поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.01.2012 Мәгариф

Реформалар чытырманлыгында, яки Бердәм дәүләт ялганы

Владимир Путинның ил буйлап сәяхәте дәвам итә. Очрашулар һәм киңәшмәләр вакытында булачак Президент алдында ил өчен мөһим булган мәсьәләләр күтәрелә. Билгеле, Россиядә проблема булмаган өлкәне табу кыен, шуңа да җәмәгатьчелек тарафыннан күпкырлы мәсьәләләр күтә­релүе гаҗәп түгел. Тик проб­лемаларның кайберсе аеруча еш кабатланып күтәрелә.

Бу аңлашыла: авырткан җирдән кул китми, гел сыйпап торасы килә сызлавыкны. Кызык як шунда: россияле­ләрне иң нык сызлата торган сызлавык ул – гап-гадәти мәктәп имтиханы. Путинның футбол фанатлары вәкилләре белән очрашуы вакытында спорттан шактый ерак торган БДИ мәсьәләсе күтәрелүе һәм премьер-министр авызыннан афоризм булып чыккан җавапның мәгълүмат кырында зур дулкыннар кузгалтуы мәктәптәге чыгарылыш имти­ханының чынлап та авырткан җир булуын тагын бер кат дәлилләде. Ә бит имтиханның бу формасы эксперимент рә­вешендә кертелә башлаган елларда ук аның буш нәрсә, эффектсыз чара икәнлеге киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм иде, халык аңа башта ук бердәм дәүләт ялганы дип исем кушты (единый государственный обман) һәм яңа им­тиханның ни белемнәр тикшерүдә объективлыкка ки­термәвен, ни ришвәтчелеккә каршы чара булмавын аңлау өчен махсус белемле аналитик булырга кирәкми иде. Моннан җиде еллар тирәсе элек “Ватаным Татар­стан”­да мин үзем язганмын: “Соңгы елларда вузга кабул ит­кәндә гигант масштабларга җиткән әшнәлек һәм ришвәтне БДИ сертификаты төртеп егар дип ышану артык беркатлылык булыр иде. Моның өчен Россияне бөтенләй белмәскә кирәк. Мондый оч­ракларда безнең урыс агай: “голь на выдумки хитра”, – дип әйтергә ярата”.

 

Тормыш бу сүзләрнең хаклыгын расламый кала алмый иде. Инде хәзер, 2012 ел җиткәч, БДИга экспертларның бәясен карыйк. Россия­нең Көньяк халыклары форумында бу мәсьәлә тагын бер тапкыр күтәрелгәч, Путин үзе дә “кайбер абитуриентларның БДИ күрсәткечләре бе­лемнә­реннән югарырак булуы” бе­лән килешергә мәҗ­бүр булды. Кайбер абитуриент дигән сүзләр бу очракта колакка йомшаграк булсын өчен генә кулланылганын аң­лау кыен түгел. Бу “сайлауда аз гына фальсификацияләр булды” дип әйткән шикелле­рәк. Монда кайбер абитуриентлар вузга реаль күрсәткеч­ләр белән килә дип әйтсәк, хакыйкатькә якынрак булырбыз. Югары икътисад мәктә­бенең мәга­рифне үстерү институты директоры Ирина Абанкина БДИга бәя биргәндә турыданрак яра: “Ә чынлыкта болай килеп чыкты: кем үз көченә таянып, телефон алмыйча, бернинди дә ма­неврлар уйлап чыгармыйча БДИ би­рергә тырышты, шул дуракка калды”.

 

Инде хәзер БДИ тегермә­не аша үтеп вузга укырга кергәннәргә академик Фурсов Андрей Ильичның бәясе бе­лән танышыйк: “Югары мәктәптә 40 ел диярлек укыткан кеше буларак шаһит­лык би­рәм: бдилаштырылган студентлар мәдәни-мәгъ­ри­фәти варварлык һәм мәгълүмати фәкыйрьлекне демонстрация­ләү үрнәге булып тора. Әгәр соң­гы 25-30 ел эчендә мәктәптән чыккан укучылар­ның мә­дә­нилек һәм белем дәрә­җәсе акрын гына түбә­нәйгән булса, соңгы берничә бдилы ел бу процессны кискен генә түгел, ә катастрофик дәрәҗәдә тизләтте...” Андрей Ильич Мәскәү университетларыннан тыш, Венгрия, Германия, Һиндстан, Канада, АКШ һәм башка илләрнең университетларында лекция­ләр укыган кеше, ул студент белән студентны, чор белән чорны чагыштырып бәя бирә ала, шуңа күрә аның бәясенә игътибар итми калып булмый.

 

Бердәм дәүләт имтиханы­ның белем тикшерүдә нәти­җәсез икәнлеген Путин да таныды. Рос­сиянең Көньяк халыклары фо­румында ул кайбер эре вузларда Мәскәү университеты үрнәгендә кабул итү әң­гәмәләре уздыру ки­рәклеге турында фикер әйтте. Бу ни дигән сүз? Бу фикер тормышка ашканда, ике катлы ришвәткә юл ачылачак ди­гәнне аңлата. Әле БДИ нә­тиҗәләре белән генә кабул иткәндә дә кайбер вузлар абитуриентлардан ришвәт сыгуның нечкә технология­ләрен инде тормышка ашыра башлады. Моның масштаблы үрнә­ген Пирогов исемен­дәге Мәскәү медицина университетында үткән җәйдә күрсәттеләр. Кабул итү әң­гәмәләре дә кертелсә, вуз ко­миссия­ләрендә тагын өр-яңа ришвәт тегермәннәре корылачак. Моңа шикләнергә ки­рәкми. Россия бу!

 

Үткән елгы БДИ җәнҗал­лары һәм алардан соң булып үткән вакыйгалар быел алда торган имитиханнарның ни рәвешле буласын фаразларга мөмкинлек бирә. Тәртип бозулар һәм алдашулар тагын да масштаблы булачак, чөнки моңа әйбәт алшартлар әзерләнде. Үткән ел ачылган җинаятьләр өчен беркем дә җәза алмады диярлек. Мәскәүдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтихан биргәндә тотылган студентларның җәйге каникул вакытында гына уку йортыннан куылып, сентябрьгә вузда яңадан торгызылуы БДИның ачык­­тан-ачык фарска әйләнгәнен искәртә. Мин укытучыларга әйтәм: алдагы елларда шушы темплар белән барсак, җавапны укучыларыгыз янында басып әйтеп тора башларсыз, имтиханнарга яхшы әзерләнегез, дим.

 

Мәгарифтә реформалар башланганга инде чирек гасырдан артык вакыт үтеп китте. Совет мәктәбе әле шактый тотрыклы белемнәр бирә иде, вузда ришвәт бирү дә үтә сирәк күренеш иде. Берсен-берсе даими рәвештә алыштырып торган реформалардан соң шул ачыкланды: мәктәп хәзер инде чынлап та реформага мохтаҗ. Тик бу реформаны кемгә таянып үткә­рергә? Ничек итеп үткәрергә? Хәзер инде моңа җавап юк. Соңгы фикерне академик ­Борис Бим-Бад сүзләре бе­лән сиплик: “Безнең мәга­риф системасын алыштырырга ки­рәклеге бәхәссез. Моны гражданнар да аң­лый. Моны ха­кимиятләр дә билгеләп үтә, ләкин алар тарафыннан үткә­релә торган модернизация безнең мәктәпне тагын да зуррак чытырманлыкка куып кертә...”


РӘШИТ ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 17 | 31.01.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»