поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.01.2012 Милләт

Татарстанда балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү программасы старт ала

Февраль аенда Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә республиканың дәүләт телләрен өйрәтү программасы старт ала. Бүген мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә туган телне өйрәтүдә яңа алымнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр ителде. ТР Хөкүмәте йортында узган чараны ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Очрашуның башында ТР Хөкүмәте башлыгы фикер алышына торган теманың әһәмиятен билгеләп үтте. “Безгә тиз арада балалар бакчаларына йөрүчеләргә әлеге телләрне өйрәнү мөмкинлеген бирергә кирәк. Бу байлык кына түгел, балалар кайчагында мәктәпләрдә дәүләт телләрен өйрәнгәндә кичерә торган кыенлыклар алар өчен җиңелрәк узсын өчен мәктәп, югары уку йортларында белем алу этабы өчен яхшы старт та”, - диде И.Халиков.

 

Аның сүзләренә караганда, балаларның чираттагы методика буенча шөгыльләнүләре генә түгел, беренче чиратта, моның сабыйларның үзләренә дә кызыклы булуы мөһим. И.Халиков ассызыклап үткәнчә, бүгенге көндә, заманча технологияләр заманында, мультимедиа чараларын һәм Интернет мөмкинлекләрен активрак файдаланырга кирәк.

 

Экспертлар тарафыннан эшләнгән, республика мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларга дәүләт телләрен өйрәтүдәге яңа алымнарны ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов тәкъдим итте. “Без телләрне өйрәнүгә бәйле проблемаларга анализ ясагач, рус, татар, алга таба инглиз телләренең дә филилогик дисциплиналар буларак өйрәтелүен аңладык. Бу бик тә тупас хата. Тел аралашу чарасы, кешеләрнең тормыш коралы буларак өйрәтелергә тиеш”, - дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министры.

 

“Яңа укыту медодикасы хакында сүз алып барганда, без татар гаиләләре өчен рус теле һәм рус гаиләләрендәге балалар өчен татар теле турында сөйлибез. Барлык балаларның да ике телне дә яхшы белүе мөһим”, - дип ассызыклады министр.

 

Татарстанда балалар 4-5 яшьтә татар һәм рус телләрендәге 62 сүз белергә, ә инде дүртенче сыйныфта аларның сүзлек запасы 1167 сүзгә җитәргә тиеш. Республика Премьер-министры очрашуда катнашучылардан мәктәп укучылары арсеналында ни өчен нәкъ менә шул сандагы сүзләр булырга тиешлеге белән кызыксынды. Биредә дөньяда гамәлдә булган телләрне өйрәтү методикасының нигез итеп алынуы ачыкланды.

 

Балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү өчен укыту-методика комплекты төзелгән, анда тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен матур әдәбият җыентыклары, шулай ук татар һәм рус телләрендәге аудио- , видеоматериаллардан торган комплектлар керә. ТР мәгариф һәм фән министры белдергәнчә, яңа программа өчен татар телендәге 5 мультфильм, 45 анимацион сюжет, 8 тапшыру (алар ял көннәрендә “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында трансляцияләнәчәк һәм министрлык сайтына урнаштырылачак) эшләнгән. Моннан тыш, 8 популяр мультфильм татар теленә тәрҗемә ителгән, музыкаль әкиятләр һәм балалар җырларын үз эченә алган 3 дисктан торган комплект булдырылган.

 

А.Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, республикада ике теллелек шартларында яңа материал белән эшләү өчен тәрбиячеләрне һөнәри әзерләү оештырылачак. Татар телен белмәүче тәрбиячеләр өчен 144 сәгатьлек курс эшләнгән инде. Мәктәпкәчә учреждениеләрне мультимедиа проекторлары, ноутбуклар, укыту-методика комплектларын куллану өчен экраннар белән җиһазлау күздә тотыла.

 

Дәүләт телләрен өйрәтү буенча яңа программа февраль аенда старт ала. Киләсе айдан балалар бакчалары методик материал белән җиһазландырылачак, тәрбиячеләрне өйрәтү программасы башланачак.

 

Илдар Халиков яңа программада алда җиткерелгән барлык тәкъдимнәрнең дә исәпкә алынуын билгеләп үтте. “Программаны гамәлгә кертү процессында тәрбиячеләр, ата-аналар да актив катнашырга тиеш. Тулаем алганда, зур эш башкарылган”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.


Люция КАМАЛОВА
Татар-информ
№ | 31.01.2012
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»