|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.01.2012 Шоу-бизнес
“Изге Вәли” серле туйга дәшәИгътибар, елның иң грандиоз вакыйгасы якынлаша! 14 февраль “Эрмитаж ” клубы барлык гашыйкларны “Изге Вәли” көненә дәшә. “Изге Вәли” көне гашыйк парларга нәрсә әзерли дисезме? Хәзер серне ачам!
Тамашачыны мега – дискотекадан тыш, зур сюрприз да көтә әле. 14 февральдә “Эрмитаж” клубы могҗиза иленә, ә бирегә килгән һәркем хыялында йөрткән әкияти туйга эләгәчәк. Бу төндә “Эрмитаж” сәхнәсен дөньяның иң матур кияү белән кәләше бизәр дип көтелә. Ике яшь парны котларга татар эстрадасының бары иң якты йолдызлары: Аиша, Гөлназ Батталова, Илназ Гарипов, Илмира Нәгыймова, Илназ Бах, Раяз Фасыйхов, Элвира Хамматова, Иркә, Эссе, Илнур-Айрат, Илназ Сафиуллин, Дөбр-Шатыр, Роберт Ямгуров, Мунир Рахмаев, Салават Миннеханов, Мәликә, Алинә Шәрибҗанова, Ләйсән Гыймаева, Мурат Гайсин, Ленар Сайфиев, Булат Җиһаншин һәм башкалар киләчәк. Бу юлы алар бәйрәмгә җырчы буларак түгел, ә кунак итеп чакырулы. Яшьләрне татарның иң популяр ди-джейлары таңга кадәр кыздырачак. Бу кичтә танцполда бары мәхәббәт хитлары гына яңгырар, дип ышандыра оештыручылар.Туй торты, кәләш букеты, балдаклар барысы да сәхнәдә, тамашачы күз алдында булачак! Тик, нинди туй һәм кемнең туе икәнен, әлегә беркемгә дә әйтмибез. Бәйрәмгә килгән һәркем аларны үзләре күрәчәк. Теләүчеләргә яшь парларны котлау мөмкинлеге туа! – дип, елмая Гөлназ Сәфәрова.
Игътибар, кәләш букетын тотучыны бүләк көтә! Бәйрәм, туй салюты белән тәмамланачак.
Парлылар бәхетле булсын, ә парсызлар исә бу кичтә сөйгән ярларын тапсын, кавышсын, дигән теләктә “Эрмитаж” төнге клубы яңа елның яңа татар дискотекалары сезонын ачып җибәрә! Быелгы гашыйклар көне сезнең күңелләрдә ел буена җитәрлек якты истәлекләр калдырсын!
14 февраль көнне “Эрмитаж” төнге клубына “Серле туй”га рәхим ит!
Юлия БИЛАЛОВА |
Иң күп укылган
|