|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2012 Җәмгыять
Сәбәпләрне бетерикме, нәтиҗәләр белән көрәшикме?Россиядә 2012 елдан, ниһаять, алкоголь сатуны көйләү кертелде. Нәтиҗәләрен, Ходай кушып, якын араларда күрербез Җәмгыятебез авыру безнең. Аның чирләрен саный башласаң, тиз генә очына да чыгармын димә. Шуларның берсе һәм берәгәйлесе, Россиянең һичкайчан дәваланмас чире – эчкечелек, дисәм, Америка ачмам, шәт. Патша, совет заманнарыннан алып бүгенгә чаклы “көрәшә” һәм дә эчә торалар монда.
Сөйләнеп тә, язып та куйдылар инде. Думада спиртлы эчемлекләрне сатуны көйләү турындагы закон тикшерелгәндә, Мәскәү матбугатында куас, кефир, виноград согы, эченә коньяк тамызылган кәнфитләрне, башкасын, ягъни составында 0,5 процент этил спирты булган продуктларның барысын да алкоголь исемлегенә кертеп, имеш, көндез генә сатачаклар икән, дигән хәбәрләр таралган иде. Аларны, имеш, җәмәгать урыннарында кулланырга да ярамый башлаячак.
Дәүләт Думасының алкоголь тармагын көйләү подкомитеты рәисе Виктор Звагельский дигән кеше җәмәгатьчелекне ул чакта “тынычландырды”. Куркырга кирәкми икән, әзерләнеп ятучы яңа законда бу нәрсә булмаячак, янәсе. Гомумән, 2012 елдан эшләп китәчәк ошбу “революцион” законда исерткеч эчемлекләр исемлеге яңадан каралып, аны сатуны (шул исәптән вакытын һәм урыннарын) дәүләт үзенең каты кысаларына алачак.
Яңа елдан чираттагы чын көрәш (аның чын һәм нәтиҗәле булырына бик ышанасы килә), әллә белмәссең, яңа уен-имитацияне башлап җибәрү генә булмасмы? Иртәнге унга чаклы гына түзәрлек хәлләре бар инде безнең дөньяда иң чыдам “алконавт”ларның. Монда шул М.Мәһдиев әсәрендәгечә, былтыргы “А” бит инде бу, дияргә калмасын гына.
Шушы нисбәттән берничә сорау туа. Чиновникларның ихласлыгына ышанырга буламы? Алар ихлас булганда, яшел елан белән чын-чынлап көрәшкәндә дә ошбу ил эчмичә яши аламы? Закон тагын кәгазьдә генә калмасмы? Халык эчмәсен өчен, нәтиҗәгә чаклы, сәбәпләрен дә ачыкларга кирәкмиме? Кирәктер бит...
Озак еллар белгән, бер оешмада эшләгән танышым үлеп китте. Газапланып, интегеп. Цирроз дигән чирдән, ягъни бавыры череп. Лаеклы ялга чыгып бер ел да яшәмәстән үлде. Бавыры авыру икәнен белсә дә, эшләгән вакытларда да сирәк кенә “капкалый” иде, бахыр. Тик эш сәгатендә түгел, кичке якта. Ә инде лаеклы ялга чыккач, эшсезлектән бөтенләй йомшапмы, артыгын мавыгып киткән.
Күп мондый очраклар. Эчкечелекне берничек тә аклап булмый. Әмма беренче карашка барысы да ачык, аңлаешлы булса да, мин һаман бу үлемнең беренчел сәбәпләрен, хәтта нечкәлекләрен төбенә үк төшеп аңлыйсым, анализлыйсым килде. Сәбәбе дә гади – яхшы кеше иде ул. Ипле, сабыр, инсафлы иде. Хәтсез вакыт электр цехында өлкән мастер булып эшләде. Кул астындагы бер генә электрчының да аның турында ялгыш та начар сүз әйтмәгәнлеген беләм. Чөнки кешелекле иде. Акырынмады, җикеренмәде, тыныч кына эшен кушып, ипле киңәшен биреп, кешеләрне станокларга озатыр иде. Белгечләр җитенкерәмәгәндә, яисә җиһазны, яки катлаулырак станокны эшләтеп җибәрергә электрчының осталыгы азрак булганда, мин ике югары белемле өлкән мастер бит әле дип тә тормады, тота да үзе бара иде.
Сәбәпләрдә казынам. Әйе, алар берәү генә булмагандыр. Әйе, яшел еланга патологик тартылу бар. Нәселдән килгән алкоголизм дигән әйбер дә бездә атлаган саен. Әмма, иманым камил, болар танышым очрагы түгел. Үзенең яхшырак язмышка лаек булып та, ихласлыгы, кешелеклеге аркасында аңа ирешә алмаудан килеп чыккан гаҗизлектән күбрәк “капкалады” төсле ул. Ялгыш язмадым, нәкъ шул сәбәпле. Дөрес итеп, гөнаһларсыз яшәп кара син бүген! Ә ул, бахыр, шул бердәнбер гөнаһын исәпләмәгәндә, шактый дөрес итеп яши, шуңа омтыла иде. Әмма аны аңламадылар.
Үзләре ул эшләгән эшнең рәтен-чиратын белмәгән башлыклар, юк сылтауны бар итеп, танышымны өлкән мастерлыктан алып, гади электрчы итеп калдырулары да эзсез узмагандыр. Ә бит ул мастерлыктан югарырак вазыйфаларга да лаек, бик лаек иде. Кешеләрнең намуслылыгына ышанып, кулдан машина сатып алып алдануы да кимсеткәндер аны. Үзең хәрәмне, алдашуны белмәгәч, кабул итмәгәч, ничек кимсенмисең?
Чын алкаш Африкада да алкаштыр. Тик ничарадан-бичара дип аталырга тиешле эчкечеләр (мондый термин да кертергә булыр иде) ул безнең ил күренеше түгел микән? Чынбарлыктан качарга тырышу, шуның юлларын эзләү. Ахырда шул яшел еланга килеп төртелү. Ә сирәгәеп баручы инсафлыларга бүгенге кырыс һәм әхлаксыз дөньяда гомер итүләре ифрат та кыен, миңа калса. Кыскача әйткәндә, без гадиләштереп яңа шартлар дип атаган яңа җәмгыятьтә үз-үзен таба алмады танышым. Кемдер әйтер – башны комга тыкмаска, аракыда юану эзләмәскә, башкалар ничек – шулай булырга, бөтерелергә, кирәк икән, алдарга, урларга, кеше башыннан да йөрергә өйрәнсен иде дияр. Тик кайсы яхшырак соң? Танышым кебек намуслы калып, юкка чыгумы, әллә заманга яраклашып, аның бар гөнаһларын кабул итүме? Мин белмим. Шунысын беләм, гаделлек эзләп, аны таба алмыйча, тормыштан туйганнар аз түгел.
Әйе, тоташ затсызлану, деморализация чорында, әхлак кимеп баручы җәмгыятьтә яшәгәндә дә шешәгә үрелмәскә, тыела белергә, затлы булып калырга кирәктер. Тик бар кеше дә алай булдыра алмый икән шул. Өйрәтү генә җиңел. Борынгы латин мәкале, беркүзлеләр шәһәренә сыңар күзеңне каплап кер, ди. Без – күпчелек кыргый базар шартларына шулай “бер күзне каплап” кереп, ияләшеп барабыз. Ә танышым менә ияләшә алмады...
Тормыш җайланып китсә, гаделлек чаткылары күренә башласа, байлар баеп, ярлылар һаман ярлыланмаса, эшсезлек кимесә, кыскасы, гади гражданга өмет, киләчәккә ышаныч бирелсә, зурдан кубып көрәш игълан итүләр бәлки гел кирәк тә булмас иде... Эчкечелек белән көрәш темасына сүзләр күп сөйләнелде. Илбашы да аракыга булган бәйлелекне илнең төп бәлаләреннән берсе дип даими белдереп килә. Законнар да кабул ителә. Тик барысы да моңарчы элеккечә барды. Аракы ил бюджетын тулыландыру буенча нефтьтән аз гына калыша шул. Мәсьәләнең әле гел икенче ягы да бар. Рус патшаларының берсе әйткән, Юрий Власов дигән публицист язганнарны китермичә кала алмыйм. “Лишать водки народ нельзя. Если народ перестанет пить, он начнет думать, а это… Тут он со всем обществом и шагнет на улицы с требованием – и про водку забудет! В России было, есть и будет: вопрос о водке – вопрос о власти…” Юкәдә икән чикләвек, дигәндәй, төп хикмәт шушында ятмый микән дип тә уйлап куясың.
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|