поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.02.2012 Мәгариф

Тырышкан табар, ташка кадак кагар

“Мәктәп язмышы, аны ябарга ирек бирмичә саклап калу - авыл кешеләре кулында”, - дип саный Похвистнево районы, Подбельск тулы гомумбелем бирү мәктәбенең Мәчәләй филиалы җитәкчесе Рамилә Сәүбән кызы БУЛАТОВА.

- Рамилә Сәүбәновна, Мәчәләй мәктәбен ничек саклап кала алдыгыз?

 

- Аллаһыга шөкер, авырлык белән булса да, максатыбызга ирештек.

 

Бүгенге көндә тугызъеллык мәктәбебездә барлыгы 23 укучы белем ала. Подбельск урта мәктәбенә беркетелеп, филиал булып калуыбызга өч ел булды инде. Первомайский авылындагы мәктәп тә аның филиалы булып санала хәзер.

 

Алты ел элек кенә Мәчәләйдә урта мәктәп эшләп тора иде. Укучыларыбызның саны шактый булса да, бездән сорап тормадылар, югары сыйныф укучыларын Подбельск мәктәбенә күчерделәр.

 

Быелгы уку елы башында мәктәбебезне башлангыч мәктәп итеп калдырырга да исәпләре бар иде, тик ата-аналар риза булмады, Самарага кадәр җитеп, шушы мәктәптә укыган авылдашыбыз, эшмәкәр Фәхретдин Канюкаевка мөрәҗәгать иттеләр. Аллаһының рәхмәте яусын, аның тырышлыгы нәтиҗәсендә авылыбызга Самара губерна Думасының фән һәм мәгариф комитетыннан делегатлар - Николай Фёдорович Мусаткин, Евгений Валерьевич Логинов, Александр Николаевич Первышин, милләттәшебез Зөлфия Таһир кызы Таштабанова-Булатова, Валентин Фёдорович Павлов, Александр Иванович Довгялло, Валентина Михайловна Окорочкова, Светлана Анатольевна Кручинина, Ирина Фёдоровна Токмань, Лилия Викторовна Галузина килеп төштеләр. Район һәм авыл үзидарәләре җитәкчеләре, Подбельск мәктәбе җитәкчесе Александр Николаевич Коврин, авылыбызның дәрәҗәле мәчет аксакаллары, авылдашларыбыз катнашындагы зур җыелышта туган телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне, матур традицияләребезне һәм иң мөһиме - мәктәпне саклап калу турында сүз барды.

 

Николай Фёдорович Мусаткин, үзе рус милләтеннән булуына карамастан, Федераль Конституция нигезендә һәр милләтнең үз телен өйрәнергә тулы хокукы бар, сез нигә балаларыгызга үз телегезне укытудан баш тартасыз дип, халыкка мөрәҗәгать итте. Әйе, кайбер ата-аналар балаларын рус мәктәпләренә укырга бирәләр. Янәсе, югары уку йортына укырга кергәч, аларга татар теле бөтенләй кирәкмәячәк. Шулай, каш төзәтәм дип, күз чыгаралар, ә балаларыбызның нәсел чылбырын, телебезне, динебезне дәвам итүчеләр булачагы турында онытып җибәрәләр.

 

Безнең мәктәпне саклап калуда шушы мәктәптә укып, олы тормышка аяк баскан, хәзер Самарада идарә итүче кадрлар үзәге директоры, “Каенсар” мәдәни-край оешмасын оештыручы Зөлфия Таһир кызы Таштабанова-Булатованың да өлеше зур. “Бергә булсак, безне кем дә җиңә алмас”, - диде ул чыгышында.

 

- Мәктәбегездә татар телен укытуга атнасына ничә сәгать вакыт бирелә?

 

- Татар теле укытучысы Зөләйха Мияссәрова - бик көчле, белемле педагог. Мәктәбебезне ябар өчен: “Мәчәләй укытучылары аттестация үтә алмыйлар, белемнәре түбән дәрәҗәдә”, - дигән сүзләр дә ишетергә туры килде.

 

Биредә хезмәт итүче җиде укытучының өчесе - югары, дүртесе - беренче категорияле педагоглар. Аларның хезмәт стажы 15 - 34 ел.

 

Күптән түгел Зөләйха Касыймовнаның укучылары Иске Ярмәктә үткәрелгән татар теле олимпиадасында катнаштылар, ә ул үзе “Ел укытучысы” конкурсында катнашып, беренче урынны яулады. Ул ел саен балалар өчен Нәүрүз, кече Сабантуй бәйрәмнәре үткәрә. Үткән җәй Самара өлкә Сабан туенда чыгыш ясап, безнең укучыларыбыз призлы урыннар да алып кайттылар.

 

Кызганычка, мәктәбебездә татар телен укытуга атнасына нибары ике сәгать вакыт бирелә. Әмма бу да җиңү, чөнки балаларыбызны Подбельск мәктәбенә укырга җибәргән булсак, анда татар теле факультатив рәвештә генә укытылырга тиеш иде. Ә бу уку түгел инде, чөнки дәресләр тәмамлангач, балалар факультативка калмыйлар, башка балалар белән бергә автобуска утырып кайту ягын карыйлар.

 

Чит авылга укырга йөрүче балалар музыка, спорт секцияләренә йөрүдән дә мәхрүм. Ә безнең мәктәптә укытучы Наил Булатов физкультура дәресләре белән беррәттән төрле секцияләр дә алып бара бит әле, ә балалар анда бик теләп йөриләр.

 

- Рамилә ханым, авылда балалар бакчасы бармы?

 

- Авылда балалар бакчасына йөрерлек 23 бала бар. Ә үзебездәге ике катлы балалар бакчасы ябылды. Мәктәп бинабыз зур. Аның бер өлешен балалар бакчасы итеп үзгәртеп корып булса, без бик шат булыр идек. Шушы 23 бөртек сабыебыз татар авылында үсеп, татар мохитында тәрбияләнерләр иде.

 

Укучыларга килгәндә, алар да авылда уку яклы: “Апа, безнең үз мәктәбебездә укыйсыбыз килә”, - дип еламыйлар гына.

 

Ярдәм кирәк булса, ата-аналар бик теләп ярдәм итәләр. Бертуган эшкуарлар Ринат һәм Равил Искәндәровлар мәктәпкә спорт мәйданчыгы ясап бирделәр, 20 мең сумнан артык бәягә газон үләне чәчтеләр.

 

Үткән җәй мәктәбебезне ремонтлау өчен өлкә бюджетыннан акча каралмаганлыктан, Подбельск мәктәбе безгә бер банка буяу биргән иде. Үз тырышлыгыбыз белән ремонт ясарга туры килде. Компъютерларыбыз да иске, ноутбуклар да юк, интерактив такта да кирәк...

 

Бернигә дә карамастан, без укучыларыбызга тулы белем бирү өчен көчебезне кызганмый эшлибез һәм эшләячәкбез дә.

 

Рамилә ханым үзе дә - шушы мәктәптә укып чыккан һәм гомерен яраткан укучыларына багышлаган кеше. Ул югары белем алып, туган авылында укытучылык эшенә керешкәндә, мәктәптә меңнән артык бала укыган. Ә хәзер менә ике дистәдән артык бала укый.... Шулай да, өмет юк түгел. Рамилә Сәүбәновна әйтүенчә, озакламый авылда пекарня, колбаса цехы төзелә башлаячак. Әгәр дә авыл кешесенә эш булса, мәктәп элеккечә тулы тормыш белән яши башлар, педагогия институтын тәмамлаган яшьләр чит җирләрдә каңгырап йөрмәс, авылларына кайтып, үзләренә алмаш тәрбияләрләр иде.

 

“Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, - ди татар халык мәкале. Мәктәпне яптырмыйча саклап калган, аның гомерен озайтырга тырышкан мәчәләйлеләргә сокланып, уңышлар телисе килә.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 6 | 04.02.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»