поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
30.01.2012 Дин

Күпхатынлыкның төп таләбе – гаделлек

Телевизордан мөселманнар турында фильм карадым. Патша үзенә кол итеп сатып алган хатын-кызлар арасыннан бик чибәренә гашыйк була. Соңыннан ул аны хәтта азат итә. Әмма төн кунарга чакыруын дәвам итә. Азатлыкка ирешкән кол хатын: "Хәзер без якынлык кыла алмыйбыз, бу – зина булачак", – ди. Рамил хәзрәт Юныстан шуны беләсе килә. Коллыкка төшкән хатын-кыз белән якынлык кылу зина саналмаганмыни?

 

Зөлфия Кашапова.

 

Әтнә районы

 

"Иман" сәхифәбезбездә "Рамил хәзрәт вәгазь­ләре"н алып барганнан бирле укучыларыбызда сораулар арта гына бара. Бу юлы Кол Шә­­риф мәчете имам-хатыйбы, Казан Кремле музей-тыюлыгының иҗтимагый һәм дини оешмалар белән элемтә буенча урынбасары Рамил хәзрәт Юныс белән нәкъ Зөлфия ханым кузгаткан темага сөйлә­шергә булдык.

 

– Рамил хәзрәт, Әтнә районыннан укучыбыз, ялгышмасам, күптән түгел телевизор экраннарыннан күрсәтелгән "Великолепный век" дип исем­ләнгән төрек фильмы турында сүз кузгаткан бугай.

 

– Әйе, бу – Госман империясе вакытын тасвирлаган фильм. Төркиядә ул бик зур бәхәсләр кузгатты. Анда яшәүче мөселман халкы әлеге фильмны күрсәтүгә каршы чыкты. Билгеле, биредә Госман империясенә кагылышлы тарихи вакыйгалар хакыйкатькә туры килми. Әмма безнең илдә әлеге фильмны рәхәтләнеп күрсәтәләр. Мөселманнарның кырын эшләренә багышланган мондый сериалларны гавам яратып карый. Шуны әйтәсе килә: беренчедән, бу фильм тарихи фактларга туры килми, икенчедән, коллык мәсьәләсе дә бүген актуаль түгел.

 

– Бу теманы дәвам итеп, тагын бер мисал китерәсем килә. Ире үлеп киткән бер ханым, минем хәләл җефетем юк, башка ир белән яшәү миңа гөнаһ саналмый, дигән. Әйтер­гә кирәк, бүгенге болгавыр заманда үз-үзләренә шундый "фәтва" чыгаручылар шактый күбәйде. Шайтан коткысына бирелеп, зина кылучылар хакында сез җомга намазларында да еш сөйлисез.

 

– Никах булмыйча торып теләсә кайсы ир һәм хатын-кызның (ирле хатынмы, ирсез хатын булсынмы ул) җенси мөнәсәбәте – зина дип атала. Дин юлында булмаганнар күп вакыт гөнаһның нәрсә икәнен дә аңламый. Чөнки гөнаһның нәрсә икәнен аңлар өчен иман кирәк. Иманнан ерагайсаң – син гөнаһка кереп китәсең, якынайсаң – Аллаһка якынаясың – гөнаһтан арынасың. Әгәр кешенең иманы юк икән, ул ничек тели – шулай яши, әллә нинди үзе уйлап тапкан дингә табына, төрле хорафатларга ышана. Гөнаһны, зинаны берничек тә аклап булмый. Дөрес, әлеге мәсьәләне чишүнең төрле юллары бар. Әйтик, күпхатынлык. Бу – Аллаһы Тәгалә тарафыннан тәкъдим ителгән бер ысул. Бүген ул бик актуаль. Хатын-кызларның саны күбрәк дибез бит инде. Әгәр ир-атның мөмкинлекләре булса, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бу рөхсәт ителгән гамәл санала. Күпхатынлыкка кадәр, иң әүвәл, гаиләдә дөрес тәрбия булырга тиеш. Бүген балалар ничек тәрбияләнә? Алар бүген "Дом 2" кебек төрле мәгънәсез тапшырулар, сериаллар карый. Шайтан аларга 7 -8 яшьтән үк кереп утыра инде. Димәк, нарасый шушы яшьтән үк бу гөнаһ белән яши, ул аның җелегенә сеңеп кала. Әгәр бала кечкенәдән үк әти-әнисен күреп, тәрбия алып үссә, ул әхлаклы була. Моның ачыктан-ачык дәлиле "Йосыф кыйс­сасы"н­да да бар. Нинди генә газаплар аша узмый Йосыф. Әмма ун яшенә кадәр әтисеннән алган тәрбия белән ул хәтта хатын-кыз фетнәсен дә җиңеп чыга. "Хатын-кыз фетнәсенә караганда, зинданда булу миңа хәерлерәк", – ди Йосыф. Бүген безнең дини тәрбия аксый төшә. Балалар бакчасында, мәктәпләрдә әхлак дәресләре, дин дәресләре юк. Гаиләдә дә бернинди тәрбия күреп үсмиләр. Бүген күпчелек яшьләребез нәфеснең колы булып яши бирә.

 

– Зинадан котылуның бер юлы – күпхатынлык бар, дип әйтеп киттегез. Бүген әлеге мәсьәләне калкурак куярга ки­рәктер, мөгаен. Чөнки күпхатынлык турында соңгы елларда еш ишетергә туры килә. Ике хатын белән яшәгән кешеләрне беләм. Дөрес, аларның адресына тәнкыйть сүзләре җитке­рүчеләр бик күп. Андыйлар үзләре дә ике хатын белән тормышларын кеше күзенә күр­сәтмәскә тырыша. Әмма без капчыкта ятмый, андый хәбәр тиз тарала. Бүген андый ир-атлар күпвакыт үзләрен ничек тотарга белми. Бәлки, сез киңәш бирерсез?

 

– Егерме ел элек бик күп районнарда яулык бәйләгән кызларны әти-әниләре аңламый иде. Әтиләре үз кызларын: "Мине кеше каршында мәсхәрә итеп йөрмә", – дип өйләреннән куып чыгарган очраклар булды. Унбиш ел элек хәләл ризыкның да нәрсә икәнен белмәделәр. Бүген, ниһаять, без хәләл ризыкның да кадерен аңладык. Күбебез хәләл иттән башка ит алмый. Әйтик, егерме ел элек берәр җитәкченең намаз укуын, кулын күтәреп дога кылуын, тәһарәт алуын белсәләр, бигрәк тә сәер тоелды. Ә хәзер безнең министрлар, җитәкчеләр намаз укый. Бу – табигый күренеш кебек. Бүген шулай ук күпхатынлык та ят һәм сәер тоела. Әлбәттә, Аллаһы Тәгаләнең мантыйгы белән адәм баласының мантыйк вакыты туры килми. Кайчандыр яулыкны яшереп бәйләгән, җитәкчеләр качып кына өйләрендә намаз укыган кебек, бүген күпхатынлыкны да яшереп баралар. Әмма мин Татарстанда, Казанда күп хатын белән яшәгән кешеләрне беләм. Еш кына ислам динендә генә күпхатынлык күзәтелә дип әйтүчеләр бар. Дөрес түгел, Библияне укырга кирәк. Сөләйман, Давыт, Ибраһим, Муса пәйгам­бәрләрнең ничә хатыны булган? Бу бит бөтен диннәрдә, бөтен пәйгамбәрләрдә күзәтелгән хәл. Табигатьтә дә без моның белән очрашабыз. Авылда бер әтәчкә ничә тавык? Беребез дә әтәчне куып чыгармыйбыз бит. Безнең ислам дине – табигый дин. Хәзер шушы сөйләгәннәргә кире мисал китерәм. Күп кенә хатын-кызлар үзләренең ирләренең читкә йөрүләрен беләләр. Җәһәннәм гамәле кылып йөр­гәндә хатыннары күз йома, тү­зәләр, ә хәләл юл белән, Коръән кушканча үтәүдән оялалар, куркалар һәм сүгәләр. Аллаһы Тәгаләдән биргән бу дәва яки гамәл әлегә бездә сәер кебек. Әмма бер егерме елдан соң моның белән беркемне дә гаҗәп­ләндерә алмаячакбыз. Кол Шәриф мәчетендә шактый кешеләргә никах укырга туры килде. Бер ягында беренче хатыны утыра, ә икенче ягында икенче хатынына никах укыдык. Беренче хатыны моңа икенче хатын табып биргән, бергәләп туйга әзерләнгәннәр.

 

– Әгәр ир икенче хатын алуын беренчесеннән яшерсә, гөнаһ буламы? Алай өйләнүче­ләр дә шактый бит. Ир-атның хәләл җефетеннән рөхсәт алуы кирәкме?

 

– Бик күп еллар Мәрҗани мәчетендә эшләгән имам Зәки хәзрәттән берәү сораган ди: "Хәзрәт, икенче хатын алганда, беренче хатыннан рөхсәт алырга кирәкме?" – дигән. Ул бераз кы­рысрак иде. "И, хайван, сиңа Ал­лаһы Тәгалә рөхсәт биргән бит инде, тагын нәрсә кирәк?" – дип җавап кайтарган. Күпхатынлыкның төп таләбе – гаделлек. Яшерен булган вакытта гаделлек үтәү авыр. Бер хатын белә, ә икен­чесе бернәрсә дә белми. Ә аларга бертөрле мән­фәгать, бертөрле тору урыны булырга тиеш. Гаделлек булганда, күпхатынлык мәсьәләсе дөрес үтәлгән булып чыга.



Ватаным Татарстан
№ 14-15 | 27.01.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы