поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.01.2012 Милләт

«Алда безне зур эшләр, кызыклы вакыйгалар көтә»

Юмарт булу, хәләл малыңны мохтаҗлар белән бүлешү – мөселман кешесенең иң күркәм сыйфатларыннан саналган һәм санала да. Шуңа күрә дә татар халкы арасында хәйриячелек, меценатлык көчле булган. Алар рәтендә тарихта онытылмас эз калдырган Акчуриннар, Рәмиевлар гаиләләрен күрсәтергә була.

Үзгәртеп кору заманнары үз байларын, үз меценатларын тудырды. Самарада шундыйларның берсе – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Татарстан республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре исеменә ия булган эшмәкәр, «Алия-фарм» даруханәләр челтәре президенты, өлкә татар «Дуслык» иҗади иҗтимагый җәмгыяте һәм шәһәр татар «Ак бәхет» иҗади иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Бәдретдинович Канюкаев. Ул халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә өлеш кертүне үзенең бурычы итеп саный.

 

Үткән елны Самараның Журналистлар йорты үткәргән «Намуслылык» («Благородство») акциясендә Фәхретдин әфәнде «Меценат» номинациясендә татар милли хәрәкәте активисты, бәйрәмнәребезнең спонсоры буларак лауреат дип табылды. Биредә аның татар җанлы шәхес булуын, милли мәдәниятебезне үстерүгә, татар халкын берләштерүгә, рухи байлыгыбызны саклап калуга һәм традицияләребезне кайтаруга зур өлеш кертүен билгеләп үттеләр.

 

Фәхретдин Бәдретдин улы тумышы буенча авыл уңганнары нәселеннән чыккан кеше. Аның ике бабасы да Бөек Ватан сугышында катнашканнар, тылда калган ике әбисе дә җиңүне якынайту өчен үзләрен аямыйча хезмәт итәләр. Героебызның әнисе Галимә апа (мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын) илебезнең чиге сагында торучы ире Бәдретдин артыннан Ерак Көнчыгышка китә, ә хезмәте тәмамлангач, алар Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылына кайтып урнашалар.

 

Фәхретдин әфәнде әнисен зур хөрмәт һәм җылы сүзләр белән искә ала. Галимә апа мәктәпне тәмамлаганнан соң эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә һәм, ире ил чиген саклаган вакытта, Красноярский ГЭСын төзүдә катнашкан. Авылга кайткач та әле Галимә Канюкаева ирләр һөнәрен ташламый, берничә ел эретеп ябыштыручы булып эшли. Аннан озак еллар сөт фермасын җитәкли, күп тапкырлар район советы депутаты итеп сайлана. «Коллективта аны үз кеше буларак кабул итәләр иде. Киңәш, ярдәм кирәк булса да, авылдашлар әнием янына килделәр», – дип сөйли Фәхретдин Бәдретдинович.

 

Галимә ханым белән Бәдретдин әфәнде өч малай үстерәләр. Олы уллары Гайфетдин – укытучы, уртанчылары Фәхретдин – фармацевт, төпчекләре Марат милиция һөнәренә укып, югары белем алганнар.

 

«Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», – диләр бит. Кайгыртучан һәм шул үк вакытта таләпчән гаиләдә үскән балалар үзләре дә әти-әниләре кебек тырыш, уңган булып җитлеккәннәр. Фәхретдин Канюкаевның абыйсы озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән, энесе – Самара шәһәренең Промышленный районы эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары, майор дәрәҗәсендәге полиция хезмәткәре. Ә Фәхретдин әфәнде турында тәфсилләбрәк язарга кирәктер, дип уйлыйм.

 

Фәхретдин Бәдретдинович татар иҗтимагый хәрәкәтенә 80нче еллар ахырында килеп кушыла. Бу чорда татарның милли үзаңы туып кына килә торган була әле. Ул тиз арада лидерларның берсенә әверелә. Татар тарихына һәм мәдәниятенә бирелгәнлек, милләтнең үткәнен һәм бүгенгесен күзаллау сәләтенә ия булу һәм зур җаваплылык хисе тоеп яшәү аны милли хәрәкәт эшчәнлегенең алгы сызыгына чыгара.

 

90нчы елларда Фәхретдин Канюкаев Самара өлкәсендә барлыкка килгән татар өлкә «Туган тел» оешмасына керә. Соңрак ул аның Советы әгъзасы да, вице-президенты да, президенты да була. Аңа Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе арасындагы мәдәни хезмәттәшлекне җайга салырга, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы буларак, Татарстан һәм Россия буйлап күп йөрергә туры килә. Аның тырышлыгы белән Самара тамашачысы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Татарстан Республикасының җыр һәм бию дәүләт ансамбле, Казан консерваториясе каршында эшләүче симфоник оркестр чыгышларын карау бәхетенә ирешәләр.

 

Фәхретдин Канюкаев белемен камилләштерү өстендә дә эшли. Башлангыч фармацевтик белемне Ульян фармацевтика училищесында алган булса, аннан соң әле «РЕАВИЗ» Самара медик институтын, Саратовның Столыпин исемендәге Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый, кандидатлык диссертациясе яклап, икътисади фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала.

 

Хезмәт юлында да ул матур гына уңышларга ирешеп килә. Дару белән тәэмин итү фирмаларының берсендә бүлек белән идарә итүдән башлаган Фәхретдин, коммерция директоры, аннан соң генераль директор дәрәҗәсенә күтәрелә. Шактый гына тәҗрибә туплагач, ул үз эшен башлап җибәрергә җөрьәт итә.

 

Бүгенге көндә «Алия-фарм» даруханәләр челтәре федераль биеклектә: аның бизнесы күрше Татарстан, Саратов, Ульян, Оренбург өлкәләренә дә җәелде. «Алия-фарм» даруханәләренә халык бик теләп йөри, чөнки анда бәяләр башкаларга караганда күпкә түбән. Канюкаев меңләгән милләттәшебезне эш белән тәэмин итте, чөнки эшкә алганда ул үзебезнең милләт кешеләренә өстенлек бирә.

 

Уңышлы эшкуар Самара өлкәсендә уздырылып килә торган күпчелек милли чараларның төп спонсоры да бит әле. Шәхсән, ул Похвистнево районының Гали авылында уздырылган Бөтенроссия татар авыллары сабантуена күләмле матди ярдәм күрсәтүе белән билгеле булды. Аның тарафыннан көрәштә җиңүчегә кыйммәтле Toyota Corolla машинасы бүләк ителде. Шулай эшмәкәр нәтиҗәле бизнесның һәм мәдәниятнең гармонияле бәйләнештә була алу үрнәген күрсәтә.

 

Фидакарь хезмәтенә зур бәя биреп, Фәхретдин Канюкаевны Самара өлкәсе губернаторы, Самара губерна Думасы рәисе, Россия Федерациясенең, Самара өлкәсе хөкүмәтенең мәдәният һәм сәламәтлек саклау министрлыклары, Самара шәһәре башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Россия халыклары Ассамблеясы рәисе һәм башка югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр күпсанлы Ихтирамнамәләр, Рәхмәт хатлары, медальләр белән бүләкләделәр.

 

Меценатның шәхси тормышына килгәндә, Фәхретдин әфәнде тормыш иптәше Лилия ханым белән бергәләп өч кыз – Алия, Дания һәм өч яшьлек Әминәне үстерәләр. Әти-әниләре фәрештә кебек канат җәеп, балаларын дөрес итеп тәрбияләргә дә өлгерәләр, кызларында туган телебезгә, ислам динебезгә карата мәхәббәт уятырга да тырышалар.

 

Фәхретдин Бәдретдинович – Самара шәһәр һәм өлкә татар милли-мәдәни автономияләрен оештыруда катнашкан шәхес. Ә үткән елны яз ул региональ татар «Дуслык» иҗади иҗтимагый һәм шәһәр татар «Ак бәхет» иҗади иҗтимагый оешмаларын теркәде. Алар татар милли мәдәниятен үстерүгә ярдәм итү, мәдәни-агарту эшләре алып бару, татар балаларын милли рухта тәрбияләү, гореф-гадәтләребезне саклау һәм торгызу өчен шартлар тудыру, үзешчән коллективларга ярдәм күрсәтү ниятендә барлыкка килделәр. Ә моның өчен чараларның барысы да яхшы – татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнү өчен тарихи урыннарга сәяхәтләр оештыру, борынгы бабаларыбыз эзләреннән үтү, иҗат белән мавыгучы балаларның осталыкларын үстерү – музыка, хореография түгәрәкләрен, шаяннар һәм тапкырлар клубын оештыру, яшьләребезне милли мохитка якынайту максаты белән татар дискотекалары, Коръән мәҗлесләре, әдәби кичәләр үткәрү…

 

Җәмәгать эшләренә битараф булмаган Фәхретдин Канюкаев төрле төбәкләрдә яшәүче татар оешмалары белән элемтәдә тора. Дуслыклылар һәм ак бәхетлеләр башка регионнарда үтә торган милли чараларга һәрдаим барып, катнашып торалар.

 

Үткән елда «Дуслык» оешмасы «Татар теленең бүгенге хәле, киләчәге, аның проблемалары» темасына татар укытучылары конференциясен уздырды. Актуаль мәсьәләләр күтәргән бу җыелышның максаты – туган телебезне саклап калу, аны пропагандалау.

 

Менә Яңа 2012 елга да аяк бастык. Һәрберебез узган елда кылган игелекле гамәлләребезне барлап, киләчәккә матур өметләр, якты хыяллар белән атлап кердек. Форсаттан файдаланып, Фәхретдин Бәдретдиновичтан яңа елга ниятләнгән эшләре турында сер тишүен соралдым.

 

- Без үткән елны милли оешмаларыбызга ныклы нигез салдык һәм яңа елны зур өметләр белән каршыладык. Алда безне зур эшләр, кызыклы вакыйгалар көтә. «Дуслык» һәм “Ак бәхет” оешмаларының уртак сайтын (http://tatar-duslyk.ru) мәгълүмати-аналитик портал биеклегенә күтәрергә, аны кызыклы һәм оператив мәгълүматлар белән баетып торырга ниятлибез. Татар яшьләре өчен спиртлы эчемлекләрдән, тәмәке төтененнән азат ителгән дискотекалар үткәрергә уйлыйбыз. Киләчәк буын татарлары аек акыл белән ял итә белергә тиеш бит. Татар яшьләре тәртипле булып, сәламәт гаиләләр корып, динебез ислам нигезендә балаларын тәрбияләсеннәр иде, дигән теләктә без. Татар сабыйлары өчен балалар бакчалары, мәктәпләр ачу да, үз телебездә телевизион тапшырулар әзерләү дә күз уңыбызда.

 

Ә башка ниятләребез әлегә сер булып калсын. Без әле киләчәктә дә милләттәшләребезне күптөрле яңа идеяларыбыз, яңалыкларыбыз белән куандырырга уйлыйбыз.

 

Яңа ел милләттәшләремнең тормышына муллык, йортларына иминлек, һәркемгә бәхет алып килсен, – диде милләтпәрвәр.

 

Без дә халкыбыз өчен көчен дә, малын да кызганмаган Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевка максатларының тормышка ашуын, ярдәм чишмәсе саекмавын теләп калабыз.

 

 

«Татар теленең бүгенге хәле, киләчәге, аның проблемалары» татар укытучылары конференциясе президиумында Ринат ЗАКИРОВ (сулдан уңга) һәм Фәхретдин КАНЮКАЕВ.

 

 

 

Дуслыклылар һәм ак бәхетлеләр Шыгырданда Рәсәй күләмендә үткән федераль Сабантуйда.


Римма НУРЕТДИНОВА
Дуслык оешмасы
№ |
Дуслык оешмасы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»