поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
27.01.2012 Җәмгыять

«Мулланың ни эше бар аның, бәлеш ашап тик йөри»

Татар халкы бик юмарт бит ул. Әле моннан ничә еллар элек кенә ашка барсаң, табынның ике башында ике касә катык, тоз һәм икмәк була иде, бүген, аш чыкканда, тәлинкәне куярга урын юк. Бөтен авырлык бичара кунакларга төшә. Ярый гади халык ашларда сирәк була, ә барысыннан да авыз итү профессиональ бурычыбыз булган без муллалар нишләргә тиеш?

«Мулланың ни эше бар аның, бәлеш ашап тик йөри», – диләр. Бәлешне атнасына бер ашасаң тәмле ул, ешрак китсә, авырга төшә. Күп кенә авыл имамнарын ял көннәрендә ашка чакыралар, мулла бабай, атнасына бер генә кайта торган яраткан оныкларын калдырып, икешәр ашка барырга мәҗбүр. Бармасаң, үпкәлиләр. Үзләре «за вредность» та түләмиләр. Төркиядә Ататөрек үз вакытында телак-мунчачыларны авыр һәм саулыкка зарарлы эшләре өчен салымнардан азат иткән, диләр. Ә мулланың көне дә, төне дә, шимбә-якшәмбесе дә юк, салымын да түли.

 

Муллалар белән күбрәк мәҗлесләрдә күрешү сәбәплеме, халыкта аларның ашау-эчү белән дус булулары турында күп сүзләр таралган. Хәтта ашка йөрүче хәзрәтләргә карата үзенең хисләрен яшермәүче Тукаебыз да мулланың дөньяны бер шурпалы бәлеш рәвешендә күрүе турында яза.

 

Шулай да, динебез ашауның күләме мәсьәләсендә нинди карашта соң? Аллаһының Китабы, Илчесенең нәсыйхәтләре бу хакта нәрсә әйтә? Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) теләгән ризыгын теләгән күләмдә ашый алмаган. Хатыны Гайшәнең сүзләренә караганда, Аллаһы Илчесенең Мәдинә шәһәренә күчеп килгәннән алып әҗәленә кадәр тоташ өч тәүлек туйганчы ипи ашаганы да булмаган. Бервакыт аңа күчтәнәч итеп кайнар ризык китергәч, ул ризыкны ашый һәм: «Аллаһка шөкер, инде әллә ничә көн карыныма кайнар ризыкның кергәне юк иде», – ди.

 

«Яхшы ризык калганчы, яман корсак шартласын...»

 

Еш кына без табын өстендә ашалмый калган ризык әрәм булмасын дигән сылтаулар белән нәфесебезгә ирек бирәбез. Ләкин, комсызларча исраф белән көрәшергә тотынганчы, бер нәрсәне аңлыйк: «исраф» әрәм киткән, ягъни файдасызга сарыф ителгәнне аңлата. Өстәлдә калганы әнә тавык яки этне сөендерсен, алар да мәхлук, әмма чамадан артыгы корсакка керсә, саруны кайната, саулыкны какшата. Әгәр тәнең өчен ашаганың җитә икән, артыгын ашау зур исраф була. Пәйгамбәр (с.г.в.) вакытында яшәгән мәшһүр табиб Харис ибн Кәлдә: «Корсак – авырулар йорты, ашауда чаманы белү – дәваларның нигезе», – дигән.

 

Асылда, Адәм баласына яшәү өчен күп тә кирәкми, әмма нәфес дигәненә күпме генә бирсәң дә җитми. Кайчандыр җилкәсенә җәясен асып, атка атланып ауга чыгучы татар ирләренең оныклары бүген корсак үстереп, бөтенләй ир кыяфәтен югалтып бара. Бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер симез кешене күреп, кулын аның корсагына куя һәм: «Әгәр бу әйберең булмаса, хәерлерәк булыр иде», – ди. Әлбәттә, монда сүз авыру сәбәпле тазарып киткән кешеләр турында бармый.

 

Өчтән берсен...

 

Кеше булгач, ашамый да булмый, без фәрештә түгел бит. Әмма Пәйгамбәребез (с.г.в.) безне дөрес һәм файдалы итеп ашарга өйрәтте, әгәр аның киңәшен куллана алсак, бәлки даруханәләрдән алган күптөрле даруларыбыз кирәк тә булмас иде. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Адәм баласы тутырган капчыкларның иң яманы – аның корсагыдыр. Кешегә умыртка сөяген күтәрү өчен аз ризыклар да җитә, шулай да ашый икән, карынын өчкә бүлсен: бер өлешен – ризыкка, икенчесен – суга, өченчесен – һавага, ягъни буш калдырсын», – дигән.

 

Хәләл ризык дару кебек...

 

Ризык күп булгангамы, соңгы вакытта кешеләр бик сайлана башлады. Телевизорның бер каналын ачсаң, профессор: «Чәй эчмәгез, зыянлы», – ди, икенче каналдагысы: «Эчегез», – дип фатиха бирә. Берләре, ит ашарга ярамый, ди икенчеләре ипи ашамаска куша, өченчеләре, сөт зыянлы, дип дәлилли. Бәлки кайбер авырулар сәбәпле, ризыкның аерым төрләреннән тыелып тору файдалыдыр. Әмма ризык хәләл икән, аны ашауны тыярга ярамый. Аллаһы безгә хәрам кылган һәр нәрсәдә зыян бардыр, хәләл кылган һәр ризык дәвадыр. Хәләл ризык дару кебек, аны чама белән ашасаң, ул дәвалый, артыгы китсә, агулый.

 

Авыруның сәбәбе...

 

Күп ашау замананың бер авыруына әйләнеп бара. Бу авыруның сәбәбе нидә? Ислам галимнәре моңа шундый кызыклы аңлатма бирә. Аллаһы Тәгалә кешеләргә дөнья һәм ахирәтләре файдасына куллану өчен күп нигъмәтләр иңдерә. Кеше алар белән үзен, гаиләсен кайгырта, мохтаҗларга сәдакасын чыгара... Ләкин кеше Аллаһ биргәнне изгелек юлында кулланып үзенә файда алмаса, Аллаһ аның малын аңа зыян китерә торган нәрсәләрдә кулландырта. Нәтиҗәдә, кеше үзенең байлыгын, саулыгын, дәрәҗәле урынын, үзенең һәм якыннарының тормышларына зыянлы юлларда сарыф итә. Күпме кешеләр изгелеккә илле сум сәдакасын кызганып, казинода бер кичтә илле меңен калдырып кайта. Ялгыз әбигә бер чәйлек күчтәнәчен жәлләп, дуслары белән кәеф-сафа корып утыру өчен фәлән меңлек шешәсен кыстырып килә. Мәчет-мәдрәсәдән бер янчыгын яшереп, чиновникка чемоданы белән илтә...

 

Дөнья куып, муллык эзләп кешеләр тәмам акылларын җуя. Беркөнне Animal Planet каналында акула канатлары турында тапшыру бара. Балыкчылар әллә ничә центнерлы балыкны тартып чыгаралар да, пычак белән канатын кисеп, корбанлыкның гәүдәсен шапылдатып суга төшерәләр. Зур балыкның кечкенә генә канатын ресторанга китереп саталар. Ресторан хуҗасы әйтүенчә, ул затлы ризыкны ашау өчен кешеләр әллә нинди ерак илләрдән киләләр икән. Ресторанның шеф повары канатны пешерү серләре белән дә бүлеште: «Сам по себе акулий плавник не очень вкусный, но мы добавляем туда специальные приправы, которые дают блюду отменный вкус». Сез бу сүзләрне ничек аңлагансыздыр, әмма үзем аңлаганча ана телебезгә тәрҗемә итеп карыйм: «Идән чүпрәге үзе бик тәмле түгел, әмма без аңа махсус тәмләткечләр кушып пешерәбез, гаҗәеп тәмле шулпа килеп чыга».  Менә шул шулпаны ашау өчен байларыбыз чит илләргә юл тота. «Бисмилла» әйтеп суелган сыер, сарык, тавык һәм каз итләре тәмләткечләрсез дә бик тәмле килеп чыга. Ләкин муллык, иркенлек гафиллеге белән аңы сукырайган адәмнәр гади ризык ашый алмый тилмерә. Гөмбәнең дә аларга без ашаганы бармый икән, махсус өйрәтелгән чучкалар белән җир астында үсә торган трюфель исемлесен эзләп табалар. Базарда затлы гөмбәнең бер килосын уртача 30-40 мең сумга эләктерергә була.

 

Хикмәт күләмендә түгел...

 

Пәйгамбәребез (с.г.в.), кешенең тамагы ризыкның күп яки кыйммәтле булуыннан түгел, бәрәкәтле булуы белән туя, дип өйрәтте. Шуңа әүвәлге заманнарның диндар кешеләре аз ризыктан да зур көч тапкан. Бүгенге җәмгыять югалган бәрәкәтне калорий арттырып, затлысын сайлап кайтармакчы була, әмма бәрәкәтсез ризык корсагыңны тутырса да, кешегә куаныч һәм канәгатьлек хисләре бирми. Хәзер ипиләренең дә тәме юк дип зарланалар. Бәлки ипи түгел, авыз бозылгандыр безнең?

 

Әби-бабайларыбыз ач килеш, үлән ашап сугышта да җиңгәннәр, 7-8 баланы да үстергәннәр, ат белән җир сөргәннәр, урак белән игенен дә иккәннәр... Хәзер мул тормышта яшәп, кондиционерлы комбайнга кеше табалмыйлар, гектарлаган басуларда алабута үсеп ята.   

 

Рәхмәтеңне әйтергә онытма...

 

Аллаһының сый-хөрмәтләреннән авыз иткәч, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итик. Нух пәйгамбәр ризык ашаса: «Аллаһка шөкер», – дигән. Су эчсә: «Аллаһка шөкер», – дигән. Киемен кисә: «Аллаһка шөкер», – дигән. Атына атланса: «Аллаһка шөкер», – дигән. Шуңа күрә Аллаһ аны: «Рәхмәтле бәндәм», – дип атый.

 

Ризык хәзерләүчеләребезгә дә рәхмәт әйтергә онытмыйк, Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кешеләргә рәхмәтсез булган Аллаһка да рәхмәтсез булыр», – дигән.


Йосыф ДӘҮЛӘТШИН, Түбән Кама мәчетенең имамы
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»