|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2012 Авыл
Вакытлыча дигән идек – гомерлек булып чыктыПай җирләрен арендага алучы аларны шәхси милке итеп теркәгән Мәктәп елларында ук хәтердә калган "Бизнә восстаниесе"нең Чүпрәле районында мең еллык тарихлы Татар Бизнәсе авылы халкына катнашы булмаса да, соңгы вакытларда бу төбәктәге буталыш-чуалыш ул чордагыдан ким түгел бугай. Шулай булмыйни?!Авылның 222 кешесе көтмәгәндә– уйламаганда пай җирләреннән мәхрүм ителсен әле.
Бизнәдә чуалыш һәм буталыш
Гаделлек эзләп кайберәүләр хәтта судка ук барып җиткән. Күз ачкысыз карлы-буранлы көн дип тә тормаганнар. Иртә таңнан шактый ерак ара узып, Чүпрәле район судына килеп җиткәннәр. Авылның ике дистәдән артык кешесе имзалаган чакыру алгач, мин дә Чүпрәле район судында катнашырга исәпләдем.
– Дөресен әйткәндә, пай җирләребезне кайтарып алуга өметләр сүрелә башлаган иде инде, – дип башлады сүзен Рифкат Низаметдинов. – Документларны шулкадәр оста итеп рәсмиләштергәннәр – кая барсак та борып кына җибәрәләр. Әлегәчә 28 гектардан артык пай җиребез бар дип өметләнеп яши идек. Җир инде 2009 елдан ук безнеке түгел икән,– дип аптырый Рифкат ага.
Судка килүчеләр берсен-берсе уздырып сөйләүләреннән аңлавымча, авыл халкы үзләренең җирсез калуларын узган елда гына белгән. Озак еллар хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән запастагы полковник Рөстәм Усманов ялга чыккач, әти-әнисенең пай җирен рәсмиләштермәкче була. Бусагадан-бусагага озак йөри торгач, тиешле пайның инде күптән шушы җирлектә эшләүче "Кристалл" авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы милке саналуы ачыклана.
– Мин авылда 53 ел электрик булып эшләдем, – дип сүзгә кушыла Нурулла ага Юмангулов. – Төрлесен күрдем. Тик картаймыш көнемдә үз җиремне үземә бирүләрен сорап суд бусагаларын таптарга туры килер, дип уйламаган идем. Җитмәсә тагын, пай җирләрен үзегез бирдегез, дип баралар. Үз кулларыбыз белән муеныбызга элмәк салырга авыл кешесен тәмам тиле дип уйлыйлар, күрәсең...
Судка дәгъва белән килүчеләр раславынча, моңарчы пай җирләре өчен дә тиешлесен зур авырлык белән генә алганнар. Анда да өлешчә генә.
– Баштарак "Басу", аннары "Нива", хәзер инде "Кристалл" дип исемләнгән оешмаларның генераль директоры Ләйсән Хәлимова вәгъдәләргә саран булмады үзе, – диләр. – Тик килешүдә каралганнар гына төгәл үтәлмәде. Җирләрдән 2004 елдан бирле файдалансалар да, берничә ел дәвамында берни түләмәделәр. Тавышлана башлагач, 2007 елда гына 7 гектардан артык булган бер пай җиренә бер центнер ашлык өләштеләр...
– 2010 елда безнең утыз гектарга якын пай җиреннән файдаланганнары өчен нибарысы 1 капчык шикәр комы бирделәр! – ди 26 ел хуҗалыкта механик булып эшләгән Илһам ага Мөдәррисов. – Авылдашыбыз Фәнисә Азизовага рәхмәт. Ул тавышланып йөри торгач, соңгы вакытларда тагын бераз бирә башладылар. Анысы да күз буяу өчен генә булган, ахры...
Татар Бизнәсендә бу хәлләрдән аптырашта калмаган, рәнҗемәгән кеше юктыр. Ә бит аларның һәркайсына: "Үзегез шулай теләдегез", – диләр. Ни өчен?
Җыелыш булган, әмма...
Пай җирләрен рәсмиләштерүгә нигез итеп алынучы төп документларның берсе – Татар Бизнәсе авылында 2009 елның 14 февралендә узган җыелыш карары. Анда акка кара белән "җыелышта 222 кеше катнашты" дип язылган. Ягъни авылдагы пай җире ияләренең барысы да, шул исәптән инде күптәннән фанилыктан бакыйлыкка күчкәннәр дә бу мөһим вакыйганың шаһитлары булган! Ышанмасагыз, җыелышның рәсми протоколына өстәмә буларак теркәлгән "Җыелышта катнашучыларның гомуми исемлеге"н карап чыга аласыз.
Шунысы да кызык: "теге дөнья"дан ашыга-ашыга җыелышка кайтучылар әлеге чарада катнашып кына да калмаган, хәлиткеч мәсьәләләрдә тавыш биреп тә утырганнар! Әлбәттә инде, 100 проценты белән җыелыш карарларын хуплап. Әнә шулай, Татар Бизнәсе авылында яшәүчеләрне пай җирләре мәшәкатьләреннән тулысынча коткаручы документ барлыкка килгән. Җыелыш карарында шулай ук акка кара белән авылдагы барлык пай җире ияләре "Кристалл" кооперативы составына кушылулары турында белдерелә. Нәтиҗәдә, һәркайсы үзенең 7,65 гектар җирен шушы кооперативка тапшырган булып чыга! Ә инде 1700 гектардан артык пай җире белән киләчәктә ни эшләргә кирәклеген җыелыш тарафыннан шулай ук бертавыштан сайлап куелган "уполномоченный" Җәмил Кучатков хәл итәчәк икән. Пай ияләре мәнфәгатьләрен кайгырту белән беррәттән, җыелыш карары белән Җәмил Кучатковка "1705,95 гектар җирне кемгә дә булса бирү" турында килешү төзү хокукы да бирелә. Ә ул исә үз хокукларыннан тиз арада файдалана да. Кызганычка каршы, пай ияләренең мәнфәгатьләрен яклап түгел шул. 2009 елның 6 мартында, ягъни санаулы көннәр эчендә Татар Бизнәсе авылында яшәүче пай ияләренең җире Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә рәсми теркәлү узып, "Кристалл" кооперативыныкына әйләнә! Башка вакытларда энәсеннән җебенә кадәр тикшереп, бозлы суны да өреп каба торган дәүләт хезмәткәрләренең бу кадәрле өлгерлегенә гаҗәпләнәсе генә кала.
Әгәр дә Татар Бизнәсе авылында яшәүчеләр үз теләкләре белән пай җирләреннән баш тарткан булса бер хәл иде. Гиннесс китабына кертерлек мондый юмартлыкны республиканың башка бер генә төбәгендә дә очратканым юк әле. Ләкин бит юмартлык чын күңелдән булырга тиештер. Төрлечә алдау-йолдауларга корылганы, күбрәк талап алуга охшаган. Бу очракта да шулай. Үзем аралашып, сөйләшергә туры килгән Татар Бизнәсе кешеләренең берсе генә дә пай җирләреннән баш тартмый! Киресенчә, үз хокукларын ахыргача якларга җыеналар. Судка кадәр дә төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп караганнар.
Бу мәсьәләдә авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүче Рәшит Айсин раславынча, 2009 елның 14 февралендәге пай җирләре ияләренең гомуми җыелышы карары башыннан ахырына кадәр уйдырма! Авыл халкы пай җирләреннән баш тарту турында уена да китермәгән. Болар барысы да "Кристалл" кооперативы һәм аның җитәкчесе Ләйсән Хәлимованың Татар Бизнәсе авылы халкының җирләрен тартып алу максатында оештырылган, – дип саный Рәшит Әхмәт улы.
2009 елның 14 февралендә узган җыелышның көн тәртибе хакында Марс авылы җирлеге башлыгы Фәрит Мифтахов та өздереп кенә әйтә алмый. Бигрәк тә авыл халкының үз пай җирләрен "Кристалл" кооперативына бирүе турында. Күрәсең, көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр аңа да аңлашылып җитмәгән булгандыр. Һәрхәлдә, җирлек башлыгы "җыелышта пай җирләрен бары тик арендага бирү турында гына сүз барды", – дип раслый.
Пай җирләре кире кайтарыла, ләкин...
Дәгъва белдерүчеләр күп булса да, 2009 елның 14 февралендә Чүпрәле район судында "2009 елның 14 февралендә узган җыелыш карарын чынбарлыкка туры килмәү сәбәпле, юкка чыгару" турында ике пай иясе – Рәфыйк Хәйбуллов һәм Вәгыйз Сабитовның гаризасы каралды. Өлкән яшьтәге агайларның мәнфәгатен судта аларның авылдашлары Р.Айсин һәм Ә.Азизова якларга алынган.
Мөрәҗәгать итүчеләр үзләренең "Кристалл" кооперативында әгъза булып керүе турындагы килешүне гамәлдән чыгару, 1705, 95 гектар пай җирләренә хокукларын кире кайтару һәм "Россельхозбанк" залогыннан азат итү турында суд карары кабул итүне сораган. Шунысы да бар: судка мөрәҗәгать иткән булсалар, авылның башка пай ияләренең теләкләре шундый ук булыр иде, мөгаен.
Р.Айсин һәм Ә. Азизова судта белдергәнчә, 2009 елның 14 февралендә Татар Бизнәсе авылында җир хуҗаларының көн тәртибендә "Кристалл" кооперативына әгъза буларак кушылу һәм пайларын аларга бирүне эченә алган җыелыш йә бөтенләй үткәрелмәгән, йә анда инвесторның "үз кешеләре" генә катнашкан булуы мөмкин. Алар раславынча, җыелыш кабул иткән карарлар халыктан яшертен рәвештә пай җирләрен тартып алу өчен эшләнгән. Шуңа күрә, әлеге документка нигезләнеп башкарылган барлык гамәлләр, шул исәптән пай җирләренең "Кристалл" кооперативына күчүе, пай җирләрен залогка куеп, "Россельхозбанк"тан алынган 18 500 000 сумлык кредит та законсыз дип танылырга тиеш, – ди судка мөрәҗәгать итүчеләр.
Судта "Кристалл" кооперативы мәнфәгатьләрен яклаучы Р.Бахитов һәм Р.Абязов дәгъва белдерүчеләрнең таләпләрен өлешчә генә таныды. Алар фикеренчә, җыелыш булган, көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр буенча җыелышта катнашучы 222 пай иясе тарафыннан карарлар бертавыштан кабул ителгән. Ә инде халыкка пайларны кире кайтаруга килгәндә, җирләрдән файдалану табыш китермәү сәбәпле, "Кристалл" кооперативы җирләрне кире кайтаруга каршы килмәячәк икән.
Судта катнашучыларны ике яклап тыңлаганнан, пай җирләре инвесторга ни өчен кирәк булды икән соң, дигән сорау туа. Югыйсә арендага алган очракта да җир хуҗасы иген үстереп, терлек-туар асрап, аз табыш алмый бит. Күрәсең, ул гына җитмидер. Берәүләргә артык күп кирәк. Халыкның соңгы өмете булган пайларын бөтенләйгә тартып алып, рәхәт тормышта яшәргә исәпләре. Шуның өстенә дистәләрчә миллион сумлык ташламалы кредит та алып була бит әле. Ходайга шөкер, дәүләтебез бай, авыл хуҗалыгын үстерергә дип субсидиясен дә, дотацияләрен дә биргәләп тора. Нигә әле ул акчаларны башкалар белән бүлешергә?
Гаделлек сагында торучылар кая карый дисезме? Мин аларның кая караганнарын суд барышында да яхшы аңладым. Югыйсә авыл кешеләрен җирсез калдыручы төп документ – 2009 елның 14 февралендә узган җыелыш карары башыннан ахырына кадәр уйдырма икәнлеге тәҗрибәле юристларга гына түгел, бу өлкәдә белгеч булмаганнарга да яхшы аңлашыла. Судка өстәмә рәвештә шаһит буларак чакыртылган Марс авылы җирлеге башлыгы Фәрит Мифтахов раславынча, җыелышта җирләрне бөтенләйгә түгел, ә арендага бирү турында сүз барган. Димәк, аны да, башкаларны да аңлы рәвештә алдаганнар булып чыга.
Суд протоколында да ни өчендер җирлек башлыгының аңлатмасы башкачарак язылган. Югыйсә ул бит: "Барлык рәсми кәгазьләргә кул куйганда, мин сүзнең халыктагы пай җирләрен "Кристалл" кооперативына бөтенләйгә түгел, ә арендага бирелгән, дип аңладым", – дип кабат-кабат әйтте! Ышаныч кәгазенә кул куеп, мөһер сукканда исә әлеге документ тутырылмаган була. "Аны соңыннан "Кристалл" кооперативының юристы тутырган булырга тиеш", – ди Фәрит Гаделҗанович.
Ничек кенә булмасын – эш эшләнгән. Рәсми кәгазьләргә имзалар куелган, мөһер сугылган. Нәтиҗәдә, пай җирләре халыктан алынып, "Кристалл" кооперативына бирелгән. Ә авыл халкы исә бу турыда бары тик берничә елдан соң гына белгән.
Әгәр дә хокуксызлыктан, чарасызлыктан Татар Бизнәсе авылы кешеләре бердәм булып, көрәшкә күтәрелмәсә, аларга пай җирләрен кире кайтару турында уйлаучы да булмаган бит. Әле бүген дә бу эш өчен җаваплыларның кайберләре: "Үзегез гаепле, теләсә нинди кәгазьгә кул куймыйлар аны", – дип, үзебезне гаеплиләр, ди авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүче Әнисә Азизова.
Чүпрәле район суды Рәфыйк Хәйбуллов һәм Вәгыйз Сабитовларның гаризасын карап, ике якны да тыңлаганнан соң, халыктан законсыз алынган пай җирләрен кире кайтарып бирү турында карар кабул итте. Әйтергә кирәк, бу кадәрлесе дә зур җиңү! Әмма сораулар әлегә бик күп. Югыйсә "Кристалл" кооперативы җитәкчесе Ләйсән Хәлимова үз гамәлләренең ничек дип аталуын белмәгәндер дип уйламыйм. Пай җирләрен "Россельхозбанк"ка залогка куеп, унсигез миллион сумнан артык акча да алынган. Димәк, җирләрне яңадан халыкка кайтару алай җиңел генә эшләнмәячәк.
Күңелдә туган сорауларны Ләйсән Хәлимованың үзенә дә бирдем. "Җирләрне башка мөлкәт белән алыштырачакбыз", – ди "Кристалл" кооперативы җитәкчесе. Тик менә кайчан, ничек итеп? Бу кадәресен бер Ходай гына белә. Югыйсә Татар Бизнәсе авылында гына да дистәләрчә кеше биш-алты ел дәвамында үзләренә тиешле хезмәт хакын ала алмый йөрүләрен дә яхшы белә ул.
Чүпрәле районы "Кристалл" кооперативына бирелгән 17 миллион 700 мең сум субсидия акчаларына алынган 7 комбайнның һәм башка төрле техниканың күрше Чуашия республикасы һәм Ульян өлкәсе хуҗалыкларында файдаланылудан кергән акчалар да хезмәт хакы буенча бурычны түләргә ярдәм итмәгән булса кирәк.
Камил СӘГЪДӘТШИН |
Иң күп укылган
|