поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.09.2008 Җәмгыять

БАКЧА ЭЧЛӘРЕНДӘ - БАКЧА

Балаң бакчага барам дип атлыгып торса, ярты бәхет икән ул. Улым, урнашкан шәпкә бераз елаштырса да, тиз ияләште, хәзер иртәләрен сикереп тора да, үзе җыена башлый. Тәрбияче апаларын да, төркемдәшләрен дә яратты, тиз арада җан дуслар тапты. Бакчабыз зур түгел безнең: анда нибары дүрт төркем эшли.

Җәен еш кына балалар бакчасы мөдире Мәдинә Әхмәдиеваның шланг белән су сиптереп йөрүен күргәләдем. Бакчада шаулап чәчәк атып утыручы гөлләрдән тыш кечкенә  генә түтәлләрдә кыяр, помидор ише яшелчәләр, файдалы үләннәр үсә. Минем кызыксынуымны күргәч:

 

- Бу - балаларга табигатьне өйрәнү өчен  кирәк, алар һәр үсемлекне тотып карый, аның үскәнен күзәтә, -  дип аңлатты мөдир.

 

Мәдинә  ханым соңгы 12 ел гомерен Мәскәү районындагы шушы 126 нчы   балалар бакчасын торгызу өчен биргән. Аңа хәтле 15 ел тәрбияче булып эшләп, тәҗрибә туплаган. Югары категорияле педагог үзе дә ике бала анасы.

 

Беркөнне бакча мөдиренең гөлләр белән тулы кабинетында әңгәмә корып утырдык.

 

- Эшли генә  башлаган чагымда бу урыс балалар бакчасы иде. 1996 елның 1 сентябреннән безгә  татар балалар бакчасы статусы  бирелде. Яңабаштан ике дәүләт телен дә бердәй яхшы белгән тәрбиячеләр тупларга туры килде. Хәзер  бакчада утызлап хезмәткәр эшли,  барысы да татар телен камил белә. Безгә күп очракта урыс телле балалар килә, шуңа күрә ана телендә эш алып бару җиңел дип әйтмәс идем.

 

- Ике дәүләт телен дә камил белгән педагоглар җитешәме соң?

 

- Татар балалар бакчалары өчен бу күптәнге һәм иң зур проблема. Хезмәт хаклары түбән булу сәбәпле, эшкә килергә атлыгып торучылар бөтенләй юк диярлек.  Бүген балалар учреждениеләрендә энтузиастлар гына калды. Алар җәмгыятебезгә бик кирәкле авыр  хезмәт башкаралар. Шуңа күрә, дәүләт тарафыннан аларның хезмәте дөрес һәм лаеклы бәяләнсен иде.  Кайчандыр яраткан эшләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган  менә дигән белгечләрне  кире кайтарырлык мөмкинлек бирсеннәр иде. Балалар белән очраклы кешеләр эшләргә тиеш түгел.

 

Бездә  үз эшен яраткан тәрбиячеләр генә калды.  Бүтән  бакчаларда да шул ук хәл. Мәсәлән, Апас районында туып үскән  Роза Гыймадиева яшьли ятим калып, дәү әнисендә тәрбияләнгән. Мәктәпне тәмамлаганның икенче көнендә үк балалар бакчасына эшкә алуларын үтенеп барган ул, читтән торып училище бетергән, инде  тәрбияче булып эшләвенә дә  40 ел. Балаларга әби дә, монда эшләүче яшьләргә әни дә ул.  Шулай ук,  Гүзәлия  Вәлиева, Алсу Галиәскәрова, Әлсинә Әхмәтшина, Миләүшә Әхмәтвәлиева, яшьләрдән  Сөмбел Җамалиеваkfhys  әйтеп үтәргә кирәк. Алар кебек, сабыйларны яраткан, үз эшләре өчен җаннарын фида кылырга әзер педагоглар тота бүгенге балалар бакчаларын. Бездә инглиз телен өйрәнү, балаларны мәктәпкә әзерләү  буенча "Белем иленә сәяхәт” дип аталган һәм сәләмәтлек  түгәрәкләре эшли, татар фольклоры дәресләре Каюм Насыйри, Риза Фәхретдин нәсихәтләре белән үрелеп бара.

 

- Мөдир буларак  коллективны  җитәкләү, хуҗалыкны  тартып бару  авыh түгелме?

 

- Безнең балалар бакчасында 4 төркем генә. Шулай булуга карамастан, хәл итәсе мәсьәләләр зур бакчаларныкыннан ким түгел,  әле артык булмаса. Мәсәлән, штат расписаниесе буенча безгә методист вазыйфасы каралмаган, зуррак учреждениеләрдәге кебек хуҗалык буенча мөдир урынбасары да юк. Барысы өчен дә үземә җавап бирергә туры килә.  Бөтен таләпләр зур бакчаларда куелган күләмдә. Эшләве җиңел димәс идем.  Аның әле тагын бер ягы бар: элек, без сүккән коммунистлар заманында, дәүләт тарафыннан ярдәм булса, хәзер матди якны үзебез  кайгыртырга мәҗбүрбез. Әти-әниләр ярдәме беләнме, спонсорлар иганәчеләр табасыңмы - анысы синең эш, ә балалар өчен уенчыкларын да, канцелярия товарларын да, башка кирәк-яракларны да юнәтергә кирәк.

 

- Хатын-кызлар коллективын җитәкләү  авыррактыр, дип уйлыйм...

 

-  Монда очраклы  килеп эләккән кешеләр  озак тормый, барыбер китә. Үз эшләренә чын күңелдән бирелгән белгечләр  генә хезмәт хакы аз дип тормый - эшли .  Хатын-кызлар белән җитәкчелек итүгә килгәндә, күбесе үзеңнән тора: эшләр  шома гына бармаганда, майлап-җайлап җибәрсәң, ачуың килеп, кычкырасың килгәндә дә елмаеп сөйләшсәң.  зирәклегеңне эшкә җиксәң, сүзгә  килмичә, тыныч кына эшлисең инде. Безнең бакчада эшләүче хезмәткәрләр барысы да авылныкылар. Ә авыл кешесе  түземле,  тыйнак, сабыр. Бездә хәзер бердәм, эш сөючән коллектив тупланды. Күбесе югары белемле белгечләр.

                

- Соңгы  арада җанны тетрәндергеч вакыйгалар турында ишетергә  туры килде. Бер бакчада баланың авызын скотч белән ябыштырып куйганнар,  бер тәрбияченең туберкулез белән авыруы ачыкланган. Бу  турыда  үзәк каналлар  рәхәтләнеп сөйләде... Сезнең моңа карашыгыз ничек?

 

- Минемчә мондый сенсацияләрне  махсус кабарталар. Менә  безнең бакчаны гына алыйк:  санэпидстанция,  мәгариф бүлеге, министрлык  безне һәрдаим контрольдә тота, әти-әниләр ягыннан да күзәтү бар. Теләсә-кайсы вакытта,  теләсә кем килеп керергә мөмкиннәр.   Бездә андый хәлләрнең булуы мөмкин түгел дип олы ышаныч белән әйтә алам, чөнки  дүрт төркемгә дә  көненә әллә ничә тапкыр кереп чыгам, алар минем уч төбемдәге  кебек.

 

 Элек сәламәтлекне  елына ике генә   тапкыр тикшерсәләр, хәзер өч ай саен сырхауханә юлын таптыйбыз. Флюорографияне елына бер үтеп,өч ай саен кан анализлары  тапшырып, хатын-кыз авыруларына тикшерелеп торабыз. Яңа килүчеләрне дә медицина китабы нигезендә генә эшкә алам.

 

-  Мәктәптә укыганда бала берәр ярамаган эш кылса, аны  мәктәптән куарга да мөмкиннәр.  Ә балалар бакчасы тарихында андый хәл булганы бармы?

 

-  Бик сәер сорау һәм  Безнең өчен  ят нәрсә бу. Һәр бала - шәхес бит.  Аңа индивидуаль  якын килергә, аның белән уртак тел таба белергә кирәк. Бала-чага тик тормый инде, тәртипсезләнә дә. Андый вакытта  дөрес итеп аңлата белергә  кирәк.

 

Бакчадан чыгаруның  сәбәпләренә килгәндә, бала гаебе белән түгел, ата-ана гаебе белән булырга мөмкин. Мәсәлән, ата-ана  балалар бакчасы  төзелгән килешүне  бозган очракта.


Айгөл ГЫЙМРАНОВА
Татарстан яшьләре
№ 37 | 25.09.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»