поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.01.2012 Мәдәният

Хәлил Әбҗәлилов. Исемнәре исемдә

Журналыбызда «Мөхәррир сүзе»н ел буена нинди дә булса бер темага багышлау традициягә кереп бара шикелле. Быелгы тема минем юлымда очрап, күңелдә исемнәре уелып калган шәхесләргә багышланыр.

СССРның халык артисты. Г.Камал исемендәге театр труппасын яшь артистлар белән тулыландыру фикерен Татарстан мәдәният министрлыгына ул җиткерә. Һәм, Мәскәү белән сөйләшеп, Малый театр каршындагы М.С. Щепкин исемендәге театр училищесында (югары уку йорты) татар студиясе ачарга карар кабул ителә. 23 татар егетен һәм кызын сайлап алып, Мәскәүгә озаталар. Алар арасында мин дә бар идем.

Хәлил ага, хәер-фатихасын биреп, кирәге кадәренчә вәгазь дә укып озатып калды. Без инде, билгеле, нинди җаваплы, мәшәкатьле озын юлга чыкканыбызны аңлап та бетермәгәнбездер. Яшьлек бит ул, бик тирәнгә кермичә генә, аллы-гөлле хыял дөньясында яшәргә омтыла. Без дә Мәскәү хәтле Мәскәүгә эләгеп, киләчәктә бөек булырга әзерләнгән идек. Хәлил абый һәм башка өлкәннәрнең киңәшләрен колак очы белән генә тыңлаганбыздыр. Укый башлагач, тормыш чынбарлыгы белән очраштык. Мәскәүдә дә ашыйсы килгәне бик тиз ачыкланды. Стипендия дигән нәрсә, тартып-сузгач та, егерме көнгә генә җитә икән. Өстәвенә адәм рәтле итеп киенәсе дә килә. Боларны дөньяның ачысын-төчесен татыган Хәлил абыебыз белгән икән ләбаса. Бервакыт безгә мәдәният министрлыгыннан акча килеп төште. Һәрберебезгә. Ничәшәр сум икәне онытылган. Ә менә куанычыбыздан үрле-кырлы сикергәнебез хәтердә. Бу изге гамәл Хәлил Әбҗәлилов тырышлыгы белән эшләнгән икән. Ул Татарстан Югары Советы депутаты буларак, обком ишеген дә ачкан. Татар театрының киләчәге турында җитәкчеләр у
йларга тиешлеген исбатлаган. Һәм мәртәбәле артистның сүзенә колак салганнар. Бара-тора әлеге ярдәмгә без ияләштек. Рәхмәт әйткәнбезме Хәлил абыйга – белмим, әмма сорарга өйрәндек. Биш ел дәвамында өлкән артист «үз вазыйфасын» төгәл үтәп барды. Хәтта мәдәният министрын үзен безнең янга алып килде. Министрыбыз Рәхмәтуллин абый да игелекле булып чыкты. Ярдәм күрсәтергә вәгъдәләр биреп китте һәм, рәхмәт яугырысы, вәгъдәсендә торды. Ярдәм килер алдыннан Рабит Батулла махсус җыр язды, аны без хор белән җырладык. Сүзләре хәтердә, көен, бәлки, Батулла хәтерлидер.

Рәхмәтуллин вәгъдә бирде
Җибәрергә мең тәңкә.
Мең тәңкә, мең тәңкә –
Килә безгә мең тәңкә.

Акча турында озын итеп язуым өчен гафу үтенәм, әмма без бик мохтаҗ идек. Беребез дә өйдән бер тиен дә ярдәм алмый идек диярлек. Хәзерге студентларга, бәлки, бу аңлашылмыйдыр да.

Хәлил абыебызның яхшылыгы матди ярдәм белән генә чикләнми. Кемнең ничек укыганын ул күзәтеп барды. Мәскәүдә бик тиз урыслашып китмәсеннәр диептер, татар теле укытучылары билгеләтте. Соңрак татар режиссеры Габдулла абый Йосыповны җибәрттерде. Җәйге каникулларда шаталтрестта йөреп, театрны онытмасыннар дип безгә гастрольләр ясап, авылларга чыгарып керүне дә ул оештырды. Без әкрен-әкрен театр тормышына керә бардык. Ә инде укулар тәмамлангач, безне төрле театрларга таратмыйча, барыбызны бергә Камал театрына алу да Хәлил абый тырышлыгы белән эшләнгәне беленде. Шуның аркасында без бербөтен булып сакланып калдык.

Хәлил Әбҗәлиловның нинди зур эш эшләгәнлеге бөтен барлыгы белән соңрак кына аңлашылды. Безгә хәтле һәм бездән соң да татар студияләре Мәскәү, Ленинградта оештырылды. Ләкин, ни кызганыч, анда укучылар талантлы булсалар да, күпләре таралышып, күмәк көч була алмадылар. Аларның Хәлил абыйлары булмады.

Карап торырга кырыс кеше кебек иде Хәлил Әбҗәлилов. Ләкин аның кырыслыгы әтиләр кырыслыгына тиң иде. Безне яхшы артист һәм яхшы кеше итеп күрәсе килде. Мин аның уйнаган рольләрен санап тормыйм. Хуҗа Насретдин ролен искиткеч итеп уйнаганын әйтсәм дә җитәдер. Аннан соң күпме талантлы артистларның Хуҗа Насретдинын күрдем, Хәлил абый кебек була алмадылар, дисәм, үпкәләмәсләр. Бөекнең бөеклеген кабатлау мөмкин түгелдер.

Хәлил абыйның җәсәден моргтан төнлә алып кайттык. Мин мәеттән куркам. Шулай да ябык машинада, Хәлил абый яткан табут янында кайттым. Нигәдер курыкмадым. Югыйсә, исән чагында аңардан шүрли идем. Театр ишеге төбендә басып торырга ярата иде ул. Яныннан үтеп киткәндә тиз генә исәнләшеп китү ягын карый идем. Карашы белән уйларымны укый сыман тоела иде. Ул туктатып гел бер сорау бирә иде.

– Ничек? – дигән соравына җавап эзләп интегә идем. Ләкин ул җавап көтмәде дә. «Ничек», дигән сорауның мәгънәсе бик тирәндә ята иде. Мин аның ул соравына әле дә җавап эзлим.

Марсель Сәлимҗанов аңа Әбҗә, дип эндәшә иде. Марсельнең сөйләгәне искә төште. Аны бик яшь көе Камал театрының баш режиссеры итеп билгеләделәр. Кайбер артистлар Марсельне малайсытып репетицияләргә соңлап килә башлыйлар, аның әйткәннәрен дә санга сукмаучылар табыла, шунда Хәлил Әбҗәлилов Марсельне туктата да:

– Син гаебем булмаса да, мине сүк, миңа кычкыр. Мин ачуланмам, әмма бүтәннәргә дәрес булыр, – ди. Бер көнне Хәлил абый юри соңга кала. Марсель аның киңәшен тотып, Әбҗәне эт итеп сүгә. Хәлил абый гафу үтенә. СССРның халык артистына тукмак эләккәч, бүтәннәр шым булалар.

Бүген, минемчә, Хәлил Әбҗәлилов нигәдер күләгәдәрәк кала. Ул яратып ук бетермәгәннәрне күбрәк мактыйбыз кебек. Хәтта аның туган авылында да игътибар җитеп бетми сыман. Ул Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туган. Муса Җәлил белән авылдаш. Туганнар да бугай әле. Берсе Әбҗәлилов, икенчесе – Җәлилов. Мусаның даны Хәлил Әбҗәлиловка «комачаулый», күрәсең. Ләкин ул Муса Җәлил кебек үк бөек шәхес. Ул театр тарихында гына түгел, татар тарихында да лаеклы урынын алырга тиеш. Без Мостафа авылына Җәлил өчен генә түгел, Хәлил ага Әбҗәлилов өчен дә бурычлы.
 


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ --- |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»