поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.01.2012 Сәясәт

Путин сайтын укыганда

Гыйнвар каникулы үтеп тә бетмәде, Интернетта кандидат Путинның сайлау алды программасын чагылдырган сайт эшли башлады.

Мондый сайтлар 2000 һәм 2004 елгы сайлауларда да эшләгән. Тик Путин 2012 сайты, үзенең элгәреләреннән аермалы буларак, ажиотаж тудырды. Интернет киңлек сайт эшли башлауның беренче сә­гать­лә­рендә үк аның турындагы хә­бәрләр белән шыплап тулды. Хәбәрләрнең төп сенсациясе шунда иде: беренче ике сә­гатьтә үк “халык фикере” дигән бүлектә утызлап “сайлаучылар тәкъдиме” арасында җидесе президентлыкка төп потенциал кандидатка үз кандидатурасын алырга киңәшләрдән гыйба­рәт булды. Мондый кискен тәкъдимнәр шунда ук зур рейтинг та җыеп өлгерде. Интернетның бөтен эзләү системалары, сәя­сәткә кагылышлы барлык сайтлар укучыга моны “көн яңалыгы” итеп тәкъ­дим ит­те. Беренче сә­гать­ләрдә бу, чынлап та, Путинга каршы эффект бирә торган яңалыкка охшаган иде. Оппозиция эйфория кичерде. Тик Кремль аналитиклары бу юлы нинди адымга баруларын исәпләп эшләгәннәр кебек. Путин 2012 сайты үзе­нең элгәрелә­реннән нәкъ менә шул “Сайлаучылар тәкъдимнәре” ди­гән төймә бе­лән аерылып тора да һәм сайтның модераторларына аның ка­гыйдә­лә­рен бозмый торган теләсә нинди кискен фикерне дә уз­дырырга дигән махсус фәрман бирелгәнгә ох­шый. Шуңа күрә модераторлар цензура белән артык мавыкмый: проблемалы тәкъ­димнәр сайт­та эле­нә, беренче сә­гать­ләрнең сенсацион эффекты юыла, аның урынына Путин портретына игътибарлы тың­лаучы, халык белән эчкерсез аралашучы имиджы өстәлә башлады. Дө­рес, беренче көннәрдә сайттан отставка турындагы тәкъ­димнәр сөртелә ди­гән гауга ку­бып алды, гауга чит илләрнең теле– һәм радиоэфирларында да яңгы­раш тапты. Әмма Путинның пресс-се­кретаре Дмитрий Песков бу гаепләү­ләрне кире какты. Теләгән һәр кеше кереп сайттан карый ала: беренче сәгать­ләрнең комментарийлары саклана, хәтта тәкъ­димнәрне “популярлык” буенча тезгәндә дә Светлана Сорокинаның “Владимир Владимирович, революцион си­туациягә китереп җиткермәскә, Премьер-ми­нистр постыннан отставкага ки­тәргә һәм РФ президентын сайлаудан үз кандидатурагызны алырга тәкъдим итәм” дигән фикере алдагы урыннарда эленеп тора. Дөрес, тәкъ­димне яклау­чыларның рейтингы нык ки­мегән, ләкин моны сайт моде­раторларының манипуляциясе дип исбатлавы инде хәзер кыен. Оппозицион интернет-ресурслар һаман да Путинга каршы фи­керләрне яклап тавыш бирү авыр дип җәнҗал­ласа да, сайт эшли, марафончы-прези­дент­ны тәнкыйтьләгән фи­керләр эленә, тавышлар би­релә.

 

Сайтта, әлбәттә, төп игътибар кандидатның сайлау алды программасына юнәлергә тиеш. Тик әлегә Путин үз кулы белән язган программа юк, аны 12 февральгә әзер булыр дип вәгъдә итәләр. Хәзергә аны “Бердәм Россия” тарафыннан эшләнгән программа алыштырып тора. Оппонентлар инде аны тәнкыйтьләп өлгерделәр, анда коры мактану һәм буш вәгъдәләрдән башка берни дә юк. Путин исә үз программасын халык фикерен искә алып тулыландырып эшләргә уйлый. Һәрхәлдә, сайт шулай дип ымсындыра. Халык исә таләпләрне кискен һәм усал куя. Әйтик, ме­нә моны укып карыйк: “Вла­димир Владимирович! Элегрәк үз чы­гышларыгызда Сез җаваплы­лык темасына бер генә тапкыр кагылмадыгыз. Мин Сез­дән чын күңелдән әлеге терминны үз эшчәнле­гегезгә карата да куллануыгызны сорыйм. Кызганычка каршы, хә­зерге вакытта безнең илебездәге хәл корруп­циянең котчыккыч чәчәк атуы, легитим булмаган канун чыгаручы федераль хакимият органнары, суд һәм хокук яклау органнарының халык тарафыннан түбән яклануы белән характерлы. Безнең дәүләтнең үсеш векторын фактик рә­вештә билгеләүче шәхес бу­ларак эшләрнең мондый торышы өчен җаваплы булуыгыз ап-ачык. Мин Сезне илебезнең чираттагы Президенты булу ниятеннән баш тартырга чакырам. Без­нең халык Сезгә караганда яхшырак Президентка лаек... “

 

Тәкъдимнәр арасында күпчелекне ришвәтчелеккә каршы сүз белән генә түгел, эш белән көрәшергә, түрә-чиновникларны авызлыкларга, сайлауда “Бердәм Россия” аз тавыш җыйган ре­гионнарның губернаторларына кагылмаска, ә кире­сенчә, күз буяулы югары нәти­җәләр күрсәткән регион җитәкчеләрен отставкага җибә­рергә дигәннәре күпчелекне алып тора. Соңгылары, ягъни сайлауларда фальсифи­ка­ция­ләргә юл куйган җитәкчеләр үзләренең гамәлләре белән илдә революцион ситуация тудырдылар дигән фикер ассызыклана.

 

Еш кына рефрен булып Путинны сайлау алды дебатларында катнашырга өндәгән лозунглар кабатлана. Шуларның берсен Путин 2012 сайтыннан алып “Би-би-си” үз сайтына элеп куйды. Булачак Президентны өйрәтергә җөрьәт ит­кән Жданов Владимир атлы ул адәмнең афоризмы тәрҗемәдә менә болайрак яңгырый: “Дебатларга катнашудан баш ­тартмаска чакырам: намуслы ке­шегә оппо­зициядән куркырга урын юк, ул җаваптан качмаячак һәм теләсә нинди сорауга лаеклы, конкрет һәм дәлилле җавап бирә алачак. Әллә бу шулай түгелме?”

 

Сайтка “Сайлаучылар тәкъ­димнәре” дигән төймә куеп һәм тәкъдимнәрне цензуралаудан баш тартып, Путин ки­ңәшчеләре каты чиклә­век ватарга алындылар. Йөзгә бәреп әйткән мондый тәнкыйть бе­лән әлегә бер җитәкченең дә очрашканы юк иде. Россия өчен бу тарихи феномен. Әлеге катлаулы һәм хәл итүе кыен булган мәсьәләне чишү өстен­дә Ак йорт һәм Кремльнең психоаналитиклары көн-төн эшли торганнардыр дип уйларга кирәк. Путинга 4 март сайла­вының гадел булуына ил халкын да, чит ил сәясәтчелә­рен дә ышандыру сулар һава кебек үк кирәк. Президентның легитимлыгы танылмаса, ил эчендә шартлаулы хәл туачак, чит илләр алдында да Россия уңайсыз хәлдә калачак. Соң­гысы Президентның халыкара мәйданда изоляцияләнүе ди­гән сүз.

 

12 февральдә моңарчы күрелмәгән сайлау алды программасын һәм тарих куйган иң катлаулы мәсьәләләрнең берсенең чишелешен Путин 2012 сайтыннан укырбыз дип ышаныйк.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 8 | 18.01.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»