|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2012 Сәясәт
Илдәге сәяси вәзгыятькә бер карашЧираттагы сайлаулар якынлашу белән Россиянең иҗтимагый-сәяси кырындагы вәзгыять кискенләшә. Ил җитәкчеләре, шулай ук президентлыкка омтылучылар халык белән очраша, җәмәгатьчелеккә үзләренең программаларын һәм аерым тәкъдимнәрен җиткерә. Халыкның игътибарын аеруча нык җәлеп иткән сәяси адымнар, мөгаен, Россиянең гамәлдәге хөкүмәт рәисе Владимир Путинның "Независимая газета"да дөнья күргән мәкаләсе һәм олигарх Михаил Прохоровның зур сәясәткә кайтуыдыр. (Мөһим вакыйгалардан тагын “Яблоко” җитәкчесе Григорий Явлинскийның сайлау алды марафоныннан төшерелүен атап үтәргә дә кирәк). Без күренекле җәмәгать эшлеклесе, Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, сәясәтче Фәндәс Сафиуллиннан әлеге вакыйгаларга карата фикерләрен белештек.
– Путинның мәкаләсе халыкта зур кызыксыну уятты. Фәндәс абый, әлеге язма сездә шәхсән нинди фикерләр тудырды?
– Бер әйбер күзгә ташлана: илебезнең иң зур җитәкчеләре тарафыннан милли мәсьәләләргә кагылган шундый зур мәкаләләр чыгару Ленин, Сталиннан соң әле булганы юк иде бугай. Бу турыда Хрущев яза белмәде инде, Брежнев та ул мәсьәләдән бик ерак торган. Черненконы әйтәсе дә юк.
Тарихка күз салсак, 1917 елларда Россия таралу куркынычы хәзергедән дә зуррак булган. Халыкларның азатлыкка омтылышы шул кадәр көчле булган ки, әгәр милли мәсьәлә хәл ителмәсә, 1917 елда ук Россия таралачак иде. Менә шуның өчен Ленин милли мәсьәләгә кагылышлы берничә мәкалә чыгарып мөрәҗәгать иткән. Халыкларга "үзбилгеләү"не вәгъдә итеп, шуның белән халыкларны революция ягына аудара ала ул. Шуның белән Россияне саклап кала. Ә Сталин шуны СССР төзеп ныгыта, һәм аның бу мәсьәләгә багышланган мәкаләләре чыккан. Ул Россия империясен Совет империясе рәвешендә ныгыта ала.
Әгәр милли мәсьәләгә бүген кайталар икән, димәк, ул Россиянең иминлегенә яный торган иң зур проблемаларның берсе. Хәзер шуны төшенә башлаганнар сыман тоела. Ул Путин әйтеп бетергәннән дә кискенрәк мәсьәлә. Соңгы ун ел эчендә халыкларны бер-берсенә карата котырту, өстерү – аларны бүлгәләү, берсен күтәрү, икенчесен төшерү – бу эчтән җимерү сәясәте. Олигархлар да түгел, нефть-газны сатып бетерү дә түгел, гадел сайлауларны бетерү дә түгел – халыкларның бердәмлеген җимертүгә таба ясалган адымнар бүген бик куркыныч нәтиҗәгә китерде.
Әйтик, безнең татар халкына гына кагылган дүрт закон. 2002 елда, мин әле депутат чагында, татар халкының үз теленә хуҗа булу хокукын тартып алдылар, ягъни, латин графикасын кире кактылар. Икенчедән, республика Россия Конституциясендә дәүләт дип саналса да, бишенче матдә буенча дәүләтнең җитәкчесен сайлап куюдан мәхрүм ителде. Татарстан гына түгел, барлык республикалар. Өченчедән, республика җитәкчесенең исеме “президент” була алмый диелде. Дүртенчедән, 309нчы закон кабул ителеп, мәктәпләрне бетереп, шуның аркылы милләтләрне бетерү бара. Аннан соң пропаганда, милләтләрне кимсетү, күрсәтмәү... Бу бит рус булмаган халыкларны Ватаныннан мәхрүм итү.
Шуның белән акыллы, эшнең кая барганын аңлаган русларны да искә алганда, дистәләгән миллион халыкны Россиянең иминлеге өчен борчыла торган халыктан, русча әйткәндә "болельщиклар"дан, "яшерен шатланучыларга" әйләндердек. Россиянең уңышлары, үсеше, алга китеше өчен борчылырга тиешле һәм борчылган, якларга-сакларга әзер булган халыкларны, Россиянең язмышына битараф ясап, аның уңышсызлыкларына кайгырмый торган халыкка әйләндердек. Илне менә шуннан да ныграк җимереп буламы?! Яңадан афәт була калса, милли-шовинистик, бөек державачылык сәясәте аркасында Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (Александр Матросов), рейхстаг өстенә сугыш беткәнче байрак элгән Газиз Заһитовлар да, безнең генерал Карбышев, батыр керәшен татары Петр Гаврилов та, 200 героебыз да булмас. Бездән дә, башка халыклардан да мондый батырлар булмас.
Ә илеңне җимерсәң, урыныңнан да мәхрүм каласың. Урлап җыйган акчаң белән генә сине беркем, чит илдә дә хөрмәт итмәячәк, әле тартып алулары да бар. Бу мәкаләдә бүгенгедән курку-шөлләү һәм президентлыкка үтү теләге бар.
– Сәяси кырның уң ягына күз салыйк. Биредә игътибар үзәгендә – Михаил Прохоров. Берәүләр аны Путин кешесе дип атый, бәйсезлегенә ышанмыйлар. Шул ук вакытта ул таныла бара. Аның көче башка кандидатлар белән чагыштырганда ни дәрәҗәдә дип саныйсыз?
– Прохоров бүген Путинга каршы торырлык түгел. Путин бит ул үзе генә түгел, "путинизм" бик көчле. Аның артында күпчелек олигархлар, дәүләт ресурслары. Милек кем кулында – илгә шул хуҗа. Ә менә Явлинский төшеп калган икән, иң өстен кандидат дип Прохоровны күрәм. Зюганов Жириновскийдан йомшак сүз белән генә аерыла. Миронов турында әйтеп тормыйм. Прохоровның әлегә үткәннәрдә гөнаһы юк. Ул ялгышачак әле, әмма бу ялгышларда явызлык булмас. Сәясәтче түгел, сәяси тәҗрибәсе юк. Ул – эшне оештыра белүче хуҗалык кешесе. Бөтен дөнья олигархларга нигезләнгән икән, яңарышны-үзгәрешне дә шулардан көтәргә кала безгә. Аларны җимереп, талап без яхшыга китә алмыйбыз. Аларны йөзләре белән халыкка борырга гына кирәк.
Прохоровның элек алдаганы булмагач, хәзерге вәгъдәләренә ышанырга да була. Җәмәгатьчелекнең күңеленә аеруча хуш килгәне – “Сайлансам, үземнең барлык активларны, байлыкны хәйриячелеккә салам” диюе. Үзе ач калам димәде үзе. Шулай да илебездә бер миллиардерның да андый сүз әйткәне юк иде.
– Әмма бу да бер сәяси уен гына түгелме икән? Прохоров үзенең шансларын түбән булуын белә бит, шуңа күрә популист шигарьләр белән мавыга...
– Латин графикасы турында сорау биргәч, ул “Телне саклау – халыкларның үз хокукы” диде. Әлбәттә, сайлау алдыннан төрле вәгъдәләр бирелә. Ләкин менә шушы – Россиянең милли сәясәтенә каршы әйтүе белән, татардан бәлки үзенә 100 мең кешене аудара алыр. Ә бит руслардан ничә миллионны үзенә каршы куюы бар. Димәк, кемгәдер ошар өчен алдауга бармады.
Хәзер халык аңлырак дип әйтимме соң? Соңгы вакытта күзәтелгән үзгәрешләр, вәгъдә ителгән законнар, мәкаләләр чыгу, Путинның шәһәрдән шәһәргә актив рәвештә йөрүе халык селкенә башлаудан килеп чыкты. 4нче март көнне кем җиңсә дә, әгәр халык этәргеч булмаса (этәргеч дигәндә, яклап кул чабуны гына әйтмим), чеметеп, өйрәтеп, сүгеп, ачуланып ярдәм итмәсә, әллә кайсы юлдан китүе бар.
Айзирәк ГӘРӘЕВА |
Иң күп укылган
|