татарстанда мөстәкыйль мәгариф җитәкчелегенең булмавын күрсәтә. Бердәнбер юл - татар мәгарифен официаль системадан аеру (мәктәпләрне ябалар икән - мәдрәсә ачып була ич), теләгәннәргә - имтиханнарны да, БДИне дә мөстәкыйль тапшыру (экстерн). Шуннан соң бу "министрлык"ның кирәге калмаячак. (Мәдрәсәләрен татар халкы үзе тоткан, шуңа кайтыр вакыт җитмәде микән). Ә боларда өмет юк.

№12 (795076) / 07.02.2012 19:36:46

авыл катынына, менә сине котыртып, манипулировать итеп утырасы кызык булганга күрә, җаным,рәхәт бит.

№11 (795072) / 07.02.2012 19:00:07

кушканны сайлагач,нигә сорап кеше башын катырып йөрисең,сүз югында сүз булсын дип.
татар халкына однохуйственно кемне сайласаң да татарга файда булмас,татар телен,республиканы бетерәчәкләр.
достала авыл катыны!

№10 (795067) / 07.02.2012 18:27:32

Авыл апае, министр бу сорауларны укып торуны кирэк таптымы микэн? Сорауларга жаваплар тугел, отчетлардан оземтэлэр кебек куренэ. Тэртэсенэ кертергэ тырышканнар кыскасы((

№9 (795059) / 07.02.2012 17:54:20

Авыл апае, җаным, коммунистларны сайла, җиңсәләр үзара сугышып, кабат мал бүлешеп, бер-берсен кабат талап сугышып ятырлар.
Авыл апайларына ни кирәк - ипи белән кәмит кирәк... Хәер, кем җиңсәдә театрның төп өлеше алда әле... Яшик кенә!

№8 (795057) / 07.02.2012 17:49:42

Караш, җаныкаем, артымнан усал этләр куып килә башласа, минем күземә кайсы капка күренә,сарык кебек шунсына таба йөгереп барып керәм, капкасы гына ачык булсын түлке.))))
И авыл кешесен кем дисәң дә җарый инде. Без бә дигәнгә, безгә мә дип тондыралар, сыртка сәнәк тә төшә кайчак, сорасаң да җарый шул.
Бер тапкыр шулай теге заманнарда тучны соранып барган идек, бирүен дә бирделәр, еллар буе өстән сәнәк төшмәде, җае туры килгән саен тотып ораларые. Менә шундый хәлләр.
Бүген Мөслимә апаны очраттым әле урамда, кемне сайлыйсың ди бу, миннән сорый. Мәйтәм, белмим уйламаган әле, дим. Ә мин Зүгәнефне сайлыйм ди, Вәт, аңа ата камунист кирәк. Безгә инде кемне сайларга кушалар, шуны сайлыйбыз, без хөкүмәт кешеләре, сыртка һаман сәнәк аласы килми.

№7 (795054) / 07.02.2012 17:27:33

Авыл апае,син кемне сайлыйсын үзең дә бик яхшы беләсең,кыланып утырма!

№6 (795046) / 07.02.2012 16:38:32

Авыл апае үз башың бар бит инде!
Һаман сарык кебек төртеп күрсәткән капкага карап йөгерергәме?

№5 (795039) / 07.02.2012 16:27:13

Ай-һай-һай! Бу министрдан чыннан да интервью алучы булды микән? Бер дә ышанасы килми. Җаваплары бик шома, ясалма җаваплар күренә. Автоответчик та рәтлерәк җавап бирер иде. Нүҗәли шундый министрлар була? Кая бара дөнья?
Җә, әйтегез кемне сайларга кушасыз? Кайсын сайлыйм? Проханымы, җирәннеме әллә зүгәнефнеме? Сезнең әтвит ришаюший булачак.Әйтергә онытмагыз!

№4 (795019) / 07.02.2012 15:32:23

Бу министр әллә чынлап та җүләр, әллә шуңа сабыша гына. Аңа бер сорау бирәләр, ә ул икенче төрле сөйләшә. Бу күрәмсең йә телне аңламаулыктан, яисә башкасы...
Хәер, ул әле бу хатны күрдеме икән? Аның җавабын "этенә карап бете" генә язмадымы икән?...

№3 (794984) / 07.02.2012 10:58:17

Үткән ел мәктәптә Ягъфәрова дәреслеге һәм методичкасын тишерүчеләр күреп мәктәптә война ясадылар.
Хәзер шулай бит: Класста Мәскәү расламаган берәр әсбап күзгә күренсә, прокаратура килеп тамаша күрсәтә.
Сталин чоры кайтты, ләбаса!

№2 (794968) / 07.02.2012 00:21:48

Ряшит эфянде, эле ярый сез юк-юк та , милли мягариф темасын кузгатып торасыз. Чиновниклар судан коры чыга инде алар, ничек булса да милли мягарифне тиешле рявешкя китерясе иде. Туктап калмасагыз иде, бялки уткен ярдямчеляр , яклаучы юристлар булмасмы? Бер Казан укытучысы эйтя татар классын ачуга 1-2 урыс баласын кертяляр, шуннан урысныкына эйлянеп китя диеп,бялки махсус эшлянядер татар телле классларны булдырмау?

№1 (794967) / 07.02.2012 00:11:36

Татарчага авыштырып тормыйм.Монда болай да бик шәп аңлашыла.

Из проекта Новой Конституции РФ. Ст.68. Языки в России (стр.53):
1.Единственным гос.языком,языком делопроизводства и документооборота на всей территории России является русский язык.Алфавит - кириллица.
2.Языком общения, о б р а з о в а н и я, науки, творчества,СМИ, наружной рекламы на всей территории России является русский язык.
3.Государство охраняет русский язык.
(http:||rusrand.ru|about|news|news615.html)

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar