поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
27.01.2012 Җәмгыять

Ярый әле шул савытлар бар...

Начар дип исәпләнгән, тәнкыйть утына тотылган хәл-вакыйганың да яхшы ягын таба белергә, күрергә кирәк. Башка илләрдә күптән гамәлдә булган, законлы эшләрне үрнәк итеп алып, безнең илдә оештырсалар, кара тавыш куба. Имеш, безгә батмый бу нәрсә. Нигә икәнен пыраклаучылар үзләре дә аңлатып бирә алмыйлар.

Соңгы вакытта кирәкмәгән, артык дип саналган сабыйларны махсус “бокс”ларда калдыру мөмкинлеге тудырылды. Начармы соң бу? Сабыйны ташлау үзе үк яхшы эш түгел, ләкин төптәнрәк уйлап карыйк әле. Иң элек, саллы дәлил итеп, халыкның дин тотмавын, бөтен азгынлык, әшәкелек шуннан дигән фикерне көчләп тагалар. Алай димәс идем. Баланы тумас борын юк итү гамәлен кешелек барлыкка килү белән кыла башлаганнар. Динебез гөрләп чәчәк аткан вакытта, әхлак нормалары иң югары дәрәҗәгә күтәрелгәндә бу эш бик яшерен, тар даирә кешеләре катнашында гына эшләнгән. Бала төшерү өчен сырхауханәгә бару әйтеп бетергесез хурлык саналганлыктан, әлеге җинаятьне аерым хатыннар, әбиләр башкарган. Һәм мондый очракта ана да, бала да үлү куркынычы зур булган. Күбесенчә, инде биш-алты баласы булган, авыр тормышта яшәгән аналар, ирләреннән яшереп, йөкләреннән уңышлы гына котылганда да, соңыннан авыр эш эшләп өзлегеп, гомерлек гарип булып калганнар. Бала мәетен теләсә-кая яшергәннәр. Бу эшләрне ирләрдән яшереп эшләгәннәр, димәк, зиратка юл ябык булган, аннан соң, дин кануннары буенча андый баланы зиратка күмәргә ярамаган да. Инде ниндидер очраклылык белән бала исән килеш дөньяга килә калса, аны бик яшертен рәвештә балалары булмаган гаиләгә яки тәрбияләргә мөмкинлеге булган дус-ишләренә урнаштырганнар. Әле хәзер дә сөйлиләр: “Фәлән кешенең онык-кызы баласын төшереп, яки туган уңайга үтереп, базына күмгән булган, шунлыктан аларның өйләре тыныч түгел”, “Фәлән кешеләр балаларын үтереп, фәлән җиргә күмгән булганнар, хәзер төннәрен һаман бер үк вакытта анда бала елаганын ишетәләр...” – диләр. Мәсәлән, бездә андый җирләр бар.

 

Минем әтинең үги апасы соңгы елларын безнең йортта яшәп, үз акылында килеш, 89 яшендә үлде. Нык зиһенле, латинча, гарәпчә, кириллица хәрефләрен белеп, укый, яза иде. Урысча бездән яхшы сөйләшүче, дин мәсьәләсенә дә, дөньяви хәлләргә дә аек акыл белән карап, төпле фикер белән яшәүче нык карчык иде. Төннәрен йоклый алмый, шуңа аның белән таң атканчы сөйләшеп утыра идек. Бервакыт шушы мәсьәләгә тукталдык. Мин аңардан: “Апа, Ямаш авылында Н. апаларның йортлары тыныч түгел, төннәрен кемдер-нәрсәдер йоклаган кешеләрне диваннарыннан, караватларыннан тотып ата, буа икән, дип сөйлиләр, шул дөресме?” – дип сорадым. Апа менә ниләр сөйләде:

 

– Әйе, дөрес. Ләкин бу вакыйгаларга ике яклап карау кирәк. Ул йортта күп еллар элек удмурт гаиләсе яшәде. Ире тимерче булып эшләде, хатыны Полина исемле иде. Яхшы, бик тәртипле гаилә. Шул Полина яңа туган баласын базга – нигезгә күмгән. Үтергәнме, әллә бала үле туганмы – анысын белүче юк. Баланың догасыз күмелүе генә хак. Һәр диннең үз йоласы бар. Христиан динендәгеләр дә, мөселманнар кебек, кешене бакый дөньяга дога белән олылап озаталар. Удмурт гаиләсе күчеп киткәч, яңа хуҗаларга догасыз күмелгән бала җаны үзен әледән-әле белгертеп торган. Икенче яктан караганда, диван-караватны икенче урынга күчергәч, шунда йоклаучылар төнне тыныч үткәргәннәр. Шул “серле” урынга куелган өстәлдәге әйберләр генә идәнгә очкан. Моны ике төрле аңлатып була. Беренче очракта, бала күмелгән урын нәкъ шунда туры килә һәм аның рухы тынычсызлана, ә бакый дөнья барлыгына шикләнүчеләр күзлегеннән чыгып караганда, ул урын магнит кырына туры килә, монда болай да тынгысыз, димәк, ул нокта буш торырга тиеш.

 

Полина апа мин бу авылга килен булып төшкәч тә килеп йөрде әле. Гади генә, тәрбияле, бик матур кеше иде. Бала үтереп, аны догасыз күмүче имансызга бер дә охшамаган иде. Аннан соң, мәҗбүрилек дигән нәрсә дә бар бит әле, беребез дә фәрештә түгел. Юкәче белән Шәдче авыллары арасында “Балавыз” дигән коры елга бар. Шунда да төннәрен бала елаган тавыш ишетәләр. Ападан ул турыда да сорадым.

 

– Елганың чын исеме – “Бала авазы”, – диде ул. – Анда да бала мәете тапканнар һәм сөякләре генә калганлыктан, кемнеке икәне билгесез булгач, аны шунда гына күмеп калдырганнар. Әйе, анда бала елаган тавыш ишетелә.

 

Кайбер җитди генә авторлар безнең районда андый кыек эшләр булмаган дип киселеп төшеп язалар. Үз районының тарихын белмәгән, өйрәнмәгән кешеләр генә шулай яза, минемчә. Район ул – үзе бер зур дөнья, күрше районнарда булган вакыйгалар һәр җирдә дә булган, эшләнгән. Криминал, медицина, мәгариф, көнкүреш вакыйгалары бер үк төсле, катнашучыларның исеме генә төрле. Безнең гүзәл Мамадышыбызда гади кешеләр яшәгән кебек, кайбер районнарда да мутантлар, чит планета кешеләре яшәми. Алар да үзләренчә бәхетле, бәхетсез, хаталардан беркем хали түгел, бары дөресен язарга кирәк.

 

Хәзерге тормышыбызга килик. Бик күп кызлар, хатыннар төрле сәбәпләр аркасында хәзер дә бала төшерәләр һәм моңа хәзер инде беркем дә гайре табигый хәл дип карамый. Оят, әдәп хәзерге яшьләргә дә ят сыйфатлар түгел. Бүген, медицина шулкадәр көчле вакытта да, әле өй шартларында бала табулар да, төшерүләр дә кабатланып тора. Әле тегендә, әле монда бала мәете килеп чыга. Оят, намусны кем ничек аңлый бит әле. Әти-әниеңнән, якыннарыңнан соң чиккә җитеп оялу, эшеңне мәҗбүри яшерү – мәҗбүрилек бар, балаңны үстерергә үз почмагың, ашатырга, киендерергә, азмы-күпме кешечә яшәргә бөтенләй мөмкинлегең булмау – чарасызлык бар. Күреп-ишетеп торабыз, ике, өч-дүрт баласын үтереп, соңыннан үзләренә кул салган аналар иң соңгы, безгә ишеттерергә теләгән хатларында алда бернинди яктылык күрмәүләрен, өметләре калмавын, ашарга ризыклары булмавын, муеннан бурычка батуларын язалар. Монда денсезлекнең, дин тотмауның ни катнашы бар?

 

Дүрт бала анасы, шәригать кануннарына буйсынып яшәүче, Хаҗга да барып кайткан хатын күптән түгел үз-үзенә кул салды. Сәбәбе – коточкыч. Беркайда да эшләмәүче, азып-тузып йөрүче өч ир, моның ялгыз чагын туры китереп, көчләп чыкканнар. Ул хатын электән үк беркемнән яшермичә намаз укыды (кайберәүләр генә ул дин тота алмадык, эшебез шундый иде, ярамый иде дигән булалар, моны мин кешеләр алдында да, Аллаһ алдында да икейөзләнү дип саныйм). Укытучы булса да, аны моның өчен эшеннән чыгару турында сүз дә булмады, чөнки үз эшенә, фәненә җаны-тәне белән бирелгән фидакарь җан иде. Шуңа да аның мордар китүен күңел кабул итми, моның нинди зур гөнаһ икәнен белгәндер бит ул, югыйсә...

 

Хәзер 12-13 яшьлек кызлар да бала таба. Аларның авырлы булулары бик соң беленә – тәртипле генә күренгән баланың шул яшендә корсак күтәреп йөрүен кем башына китерсен?! Һәм шул балаларның балалары күпчелек очракта сырхауханәдә калдырыла. Ә баланы “бокс”ларда – җылы, уңайлы җирдә калдыруның нәрсәсе начар? Баласын тәрбияләргә мөмкинлеге булмаган ана аны чарасызлыктан яхшы гаиләгә бирә, шуның өчен күпмедер акча ала, закон күзлегеннән караганда, бу – җинаять, ә шул ук баланы анадан тартып алып, чит илгә саткан хөкүмәтебез җинаятьче түгелме? Аның балага хакы ананыкына караганда күбрәкме? Бездә бит хәзер өе пычрак, ана балаларын ялгыз калдырып эшкә китә, бәхетсезлек килеп чыгу куркынычы зур дип, нормаль саналган анадан балаларын тартып алу, гомумән, модага керде. Ә балалар йортларында янгын чыкмыймы, балалар урамнарда имгәнмиме, көчләнмиме? Балалар йортларында 50 балага 4-5 тәрбияче бит, хезмәт хаклары түбән, шунлыктан анда эшләргә кеше килми, ә сәлперәеп йөргән, пенсиядәге карчыклар эшләп йөри. Безнең әле бала табу яки аны кайдадыр калдыру мөмкинлеге бар, әнә, Кытайны карагыз: бер бала алып кайтасың, шуның белән вәссәлам! Яшь бала итен менюга керткәннәрен кайда ишеткәнегез бар иде? Анда кыз бала хәтта туарга да хокуксыз, әйтерсең, закон чыгаручы түрәләр Аллаһ булганнар һәм яшәү белән үлүне үзләре теләгәнчә хәл итәргә хаклары бар! Аннан соң “бэби-бокс”та калдырылган балаларның эчке органнарын файдаланырга мөмкиннәр дип сөйлиләр. Ә сырхауханәләрдә яткан балаларны нәкъ шул максатларда файдаланмаслар дип кем гарантия бирә ала?

 

Әле күптән түгел алты бала анасы, әле яңа туган баласын үтергән (язып та чыктылар, телевизордан да күрсәттеләр). Суфыйга әйләнеп, тагын дин тотмагандыр ул диик инде, ананы гаеплик. Нигә без төп сәбәпләргә күз йомабыз соң әле? Бәлки хөкүмәткә күзен ачып, тирә-якка игътибар белән карарга вакыттыр? Полиция хезмәткәрләренең, хәрбиләрнең, укытучыларның, табибларның хезмәт хаклары артты, кайсыларына бушлай фатирлар, ноутбуклар бирделәр, бирәләр, пенсияләре артты. Ә завод-фабрикалар эшчеләре, колхозчылар һаман 4-5 меңгә эшли, шуннан пенсиягә китүчеләр 4-5 мең пенсия ала. Һәм 4-5 бала үстерүчеләр дә күбесенчә нәкъ шул кешеләр. Ә алда телгә алынган һөнәр ияләрендә күп бала үстерүчеләр бөтенләй юк. Күп дигәндә өч бала үстерәләр. Шунысын да онытмыйк, күбесенчә үз-үзләрен яраткан гаиләләрдән чыккан балалар ташлый үз балаларын. Әгәр болай барса, бөтенләй бала тапмый башлаячаклар әле. Күп балалы гаиләләргә йорт салу өчен җир бирәләр. Бетен сатып йорт салсынмы соң ул гаилә, ачуым да бер килмәгәе! Элек бездә яшьләр өчен аерым йортлар салалар иде. Шәдчедә үзе бер урам җиткерелде, монда укытучы да, савымчы, механизатор, журналист, колхозчы, көтүче, аш-су әзерләүче – бөтенесе яши. Авылда гына эшләсен, яшәсен. Ә хәзер нәрсә бар? Әнә шул “бокс”лар, балалар йортлары, Картлар йортлары... Алары да бетсә, нәрсә буласын күз алдына китерү дә куркыныч.

 

Мамадыш районы, Ямаш авылы.


Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 7-8 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»