поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
20.01.2012 Җәмгыять

Бөек Ватан сугышында катнашканнарга акча өләшәләр

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның туганнары банкта фронтовикларга түләнергә тиешле акчалар җыелып ятуы турында ишетеп аптырашта калды. Нинди акчалар турында сүз бара соң? Нишләп соң алар хакында хәзер генә сөйли башладылар?

Баксаң, Бөек Ватан сугышында туган илен яклап көрәшкән һәр солдатка кертем кенәгәләре ачылган булган, ягъни һәр сугышчыга хезмәт хакы исәпләнеп барган. Гади солдатларга бер төрле хезмәт хакы, әйтик, 20 сум түләнсә, югарырак дәрәҗәдәге хәрбиләрнең, мәсәлән, сержантларның, лейтенантларның хезмәт хаклары, билгеле инде, югарырак булган. Сугышта катнашучыларның хезмәт хакы шул кенәгәләргә җыелып барган. Лейтенантлар, хезмәт хакын хатыны, балалары алсын өчен, кенәгәләрен гаиләсенә җибәреп барса, гади солдатның, кызганычка, мондый мөмкинлеге булмый. Шуңа аларның акчалары кенәгәләрендә җыелып кала. Бу турыда белүчеләр исә бармак белән санарлык кына була. Сугыш кырында үлеп калган солдатларның бу турыда хәбәрдар булмавы аңлашыла әле, ә нигә соң туган йортларына исән-сау кайткан сугыш батырларының да күбесенең түләнеп барган хезмәт хакы турында ишеткәннәре юк. «Безгә бу турыда әйтүче булмады», – ди алар. Әлеге яңалык турында тәфсилләбрәк Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалының мөдире Михаил Валерьевич ЧЕРЕПАНОВ сөйләде.

 

Акчалар күктән төшмәгән

 

– Үткән елның октябрь аенда мин Мәскәүгә Федерация Советына киңәшмәгә барган идем. Анда Архангельскидан Солдат. ру сайтына нигез салучы Игорь Ивлев атлы кеше үзенең уникаль ачыш ясавы турында сөйләде. Ул, күп еллар архивларда казынып, менә нәрсәгә тап булган: 1942 елда СССРның Оборона халык комиссариаты структурасында СССР Дәүләт банкының кыр учреждениеләре барлыкка килә. Шушы оешма тарафыннан сугышта катнашучыларның һәрберсенә фронтта хезмәт хакы түләнеп барылган һәм аларга акча салу кенәгәләре ачылган булган. Кенәгәләр белән исә Оборона министрлыгы (ул вакытта Оборона комиссариаты) каршындагы финанс бүлеге идарә иткән. Сугыш тәмамланганда, кенәгәләр хисабында барлыгы 4 миллиардка якын акча хуҗаларына түләнмичә калган. Кемдер сугыш кырында үлеп калган, кемдер тоткынлыкка эләккән һ.б. Ә бит 1942 елда ук Оборона наркомы урынбасары Андрей Хрулевның йөкләмәсе буенча, хәрбинең үлеменнән соң яки хәбәрсез югалганнан соң, аның гаиләсенә үлү таныклыгы белән бергә кенәгә яки аңа түләнергә тиешле акча турында белешмә дә җибәрелергә, ягъни һәлак булучының гаиләсе үлү турындагы таныклык белән бер үк вакытта кенәгәнең номерын да алырга тиеш булган. Ләкин бу эшләнми һәм кертем кенәгәләре хакында белүче кеше булмый. Әмма банк әлеге акчаларга җаваплы карый: сугышта катнашучыларның хезмәт хакы әле дә Россия Үзәк банкы фондларында җыелып ята. Акчалар еллар үтү белән индексацияләнә. Элек җыелып калган 4 миллиардка якын акча бүген, билгеле инде, аның кадәр генә түгел. Дөрес, бу акчалардан дәүләт тә файдалана: танклар, самолетлар төзи һ.б., – дип сөйли Михаил Черепанов.

 

Акчаларны ничек алырга?

 

Бүгенге көндә сугышта катнашучыларның кенәгәләрендә җыелып калган акчаларны аларның туганнарына, варисларына бирү турында сүз бара. Сугышта катнашып һәлак булган кешенең хезмәт хакын аның балалары, оныклары һ.б. алырга хаклы. Ләкин моның өчен иң элек менә нәрсәне ачыкларга кирәк: сугышчыга кертем кенәгәсе ачылган булганмы, юкмы. Бу сорауга җавап алу өчен исә Россия үзәк банкына (Россия үзәк банкы, Красноармейское кыр учреждениесе, 107016, Мәскәү шәһәре, Неглинная урамы, 12) билгеле бер кешенең кертем кенәгәсе булганмы дигән сорау белән хат юлларга кирәк. Ләкин иң мөһиме шул: хатта солдатның кайсы хәрби частьта хезмәт итүен төгәл күрсәтү мөһим. Ә исем-фамилия буенча гына банк белешмә бирми. Әмма шунысы да бар: сугыш кырында һәлак булган солдатның кайда хезмәт итүен ачыклау бүгенге көндә бик катлаулы һәм озак вакыт таләп итә торган эш. Моның өчен архивларга мөрәҗәгать итәргә, хәрби комиссариат һ.б. белән эшләргә кирәк. Банктан уңай җавап килә икән, суд аша үзеңнең туган тиешле кеше икәнеңне исбатларга кирәк, аннан соң инде акчаларны алырга да мөмкин. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайтканнарның, нигездә, хәрби билетлары үзләре белән була, анда исә аның кайда хезмәт итүе турында мәгълүмат бирелә. Алар да банкка хат юллый ала. Сугыштан кайтканнарның да, әгәр дә аңа кертем кенәгәсе ачылган булса һәм әлегә кадәр ул аны алмаган булса, бүгенге көндә хезмәт хакын алу мөмкинлеге бар.

 

Хәбәрсез югалган – һәлак булганмы?

 

Бүгенге көндә Татарстанда 360 мең кеше сугыштан кире әйләнеп кайтмаган, шуның 180 меңгә якыны хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Аларның күпчелеген эзләтмәгәннәр дә. Хәбәрсез югалган солдатларны бүгенгәчә үлгән дип танымаганнар. Шуңа күрә аларның туганнарына иң элек, банкка хат юллау өчен, аларның һәлак булганлыкларын исбатларга кирәк, чөнки бер яктан караганда, хәбәрсез югалган булып санала икән, ул акчаны үзе килеп алырга тиеш, икенче яктан, бүгенгә кадәр бер хәбәре булмаган кешенең исән булуы икеле. Менә шундый ябык боҗра килеп чыга. «Сугыштан кире әйләнеп кайтмагач, димәк, ул үлгән булып чыга бит инде. Әйдәгез, аларны юридик яктан да үлгәннәр дип исәплик. Дөньяның башка бөтен дәүләтләре шулай эшләде. Нигә әле безгә дә барлык хәбәрсез югалган солдатларны үлгәннәр дип кабул итмәскә. Моның өчен әллә ниләр эшләргә дә кирәкми бит. Югалган кешене үлгән дип һәр районның судьясы игълан итә ала», – ди Михаил Валерьевич.            

 

Әмирханов Американовка әйләнгән

 

Хәбәрсез югалганнарның язмышын ачыклау үзе энә белән кое казуга тиң. Татар исем-фамилияле кешеләргә аеруча кыенга туры килә, ди Михаил Черепанов, чөнки аларның исем-фамилияләре нинди генә вариантларга үзгәртелеп бетмәгән. Гайфуллин Гайсәне кәгазьгә Райфуллин Гайсә дип теркәгәннәр, Әмирханов бөтенләй Американовка әйләнгән. Бер ханым гомер буе үзенең әтисен Мигманов фамилиясе буенча эзләгән, кая гына мөрәҗәгать итеп карамаган ул, ә чынлыкта исә әтисен Мичманов дип теркәп куйганнар. Бер хәреф кешенең бөтен язмышын үзгәртеп куярга да мөмкин. Татар исемнәрен генә түгел, рус исемнәрен дә нинди генә формаларда язмаганнар. Владимир исемен хәтта биш төрле вариантта яза алганнар. Шуңа күрә хәбәрсез югалган туганыңны күпме эзләп тә таба алмау куркынычы да бар. «Без соңгы биш ел эчендә 20 меңгә якын хәбәрсез югалган ватандашыбызның үлгән урынын ачыклый алдык. Әлеге мәгълүмат 2006 елда ОБД (берләштерелгән мәгълүматлар базасы) Мемориал сайтында (www.obd-memorial.ru) урнаштырылды. Теләгән һәр кеше әлеге сайтка кереп, аны кызыксындырган мәгълүматны карый ала. Әмма биредә татар исем-фамилияләре хаталы язылган. Шуңа күрә Татарстанның үз сайтын (www. kremnik.ru) булдырдык. Анда сугышта катнашучылар турында бирелгән мәгълүмат хаталарсыз тупланган, ачыклый алган хаталар барысы да төзәтелеп язылган. Бүгенге көндә сайтта 420 мең кеше турында мәгълүмат урнаштырылган. Шуларның 360 меңгә якыны һәлак булганнар, калганнары исә әле бүген дә хәбәрсез югалганнар дип исәпләнә», – ди музей җитәкчесе. Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы да хәбәрсез югалганнар турында мәгълүматларны табарга булыша.

 

Кемгә күпме тиеш?

 

Күпләрне кызыксындырган тагын бер сорау: сугышта үлеп калган солдатның туганнары, чыннан да, аның хезмәт хакын ала алса, акчаның күләме күпме булырга мөмкин. Михаил Валерьевич әйтүе буенча, ул аның кенәгәсендә элек күпме хезмәт хакы исәпләнү белән бәйле. Сержантның хезмәт хакы солдатныкына караганда бермә-бер зуррак булган. Аннары элек кемнеңдер кенәгәсендә, мисал өчен, 600 сум булган икән, бүген инде ул алай гына түгел, чөнки акчалар артып барган. Шуңа күрә кемдер миллион сум алса, кемнеңдер аласы хезмәт хакы азрак яки, киресенчә, күбрәк булырга да мөмкин. Музей җитәкчесе, инде хәзерге вакытта банктан акча алучылар бар, ди. Бер гаилә сугышта һәлак булган туганының 3 миллионга якын хезмәт хакын алган, бу акчага варислар фатир сатып алганнар. Михаил Валерьевич, банк үзе дә тиешле акчаларны түләүдән баш тартмый, ди, бары моның өчен бик озак вакыт кирәк, чөнки барлык документларның дөреслеген тикшерү бик четерекле, катлаулы процесс.

 

Өметсез шайтан, диләр...

 

Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына туганнарының язмышын ачыкларга килүчеләр өзелеп тормый. Мин музейга барган көнне дә анда ярыйсы ук чират хасил булган иде. «Халык музейга агыла гына, – ди киемнәрне алып торучы ханым да. – Бик өлгер булып чыкты кеше, берәр яңалыкны ишетүе була, хәзер чарасын күрә башлый». Әтисенең яки абыйсының, туганының язмышын белергә теләүчеләр, чыннан да, күп җыелган иде биредә. Барысы да азмы-күпме ярдәм булмасмы, акча ала алмабызмы дип, зур өметләр баглап йөри. Сәгъдулла абый да Мәскәүгә Үзәк банкка хат юлламакчы: «Ләкин безгә акча булырга охшамаган, – ди ул. – Безнең әти 1941 елны ук яу кырында ятып калган. Ә кертем кенәгәләрен 1942 елның июлендә генә ачканнар икән. Шуңа күрә, мөгаен, әтиебезгә кенәгә ачарга өлгерми калганнардыр. Шулай да банкка хат юллап карыйм әле. Өметсез шайтан дигәндәй, бәлки, бераз ярдәм булыр. Алайса һаман күңел әрни: сугыштан исән-имин кайтканнарга төрле яклап ярдәм күрсәтелә: пенсияләр дә түләнә, ташламалар да каралган, машина да алып бирәләр, фатирлар да өләшәләр, ә менә сугышта үлеп калганнарны искә алучы да юк. Кайбер гаиләләрдә барлык ир-ат та һәлак булып беткән бит. Бөтен авыр эш хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә төшкән. Без, мәсәлән, әниебезгә 5 бала үстек. Төрле эшләрдә эшләргә туры килде, барысын да күрдек инде: ачлыгын да, ялангачлыгын да. Сугышта үлеп калганнарның якыннары аларның акчаларын ала алса, яхшы булыр иде анысы. Ышанып та бетмим инде үзем. Шулай да...»


Чулпан НӘҖИПОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»