поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.01.2012 Язмыш

«Мин бала таба алмыйм»

Поезд һава дулкынын ярып алга чаба. Урыннарга урнашу ыгы-зыгысы тәмамланганнан соң, пассажирлар, гадәттә, тамак ялгый-ялгый, хатирәләргә чума. Бер-берсен гомердә күрмәгән кешеләр күңел серләрен ачыктан-ачык бушатырга керешә.

– Яшь чакта бик чибәр идем, – дип башлады үзенең кыйссасын Тәнзилә ханым. – Йөргән егетләрем дә булды. Таһир бе­лән яратышкан идек, аны армиягә дә озатып калдым. Ләкин яшьлек юләрлеге галәмәте: Александрга гашыйк булып, кияүгә чыктым. Ул болай начар кеше түгел, тик үтә дә көнче, исерсә дуамал. Берәрсенә кунакка барсак, үзе: «Бие-бие, миңа карап торма», – дип рөхсәт бирә. Ә инде өйгә кайтуга: «Син теге ир-ат белән биедең, бу ир-ат белән сөйләштең», – дип кыйный башлый иде. Котырынган исерек ирне кая җиңәсең? Куркудан елап басып торучы улым Олегны күтәреп, кар өс­теннән яланаяк күрше­ләргә чыгып йөгергән вакытлар шактый булды. Александр, айныгач, күз яшьләрен түгеп, гафу үтенә, тагын дуслашабыз. Соңгысында ул мине эчемә тибә-тибә кыйнады. Эчемнең авыртуы басылмагач, хастаханәгә яттым. Аналыгымны изгән икән, мөртәт. Операция ясатканнан соң, баламны алып, Александрдан аерылдым.

 

Тәнзилә ханым әле генә операция өстәленнән төшкән сыман авыр сулап куйды.

 

– Кабат кияүгә бару турында уйламадым да, ир-атка карата бәгырем каткан иде, – дип сөйләвен дәвам итте сәфәрдәш хатын. – Берничә ел үткәч, очраклы гына яшьлек мәхәббәтем Таһир белән очраштык, ул да өйләнгән иде инде. «Эх, Тәнзилә, мин яраткан идем бит сине!» – диде.

 

Шулай бервакыт оешмабызга 42 яшьлек Марат атлы ир эшкә урнашты. Танышып, үзеннән-үзе дуслашып киттек. Миңа 35 яшь иде, үзенә кияүгә чыгуымны сорады. Теләгем дә кузгалды кузгалуын, тик шикләндерә дә. «Мин бала таба алмыйм бит», – дип тә карадым. «Бер-беребезгә иптәш булып яшик, балаларыбыз бар бит инде», – дигәч, ризалаштым. Марат беренче хатыны белән шулай ук аерылышкан икән, аннан кызы бар. Икенче бер хатын белән очрашкалап йөргән, анысында улы үсә.

 

Тырыш, шулкадәр кай­гыртучан Маратым. Бер-беребезне сагынышып, яратышып яшибез. Йорт җиткездек, машиналар сатып алдык. Олегны да үз баласыдай якын күрде. Маратның улы белән кы­зы да безгә кунакка килеп йөриләр. Тормышыбыз мул. Хәзерге иремнең дә балалары «әни» дип дәшәләр. Ничектер кызык та, шул ук вакытта рәхәт, күңелле дә. Чит илләргә ял итәргә барганда Маратның да йә улын, йә кызын үзебез белән алабыз. Беренче хатынын да онытып бетермәскә кушам. Үзем чәчәк алып кайтып: «Бар, котлап кайт», – дим. Нәрсә-нәрсә, чәчәк сатып алмый инде ул. Шулай кулына тоттыргач, барып, котлап кайта.

 

Тәнзилә ханым, йөзен­нән нур чәчеп, матур гына көлеп куйды.

 

– Аллага шөкер, бүгенге тормышымда бәхетлемен. Балалар да тәртипле булып үстеләр. Әмма ике генә үкенечем бар. Бүгенге акылым булса, исерек ирдән кыйналып-сугылып бер көн дә яшәмәгән булыр идем. Ул еллар куркыныч төш кебек. Язмышыма әле­ге афәтләрне дә кичерергә язылган булгандыр, күрә­сең. Икенче үкенечем: хә­зерге ирем белән уртак балабыз юк. Акылым, җаным-тәнем белән яраткан Маратымнан шул­кадәр дә бала табасым килде. Кызганыч, мин бала таба алмыйм, – дип тәмамлады сүзен юлдашыбыз.

 

«Сәйдәш» маршы авазлары астында поезд вокзалга кереп туктады. Тән­зилә ханымны да ире һәм балалары йөгерешеп килеп, кочаклап алдылар. Бә­хетләренә күз тимәсен, бу дөньяда яратышып, дус-тату яшәүгә ни җитә?!


Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»