|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2012 Юмор
Чәнечкеле робагыйлар(Сатирик әсәрләр конкурсы) Языйм микән мин дә әллә робагыйлар? Йөрәктәге хисләр шуңа кодалыйлар. Тик, барыбер, Гомәр Хәйям булалмам мин, Булсаң иде, һич югында, Мөхәммәтшин,
*** Әйтешәләр: «Бусы фәлән бай мәчете, Бусы менә, яңа татар—Хан мәчете. Күңелләрне тырный шунда шикләр корты— Түгелмени мәчет хәзер Алла йорты?
*** Кәнәфигә куйды аны халык «сайлап». Сайламыйча! Эшне кыла түрә-байлар! Эшчәнлекне башлады ул ипләп-җайлап; Түрәләрнең кайсын сайлап, кайсын майлап.
*** Тулып ташкан кяфер булса да, урысҗан Чит-ят телгә кыйбла тотып кылмый дога. Безгә ярый—чит-ят телдә Аллаһ сүзен Сеңдерәбез башны җиргә ора-ора.
*** Әй, комсызлар! Комсызлыкны саклар өчен Ялламагыз сез газраиллар-киллерләр. Киллерләрнең иманы да, җаны да юк, Сезнең җанны алырга да бер килерләр.
*** Ошбу җирдә туып һөнәр, гыйлем алгач, Чит илләргә оча алар «кыйгак-кыйгак». Саз булса да, туган җиргә кайта кошлар, Ә бу «кошлар» кайда акча—шунда кышлар.
*** Ерткычлыкта тиң юк безгә—инсаннарга, Сыйдырып булмый аны хәтта кыйссаларга. Бу гамәлдән гарык инде озын тарих, Тарихта да урын бетсә, кайда барыйк?
*** Сүтеп була һәр нәрсәне бик тиз генә,— Менә дигән зур илне дә сүттек, әнә! Шул «шатлык»тан без йөрибез инде менә Дөнья буйлап хәер эстәп, ава-түнә.
*** Басуларың кара Рәсәй—вәт тамаша! Авылларың бетеп, урының чүп-чар баса. Чит җирләрне туп аттырып туздырганчы Үз җиреңне сөрсәң иде лә ләбаса!
*** Крәстиән җиргә хәзер үзе «хуҗа», Аңа карап кимемәде һич тә нужа; Элек аны чыбыркылап фиркә куса, Хәзер, әнә, һәр инвестор таптап уза.
*** Милләтпәрвәр: «Уян, татар!»—дип кычкыра, Бу шау-шуга милли бурлар сикереп тора. Өч-дүрт татар тел турында гәп корганда, Милли бурлар катлы-катлы кәттиж кора.
*** «Ил тоткасы—ир», дип әйтү хәзер хата— Сөлектәй ир бүген күлмәк-ыштан сата. Маңкорт ирләр ирлекләрен сатып эчеп, Чүптәй сасып, анда-монда аунап ята.
*** Милли «босс»лар, ник нечкәрде тавышыгыз, Мәскәү «бас»ыннан бөрештеме авызыгыз? Милли «имезлек» булып калса сабырыбыз, «Суверен»нан «гөбернә»гә дә калырбыз.
*** Үтте тыйнак заман, килде үзгәрешләр, Пычранды дөнья, ахыры... мин дә буялдым. «Үзгәргәннәр» шашып илне талаганда, Беркатлы гөнаһсыз булудан... оялдым.
*** Ышана идек уйлап: хаклык—прокурор, Баксаң, ул да икән астыртын бур. Сул кесәгә туплый байлыкны тәм табып, Угры түрәләрне кат-кат савып.
*** Күпне күрдең, Казансу, үз гомереңдә: Сәүдәгәрләр, илбагарлар, илбасарлар. Хәзер, әнә, ярларыңны мәсхәрәли Илне талап, байлык җыйган юлбасарлар.
Фәварис ГАЛИ |
Иң күп укылган
|