20.01.2012 Мәдәният
Тинчурин театрында ике юбилей
Ренат Мифтаховка 75 яшь. Люция Галләмовага - 55!
Кама – Тамагы районының Чаллы авылында туып үскән, бөтен гомерен театр сәнгатенә багышлаган Ренат Мифтаховка 2012 елның 5 гыйнварында 75 яшь тулды. Үзенең иҗат тормышын 1957 елда башлаган сәнгатькәрнең иҗат сандыгында 100ләгән рольләр.Шуларның кайберләрен исегезгә төшереп үтәсе килә: Р.Ишморатның “Үлмәс җыры”ында Батыршин, У.Гаджибековның “Аршин мал алан”ында Солтанбәк, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”ында Аксак Тимер һәм кабатланмас итеп башкарылган Ш.Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә”дә Хаҗи роле. П.Исәнбәт куйган бу әсәр Күчмә театр репертуарында бик озак еллар барды. Даһи режиссерыбыз П.Исәнбәт Р.Мифтахтан Юныс Хаҗины тулысы белән ача алды.
Соңгы иҗат елларында Ринат абый Мифтахов Яшьләр театрында да хезмәт итеп алды. Татарстан халык артистын үзе белән эшләгән яшьләр үз иттеләр, остазлары итеп санадылар.
Юбилярның иҗатына багышланган кичә дә, шул сәбәпле, Г.Кариев исемендәге театр репертуарында куелган Аманулланың “Моңлы ядкарь” мелодрамасы белән К.Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә 11 нче февраль көндезге сәгать 11:00 дә үткәреләчәк. Бу бәйрәмдә артистның дуслары, сәнгать эшлеклеләре, якташлары һәм район җитәкчеләре катнашыр дип көтелә. К.Тинчурин театры коллективы үзенең аксакал иҗатчысына нык сәламәтлек, озын гомер һәм гаилә бәхете тели.
* * *
К.Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Люция Галләмова Апас районынының Югары Балтай авылында 1957 елның 25 февралендә дөньяга килә.
Бала чагыннан ук сәнгатькә омтылган кыз, авыл сәхнәсендә беренче чирканчыгын ала. Концертларда, спектакльләрдә катнаша. 1974 елда Урта Балтайда урта мәктәпне бетергәч, М.Сәлимҗанов җыйган театр училищесындагы милли группага килеп эләгә. Шул көннән башлап, аның иҗаты филармония, соңрак элеккеге Күчмә, бүгенге көндәге К.Тинчурин театры белән бәйләнә. Бүгенге көндә дә ул үзенең туган театрына тугры калып, биредә хезмәт итә. Шул иҗат гомере эчендә утыздан артык башкарылган рольләре: К.Тинчуринның “Хикмәтле доклад”ында Гөлҗамал, А.Гыйләҗевның “Шикәрем син, балым син”дә Сәрвиназ, И.Юзеевның “Мәкәрҗәгә барган идек”тә Саҗидә , И.Мәхмүтованың “Син бит минем бергенәм” ендә Әкълимә һәм әлбәттә, Р.Сәгъдинең “Сынган беләзек”ендәге Маһирәне әйтмичә китү мөмкин түгел. Чөнки ул бу ролендә актриса буларак тулысынча ачылды. Аны бу рольгә режиссер И.Мәхмүтованың сайлап алуы да очраклы түгел иде. Чөнки бу рольдә Л.Галләмованы алдан ук күргән. Люциянең Маһирәсен, Люциянең үзеннән, үз характерынна аерып алып булмый. Алар бер җан, бер тән. Бу мәсьәләгә килгәндә аның үз фикере дә бар: “Мин Маһирә ролендә үземнең әнкәемне уйнадым, ул булып яшәдем”. Люция ханым Галләмова бүгенге көндә дә җиң сызганып эшләп килүче актрисаларның берсе. Соңгы вакытларда гына да аны И.Мәхмүтованың “Күрәсем килгән иде....”сендә Хәлимә, Н.Наетбайның “Ничек кияүгә чыгарга?”сында Җиһан, “Гайфи бабай, өйлән давай!” комедиясендә Мәрьямбикә, Д.Салиховның “Танышулар – кавышулар”ында Миңненур ролендә күреп була.
Шушы ирешкән уңышлары өчен 2003 елда аңа Татарстанның атказанган артисткасы дигән мактаулы исем бирелде.
Киләчәктә дә аңа зур иҗат уңышлары, сәламәтлек һәм тынычлык, гаилә бәхете теләп калабыз.