поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.01.2012 Интернет

Түрәнең дә бар җаны яки Түрәләр “Твиттер”га нәрсә эзләп керә?

Сәясәтче һәм түрәләргә «Твиттер» җене кагылды. Интернеттагы “Фейсбук», «Одноклассники», «В контакте» кебек социаль челтәр бу. Аерма шунда, “Твиттер”да аралашу, хәл белешү кыска хәбәрләрдән генә тора. Күп очракта алар кесә телефоныннан гына языла, смс җыйган кебек. Бер твит 140 хәрефтән артмаска тиеш. Гадәттә, сәясәтче һәм түрәләр Интернетны өнәп бетерми, күрмәмешкә салыша бит. Ә “Твиттер”га “мәхәббәт” кайдан килә? Берничә сәбәбен күрәм.

Беренчедән, мода гаепле. Сәяси, номенклатур яктан бәйсез булмаган түрә һәрвакыт үз җитәкчесенә иярә, сабый бала сыман аның һәр адымын кабатлый башлый. Ельцин дәдә теннис уйный башлагач, бар түрә кулына ракетка тотты. Шәйми бабай атлар яратуын әйтергә өлгермәде, бар кеше ипподромда. Интернетка мөкиббән Медведев кайбер уй-фикерләрен “Твиттер” аша белдерә башлагач, мескен түрә халкы кая барсын? Хәзер “Твиттер”да аккаунты булмаган губернатор, депутат, сәясәтче калмады бугай инде. Дөрес, күбесе бу эшкә формаль карый. Бармы? Бар! Твиттер-битләре яңартылып бара үзе. Әмма, күренеп тора, үзләре тарафыннан түгел. Клавиатура өстенә референтлары, ярдәмчеләре тир түгә. “Твиттер”ымны үзем алып барам дип күпме генә алдарга тырышсаң да, ялганың ачылачак, чөнки бу системаның үз психологиясе, җаны бар. Тере аккаунт белән ярдәмче кулы белән башкарылган твит бик нык аерыла һәм сизелә ул. Әлбәттә, дәлилләрем юк, әмма үз күзәтүләрем буенча әйтә алам: Рөстәм Миңнеханов “Твиттер”да үзе утыра, ә, мәсәлән, Фәрит Мөхәммәтшин ярдәмчеләре кулын уйната. Эзли китсәң, Жириновскийның да шәхси аккаунты бар. Әмма сез аның СМС җыйганын күз алдыгызга китерә аласызмы? Телефонда берәр төймәсен табалмаса, җенләнеп идәнгә ташлап таптаячак бит ул аны! Әлбәттә, ярдәмчеләре булыша. Ходай аларга исәнлек бирсен.

“Твиттер”да түрәләр күбәюнең икенче сәбәбе – интерактив һәм аның иреклеге. Аккаунт хуҗасы дөнья хәлләре белән хәбәрдар була, теләгән сорауларга гына җавап бирә, яратмаган кешесен банга куя – рәхәт бит, тагын ни кирәк! Түрә кеше “Твиттер”дан биргән сорауга 1 ай эчендә җавап бирергә тиеш дигән канун юк. Шунысы да бар, гарәп илләрендәге инкыйлаблар, Болотная, Сахаров мәйданнарында митинглар оешуда “Твиттер”ның роле зур иде. Әлеге социаль челтәр хәзер гади халыкның кәефен күрсәтүче бер термометр ролен үти. Ә өстәгеләргә астагыларның температурасын һәрвакыт тикшереп тору зарур. Юкса, температура артык күтәрелеп шартларга да мөмкин. Димәк, социаль челтәрләрдән читләшергә ярамый.

Рөстәм Миңнехановка “Твиттер”да үз битен ачырга журналист Тина Канделаки булышкан иде. Республикада электрон тормыш өчен җаваплы вице-премьер Николай Никифоров моңарчы ни карагандыр. Президентның аккаунты берничә ай тынлык саклаганнан соң, берзаман актив эшли башлады (парольләрен онытмаган, афәрин!). Әй язалар президентка! Күпләр җавап та ала. Әмма шунысын сиздем, Миңнеханов күбрәк көнкүреш проблемаларына игътибар бирә. Гәрчә бу хөкүмәт, министрлыклар эше. Ә сәяси сораулардан берәз читләшә кебек. Хәер, мин үзем дә илбашына “коммуналь” сорау бирдем: “Яңа Арышның күршесе Яншык авылы (Балык Бистәсе районы) ничә еллар юлсыз интегә. Шуңа халкы да тарала. Күңелсез күренеш. Берәр әмәле юкмы? Рәхмәт”. 15 минут эчендә җавап та килде: “Һәр елны 50-60 авылга юл ясыйбыз, күбрәк кирәк”. Күрәбез, җавапта “әйе” дә, “юк” та юк. Әмма җавап бар. Сүз уңаеннан, президентка яза калсагыз, һичшиксез, татарча языгыз. Үз күзәтүләрем буенча әйтәм: мондый твитларга ул теләбрәк җавап бирә, әллә якын итә, әллә алар күпсанлы русча твитлардан аерылып тора.

Рөстәм Миңнехановтан тыш Татарстан түрә һәм җитәкчеләре арасында “Твиттер”ны иң актив кулланучылар – вице-премьер Николай Никифоров, Чүпрәле районы башлыгы Тимур Ногманов (иң яшь глава булгангамы), Чаллы мэры Васил Шәйхразиев. Соңгысының твитларын уку аеруча күңелле. Иртән торуга Җир шары белән исәнләшә, Казанга барганда “не скучай, автоград” дип Чаллы белән хушлаша – бер галәмәт! Шәйхразиевның бите иң позитив аккаунт номинациясендә җиңәр иде, анда проблема күтәргән бер генә твит та хәтерләмим. Укып барсаң, Чаллыда яшисе килә башлый.

Федераль түрәләрдән иң актив твиттерчылар – президент ярдәмчесе Аркадий Дворкович, Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых, Тверь өлкәсе экс-губернаторы Дмитрий Зеленин. Соңгысы Кремльдә узган мәҗлес вакытында тәлинкәдә суалчанга тап булып, аны фотога төшереп “Твиттер”га элгән иде. Әллә ни күп вакыт узмады, үзен дә төшерделәр. Губернатор кәнәфиеннән. Белых исә моның ише маҗарага даими юлыгып тора. Берсендә Дәүләт Советы җыены вакытында “Твиттер”да утырганы өчен Медведевтан эләкте. Ә бу атнаны селектор киңәшмәсе вакытында Путин Киров губернаторына “сигнальчик” (цитата) җибәрергә кушты. Белых исә бу мизгелдә “Твиттер”ына сәяхәтнамә фотолар ясый-ясый гаиләсе белән Швециядә ял итә иде. Соңыннан блогында премьерның тәнкыйтенә шактый кырыс җавап бирде ул. Тиздән тагын бер губернатор кәнәфие бушамагае.

Күп кенә түрәләрне бер стандарт твит буенча танырга мөмкин. Ул әледән-әле кабатланып килә. Мәскәүлеләрдә дә, безнекеләрдә дә. Берәрсе эшендә кичке ун-унберләргә кадәр тоткарланса, һичшиксез, твиттерга язып куя. Инде сәгать фәлән булган, ә мин әле һаман өйгә кайтып китә алмыйм, янәсе. “Бүген иртәрәк кайтам әле өйгә” дигән бер генә хәбәр дә укыганым юк! Моның сере бик гади – аларны бит “Твиттер”да үз җитәкчеләре укып бара. Кемнедер Миңнеханов, кемнедер Медведев, кемнедер башкасы. Ничек инде, төнгә кадәр эштә утыр да, җитәкчең моны белми калсын?

Өченче сәбәпкә дә барып җиттек. Монысы техник сәбәп кенә. “Твиттер” шунысы белән уңайлы, аны кесә телефоны аша яңартып барырга мөмкин. Ә түрәләр компьютер каршында сирәк утыра, ярты гомерләре юлда һәм очы-кырые күренмәгән җыелыш-киңәшмәләрдә уза. Телефоннан “Твиттер”да утырырга иң уңайлы вакыт бу, чөнки җыелышта күңелсез, ә юлда пассажир булып баралар (сер итеп кенә әйтәм: күбесенең шәхси шоферы бар).

Түрә һәм җитәкчеләрнең “Твиттер”га ни сәбәпле керүләренә карамастан, бу ресурс бүген өстәгеләр һәм астагылар арасында бер виртуаль күпер булдыры. Кечкенә кешеләрнең шактые үз проблемасын өстәгеләргә җиткерә алды, ә кайберләре хәтта реаль ярдәм дә күргәндер. “Твиттер”ның тагын бер казанышы – ул түрәләрне кеше халәтенә кайтара башлады. Моңарчы без төрле күк катламнарында яши идек кебек. Баксаң, зур түрә дә кеше икән бит! Аларның да балалары бар, балаларының туган көннәре, бәхетләре, шатлыклары, иртән торалар, кич яталар. Түрәнең дә бар җаны. Аның белән дә кешечә сөйләшеп була икән. Ә рәсми отпискалар аша гына түгел.

Твиттер-сүзлек
Аккаунт – твиттерда шәхси бит
Фолловер – аккаунтны укып баручы
Твит – 140 хәрефтән артмаган бер хәбәр
Ретвит – башка кеше язганнардан цитата
Бан – теге яки бу кешедән хәбәр килүне чикләү
Хэштег – төрле твитларны берләштергән тема


Данил СӘФӘРОВ
Ирек мәйданы
№ 4 | 27.01.2012
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»