поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.01.2012 Мәдәният

Түз инде, йөрәккәем...

Бер заман (егерменче гасырның алтмышынчы еллар башы иде) татар сөйләме, бигрәк тә газет-журналларда, радио, телевидениедә, тәрҗемә текстларында, гүзәл сүзе белән “бизәкләнеп” алды. Яхшы, уңай, матур, әйбәт, кирәкле, файдалы, соклангыч кебек урынлы, төп мәгънәгә тәңгәл синонимнарын кысрыклап, теләсә нинди сөйләмгә әрсезләнеп керә башлады: гүзәл күрсәткеч, гүзәл тамаша, гүзәл традиция,... иҗат, ...образ, ... нәтиҗә, ...сыйфат һәм башка, һәм башкалар.

 Гасырлар буе халыкның төгәл мәгънәле, хисле фикерләүгә ихтыяҗын үтәп килеп, тел хәзинәсенең аерылгысыз энҗесенә әверелгән бу “бөртек”нең шушылай кадере кими баруына беренче нәүбәттә иҗат кешеләре, язучы-әдипләребез сагаерга, борчылырга, тынгысызланырга тиеш иде. Шулай булып чыкты да. Күренекле әдибебез Гомәр Бәширевнең “Гүзәл фәкать үз урынында гына гүзәл” дигән тарихи язмасы дөньяга пәйда булды. Әлхәмделилля, тәэсире булды – татарның бер сүзе хәвефтән котылып кала алды.

 

 Бүген мин ана телебез өчен борчылып, хәстәрләнеп яшәүчеләргә, бигрәк тә яшьләребезгә, әдипнең шушы язмасын укып чыгарга, телебезнең хәвеф-каза янаган кайбер башка сүзләрен искә төшереп, уйланырга тәкъдим итәм (Гомәр Бәширов. Бүген дә, иртәгә дә //Әдәби тәнкыйть, публицистика, истәлекләр.–Казан: Тат.кит. нәшр., 1974.– 245–253 б.).

 

 Китапны табып, уку, уйлану хәстәрен күргән арада, безнең менә бу язмабыз белән танышып чыгу да мәслихәт булмасмы? Бүген игътибар үзәгенә йөрәк сүзен кую ихтыяҗы килеп баскан икән. Мәсьәләне мөгезеннән – мисаллардан алып китик әле. Бер үтенеч: алар ишле, туйдырып, укыйсы да килми башлавы бар; түзегез инде, һәр мисалдагы йөрәк сүзенең шушы контекстта әйтергә теләгән мәгънә-төшенчәгә туры килү-килмәвен, урынлымы-урынсызмы икәнен, телебезнең бик борыңгыдан килгән хәсияти бөртегенең мәгънәсезгә исраф ителмиме, кадере кимсетелмиме? дип борчылып-хәстәрләнеп уйлап, бер уңайдан шушы бер сүз мисалында үзебезнең бүгенге сөйләмебезнең эчтәлек асылын,уй-хис дәрәҗәбезнең ни хәлдә икәнен үлчәп-бәяләп карагыз әле.

 

 Йөзек кашым, яшьлек язым // Аңла син йөрәгемне

 Син йөрәк тибешем

 Картая мыни соң йөрәк // Битләрең сырланса да

 Юри үпкәләп йөре // Йөрәгемне өзгәлә

 Минем йөрәк ярсый

 Син генә минем уемда // Син генә йөрәгемдә

 Утлы карашларың белән йөрәкне эретәсең

 Йөрәгемдә давыл купты, әллә сөю. әллә ни...

 Йөрәгеңне яндырырлык ут булыйм микән сиңа

 Йөрәкләрдә сөю хисе серләр булып яшеренде

 Йөрәкләремә дәрт бирә авылым

 Сикереп суларга төшәрсең, янса яшь йөрәкләрең

 Сөю тулы йөрәгем // ярыла, ярыла

 Бер-берсенә каршы килә акыл һәм йөрәк

 Йөрәгемә бер ул гына якын

 Чәчләр чаларгач та йөрәкләрдә мәхәббәт янсын иде

 Шул яфракны бүләк итсәм сиңа // Аңлашылыр йөрәк моң-зарым

 Сине күрсәм әллә нишләп китәм // Син дип тибә минем йөрәгем

 Янган йөрәк янар инде уф дигәнгә карамый

 Син минем, син минем йөрәгем яралары

 Янса да йөрәккәем, яныңа кайтып җитәрмен

 Йөрәк кагар өчен яратылган

 Йөрәгемнең саф җиреннән чыга...

 Кара күзеңә карасам йөрәгем яна минем

 Синнән генә булды инде йөрәгем янулары

 Хатын-кызлар йөрәк белән яши // Ирдә ялкын, хатын-кызда йөрәк...

 Тыныч кына типкән йөрәгемә hөҗүм иткән ул яшен

 Ни булды соң сиңа йөрәк дустым

 Түз инде, йөрәккәем...

 Кар яумаган көрәгемә // Кан сауган йөрәгемә

 Син минем, син минем күзләрем каралары //

 Син минем, син минем йөрәгем яралары

 Син йөрәк тибешем...

 Син йолдыз кебек // Минем йөрәгемдә

 Икебез бергә булганга // Шатланып тибә йөрәк

 Йөрәк үзе яза икән аны // Йөрәкләрдә язылганны тыңла

 Йөрәкләрдә булган...

 Яна йөрәк...

 Назлы гөлләрдән дә назлы моң салдың йөрәгемә

 Ничек түзәсең // Йөрәгем өзелгәндә дә сине сөям бит инде

 Көзләр килә дә // Йөрәк язларны көтә

 Әле түзәм, әле түзә алам // Әле йөрәгем сөеп туймаган

 Ни булды соң сиңа, йөрәк – дустым //Нигә сиңа һаман янарга

 Гомер үтеп бара // Йөрәккәем яна //Йөрәк ялкыныннан...

 Гомер буе сагындым сине // Йөрәгемнең татлы ярасы

 Бер-берсенә каршы килә // Яраткан йөрәк

 Ач әле ач миңа йөрәгеңне // Яшерен серләр анда калмасын

 Йөрәгем җылынып китә, елмаеп карасаң син үземә

 Яшә әле яшә йөрәгемдә // Ак болытлардан да ак булып

 Йөрәгемдә хисләр калмаган...

 Йөрәгем болай да яралы....

 Йөрәгемне өзеп бирер идем // Синең белән бергә булаалсам

 Син генә йөрәк тулы назым

 Дустым, син дә минем кебек “уф, йөрәгем”, дисеңме?

 Аңла йөрәгемне, тыңла йөрәгемне

 Йөзек кашым, яшьлек язым // Өзмә син йөрәгемне

 Ак болытлар кага димә // Йөрәгеңә килеп мин кагам

 Туры йөрәк бары бер генә

 Шул алмалар, кызыл алмалар // Охшатамын йөрәк парәмә

 Синнән генә булды инде йөрәгем янулары

 Бары синең өчен генә йөрәгемдә ялкын йөртәм

 Гомер үтеп бара // Йөрәккәем яна

 Юри ялындырып йөреп, йөрәгемне өзгәлә

 Белмим инде йөрәк ничек түзәр // Бик күрәсем килә күрәсем

 Гомер уза, сине уйлап йөрәк сыза

 Янган йөрәгем януларын басып, яратам, дип әйтсәң ни була

 Шул чәчәкләр сөйләп бирер сиңа йөрәгемнең шашып януын Йөрәгемнең түреннән чыга сагыш чишмәсе

 Йөрәгемнең яртысы син // Шуны бел генә

 Син минем йөрәгем түрендә

 Йөрәгем утта яна // Гомер үтеп бара

 Йөрәккәем яна // Йөрәк ялкыныңнан сана газапларыңны

 Йөрәк нигә көтә

 Йөрәк моңланма

 Яна йөрәк // Һич калмады түзәрем

 Күкрәгемә йөрәк бул

 Йөрәгемә сыя башың

 Үзең ялкын, килмә якын // Йөрәгемә ут салма

 Янган йөрәк янар инде //Уф дигәнгә карамый

 Теләкләрем йөрәгемдә //Чәчәкләрем кулымда

 Йөрәгемдә булган хисләр

 Еламачы бәгырькәем // Янмачы йөрәккәем

 Йөрәгеңдә җылылык булса, кил минем яныма

 Бер-беребезне яратабыз // Без икебез бер йөрәк

 Сагынса синең йөрәгең

 Сине сөю, сөю җыры // Ялкын тулы йөрәгемдә

 Ике йөрәк бергә тибә икән

 Елама бәгырькәем янса да йөрәккәең

 Йөзек кашым, яшьлек язым // Аңла син йөрәгемне

 Мин ялварам: калдыр йөрәгемне

 Йөрәк ярсый анда ут сыман

 Күзләреңә карап күзләреңә //Әйтер идем йөрәк серләрен

 Әйтмә син авыр сүз // Йөрәк бит болай да яралы

 Хатын-кызлар йөрәк белән яши

 Сөю утларына салып // Йөрәгемне яндырма

 Йөрәгемдә син генә // Йөрәгем тулы сөю учагы

 

 Бу кадәр мисалны әллә күпме җыр китабын актарып, гомер буе радио тыңлаганын искә төшереп җыйгандыр дип уйлый күрмәгез. Юк, юк. Байтак вакыт радио, телевидениедә, матбугатта (бигрәк тә язмаларның баш исемнәрендә) бу сүзнең теңкәгә тиярлек, сүзнең асыл хәсиятен тоныкландырырлык дәрәҗәдә еш кабатлануына диккать итеп киленсә дә мисалларны махсус җыю белән моңарчы шөгыльләнелмәгән иде, тик менә быел гына (2011) октябрь аенда “Яңа гасыр” радиосын даими тыңларга туры килгәч, бу мәгънәсезлеккә тынгысызлану баштин ашты күрәсең, кәгазьгә төртеп барырга мәҗбүр булдым. Көне буена “эш” чыгып кына торды – барлык җырларыбыз да диярлек йөрәк белән изгән йөрәк белән баскан икән. Әлеге мисаллар ике атнада теркәлгән. Әлбәттә, арада гомер буена, элек-электән башка радиолардан да тыңлап күнеккән җырлар да бар, шулай да күпчелеге соңгы вакытта “әвәләнгән” икән.

 

 Нигә нәкъ менә җырларда йөрәк шул кадәр талкыла, чәйнәлә, таптала? Ничек шуны еллар буе тоемламаска, телгә, сүзгә карата җаваплылык хисен югалтырга, ваемсызланырга мөмкин икән! Җитмәсә, җырны бит берьюлы өч кеше: сүзен язучы, көен чыгаручы, сүзен көйләүче (җырчы) күңелдән үткәрә. Өстәвенә, бу текстларга тапшыру өчен җаваплы редактор, алып баручы, дикторлар, төрле түрә-җитәкчеләр күз йөртә. Хет берсе тел тоемлау, сизгерлек күрсәтер иде. Аерым бер җырда ул сүз урынлы да кебек, әмма берсе-артыннан берсе, бер күчкә өелә башласа, мәгънәсезлек күче барлыкка килә ләбаса.

 

 Кай ягы белән адәм баласын шулай сихерли, миңрәүләндерә, нәрсәнең нәрсә икәнен аермас хәлгә җиткереп аңгыраландыра икән соң ул сүз?! Югыйсә, күпчелеге бер мәгънәсе булмаган тезмә бит, мәгънәсезлекләр күче.

 

 Уйлый калсаң, йөрәк телебезнең лексик составында меңнәрчә берәмлекләр кебек гап-гади бер сүз инде: авыз, теш, ирен, аңкау, баш, муен, үңкәч, ашказаны, эчәк, үпкә, бавыр, юан эчәк, аяк, бармак, тырнак, умыртка, бил, янбаш, оча сөяк, балтыр, буын, сеңгер һәм башка шундый сүзләр кебек үк.

 

 Хәер, ул үзгәрәк, тәэсирлерәк сүз, чөнки кеше әгъзасы буларак ул яшәү-үлемгә турыдан-туры бәйле әгъзадыр. Ул туктаса, яшәү дә юк. Алай дисәң инде, башсыз, муенсыз, үпкәсез дә яшәп булмый. Бавырсыз, үңәчсез дә кем яши алыр икән.

 

 Бүтәннәрдән аермалы буларак йөрәк күчерелмә мәгънәгә юмарт бирелүчән дип уйланыла. Чыннан да, мисаллардан күренгәнчә, сүзнең күпчелек варианты троп-фразеологизмнар (йөрәк яна, ... өзгәләнә, ... сыза, ... моңлана, ... серләре һ.б.). Бу үзенчәлеге сүзлекләрдә дә иң мул теркәлгән.

 

 Алай дисәң, бу яктан да бердән-бер түгел, ләбаса. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеген”ндә баш, тел, күз, каш, кул сүзләренең күчерелмә мәгънәләре йөрәкнекеннән байтакка күбрәк.

 

 Мисалларның барчасы да мәгънәсез, тозсыз, урынсыз димим. Халык элек-электән күңеленә якын алып, хуш күреп, теләп тыңлаган-җырлаганнары, чын халык җырчыларының репертуарында гомер бакый яшәгәннәре дә аз түгел. Яңалары арасында да күңелгә якын кабул ителгәннәре очрый. Йөрәк сүзеннән барлыкка килгән метафорик гыйбарәләр дә (картаямыни соң йөрәк һ.б.) телебез хәзинәсендә берегеп калган.

 

 Аннары, мисалларның “Яңа гасыр”дан китерелүе әле бүтән радио, телевидение тапшыруларында мондый кимчелек юк дигән нәтиҗә ясарга нигез була алмый, бу хилафлык барча радиоларга да хас. Аларга да сизгерлек, таләпчәнлек, җаваплылык җитешми. Бу язманы язып утырганда җырларыбызга шактый таләпчән карый торган, бу юнәлештә халык фикеренә дә сизгер “Татарстан” радиосыннан өр-яңа җыр дип игълан иттеләр (Татарстан радиосы, 2011, 3 окт.): Бары синең өчен генә йөрәгемдә ялкын йөртәм... Кичке тапшыруда янә: Йөрәгемә ут ягасың// Янарсың бит үзең дә...Икенче көнне тагын: Гомер уза аккан сулар кебек // Йөрәкләрдә кала ярасы...

 

 Чынында да хәвеф яный икән бит “йөрәк” сүзенә; болай барса, без аны өзлексез тәкьрарлап, үзебезне үзебез үтләтеп бетерәчәкбез, телнең нинди энҗе бөртеген шомарып беткән тиенгә әйләндерәбез икән. Нишләргә соң? Уртага салып сөйләшеп алыргадыр бәлки?

 

 Үзем чаң сугам, үзем шүрләп тә куям: “йөрәк” сүзе кергән җырларны тыйсалар... бездә бит бер яктан икенче якка ташлану гадәте бар..., аннан бит радиолар бер җырсыз калачак, болай да юньле-башлы сүзләре булмаган радиоларның җырларын да туктатсалар, бетте баш, калды реклам тырпаеп булмасмы? Телне, сүзне кайгыртабыз дип бөтенләй шул сүзсез калмабызмы?!

 

 Туктале, халыкның начар гадәтне чөй белән сугып чыгару киңәше бар түгелме. Әйдәгез без йөрәк сүзе бүген сөйләмдә, аерым алганда җырларда, аз кулланыла, телдән югалу куркынычы килеп туган, дип ялган чаң сугыйк; бу казадан котылу өчен юри “эшлекле” тәкъдимнәр белдерик. Бездә бит андый – арттырып җибәрү – гадәте дә бар. Әйтик, Мәдәният министрлыгы, радиолар белән берләшеп, йөрәк сүзе кергән иң яхшы җырга конкурс игълан итсен ди.

 

 Ярар, монысы шаярып алу булды ди. Хәзер килеп, сез инде остазыбыз Гомәр Бәшировның без тәкъдим иткән китабын табып алып, гүзәл сүзен телебездә саклап калу өчен күргән хәстәрен бәяләргә өлгергәнсездер. Нинди изге эш эшли алган ул! Хәзер менә аның нинди уй-фикер кичерүен, нинди тәкъдимнәр әйтүен хәтердә яңартып, шуларны йөрәккә карата күчереп булмасмы?! Әйдәгез, очына чыгарга тырышып карыйк әле: нигә соң без иң кадерле сүзләребезнең берсен сөйләмгә (бу очракта җыр сөйләменә), бернинди ихтыяҗсыз, шушы урында белдерелергә тиешле мәгънәсенә нәкъ тәңгәл төшенчә эзләп табарга ялкауланып, бернинди конкрет мәгънәсез йөрәкне көчләп куеп, аны төссезләндерәбез, аһәңсезләндерәбез, тәмен җибәрәбез, кадерен бетерәбез. Гүзәлгә карата әдип болай дигән: “...гүзәл сүзе монда, әлеге теге матурлыгы өчен генә чакырылган чибәр туташ шикелле, үзенә күрә бер тәти бизәк йомышын гына үтәүче булып кала...”. 251 б.). Бу бәя йөрәккә карата да тач туры килә, ләбаса.

 

 Йомгаклау сүзе итеп тә без әдипнең телебез хәзинәсенең һәр сүзе-энҗесе, шул нәүбәттән йөрәк сүзенә карата да әйткән мәдхиясе белән тәмамлыйбыз: “...тел, башта әйткәнемчә, халыкның өзлексез байый һәм, иҗтимагый тормышның үзгәрүе белән бергә, һаман үзгәрә, яңара торган чиксез бай һәм кыйммәтле күңел хәзинәсе. Бу хәзинәгә халык үзенең ничә мең еллар буенча тупланган тормыш тәҗрибәсен, яшәеш турындагы фәлсәфәсен, үзенең иҗатын, гореф-гадәтен, уйларын-хыялларын, моңнарын-сагышларын, хәтта иң яшерен күңел кичерешләрен, интим хисләрен ышанып тапшырган. Шунлыктан һәр сүз борын-борыннан ук, халыкның әманәте рәвешендә, үзе белән билгеле бер мәгънә – йөкләмә алып килә, моңарчы билгеле булмаган бик күп серләрне ачарга ярдәм итә, аларны аңлатып бирә. Телсез халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк. Шунлыктан телгә мәхәббәт ул бер бер үк вакытта халыкка да, туган илгә дә мәхәббәт дигән сүз.. Әгәр Габдулла Тукайның кайбер шигырьләре, барыннан бигрәк “Туган тел”, “Туган җиремә” кебекләре, халыкка һәм күп халыкларны берләштергән уртак туган илгә мәхәббәт гимны булып яңгырый икән, шагыйрь туган телнең әнә шул бөек көчен бик тирән аңлаган, аның халыкка һәм туган иленә мәхәббәте чиксез көчле булган дигән сүз”.

 

 Бу сүзләр гомерен ана телебезгә багышлаган остазыбызның безгә васыяте булып, күңелләрезне өметле гамәлләргә әйдәп, рухландырып торсын иде.

 

 Мәдәни җомга (И туган тел... кушымтасы),

2011, 25 ноябрь.

 

 Р.S. Язма редакциягә җибәрелгән һәм басылып чыккан арада, ягъни янә бер атна эчендә Яңа гасыр һәм башка радиолар йөрәк кергән җырлар исемлеген дәвам иттерергә мөмкинлек бирде:

 

 Янган йөрәгемнең ярсуларын басып // Яратам дип әйтсәң ни була

 Тик йөрәк һаман яшь // Яз килгәнен көтә

 Әй йөрәк, моңланма...

 Күзләремә кара, йөрәккәем яна

 Кирәкми, сөям, дип йөрәккә аңлату

 Йөрәгемне ал кулларыңа

 Хәзер инде йөрәк якын итә // Син җырлаган җырларны

 Утлы карашларың белән // Йөрәгемне эретәсең

 Йөрәк үзе яза икән аны // Үзе игелеккә чакыра

 Бәлки дәва таба алырмын // Йөрәгем ярасына

 Йөрәкне гел яндыр, гел яндыр

 Мин бит синең йөрәгеңне тибрәндергән назлы талың

 Елама бәгырькәем // Янса да йөрәккәең

 Уф йөрәгем димәм әле // Янулары басылгач

 Хәзер яна йөрәккәем...

 Сагына күзләрем, сагына йөрәгем // Гомер буе тик сине эзләрмен

 Алматаның кар суы // Минем йөрәк ярсуы

 Әллә мәхәббәт кыйнавы микән // Йөрәкне яраладым

 Йөрәгемә чыдый алмый чыгып җырлыйм урамга

 Шул чәчәкләр әйтеп бирер сиңа // Йөрәгемнең сөю ярсуын

 Калдырды шушы гармуны белән йөрәгендәге бар моңын

 Йөрәгемә тик син кирәк.

 Яна йөрәк //Һич калмады түзәрем

 Йөрәгемдә инде бүтәннәр

 Йөрәгемнең яртысы бул // Бердәнберем булып кал

 Ач әле ач миңа йөрәгеңне

 Ничек кенә, ничек кенә икән // Йөрәгеңә ачкыч табыйм мин

 Йөрәк әйтә: сагынгандыр, су буена килгәндер (Х.Туфан. Х.Бигичев җырлый).

 Бакчабызда кура җиләк // Ничек түзә йөрәк

 Өзелә үзәк //Яна йөрәк //Ялкынсыз яна йөрәк

 Тыңла әле йөрәк тибешемне

 Янам гына бит инде// Көям генә бит инде

 Йөрәгем өзелгәндә дә // Мине сөям бит инде

 

 И.Н.


Илдар НИЗАМОВ, филология фәннәре докторы
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»