|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2012 Мәдәният
Артистларыбыз кайчан киенер?“Бердәмлек” газетасының 1-2нче саннарында Римма Нуретдинованың “Чүп үләне иген булмый” дип аталган язмасын укыгач, мин дә бу турыда үземнең һәм башка күп кешеләрнең фикерен язарга булдым. Татарстанның “Яңа гасыр” каналы кешелек дөньясындагы барлык татарларны йокыдан уятты. Язмышларыбызны үз йөрәге аша үткәрә белүче, ярдәм кулын сузучы, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне бер йодрыкка туплап, безне берләштерүче иң якын туганыбызга әйләнде ул. Менә күптән түгел бу каналдан “Татар җыры-2011” концертын карап утырдым. Тамашаны алып баручы Гөлназ Сәфәрованың һәр сүзен тыңлап, матур кыланышларын күзәтеп, кайбер җырчының җырын йөрәгем аша үткәреп, хозурландым.
Менә Зәйнәп Фәрхетдинова үз янына биюче балаларны җыеп, “Баланнар йөрәктә мәңгегә калалар” дип моңланганда, күзләр яшь белән тулды, күңелләр йомшарып китте. Яраткан җырчым Айдар Галимов көчле алкышлар астында бии-бии җырлап, искиткеч матур чыгыш ясады. Залда утыручы күпләрнең түзмичә, аңа кушылып бииселәре килгәндер, мөгаен.
Ә инде бер көтү ярымшәрә биюче кызлар белән бергә “Үп мине” җырын башкаручыга “Тәмугларга төшермә, утларыңда пешермә” сүзләре бик тә туры килер иде. Чөнки халык алдында күкрәк очларын гына капланып торган түшләрен селкетеп, шәрә ботларын күтәреп сикереп йөрүче бу хатын-кыз үзенә гөнаһ кына җыя түгелме соң?! Бу хәлләрне күргән күп авылдашларым “матур” сүзләрен кызганмыйча, телевизорларын сүндереп куйганнар, ә бер ир хәтта: “Ни карап утырасыз?!” - дип, аны бәреп үк төшергән.
Әйе, артист исеменә лаек булгансың икән, үзеңне яхшы ягың белән күрсәт. Шәрәләр сәхнәдә халык алдында түгел, ә башка җирдә акча эшлиләр. Ә бит яшьләребез шул артист дигәннәрдән үрнәк алалар, яраткан җырчысына карап, аныңча киенергә тырышалар. Зал тулы әби-бабайлар утыра. Алар, мескеннәр, моңа ничек карарга тиеш, ди?
Казан - нурлы, гүзәл шәһәр. Без аны иман, дин чыганагы дип саныйбыз. Күпме мәчетләре, имамнары бар. “Яңа гасыр” каналыннан җомга вәгазьләре тыңлыйбыз, бик күп дин кануннарына төшенәбез. Ә менә шәригать кысаларына сыймаган шушындый күренешләрне татар дөньясына күрсәтү нигә кирәк соң?! Имамнар шуларны бераз тыйсын иде.
Мәкалә авторы Римма Нуретдинова дөрес язган. Озын күлмәк киеп тә, тәннең, гәүдәнең матурлыгын күрсәтеп була ич. Россиянең иң зур сәхнәләрендә чыгыш ясаучы милләтебезнең йөзек кашы Алсуны гына алыйк. Ул үзенең чын татар кызы икәнлеген белдереп, зәвык белән киенә белә. Римма Ибраһимова да шулай ук. Озын күлмәк кигән, түшен япкан, чәчен матур итеп җыеп куйган. Менә нинди булырга тиеш мөселман хатын-кызлары.
Татарча концертларны олы яшьтәге кешеләр күбрәк карый. Олыларның күңеле пыяла кебек бит ул. Ялгыш кына кагылсаң да, тиз уала. Сәхнәдән шушындый шәрәләрне күреп, аларның күңеле төшә, әлбәттә. “Вәт Казан нишләтә, безнекеләргә нинди үрнәк бирә инде ул?!” – дип аптырашта калалар алар.
Сәхнәгә чыгучы җырчылар “иләк аша узып”, сайлап кына алынсыннар иде. Халыкка шәрә артистлар күрсәтеп, Казан үз дәрәҗәсен төшермәсен иде. Татар милләтенә, мөселман хатын-кызларыбызга бу һич кенә дә килешеп бетми бит! Югары мәдәниятне пропагандалап, динебез, мәдәниятебез асылын югалтмасак, ә иң мөһиме - аны билдән аска төшермәсәк иде.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Саимә МОРЗАХАНОВА |
Иң күп укылган
|