поиск новостей
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
28.09.2008 Хатлар

ТАТАР-ТӨРЕК ЛИЦЕЕ УКЫТУЧЫСЫННАН ХАТ

Татарстанда уңышлы гына эшләп килүче татар-төрек лицейларын бер-бер артлы тикшерү, төрек укытучыларына виза, укытуга рөхсәт бирелмәү турында “И.М.”ның алдагы саннарында язган идек инде. “Инглиз телендә укыткан Төркия укытучыларына виза бирелмәде. Шуңа күрә алар Татарстанга килә алмыйлар. Республикада 57 төрек укытучысы иде, шуларның 26сы Казанда эшләде. Аларның берсе дә биредә калмады”, – диде хәбәрчебезгә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең киңәшчесе Марат Вазыйх улы ЛОТФУЛЛИН. 15 ел 7 нче лицей-интернатта эшләгән Әркан Чарпанның 1 сентябрь алдыннан укучыларына юллаган хатын кыскартып тәкъдим итәбез.

Олы ихтирамга лаек бик хөрмәтле җитәкчем Илдар әфәнде һәм аның урынбасарлары Нурия ханым, Гөлниса ханым, Альберт әфәнде, Айдар әфәнде, тәрбияче иптәшләрем, мәктәптәге барлык эшләүчеләр, яраткан укучыларым һәм аларның кунакчыл ата-аналары!

 

Инде 15 ел су кебек агып та киткән... Татарстанга килгән беренче көннәрем бүгенгедәй исемдә. Тик нигәдер быелгы җәйге каникулның очы-кырые күренми. Аның төгәлләнүен һәм укучыларым белән очрашуны сагынып, зарыгып көтеп торам, ләкин “ишекләрне ябып куйдылар, хәзер анда бара алмыйсыз. Быел укучыларыгызга һәм аларның ата-аналарына кавышыр өчен озак көтәргә кирәк, сабыр булыгыз”, диләр. Әмма тагы күпме сабыр итмәк кирәк?..

 

Ана кеше нәни баласын күрмичә күпме вакыт түзә алса, укытучы да укучыларын күрмичә шул чаклы гына түзә аладыр, мөгаен. Бала нихәтле шук, сүз тыңламый торган булса да, ул әнисенә һәрвакыт кадерле. Ана кеше кирәк булса татлы җанын аямыйча баласы өчен корбан итә ала. Укытучы күп очракта үз балаларыннан бигрәк укучыларын кайгыртып яши. Минем өчен укучыларым да менә шундый кадерле. Алар өчен кирәк булса җанымны кызганмыйча фида итәргә әзермен!

 

Күпме тыңлаусыз булсалар да, дәрес хәзерләргә яратмасалар да, аларны – Тимурны, Илдарны, Фәритне, Русланны, Рөстәмне, Әнвәрне, Иванны, Андрейны, Диманы, Артурны, Илнурны, Таһирны, Динарны, Дамирны, Рушанны, Исламны һәм аларның ата-аналарын шундый сагындым... Ант итеп әйтәм – көн дә кулларымны күтәреп, Шәфкатьле Раббымнан укучыларым, ата-аналар һәм сезләр белән яңадан кавыштыруын ялварып сорыйм. Мәктәбен, укучыларын, ата-аналарын шундый яраткан укытучылардан нинди начарлык көтәргә мөмкин?!

 

Татарстан безнең беренче чирканчык алган ил булды. Эшли башлаган, иң дәртле яшьлек елларыбызны корбан иткән, чәчләребезне агарткан, бала-чагабызны үстергән, тәҗрибәләр туплаган, чын дуслар тапкан, укытып чыгарган укучыларыбызның җимешен күргән һәм ахыр чиктә 15 ел гомер сөргән ил ул Татарстан.

 

15 ел ул кеше гомеренең якынча биштән бер өлешен тәшкил итә. Тормышымның иң күркәм 15 елын шул җирләрдә үткәрергә насыйп иткән өчен Ходайга мең рәхмәтлемен. Боерган булса, тагы ничә 15 елларны да аңа багышларга әзербез. Әгәр дә миннән: “калган гомерегезне Татарстанда үткәреп һәм ахыр чиктә ул җирләрдә вафат булып, анда җирләнергә теләр идегезме?” – дип сорасалар, ике дә уйламыйча, “әйе!” дип җавап бирер идем. Шундый бәхет безгә тәтер микән, Ходаем?

 

15 ел буе 1 сентябрь – Белем көнен укучыларыбыз, ата-аналар һәм сезләр белән бергә каршы алдык. Ләкин быел моңсу, ямансу бәйрәм үткәрергә мәҗбүр булабыз. Укучылар, ата-аналар белән булмагач, нинди бәйрәм инде ул?! Бәлкем, бәйрәм анда да күңелсез, борчулы үтәчәк. Шулай да, күңелләребез бергә булганда ямансу минутлар да күңелле мизгелләргә әйләнер, боерган булса.

 

Мин чын күңелемнән ышанам – 1 сентябрь иртәсендә укытучы абыйларыгыз тәннәре белән анда булмаса да, йөрәкләре, җаннары белән сезнең арагызда булачаклар, моңа сез дә ышаныгыз.

 

 Безне сорашкан, сорашмаган, белгән һәм белмәгән һәркемгә ихлас күңелдән кайнар сәламнәребезне юллыйбыз. Йөрәкләребез һәм хәер-догаларыбыз гел сезнең белән булачак. Зинһар өчен, безне онытмагыз, изге догаларыгыздан ташламагыз.


Әркан ЧАРПАН, Төркия.
Ирек мәйданы
№ --- |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы