поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.01.2012 Җәмгыять

Мәрхәмәтлелек һәм мәрхәмәтсезлек

Беркөнне улым Равил Шенталыдан күңеле төшеп, боегып кайтып керде.

 

- Ни булды, балам? - дим.

 

- Әнкәй! Мәрхәмәтсезлек белән мәрхәмәтлелекнең чиге бармы икән? - дип, сорауга каршы сорау белән җавап кайтарды ул, елардай булып. Шуннан соң ул түбәндәгеләрне бәян итте. Иртән-иртүк  әтисе белән район үзәгенә эшкә барганда,  январь аеның  чатнама суык көнендә берәү  берничә көнлек кечкенә песи балаларын машиналар күп йөри торган асфальт  юлы уртасына  куеп калдырган икән.

 

- Гөнаһсыз хайваннар салкыннан дер-дер калтыранышып, бер-беренә сыенышып торалар иде, мин туктап алыйммы икән әллә? - дип уйлап та куйдым. Тик  машинаны бу урында туктатырга ярамый иде. Ә ерак та түгел  юл хәрәкәтләрен күзәтүче милиция патруле басып тора. Әтине эшенә илтеп, кире борылып килгәндә соң иде инде. Бичара нәниләр  бер-беренә сыенышып, туңып, салкыннан катып үлгәннәр иде.  Тизрәк үлсеннәр, диптер инде, ташлап калдыручы аларның өсләренә  су да сибеп   калдырган булган икән, - дип  ачынып сөйләде.

 

Улым белән сөйләшкәннән соң, башымда төрле уйлар бөтерелә башлады. Йөрәгем бик әрнегәч, кулыма каләм алмыйча булдыра алмадым. 

 

Барыбыз да бер кояш җылысында җылынып, бер күк гөмбәзе астында яшәсәк тә, дөньяда төрле кешеләр яши бит. Каләмдәшем, күрше Карабикол  авылында яшәүче танылган журналист Гөлсирә апа Гайнанова бик мәрхәмәтле кеше, күрәсең. Ялгышмасам, аның өендә  егермедән  артык песие бар.

 

- Кайдан алдың  боларны? - дип сорадым мин аңардан бер баруымда.

 

- Бусын урамнан, туңып утырган җирдән алып кердем. Әнә тегесен күрше апабыз балаларына кыш чыгарга киткәндә биреп калдырды, - дип тезеп сөйләп китте ул  песиләре турында. 

 

Иҗат кешесе бик  нечкә хисле була, бар нәрсәне тирәнтен аңлый, йөрәге аша кичерә, диләр,  бу дөрес,  күрәсең. Песиләре күп булса да, Гөлсирә  апаның  өе һәрчак чиста, пөхтә, бик матур итеп җыештырылган. Әнкәсе Бибиәсма әбинең урыны да түрдән. Ул гел намаз укып, гамәл кылып яши.

 

Әлеге дә баягы, Гөлсинә апа песиләренә мәрхәмәтле,  олы яшьтәге  әнкәсенә ихтирамлы булса да, уңганлык та бик кирәкле әйбер шул бу дөньяда.  Изге  дини китапларда пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләм чапан итәгендә йоклап киткән песине уятырга теләмәгәч, итәк очын кисеп калдырган, дип язылган. Шундый хөрмәтле кешенең шулай эшләве генә дә  бик тирән мәгънәгә ия.  Без һәрчак кече туганнарыбызны кайгыртып яшәргә тиеш, минемчә.

 

Яза башлагач, тагын бер вакыйга исемә төште.  Юлда йөргәндә төрле кешеләр белән очрашырга, төрле  вакыйгаларга тап булырга туры килә бит. Үткән елның ноябрь аеның  ачы җилле, карлы-яңгырлы бер киче иде. Кләүле станциясен чыккач, караңгы төшеп килүгә карамастан, автобус тукталышында олы яшьтәге бер апа басып тора иде.Ул без килгәнне күргәч, кулын да күтәрмәде, безгә өметсез күз карашын ташлады да бөтенләй арты белән борылып басты. Машинаны туктаткач, кереп утырды да:

 

- Дөньяда мәрхәмәтле кешеләр дә бар икән әле, рәхмәт инде сезгә. Берничә сәгать басып торам инде, утыртучы юк. Сез уйлыйсыздыр инде, эт тә чыкмастай һава шартларында ни эшләп тансыклап  йөри икән, өендә утырмыйча, - дип, сөйли башлады ул. - Ирем  үлеп китте. Ә Ходай безгә бала бирмәде. Бөтен нужа үземә калды хәзер. Капка ясатырга җыенгач, тупсалар (күгәннәр) артыннан район үзәгенә  үземә барырга туры килде. Остага акчасын бирәм, үзең табып алып кил әле,  дип инәлеп әйтсәм дә,  тыңламады, - дип дәвам итте Катеринә түтәй (үзен шулай дип атады ул), кулындагы сумкасына ымлап. Шул чакны: “берьялгызың тормыш алып барулары бик авыр шул”, дигәндәй апаның сумкасындагы тупсалары үзара зеңгелдәшеп куйды. - Гомер буе авыр колхоз эшендә бил бөксәм дә,  пенсиям  бик аз. Шуңа өстәп,  шәфкатьлелек  оешмасы да бераз акча түләп тора. Ә шушы акчаны алыр өчен никадәр документ җыеп тапшырырга кирәк. Бер  рәсми кәгазьне китереп биргәч, янәдән башкасын сорыйлар.

 

"Барысын берьюлы алып килергә әйткән булсагыз, ни була иде соң? Мин олы кешегә авыл белән район арасында йөрүләре бик авыр бит!" - дип әйткән идем: - Ат күтәреп йөрмисең әле, - дип өстемә кычкырдылар.

 

Менә шушы тупсалар артыннан йөреп тә  көнем үтте. Өстәвенә әле тамагым да ач. Кайчан мин җылы  өемә кайтып керәм әле? Югары урында хезмәт итмәгән гади   һәм  ялгыз  кешеләргә бүген  бик авыр дөньяда яшәүләре!..

 

Шуннан соң Катеринә түтәй йөрәге әрнеп,  байлыклары белән масаеп, эреләнеп  йөрүче кешеләр турында  әллә ниләр сөйләп алды.

  

-  Ничек уйлыйсыздыр, сез  үзегез мөселман кешеләре бит, мин христиан динендә булсам да, мәңгелек йортка күчкәч, Аллаһы хозурында барыбызга да кылган эш-гамәлләребез өчен җавап тотарга туры киләчәк, дип уйлыйм. Шуның өчен без бер-беребезгә туганнарча  миһербанлы, шәфкатьле булып яшәргә тиешбез.

 

Бу дөнья сынау һәм сыналу йорты, ә анда байлыкларны алып барып булмый, - дип тә өстәде. Катеринә түтәй  һәм борылышта төшеп калды.  

 

Тормышка аек акыл белән караучы,  дөрес фикер йөртүче, яшәгәндә ачысын да, төчесен дә күп кичергән бу гади авыл хатын-кызы, өлкән яшьтәге апаның сөйләгән сүзләре бик озак күңелемнән китми йөдәтте. 

 

Минем яраткан җырчым Венера Ганиева:

“Гомер үтә, гомер үтә, диләр,

Гомер үтми, без үтәбез

                         гомер юлыннан.

Артка карап уфтанмаек әле,

Үкенмәслек итеп яшик

                                  дөньяда”, - дип җырлый бит әнә.

 

Әйе,  хатасыз яшәүче юктыр бу дөньяда. Төрлебез төрлечә тәрбияләнгән, барыбызда да төрле холык-фигыль, төрле яшәү рәвеше дигәндәй... Ә шулай да, минемчә, безгә   гыйбрәт алырлык нәрсәләр бик күп, шуны онытмасак иде.

 

Денис авылы, Шенталы районы.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»