поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
19.01.2012 Җәмгыять

Үзгәрү

Үзем турында үзем

Дөньяны таный башлау

 

Такташ әйтмешли, мин үз гомеремдә бик күп төрле анкеталар тутырдым. Тормыш юлыма кагылышлы истәлекләр, уйланулар да яздым. Аларны игътибар белән укыган кеше минем кем баласы, үземнең кем икәнлегемне шәйли аладыр. Бу язмам да үткән гомер, узган юл турында. Ләкин бу, башкаларыннан аермалы буларак, үземә читтән карабрак языла. Бәлки, әле ул минем турыда гына да түгелдер. Минем мисалда безнең буын үткән юлга бер карап алудыр.

 

Адәм баласы якты дөньяга пәйда булган мизгелдән минутлап, сәгатьләп, көнләп, айлап, еллап үзгәрә. Хәер, бу процесс ана карынында яралган чакта ук башлана диләр. Мин үземдәге үзгәрешне, әлбәттә, иң беренче тапкыр «Нигә алай?» дип сорау биргән көннән башларга тиешмендер. Кеше тирә- ягына кайчан күзен тутырып карый, кайчан аның башына уй керә—шул чакта ул кеше дигән исемгә таба адым ясый. Дөрес, аның өчен баштарак бүтәннәр уйлый әле. Бүтәннәр уйлаганда кеше дигән җан иясе беркем түгел ул. Үзе уйларга тотынгач кына кешедә мөстәкыйльлек башланадыр. Берәүләргә уйлый белү сәләте иртәрәк бирелә, кайберәүләр исә уйларга өйрәнә алмыйча озак интегә. Дөресрәге, ул интекми, башкалар аның өчен уйлап мазалана. Уйлап азапланмыйча, гамьсез генә яшәүчеләр шактый, өлкән яшьтәгеләр арасында да юк түгел. Аллага шөкер, мин андыйлар исәбенә кермим. Бөтен гомерем сорауларга җавап эзләүдән гыйбарәт.

 

Дөньяга күземне ачып карап, «Нигә?», «Ник?» «Ни өчен?» дигән сорауларны мин ничә яшемдә бирергә өйрәндем икән? Өч-дүрт яшьләр булгандыр, абый белән икебезгә прәннек бирделәр. Абыйга күбрәк бирделәр шикелле, «Нигә аңа күбрәк бирдегез?»—дип тавыш чыгарганым истә калган. Хәтеремдә икенче сорау да калган: «Абыйга ботинка алдыгыз, нигә миңа юк?» иде ул. Шул көннән башлап, дөньяның тигез түгеллеген бәлки сизенгәнмендер. Тизрәк үсәсе килү теләге дә шуннан башлангандыр. Киләчәктә дә «Нигә аңа бар, миңа юк?» дигән сорау гомер буе эзәрлекләп, уйда бөтерелеп торды. Бүген беләм инде—андый уй һәр кешедә яши. Шул сорауга дөрес җавап таба алмасаң, гомер итүләре кыендыр. Бәлки, җинаятьләр дә, сугышлар да шуннан башланадыр. Барныкын урлау, тартып, яулап алу теләге юкның күңелендә коткы уятадыр. Миндә дә ул теләк уянды—абый күрмәгәндә мин аның ботинкасын киеп урамга чыктым һәм пычракка батып кайтып кердем. Моның өчен миңа әнидән эләкте. Ә мин аңа үч итеп, беркөнне абый ботинкаларын бакчадагы кычыткан арасына ыргыттым. Үземнән таптырдылар. Гаделлек эзләүнең беренче адымнары шул көннән башланды. Аннары гомер буе мин аны эзләдем һәм бүген дә таба алганым юк. Димәк, йөз процент гаделлек, тигезлек бары тик хыялда һәм әкиятләрдә генә була икән шул. Әкияттә дә гаделлек иң соңыннан гына табыла.

 

«Нигә аңа бар, миңа юк?» дигән сорау күңелдә хасил булса, барныкын тартып алу уен уйламыйча, аңарда булганны үзеңдә булдыру өчен тырышу кирәклеген аңлау кешедән Кеше ясый. Ходайның биргәненә шөкер, мин шул хакыйкатьнең асылына төшендем шикелле. Аллага шөкер, кешеләрдә бары миндә дә булды. Мин аңа урлашмыйча, таламыйча, намусымны пычратмыйча, кешелек дәрәҗәмне таптатмыйча ирештем дип әйтә аламдыр. Абый ботинкаларын пычак белән кискәләү уе да килгән иде бугай, ярый әле тыелып калганмын. Һәм ярый әле бүтән уй яман уйны алыштырды—үскәч абыйныкыннан әйбәт ботинка алачакмын дип үземә сүз бирдем. Бүген бар минем затлы аяк киемнәрем, күрсәтеп куанырга абыем гына юк.

 

Югары очта торучы Вәлиев Габдрахман абый малайларының кәкре башлы тимераяклары бар иде. Ул олтан салынган киез итеккә бау белән беркетелеп куелган иде. Шуны киеп бозда шуарга хыяллана идем. Үскәч тимераяк алырга да ниятләп куйган идем. Алдым мин аны, ләкин шуарга туры килмәде, кызык та түгел иде инде. Авылга бер диңгезче кайтты. Аның бинокле бар иде. Шул бинокльдән бер карау өчен аңа бер данә «Пушка» дип аталган папирос бирергә кирәк иде. Тавык оясыннан бер йомырка чәлдерә идек тә, шуны кибеттә бер папироска алыштырып, бинокльдән дөньяга карый идек. Урман-басулар якын булып күренә иде. Үсеп акча эшли башлагач бинокль алам дип сүз биргән идем, алдым. Икене бүләк итеп бирделәр. Яталар өстәл тартмасында. «Зәңгәр шәл»не күреп шаккаткан идем, пьеса язу теләге туды. Аллага шөкер, ул теләгем дә үтәлде. Тырыштым, тырмаштым. 5-6 яшемдә дөрес уй уйлаганым гомеремне мәгънәле итте. Югыйсә барлык кешеләрдән көнләшеп, аларга үч саклап, хөсетлек чире белән интегеп юкка чыккан булыр идем.

 

«Нигә?» дигән сорауның иң катлаулысын алты яшемдә әтигә биргәнмендер, мөгаен. «Әти, кояш нигә чыга, нигә бата?»—дип сораган идем. Әти озак итеп җирнең әйләнгәнен аңлатты шикелле. Мин аңламадым: « Җир нигә әйләнә?»—дип сорадым. Әти: «Үскәч белерсең»,—диде. Менә үстем, Җирнең нигә әйләнгәнен һаман белмим. Уйлап-уйлап торам да, белмәгән нәрсәләр бихисап икән. Хәзер инде үземне юатам—дөньяның бөтен хикмәтләрен белеп бетерү мөмкин түгелдер, кайберләрен белмәсәң дә хәерлегәдер, дим. Әйләнә икән Җир, әйләнсен, ул әйләнгәндә төшеп калмаска гына кирәк.

 

Мәсәлән, Айның өстенә кешеләрнең аяк басуы минем өчен фаҗига кебек булды. Без сокланып карап торган Айны, төннәрен караңгы авыл өстенә сихри яктылык сипкән Айны таптый башладылар. Айның гап-гади җир җисеме икәнен белү миңа мәгълүмат өстәде, бәхет өстәмәде.

 

Ә иң мәгънәсез сорауны мин күрше кызына биргән идем. Урамда уйнап йөргәндә аның пес иткәнен күреп: «Нигә чүгәләп пес итәсең?»—дигән идем. Ул миңа җирдән туфрак алып сипте. Шул сабак булды—бүтән андый сораулар бирмәскә тырышам. Ләкин барыбер ычкынгалый. Дәүләт Советы сессиясендә «мәгънәсез» сораулар бирергә туры килә. Әйтик, нигә гомере буе бушка эшләгән авыл кешеләре бүген дә иң аз пенсия ала? Нигә Россиядә татар теле урыс теленнән кайтыш санала? Һәм башкалар, һәм башкалар...

 

Сугыш безне балачакның матур, самими гамьсезлегеннән мәхрүм итте. Сугыш башланганчы да без сугыш-сугыш уйный идек бугай. Акларга һәм кызылларга бүленеп уйный идек. Без—акларны күрми үскән буын. Кызыллары—безнең бабайлар, әтиләр. Шуңа күрә кызыл булырга теләүчеләр арабызда күп иде. Ак булырга теләүчеләр булмаганлыктан, ул рольгә көчсез малайлар куела иде. Аларны кызыллар, әлбәттә инде, дөмбәсли иделәр. Мин, көчле малай булмасам да, ни сәбәпледер кызыл була идем. Хәтта анда командир ролен дә үти идем. Күрәсең, миңа лидерлык сәләте салынгандыр. Үземне, Ходайның биргәненә шөкер, берәүдән дә кыйнаттырмадым. Беренчедән, берәүне дә кыйнарга алынмадым (бәйләнчек түгел идем). Икенчедән, кыйнарга тотынган малайның кайсы җиреннән эләктереп алып каравыл кычкыртасын белә идем. Аңа мине әнинең иң олы абыйсы—Яшь бабай өйрәтте шикелле. «Елап әниең янына кайтасы булма, берәүгә дә тимә, тисәләр, күкәйләрен чәйнә»,—дия иде.

 

Без аклар-кызылларны безнең яклы һәм безгә каршылар дип кенә белә идек. Шуңа күрә пионер булыр яшькә җиткәч, пионерның кызыллар яклы булуына кызыгып, кызыл галстук тагарга ашыктык. Хәер, аңа чаклы октябрят булдык бит әле. Дөнья, ач булсак та, кызык иде. 1941 елда башланган сугыш безнең балачакның кызыклы якларын урлады урлавын, әмма безне исән кала белү фәненә дә өйрәтте. Ашарга ярый торган үләннәрне күбрәк таный башладык. Кузгалак, кәҗә сакалы, балтырган, какы ише үләннәрне таный идек инде, бәрәңге яфрагы, кычыткан, имән чикләвеге, алабута орлыгын да ашап була икәнлеген белдек. Мәккә охшатып тилебәрән орлыгы ашап, беребез үлде, шуннан тилебәрәннең агулы икәнен ачыкладык. Аксыргак дигән үлән кабып сыерыбыз чирләде, ул үләннең дә агулы икәнен әниләр әйтте. Тик менә гөмбәләрне генә танымый үстек. Гөмбә җыеп йөрүче марҗалардан көлә идек. Нигә без ашамадык икән? Анысы ачык—татарлар ашамаганга ашамаганбыз. Үзебез дә татар бит. Нигә татарлар гөмбә ашамады икән—бүгенгә чаклы белмим. Бүген татарлар да гөмбәне җыялар да, ашыйлар да, үзем исә һаман әле шикләнеп ашыйм.

 

Яхшыны, яраганны өйрәнү белән бергә ярамаганны да өйрәндек. Сугыш башлану мине, мәсәлән, тәмәке тартырга өйрәтте. Бабаебыз тәмәке тарта иде, аны үзе чәчеп үстерә, күләгәдә киптерә иде. Без туганнан туганым Мөнир белән кипкән тәмәке яфракларын, сабакларын вак-вак итеп турый идек. Бабайга (без бабай дими идек, баба дия идек) дигәнен тәмәке капчыгына тутырып, үзебезгә дә өлеш чыгара идек. Чия арасына качып, шуны тәмләп тарта идек. Беренче сыйныфка укырга барганда без эчкә алып тартучылар идек инде. Тәмәке тартучы бабайлары булмаганнар куян тизәге, мүк тартып азапланалар иде, без чын тәмәке тартып агуландык. Кызларның малайлардан ни белән аерылганын да мәктәпкә барганчы ук белдек. Исеме кем булды икән, онытылган, шуны чишендереп карадык. Гөнаһыбыз юк, үзе чишенде. Аңа да, безгә дә кызык иде бит. Дөньяны тану чорында фаҗигале хәлләр дә була. Тәмәке тартучы бабабызның шырпыны чырт итеп кабызганын карап торып кызыга идем. Бер тапкыр, кабызып карыйм әле дип, бабадан сорадым. «Кит моннан, ярамый әле сиңа»,—диде. Нигә ярамый? Аңа ярый, миңа ярамый, имеш. Бабай йоклаганда кәчтүне кесәсеннән шырпысын алдым да ишегалдына чыгып, шырпы сызып уйный башладым. Сызам да җиргә ыргытам, сызам да ыргытам. Ишегалдына абзар башы ябарга дип салам алып кайтып өйгәннәр. Шул яна башлады. Мин куркып, бәрәңге бакчасы аша Түбәноч урамына чаптым. Мине әни куа китте. Читән аша сикергәндә мине эләктереп алды. Әни кулына эләккәч ни буласын белгәнгә, мин кычкырып еларга тотындым. Ярый әле әти килеп җитеп: «Тимә малайга»,—дип, мине әни кулыннан тартып алды. Шуннан бирле янгыннан куркам һәм саклана торган булып калдым. Әтинең кирәклеге дә ачыкланды.

 

Татарча яңа сүз өйрәнгәнем дә хәтердә. Сугыш башлангач, әти район үзәгенә—«Камски Устие»гә каралырга китте. Әни әйтте шулай дип: «Әтиегез каралырга китте»,—диде. Мин «каралырга» дигән сүзне кара төскә буялырга дип кенә белә идем, икенче мәгънәсе дә бар икән. Район бүлнисендә әтине дуктырлар карыйлар икән дә сугышка гуденмы, негуденмы икәнен әйтәләр икән. Соңыннан беленде, ул «медосмотр» дип атала икән. Көннәр, айлар үткән саен дөнья киңәя, зурая барды. Аны тану формасы да үзгәрә торды һәм бүгенгә кадәр дәвам итә. Тормыш күп кырлы. Аны бөтен кырларына берьюлы карап аңлавы читен. Шуңа күрә мин кырларның һәрберсенә аерым карап, шуларга үз мөнәсәбәтемне белдерергә тырышырмын һәм, бәлки, шуннан соң минем ничек үзгәрә баруым да ачыкланыр. Язмам әле тәмамланмаган. Бераз бу якты дөньяда яшәп алырга өметләнәм. Димәк, үзгәрү дәвам итәчәк. Ә хәзергә... Тормышның кайсы кырыннан башларга икән? «Ватан» дигән төшенчәдән башларга кирәктер. Катлаулы сорауларга җавап эзләүнең башы шул сүздәдер.

 

Ватан

 

Ватан сүзе татарга гарәптән кергән бугай. Төркиләрдә ул ил дип йөртелә. Бу өлкәгә инде мин галимнәрчә тирән керергә җыенмыйм. Бала чакта безгә ватаны да, иле дә авыл иде. Мәктәпкә йөри башлагач, туган ил дип атала торган сүз барлыгын белдек. Аның СССР дип аталганын да аңлаттылар. Соңрак ватан дигәне телебезгә керде. Ул хәтта туган ил дигәнне дә алыштырды шикелле. Чөнки ул ничектер серле ишетелә, китапча яңгырый. Ә китапта язылган һәр сүз - акыллы сүз, кирәкле сүз. Китап сүзе дигән төшенчә безгә укырга кергәнче үк инде сеңдерелгән. Әбиләр телендә ул бөтен бәхәсләргә дә чик куя торган дәлил.

 

Туган ил турында безгә бик күп җырлар өйрәттеләр.

 

Нинди иркен минем туган илем,

Елгалар күп анда, кырлар күп

Кеше болай иркен сулый торган

Башка илләр әле җирдә юк.

 

Без бу җырны класста да, сәхнәләрдә дә җырладык. Соңрак беленде—ул җыр урысчадан тәрҗемә икән. Урысчасы болай икән. Анысын да җырлаттылар:

 

Широка страна моя родная,

Много в ней лесов, полей и рек.

Я другой такой страны не знаю,

Где так вольно дышит человек.

 

Әйе, мәгънәсен аңлап бетермәсәк тә, җырладык.

 

Урман, кырлар, суларның күплеге аңлашыла иде безгә, ә «Где так вольно дышит человек» дигәне аңлашылып бетми иде. Бүтән илләрдә кешеләрнең сулышы кысыла микәнни, диебрәк уйлый идек. Укытучылар аңлаткандыр инде анысы. Ләкин тотып карамагач, кабып карамагач, безгә ул барыбер аңлаешлы булмагандыр. Икмәк менә аңлашыла иде. Аның изге нәрсә икәнлегенә дә тиз төшендек. Чөнки без ачлар идек. Бер сынык ипидән дә кадерле ни-нәрсә бар? Ә туган ил безгә булды ни дә, булмады ни. Авыл булгач, бик җиткән. Хәтта район үзәге «Камски Устие» дә безгә ят. Олыларга ияреп Камскига бару кызык үзе. Анда Идел, пароходлар. Пристендә базар. Салам башлы марҗа кызлары, көрәк сакаллы урыслар урысча гына сиптерәләр. Урысча сөйләшкән кеше безнең өчен бөек кеше инде ул. Камскига баргач берәр сүз өйрәнеп кайтабыз да,мактанышып йөрибез. Мәктәптә дә укыталар урыс телен. Тик мәктәптә укыткан тел кызык түгел. Базарда өйрәнгәне кызыграк та, кирәгрәк тә. Бәрәңге сатканда безгә киләләр дә: «Почем картошка?» дип сорыйлар, син чартлатып «Один ведра тристы рублей», дисең. «Дорого» дисә, «Дурыгы булса, не бери» дип, кистереп куясың.

 

Авыл күңелгә якын булса да, без авылда тууыбыз белән түгел, СССРда тууыбыз белән горурланып үстек. Бигрәк тә сугыштан соңгы елларда. Әтиләребез сугышка киткәч, аларны зарыгып көттек. Фашистларга ләгънәт укыдык. Әтиләр җиңеп кайткач, ватаныбызның көче белән чын күңелдән мактандык. Әтиләре кайтмаганнарга «Ватан өчен барган изге сугышта батырларча һәлак булды» дигән язу килде. Бу сүзләр кордаш малайларның кайгысын бераз киметә дә төшкәндер, ахры. Күршебез Фәннурның: «Минем әти батырларча һәлак булган, ә синеке кайткан гына»,—дип әйткәне хәтердә. Күрәсең, мин малайлыгым аркасында әтием барлыгы белән кәпрәйгәнмен.

 

Ватанны олылау, ватанга фидакарьләрчә хезмәт итү, аны саклауның изге бурыч икәнлеген һәрдаим безгә төшендереп тордылар. Патриотизм дигән сүзнең ватанга бирелгәнлек икәнен кайсыдыр укытучыбыз бик кызык итеп аңлаткан иде. Патриотизм—ул «патер» сүзеннән килеп чыккан икән. Ә «патер» латин телендә әти дигән сүз икән. Монда бераз бәхәс тә булып алды шикелле. Чөнки без ватанны әни белән тиңләргә өйрәнгән идек, Ватан—ана, Родина—мать дия идек, ә монда әти дә килеп кысылды. Урыс теле укытучысы Рәхимә апа ватанның родина дип тә, отечество дип тә йөртелгәнен төшендергәч, ватанга әтиләрнең дә катнашы барлыгы беленде.

 

Авылыбызга Германиядә әсирлектә булганнар да кайтты. Аларны без кешегә санамадык. Чөнки аларга ватанны сатучылар дигән тамга ябыштырылган иде. Андыйларның малайларын «плинни малае» дип атап, арабызга кертмәдек. Шулай дип әйткәнем өчен Гафият абый малае Хикмәттән миңа нык кына эләкте дә. Өйгә елап кайткач, әтинең: «Алай әйтергә ярамый»,—дигәне истә калган.

 

СССР ватаныбыз булгач, авыл безгә тарайды, аннан тизрәк чыгып китеп, ватанны урап кайтасы килә башлады. Өстәвенә, авылда тормыш авыр, әниләрнең безне тизрәк авылдан чыгарып җибәрәселәре, кеше итәселәре килә. Ләкин авылдан җибәрмиләр шул, документ бирмиләр. Бүгенгечә әйтсәк, крепостное право инде. Аннан качуның ике юлы бар: берсе—армиягә китү, икенчесе—укырга керү. Армиягә китү авылдан качу саналмый, ватанга хезмәт итү дип атала. Шуңа күрә яше җиткәннәр шатланып, горурланып китәләр. Минем дә бик хезмәт итәсем килде. Күзең начар күрә дип алмадылар. Ничек кимсенгәнемне үзем генә беләм. Күзлекне аяк астына салып таптыйсыларым килә иде. Җитмәсә, кызлары да «кәҗә билеты» дип мыскыл итәләр. Авылдан китү минем төп максатыма әйләнде. Шулай итеп, авыл миңа туган ил булудан да, ватан булудан да туктады. Университетка керергә имтиханнар биреп карадым, нимес теленнән «икеле» куйдылар. Әле ярый «икеле» генә куйдылар, без аны «берле»лек тә белми идек. Нимеснең бер сүзен дә аңламаган килеш, безгә аның грамматикасын өйрәтеп азапладылар. Нәтиҗәдә, тегесен дә, монысын да белмәдек.

 

Мәктәптә укыганда әти янында бухгалтерия һөнәренә өйрәнгән идем, сельпода хисапчы булып эшләдем. Шуннан мине Казанга сельпо бухгалтерлары әзерли торган курсларга җибәрделәр. Аны тәмамлагач, чирәм җиргә озаттылар. Поездларга төялеп, Казаннан чыгып киткәндә миннән дә бәхетле кеше юк иде. Алма-Атага, аннан Кустанай дигән шәһәргә поезд белән ватаныбыз буйлап ничәшәр тәүлек барганда мин чыннан да СССР дигән ватанымның зурлыгына шаккаттым. Чирәм җирдә СССРның төрле төбәкләреннән җыелган ватандашларым белән очраштым. Дөнья белән танышу миңа кызык иде. Миңа егерме яшь тә тулмаган иде шул әле. Аңламаган нәрсәләр дә күп иде. СССР ватаным булса да, мине нигәдер туган як сагындырды. Бер елдан соң, әллә ни уйлап-нитеп тормыйча, кайттым да киттем.

 

Мәскәүдә театр училищесында укыганда да СССР баласы идем. Биш ел ватанымның башкаласында укып кайткач, анда-монда буталып йөргәннән соң кулга язучы каләме алгач, каләмдәшләр белән сөйләшеп утырганда, съездларга делегат итеп сайланып, бүтәннәрне тыңлаганда нәрсәнең нәрсә икәнен аңлый башладым. Ватан дигән төшенчә бик үк изге түгел икән. СССР дигән ватанда бөтенебез дә тигез түгел икәнбез ләбаса. Беренче сортлы, икенче сортлы, хәтта өченче сортлы халыкларга бүленгән икәнбез. Кемнәргәдер нәрсәдер рөхсәт ителә, кемгәдер—юк. Нигә алай? Ни өчен, әйтик, союздаш республикаларга әллә ничә журнал чыгарырга рөхсәт ителә, безгә—юк? Ни өчен аларда киностудияләр бар, бездә—юк? Югыйсә халык саны буенча без СССРда алтынчымы, җиденчеме урынны билибез. Яшәгән саен сораулар кимемәде, арта гына торды. Бер-бер артлы татар мәктәпләрен ябалар. Хәтта республиканың төп гәҗите «Социалистик Татарстан»ны да урысчадан тәрҗемә итеп калдырырга җыеналар. Ни өчен? Ун миллионга якын татарның ни гаебе бар? Сугышта арысланнар кебек көрәшеп татар солдатлары СССР дигән ватанны якладылар. Геройлар саны буенча без дүртенче урында торабыз. Күпме татар яу кырында ятып калды. СССРның рәхмәте шушымыни? Җитмәсә, Тукайны игътибар белән укый башладым. Аның язганы безгә ятларга кушылган «Сорыкортларга» гына түгел икән. Татарның Русия дигән илдә хокуксызлыгы турында ачынып яза бөегебез. Димәк, Русия дә, гәрчә аны Тукай уртак ватаныбыз дисә дә, ватан түгел, Казан ханлыгы Мәскәү тарафыннан яуланып алынгач, татарлар яшәргә мәҗбүр булган ил генә.

 

Гомер үтә торды, минем җаным СССР дигән ватаннан читләшкәннән читләшә барды. СССР халык депутаты булып сайлангач, съездларда, комитет утырышларында законнар кабул иткәндә мин СССР дигән ватаным һәм гомумән андый илнең юклыгын аңладым. Ул илдә шактый республикаларның яшәргә теләмәүләре мине куркуга салды хәтта. Латвиядән сайланган бер депутат белән сөйләшүем хәтергә сеңеп калды.

 

—Сез нигә СССР составыннан чыгарга шул кадәр ашкынасыз? Сез СССРдан башка яши алмаячаксыз, сезнең казылма байлыкларыгыз да юк. Машиналарыгызга салырга бензиныгыз да булмаячак,—дидем.

 

—Җәяү йөрербез. Тик СССРда түгел,—диде ул.

 

Украина депутатлары белән сөйләшкән булды. СССРны алар кебек яратмаган бүтәннәрне белмим мин. СССР таркала башлагач, «Украина белән Белоруссия китмәячәк», дигән сүзләр ишетелде. Шунда мин: «Америка СССР составына кергән чакта да Украина анда булмаячак»,—дип көлдергән идем. Кыскасы, СССР дигән ватан турында бөтен иллюзияләрем юкка чыкты. Ул Россия империясенең яңача аталышы гына булып чыкты. Бүген Ленинны эт итеп сүгәләр. Октябрь революциясен түнтәрелеш кенә дип атыйлар. Империя тарафдарлары югыйсә Ленинга рәхмәт әйтергә тиешләр. Ул СССР дигән исем астында Россия империясен саклап калды. Чөнки большевиклар властька килгәндә Россия империясе таркалыр дәрәҗәгә җиткән иде. Инде Россия минем ватаным булырга тиеш иде. СССР таркалган беренче чорда миндә андый өмет уянды. Күп иркенлекләр туган кебек булды. Бер ватанда төрле милләтләр тигез хокуклы булыр дип фаразларга мөмкинлек туды. Ләкин Россия хакимиятенең гасырлар буе чирләгән чире кабат үзен сиздерә башлады. Әкренләп кыса-кыса, безне телебездән махсус закон белән яздыруга хәтле килеп җиттеләр хәтта. СССРда, ни әйтсәң дә, туган телдә укытуны закон нигезендә тыюга барып җитмәгәннәр иде. Мине, СССРны ватаным дип күзе ачылган баланы, Россиядән тәмам биздерделәр. Бүген Россия минем ватаным түгел. Мин анда халык буларак үлемгә хөкем ителгән кавемнең бер баласы. Мине бетерергә җыенган илне мин ватаным дип атый алмыйм.

 

25 август—Җәлилчеләр фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән көн. Шул уңайдан Муса Җәлил һәйкәле янында митинглар уза. Анда, ватан өчен гомерләрен бирделәр, дигән сүз еш кабатлана. Шулай, әлбәттә. Ә мин уйланам: фронтта Россияне яклап гомерләр бирү хисабына без ни алдык соң? Азатлыкмы? Нинди азатлык? Балаларыбызны туган телебездә укытуны закон чыгарып тыю азатлык дип аталамы? Мин, мәсәлән, митингта ватан сүзен кулланмас идем. Дөньяда фашизмнан да куркыныч нәрсә юк, кешелекне шул афәттән коткару өчен башларын палач балтасы астына салдылар, дияр идем. Ватан мәсьәләсендә әгәр минем генә карашым бәхәсле булса, әлләни зур бәла булмас иде Россиягә. Бер татар яратты ни дә, яратмады ди ул илне.

 

Миннән башкалар да бар бит әле. Бигрәк тә яшьләр. Бервакыт миңа бер төркем егетләр, кызлар сөйләшүенең шаһиты булырга туры килде. Алар 20—24 яшьләрдә. Чит илдә укучылар. Укып бетергәч, Россиягә кайту-кайтмау турында сөйләшәләр. Җиде-сигезләп кешенең берсе генә дә Россиягә кайтам димәде. Швейцариядә укучы бер кыз: «Мин укыган илемдә урам себерсәм себерәм, әмма Россиягә кайтмыйм»,—ди. Рус телендә әйтте ул сүзләрне. Болар - төрле милләт яшьләре: рус, яһүд, татар. Алар ун классны Казанда русча укып тәмамлаганнар. Ун ел буе аларга патриотизм турында акыл сатканнар. Шунысы да игътибарга лаек: аларның чит илдә калырга теләүләре матди тормышка бәйләнмәгән, барысы да акчалы кешеләрнең балалары. Сәбәп нидә? Димәк, үзен бөек милләт вәкиле дип атаган, бертуктаусыз русның бөеклеге турында сөйләнеп, язылып торган рус кешесенә дә яшәү кызык түгел, рәхәт түгел монда. Аларга да бу ватан кирәкми.

 

Монда милләтләргә генә түгел, кешеләргә дә хөрмәт юк. Әле күптән түгел генә бер коточкыч сүз ишеттем. Иделдә «Булгария» пароходы бату сәбәбен бер ханым: Бу Ходай каргаган ил, ди. Чөнки халыкларны иленнән куган, миллионнарны бер сәбәпсез аткан ил, ди. Ә Иделебез өстендә Сөембикә каргышы ята, ди. Казаннан көймәгә салып алып киткәндә каргамаган дисеңме аны, ди. Шуңа күрә явызларның явызлыгы өчен бүген бер гаепсез кешеләр, балалар харап була, ди. Мин аның белән килешмәдем, катастрофалар, фаҗигаләр Россиядә генә түгел, бүтән илләрдә дә булып тора, монда Сөембикәнең катнашы юк, дигән идем, ишетмәгәнемне ишеттем. Сәбәбе—яратмый ул бу илне, канлы тарихын яратмый, бүгенге әхлаксызлыгын яратмый, киләчәген күрми. Бу ханымны кыйнарга була, юк итәргә була, әмма Россияне яраттырып булмый. Яратмаган ире белән яшәүче хатын һәр минутта хыянәт итәргә әзер торган кебек. Сәбәбен Мәскәү эзләми бу куркыныч симптомның, ул «уничтожим, мочить будем в сортире» дигән сүзләрне генә белә. Баш бетләгән өчен башны кисмиләр, бетләүнең сәбәпләрен эзләп, тиешле дәвасын табарга тырышалар рәтле илдә.

 

Иң куркынычы—дәүләт белән дәүләт мөнәсәбәтенең кеше белән кеше мөнәсәбәтенә дә күчүе. Без Берлинда бер атна яшәп, «Данке шөн», «битте» дигән сүзләрне ишетергә күнегеп җиткәч, Мәскәүгә кайтып төштек. Казанга поезд көткән арада вокзалда сыра эчеп алырга уйладык. Сыра сатучы ханымнан: «Какое пиво хорошее?»—дип сорадык. «Откуда я знаю, пила что ли?»—дип бакырды апабыз, хәтта куркып та калдык. «Әллә яңадан Германиягә китәбезме, Туфан абый?»—диде Разил Вәлиев. Менә ул безнең ватандашыбыз. Мин дә бу илдән бүген үк чыгып качар идем, Ходайның биргәненә шөкер, Татарстан дигән Ватаным бар. Ул да Россиянең законнарыннан бер миллиметр да читкә чыкмыйча яшәүче буларак, күңелдә ризасызлыклар тудыра. Ләкин монда минем бабамнарның рухы яши әле. Ул рух җиребезгә тир булып та, кан булып та сеңгән. Аңа тел тидерергә минем хакым юк. Аннары авылым бар бит әле минем. Авылымны уратып алган Көянтә басуы, Ышна җире, Идән җире, Имәнлек дигән басулары, Карамал тавы, Кәҗә тавы, Умарталы Куак таулары бар, Сөби ермагы, Мулла кабыргасы, Бөтерек күле, Әхтәри күле, Моратый чишмәсе кебек урыннар бар. Алар инде минем ватанымның символлары. Алар күңелем бәргәләнгәндә дә, җаным кыйналганда да яшәргә таяныч булып торалар. Болар инде чын Ватан. Алар мине беркайчан да үги итмәсләр. Үзем исән чакта аларга мөнәсәбәтем үзгәрмәячәк, Алла боерса. Бу дөньядан киткәч тә җаныма сыеныр урын шунда булыр. Мин кулыма язучы буларак каләм алганда беркайчан да авылымны, районымны хурлап бер нәрсә дә язмаска сүз бирдем. Җитешмәгән якларын күргәндә ул турыда авылдашларымның, райондашларымның үзләренә генә әйтә киләм. Үз өендәгесен урамга чыгып сөйләгән адәми зат буласым килмәде һәм килми. Ватаным Татарстан турында да ятларны сөендерерлек нәрсәләр язмадым һәм язмаячакмын. Кайберәүләр безнең бәгыребезгә кагылган ялгышларыбызны рус гәҗитләрендә бастыралар. Янәсе, аның резонансы киңрәк була. Мин аның белән дә килешмим. Әгәр үзәгемә үткән җитешсезлекләрне күрсәм һәм аның турында язасым килсә, татар гәҗитләре бар. Үзебезнеке үзебезгә—ятлар кысылмасыннар. Безнең буынның хәтере үткәннәрне саклый. Без әле хәтерлибез, әтиләребез сугышка киткәндә:

 

Әй, туганнар, туган җирнең

Белегез кадерләрен,

Герман границасында

Булмасын каберләрем, –

 

дип җырлап киттеләр. Сакладык шул СССР дип аталган Россия империясен, гомерләребез бәрабәренә сакладык. Тик безнең генә аңа кирәгебез булмады һәм бүген дә юк. Менә шуны аңлау дәрәҗәсенә җитеп үзгәрдем мин. Үзгәрттеләр.

 

Халыклар дуслыгы

 

Гомерем буе ишетеп үскән, үзем еш кабатлаган әлеге төшенчәгә дә мөнәсәбәтем нык үзгәрде минем. Минем генә дә түгел. Бүгенге вәзгыятьтә аңа караш икенче төрле. Сүз белән әйтелсә дә, урамнарда «Яшәсен халыклар дуслыгы!» кебек лозунглар күзгә бәрелеп тормый кебек. Аның сәбәбе дә ачык бугай. Элек Советлар Союзы вакытында бу илдә яшәүче бөтен халыклар да тигез хокуклы дип тәкрарладылар. Шуны исбатларга теләп, һәр җиргә «Совет халкына дан!» «Яшәсен СССР халыкларының какшамас дуслыгы!» дигән лозунглар да модада иде. Бүген, күрәсең, «Яшәсен Россия халыкларының дуслыгы!» дигән шигаре Россиядәге милли сәясәткә туры килми. Бүген Россиядә бер генә халыкка өстенлек бирелгәне турыдан-туры әйтелә. Бер генә халыкка өстенлек бирелгәндә исә халыклар дуслыгы турында кычкыру урынсыз икәнен аңлыйлар бүгенгеләр. Ул яктан алар мактауга лаек—ичмасам алдашмыйлар. Без исә СССР вакытында алданып яшәдек. Безне балачактан ук халыклар дуслыгы дигән буш имезлекне суыртып тәрбияләделәр. Советлар Союзында без, эреле-ваклы милләтләр, «дус булып, тигез булып, җырлап-биеп яшәдек». Халыклар дуслыгына ышандык. Ышанмаслык та түгел бит, чыннан да шулай. Минем бабай янына Антоновка авылыннан Ястәгнәй атлы рус агае килә, бергә аракы эчәләр, төрепкә тарталар. Бабай урысча сөйләшә, Ястәгнәй дәдәй татарча сукалый. Шунысы кызык—бабай Ястәгнәй дәдәйгә друг дими, ызнакум ди. Ястәгнәй дәдәй дә бабайга дустым дип әйтми. Ләкин аларның мөнәсәбәте дустанә. Әмма бу гәҗитләрдә язган, радиодан туктаусыз шапырынган халыклар дуслыгы түгел. Бу дуслык-знакумлык бергә яшәргә мәҗбүр булган, бергә-бергә яшәгәндә ызгышып, сугышып яшәп булмаганны аңлаучы гади кешеләр мөнәсәбәте. Ул сәясәтчеләр тарафыннан хәйләкәрләрчә ширма итеп файдаланылган «Халыклар дуслыгы»ннан аерыла. Асылда сәясәтчеләргә халыкларның чын дуслыгы кирәкми. Хәтта андый дуслык зарарлыдыр да әле. Халыклар үзләре теләгәнчә яшәсәләр, үзара мөнәсәбәтләрен үзләренчә көйләсәләр, халыкларны җитәкләргә алынган хакимнәрнең кирәге калмый. Үзләренең кирәклеген күрсәтер өчен хакимнәр халыклар арасын бутый, бер-берсенә каршы котырта, өстерә. Берсен бөек дип үсендерә, икенчеләрне түбән сортлы итеп мыскыллый. Әнә бит Кавказ халыклары мең еллар буе бер-берсенә җайлашып, тату яшәүнең үз формаларын табып гомер иткәннәр. Империя барып тыгылды да китте катавасия. Ә сәясәтчеләр һаман халыклар дуслыгы турында матур сүзләр сөйләшеп, низагны тирәнәйткәннән тирәнәйтәләр. «Бүлгәлә һәм хакимлек ит» төшенчәсе сәясәтчеләр уйлап чыгарган иң мәкерле нәрсә.

 

Боларны мин яши-яши аңладым. Үз күзем белән күргән «Халыклар дуслыгы» уйланырга мәҗбүр итте. Ястәгнәй бабай турында яздым. Ләкин, урыс-татар мөнәсәбәтләренең бик үк дустанә түгеллеген белмәсәк тә, сизенгәнбез. Марҗа кызларыннан «руски бабы без ыштаны, комары кусаются» дип көлә идек, урыс малайлары «урыс малай бик якши, татар малай бук аши» дип безне мыскыл итәләр иде. Әмма болар дошманлык түгел, бары тик үртәшү генә иде. Марҗа кызларының чәчләре салам төсендә булганга, аларны салам башлар дип атасак та, чибәрлекләре күзне кызыктыра иде. Аларны күрер өчен Антоновка, Урыс Тенешенә барып кайта идек. Яшерен-батырын түгел, борынга кызлар исе керә башлагач, алар белән үбешкән чаклар да булды. «Урыс белән дус булсаң, билеңдә балтаң булсын» ише мәкальләрне безнең буын балалары оныта язган иде. «Незваный гость хуже татарина» дигәнне дә Пушкиннан укып кына белдем. Бик күп урыс кешеләре белән аралашып, ул халыкка карата начар сүз әйтә алмыйм, һәрхәлдә, юлымда начарларына караганда яхшылары күбрәк очрады. Руслар белән татарлар, никадәр генә якынайтырга тырышсалар да, икесе ике халык. Аерымлык диндә генә түгел. Холыклар башка, яшәү рәвешләре, хәтта ашаган ризыклары да башка. Дус булып яшәр өчен охшашлыклар күп булырга тиештер. Ә «знакум» булырга болар һич кенә дә комачауламый. Урыс бәйрәм итәргә ярата. Татар өчен бәйрәмнәр—«эш калдыру». Аның җилкенеп алырга бер Сабан туе һәм җыены (элек) бар. Һәм аңа шул җиткән дә. Безнең дини бәйрәмнәребез дә җыелып «гүләйт итү» түгел.

 

Кабатлап әйтәм, һәм әле тагын да кабатланыр, безнең араны хакимнәр бозып тора. Аларга ярдәм итеп тамак туйдыручы галимнәр бер халыкның өстенлеген исбат итәр өчен «фәнни нигезләмәләр» уйлап чыгаралар. Бөек тел дигән нәрсә уйлап таптылар. Асылда бу көлке теория, ә тормышта куркыныч нәрсә. «Халыклар дуслыгы» дигән сүзнең ялган икәнлеген мин беренче мәртәбә нәкъ менә шул тел аркасында күрдем. Казанда трамвайда ике татар татарча сөйләшкәндә берәүнең: «Эй, вы, говорите на человеческом языке»,—диюе үртәшү түгеллеген аңладым. Димәк, кемнәр өчендер минем әниемнең теле кеше теле түгел икән. Мин хәзер беләм, безнең телне шулай мәсхәрә итүче рус агае Рәсәйдәге милли сәясәтнең корбаны гына булган. Ул мескенне шуңа ышандырганнар. Шуңа ышанган рус агай-энеләр бүген нишләргә белмиләр—кайсылары төрле экстремистик оешмалар оештырып, «читләрне» эзәрлеклиләр. Иң аянычы—урысны бер җирдә дә яратмыйлар.

 

Рәсми телдәге «Халыклар дуслыгы» ни икәнлеген мин икенче тапкыр «Чирәм җир»дә күрдем. Безнең яшьтәшләргә мәгълүм: 50нче еллар башында Чирәм җирләрне үзләштерү дигән нәрсә барлыкка килде. Казакъстан һәм Оренбург далаларын сөреп, иген үстерергә керештеләр. Анда эшләү өчен кешеләрне комсомол путевкасы белән дә, «партия чакырды» белән дә ташыдылар. Мин Казакъстанның Кустанай өлкәсенә эләктем. Кайсы гына милләт кешеләре юк иде анда. Халыклар дуслыгы бит. Ул дуслыкның ни икәнен мин эшли башлаган көнне үк ишеттем. Совхозрабкоопта баш бухгалтер идем. Рабкоопның рәисе Панченко дигән адәм миңа законда тыелган эшне эшләргә боерык бирде. Мин үтәүдән баш тарттым. «Я тебя научу, поганый татарчонок»,—дип кычкырды ул. Ләкин мин барыбер аның боерыгын үтәмәдем. Шуннан минем исем татарчонок кына булды аның өчен. Аңа илле яшьләр тирәсе, миңа унтугыз гына яшь. Шунысы яхшы: мине алып ыргытырга аның хокукы юк иде. Шулай итеп, берничә ай аның белән «дустанә» эшләдек. Безнең рабкооп урнашкан Каенлы күл (казакъча—Кайнды күл) авылында Сталин тарафыннан илләреннән сөрелгән ингушлар, Кырым татарлары яши иде. Мин аларның ни өчен сөрелгәннәрен белми идем. Үз яшемдәге егетләре белән аралашканым өчен Панченко «С изменниками родины дружишь» дип шелтәли иде. Бүтәннәр дә миңа ингушлар, Кырым татарларын хыянәтчеләр дип аңлаткач, мин танышларымнан читләштем. Шул наданлыгым өчен мин бүген ингушлардан, Кырым татарларыннан гафу үтенәм. Һәм мин бүген Россия империясен җитәкләүчеләренең дә илләреннән сөрелгән бу халыклардан гафу үтенүләрен көтәм. Алар, бәлки, без гаепле түгел, диярләр. Ләкин алар Россияне бөтен тарихы белән кабул итеп алдылар һәм ул тарих белән горурланалар. Шул куылган, изелгән, мәсхәрәләнгән халыклардан дуслык өмет итеп буламы? Ул коточкыч хәлләр өлкәннәр тарафыннан буыннан буынга сөйләп калдырыла. Һәр яңа туган баланың канына күчә. Чеченнарның күтәрелеп чыгуы, Кавказдагы чуалышлар шуның нәтиҗәсе түгел дип кем әйтә ала? Илне бомбага тотып, аннан җимерек илне төзәтергә акча биреп кенә ул җинаятьләрне, ул гөнаһларны юып була микән? Мин, мәсәлән, ышанмыйм. Ничә гасыр үткән, ә минем җанымда 1552 ел һаман яши.

 

Менә Казакъстанда миңа сабак биргән тагын бер хәл. Беркөнне мин коточкыч вакыйганың шаһиты булдым. Безнең кибетләр тимер юл вагоннарына урнаштырылган иде. Шунда нидер саталар. Чират тезелгән. Чиратта бер казакъ агае да бар. Аның янына бер адәм килде дә (милләтен белмим):

 

—Ты чего здесь стоишь, чучмек? Магазин только для целинников. Ну-ка, освободи место,—диде. Казакъ селкенмәгәч, теге аның җиңенә ябышып, тарткалый башлады. Казакъ үз дәрәҗәсен белүче булып чыкты, тегенең мордасына саллы гына итеп бер сылады. Теге бер-ике метр читкә тәгәрәде. Ярый әле җәнҗал зурга китмәде. Әмма барыбер чиратта торучылар казакъка килеп бәйләнгән әшәке җанны түгел, казакъны гаепләп мыгырдандылар. Шуны да әйтергә кирәк: кайбер товарларны «местному населению не продавать» дигән күрсәтмә бар иде безгә.

 

Мәскәүдәге ике еллык Югары әдәби курсларда үзбәк драматургы Абдукаххар Ибраһимов белән бергә укыдык. Еш кына кара-каршы утырып сөйләшә, серләшә идек. Дөньяга тәнкыйть күзе беләнрәк карый торган кеше иде. СССР дигән илне өнәп бетерми иде. Анда рустан башка халыкларны милләт буларак бетерергә планнар корылган, дия иде. Мәсәлән, бездә, ягъни көньякта гына үсә торган җимешләрне безнең авыздан алып төньякның читендә яшәүче чукчаларга, ненецларга җибәрәләр. Ә аларның организмы безнең җимешләрне ашарга көйләнмәгән, шуңа күрә алар кырылалар, без дә үзебезнең ризыктан мәхрүм калып, безнең организм күнекмәгән ризык белән тукланырга мәҗбүрбез, ди торган иде. Бервакыт, матур гына сөйләшеп утырганда, мин аны-моны уйламыйча, кемнәндер ишеткәнемне әйтеп ташладым: «Безнең бабайлар, әтиләр Урта Азиягә культура алып бардылар», дидем. «Әгәр дә мин сине хөрмәт итмәсәм, әйткән сүзләреңнең тарихны белмәгәнлектән икәнен аңламасам, синең белән сөйләшмәс тә идем, диде ул шунда.—Сез татарлар—урысларга сатылган халык, сез үз туганнарыгыз янына сыеныр урын эзләп килгәндә урыс ияртеп килдегез, безгә басмачылар дигән яман кушамат тагып, безнең бабаларыбызны бергәләп үтереп йөрдегез, диде. Сезнең культурагызга мохтаҗ түгел идек, бездә цивилизация булганда Россия кыргыйлар иле әле, диде. Аның сүзләрен кире кагарга минем бер генә дәлилем дә юк иде. Шунда ук Шамил Усманов комиссар булган татар бригадасының Урта Азиядә кылган гамәлләре искә төште. Ул гамәлләр арасында коточкыч бер эпизод та бар. Дивизиягә «басмачы»ларга каршы хәлиткеч һөҗүм ясап, аларны юк итү бурычы куела. Кызыллар берничә тапкыр атакага күтәреләләр, ләкин «басмачылар» илбасарларны чигенергә мәҗбүр итә. Шулвакыт бер татарның башында гениаль план туа. Солдатлар тәкъбир әйтеп атакага күтәреләләр. «Басмачы»лар «Аллаһ әкбәр! Алла әкбәр!» дигәнне ишеткәч, аптырап-каушап калалар. Шуннан файдаланып кызыллар «басмачы»ларның позициясенә бәреп керәләр һәм үз җирен яклаучыларны кырып бетерәләр.

 

Мин ул көнне безнең алданган бабаларыбыз, әтиләребезнең вәхшилеге өчен Абдукаххардан гафу үтендем. Менә ул халыклар дуслыгы. Мондый «дуслык» хөкем сөргән ил ничек таркалмасын!

 

«Халыклар дуслыгы»ның ни икәнен СССР халык депутаты булган чакта да күп күрдем мин. Автономия республикаларының икенче сорт икәнен рәсми рәвештә, ачыктан-ачык әйтәләр иде. Ә мине иң гаҗәпләндергәне—төрле милләт депутатларының Мәскәүгә мөнәсәбәте иде. Мәскәүне яратмаганнарын күреп аптырый идем. Украиннарның мыскыллы кыяфәт белән «москаль» дип әйтүләрен төшенә алмый идем. Югыйсә безгә аларны бик якын туганнар дип аңлаткан иделәр. Ә инде Балтыйк буе халыкларын әйтеп тә торасы юк. Алар бары тик СССРдан котылу турында гына сөйлиләр иде.

 

Шул уңайдан кызыклы һәм гыйбрәтле бер вакыйга. Литвадан сайланган депутат СССР Югары Советы утырышында СССРдан чыгу турында сөйли, Литваны оккупацияләнгән ил дип атый. Шунда безнең янда утыручы бер рус депутат: «Не пустим!»,—дип кычкыра. Мин күршемә: «Да-а-а... Как вы их любите»,—дидем. «Я? Я их ненавижу»,—ди. «Почему же тогда не отпускаете,—дим.—Я вот их не люблю, пусть уходят». Шуннан бу «өлкән туганым» миңа нәфрәт белән карады да, ямьсез итеп сүгенде. Менә ул нинди безнең дуслыгыбыз. Бүген миңа боларның берсе дә гаҗәп түгел. Чөнки мин инде анык беләм—Мәскәүгә без халык буларак кирәкмибез. Безне юкка чыгару өчен Мәскәү ачыктан-ачык тырыша. Хәтта туган телләребездә укытуны тыя. Халыкларның табигый дуслыгын бетерү өчен бөтенесен эшли Мәскәү. Һәм моны Халыклар дуслыгы дия-дия эшли. Ләкин мине һәм бүтәннәрне бу ялган лозунг белән алдап булмый инде. Мәскәүнең безне яратмаганын, безгә ышанмаганын без инде күреп торабыз. Җавап итеп без дә Мәскәүне яратмыйбыз һәм аңа ышанмыйбыз. Моңа без түгел, империя исереклегендә яшәп реаль тормышны белмәгән Мәскәү гаепле. Юк ул Рәсәйдә Мәскәү күрергә хыялланган «халыклар дуслыгы». Хәер, ул сүз, әйткәнемчә, бүген әллә ни еш кабатланмый да бугай инде.

 

Кыскасы, мин үзгәрдем. Мин инде бүген үррә катып, горурланып: «Союз нерушимый», «Дружба народов—надежный оплот», дип җырлаучы наив малай түгел, халыклар дуслыгының ялган лозунг икәнен үзем күреп аңлаган кеше. Чуртан белән кызылканат, бер суда яшәсәләр дә, дус була алмыйлар. Әгәр дә без бергә яши алуның серләренә төшенмәсәк, чуртаннар янында уяулыгыбыз җитмәсә, «Халыклар дуслыгы» буш сүз булып кына калачак. Безгә, ерткыч булмаган халыкларга, аеруча сак булырга кирәк. Чуртанның үзгәрүен өмет итмик.

 

Әле язганнарымны кабат укып чыктым да, нәрсәдер әйтелмәгән кебек калды. Халыклар дуслыгы җирдә юк һәм була алмый кебегрәк фикер калды сыман. Юк, мин һич кенә дә андый уйда түгел. Әгәр халыклар дошманлашып кына яшәсә, кешеләр җирдә бу чаклы үрчемәс иде. Кешеләр телендә дуслык дигән сүздән тыш татулык дигәне бар. Татулык ул—бер-береңне аңларга тырышып, дөньяда син генә түгел, бүтәннәр дә барлыгын исәпкә алып яшәү. Бабай белән Ястәгнәй дәдәй мөнәсәбәте—татулык үрнәге. Мин һәрвакыт язылмаган законнар язылганнарына караганда әһәмиятлерәк дип яшәүче адәм баласы. Әйткәнемчә, кешеләр бергә яшәр өчен җайлашканнар. Аларның бергә яшәү рәвешен кешеләр өстеннән хакимлек итәргә алынучылар боза. Мине кайберәүләр «национал» дип гаепләргә, бүтәннәргә, бигрәк тә русларга каршы татарларны котыртучы дип атарга маташа. Аллам сакласын! Мин бары тик үз халкымның бүтәннәр арасында тигез хокуклы булып яшәргә хакы бар дип кенә саныйм. Татар җирдәге бер генә халыктан да өстен дә түгел, ким дә түгел. Рус халкы да, кытай да, чукча да шулай. Барыбызга да бер кояш. Кем моңа каршы икән, мин аның белән фикердәш була алмыйм. Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче чын рус егете Николай Алешков миңа мондый култамга язып китабын бүләк итте: «Туфану Миңнуллину, любявщему свой народ и уважающему другие народы». Миңа иң дөрес бәя бу.

 

Теләгем шул гына: халыклар үзара килешеп яши белә, сәясәтче хакимнәр кысылмасыннар иде арабызга. Халыкларны бер-берсенә кайбер дин әһелләре дә каршы куя. Алардан да сак булырга кирәк. Бу турыда мин «Дин» дигән бүлектә язачакмын. Ә хәзер минем тормышымда бүтән милләт вәкилләре белән булган берничә вакыйганы теркәп куярга телим. Аларның кайберләре матбугатта дөнья күрделәр шикелле. Монда да кабатланса, урынсыз булмастыр.

 

Үткән гасырның сиксәненче еллары бу, кибеттә чират торам. Ул көнне түбәтәй кигән идем. Бер адәм бәйләнде бит үземә.

 

—Чё ты надел чаплашку, сними,—ди.

 

Мин инде:

 

—Что, она вам мешает что ли?—дим.

 

—Мешает, сними,—ди. Китми генә бу янымнан. Түбәтәйне һәм татарны мыскыллап әллә ниләр әйтеп бетерде. Катырак сөйләшергә дә куркыныч—кыяфәте җанварныкы шикелле, әзмәвер гәүдәле. Җанвар һаман узына—төрткәли үк башлады. Шунда чираттан берәү чыкты да, тегене якасыннан эләктереп алып, ишеккә таба сөйрәп китте. Ишеккә җиткәч, бик әйбәтләп кенә арт ягына типте. Теге йөзе белән асфальтка барып төште. Яклаучым яныма килде дә:

 

—Извини, брат, не все русские такие свиньи,—диде.

 

Безнең районда татарлар һәм руслар кушылып яши торган Тенеш авылы бар. Элегрәк Сабан туйларында салмышлар күбрәк була иде. Шулар сугыш чыгара иде дә, авылга авыл чыгып бәргәләшәләр иде. Бервакыт кайсыдыр бер авыл егетләре белән Тенешләр сугышты. Урысы, татары бер булып теге саф татар авылына каршы сугыштылар. Күпме яшәп, безнең районда милләтара низаг булганны хәтерләмим мин.

 

Районыбызда янә Мәсте, Чыршалан, Мукшы Каратае дигән мордва авыллары бар иде. Бүген аларның икесе юк инде. Нык аралаша идек ул авыл кешеләре белән, кунакка йөрешә идек.

 

Бервакыт Казаннан кайтышлый Лабыш дигән рус авылында кунарга туры килде миңа. Ул чакта Казаннан авылга икешәр тәүлек кайта идек. Шул авылда мин ике көн кунак булып яттым. Туй вакытлары иде. Болар минем балачагым, яшьлегем истәлекләре генә. Бүгенге көнгә хәтле минем юлымда башка милләтләрдән, шул исәптән руслардан да искиткеч кешеләр очрады. Әшәкеләре дә очрады, ләкин алар аз иде һәм андыйлар арасында үз милләтемнең имгәкләре дә юк түгел иде. Инанганнан инана барам—шовинизм бары тик теге яки бу дәүләт хакимнәренең империячел сәясәте генә. Шулар котырта халыкларны. Үз-үзен якларга тырышучыларга «националисты» дигән ярлык тагып, шовинистлар маташтыра. Национализмның ортодоксаль формалары бары тик шовинизм булган илдә генә була. Мин моны үзем күреп, үзем яши-яши аңладым. Беркем мине өйрәтмәде, котыртмады да.

 

Адәм балалары бик әйбәтләр, алар дус булып яши беләләр дип кешеләрне идеаллаштырырга җыенмыйм. Дуслар арасында да низаглар булып тора, ләкин һәр халыкның акыллы кешеләре бу низагларны сөйләшеп-аңлашып хәл кылырга ярдәм итәләр. Хакимнәр исә еш кына, киресенчә, низагны ызгышка әйләндерергә җай гына эзлиләр. Дөньяга хуҗа булырга алынган хакимнәрнең иң ачы дошманнары - тату яшәүче халыклар. Олыгайган көнемдә булса да моны аңлауның миңа ярдәме тия. Минем яшьтә эйфория дөньясында яшәп, ялган лозунгларга ышанып яшәү килешмәс иде. Иң куркынычы—ул ялган әсәрләремә күчәр иде. (Бәлки, күчкәннәре дә бардыр). Дуслык дигән иң кадерле сүзне арзанайтыр идем. Берзаман бүтән илләр белән «тыныч яшәү» дигән сүз модага керде. Хәзер ишетелми шикелле. Ә ул сүзне мода итеп кенә калдырмыйча, яшәү рәвеше итсәк иде. Халыкларга шуннан артыгы кирәкми. Бары тик тыныч һәм аңлашып яшәп кенә була.

 

(Дәвамлы язманың бу сандагы калган бүлекләрен журналдан укыгыз).


Туфан МИҢНУЛЛИН
Казан утлары
№ 1 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»