|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2012 Җәмгыять
Баланы бозыйм дисәң...Россия соңгы елларда укыту-тәрбия эшендә Көнбатыш моделен тормышка ашыра. Бу модельнең элекке классик укыту системасыннан ни белән аерылуын аңлау өчен мәктәптә кимендә егерме-егерме биш ел укытып карарга кирәк. Мәгариф өлкәсендәге Европа стандартларының нинди нәтиҗәләргә китерүен Лондоннан Казанга кайтып киткән Рөстәм Сүлти “Ватаным Татарстан” газетасында үткән җәйдә сөйләгән иде. Аның кайбер сүзләрен искә төшерик: ”...андагы тәрбия, уку-укыту системасындагы проблемалар бернинди кысаларга сыймый. Балаларны контрольдә тоту бик кыен...” Балаларның укытучыны кыйнавы, әти-әниләргә каршы сүз әйтеп кенә калмыйча, аларны судка биреп, төрмәгә яптыру белән куркытуы, эшен югалтудан курыккан укытучының, баласын бөтенләйгә югалтудан курыккан әти-әнинең шым булып яшәве бүгенге Европа илләренең барысына да диярлек хас. Бала хокуклары турындагы мифик идеология өлкәннәрнең сабыйлар каршында бөтенләй хокуксыз булуына китерде. Классик тәрбия ысулларыннан баш тарту, педагогикада мең еллар буе тупланган тәрбия ысулларына төкереп, чикләнмәгән ирек идеясен алга сөрү Көнбатышта да әле үткән гасырның икенче яртысында гына гамәлгә керә башлады һәм яңа меңьеллык башында аеруча активлашты. Көнбатыш бердәм рәвештә либераль идеологияне пропагандаларга, моны кабул итмәгән дәүләтләргә төрлечә басым ясарга, хәтта аларны изоляцияләргә омтыла башлады. Бу Венгрия мисалында ачык күренә. Үзенең соңгы Конституциясендә “гаилә ир белән хатын арасында гына була ала” дип һәрбер нормаль акыллы кеше өчен аксиома булырлык карашны рәсми рәвештә беркеткән мадьярлар дәүләте бүген Евросоюзның көчле басымын кичерә. Бала тәрбиясе һәм мәгариф өлкәсендә дә азгынлык идеологиясен алга сөрү, сабыйларда садистлык культын тәрбияләү “алга киткән” җәмгыятьләрдә “яңа педагогика”ның асылын тәшкил итә, хәтта рәсми документларда “әти-әни” сүзен куллануны тыю “кеше хокуклары”ның иң соңгы казанышы булып кабул ителә. Моның инде беренче нәтиҗәләре дә күренә башлады. Үткән җәй Лондонда булып үткән башбаштаклык, яшьләрнең юлында очраган бөтен нәрсәне җимереп-яндырып протест белдерүләре британ полициясен дә аптырашта калдырды һәм судларны балигъ булмаган 11-14 яшьлек балаларга карата да хөкем эше кузгалтырга мәҗбүр итте. Хөкем карарлары көтелмәгәнчә кырыс булды һәм бу очракта “кеше хокуклары” дигән мифка Англиядә күз йомарга тырыштылар.
Шушы идеологиянең, акрынлап, Россия мәктәпләренә дә үтеп керә баруы өлкән буын укытучыларының күңелендә тәшвиш тудыра, укучыдан нәрсәдер таләп итү, аны тәртипкә чакыру кыенлашканнан-кыенлаша. Белем түгел, билге алу, белгечлек түгел, диплом алу нормага әверелә. Бу хәл укытучының хезмәтенә аның нәтиҗәләре буенча түләү дигән саташулы принцип тормышка аша башлаганнан соң тагын да көчәя бара. Укучыга билге куюның яңа стратегиясе тормышка ашырыла, бу стратегиядә белем беренче урында тормый. Мәгариф чиновниклары, әлбәттә, авторның бу фикерен төрлечә кире кагарга тырышачаклар, чөнки алар да үзләренең тоткан урыннары белән, нәкъ укытучы шикелле, күз буярга һәм ялганларга мәҗбүр ителәләр. Россиядә укытучының хезмәтен яңача бәяләү сәясәте әлегә яртылаш кына тормышка ашырыла, реформаторлар никадәр генә тырышмасыннар, Европаның “иң алдынгы” дәүләтләреннән без бу өлкәдә артта калабыз. Россия мәгарифенең киләчәген шул дәүләтләр көзгесенә куеп караганда яхшырак күрергә була. Әйтик, швед мәгарифе белән чагыштырганда. Бу илдә үткән җәйдә, июльдән башлап, укучыларның хокукларын тагын да киңәйттеләр, укучы яисә аның әти-әнисе гаризасы (доносы) белән укытучыны эштән куа башладылар. Швед укытучылары болай да укучылардан нык курка, тәртип бозган һәм начар укыган өчен алар белән конфликтка керүдән тыела иде, хәзер инде укучының укытучыга җәза бирү мөмкинлеге нык үсте, ошамаса – эштән куа. Моның нәтиҗәләре менә мондыйрак. Соңгы вакытларда швед мәктәпләрендәге дәүләт тестлаштыруы нәтиҗәләрен Мәктәп мәгарифе инспекциясе кабат тикшерде.
Инспекция экспертлары куйган билгеләр белән швед укытучылары куйган билгеләр кискен аерыла иде. Һәр икенче укучының укытучыдан югарырак билге алганы мәгълүм булды. Укытучы иң югары бәя куйган һәр тугызынчы укучыны исә инспекторлар иң түбән билге белән бәяләделәр (мәгълүмат швед радиосыннан).
Балаларны бу рәвештә җил-яңгырдан саклау аларда бүтәннәр каршында җаваплылык хисенең югалуына, һәрвакытта да үз мәнфәгатьләрен алга сөргән, бүтәннәр язмышына битараф булган, әхлакый яктан түбән тәгәрәгән, хезмәт итми генә уңышка ирешергә омтылган шәхесләрдән торган җәмгыять барлыкка китерә. Бу җәмгыять котылгысыз рәвештә кризис баткагына чума, чыгып булмаслык тупикка килеп терәлә, анда гаилә институты җимерелә. Көнбатышның бүгенге хәле моны яхшы дәлилли: эшләргә теләүчеләр саны кими, ә мул тормышта яшәргә теләүчеләр бихисап.
Шәхес формалашканда исә, анда башкалар алдында җаваплылык хисе тәрбияләү җәмгыять өчен эчәр су кебек үк мөһим. Язманы шул хактагы бер риваять белән төгәлләү урынлы булыр кебек.
Бер авылга өлкән яшьтәге акыл иясе килеп урнаша. Ул балаларны бик ярата һәм күп вакытын алар белән үткәрә. Балаларга еш кына бүләкләр бирә, ләкин ул бүләкләр тиз ватылучан, уалучан булып чыга. Балалар никадәр генә пөхтә уйнарга тырышмасыннар, уенчык ватыла. Балаларның исә кәефе кырыла һәм үксеп елыйлар. Берникадәр вакыттан соң акыл иясе аларга яңа уенчыклар бүләк итә, болары тагын да уалучанрак булып чыга.
Әти-әниләр, түзмичә, карт янына киләләр.
– Син – акыл иясе һәм безнең балаларга бары тик яхшылык кына телисең. Ни өчен син аларга шундый бүләкләр бирәсең? Балалар күпме генә сакламасыннар, уенчык ватыла һәм алар елыйлар. Ә бит син биргән уенчыклар шулкадәр матур: уйнамый түзеп булмый.
– Аз гына вакыт үтәр һәм сезнең балаларыгызга кемдер үзенең йөрәген бүләк итәр. Бәлки, минем уенчыкларым аларны шул бәһасез бүләк белән саграк кыланырга өйрәтер, – дип җавап биргән акыл иясе.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|