поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.01.2012 Дин

“Изге Вәли” көне, яки гади Фәһрикамал дәгъвасы

Мәктәптән кайтканнан бирле, Илгизәр борын астыннан гына ниндидер сәер, моңарчы ишетелмәгән җырны көйләп йөри: “ Валентин, Валентин, изге Валентин...” Бу аңлашылмаган җырның сәерлегенә исе китеп, әбисе Фәһрикамал оныгына сүз катты:

- Балакаем, нәмәстәкәй көйләп  йөрисең соң син? Нинди Валентин бу тагын?

 

- Әй, шуны да белмисең инде, әби! - дип горурлану катыш шатлык хисләрен йөзендә балкытып җавап бирде Илгизәр. – Иртәгә – изге  Валентин көне, ягъни барлык гашыйк  булганнарның  бәйрәме!

 

- Гашыйк булганнар көне?..

 

Җиденче сыйныфта укучы оныгының шушы сүзләреннән хәйран калып, Фәһрикамал апа аптырап диванга утырды.

 

- Менә сиңа мә-ә...  Гашыйклар көне... 12 яшьтәме?!

 

Соңгы ике сүзе йөрәгенә кадалган ике уктан да үткенрәк тоелып, әбекәйне сискәнеп куярга мәҗбүр итте. Шулай да үзен кулга алырга тырышып,  Фәһрикамал апа  сорау алуын дәвам итәргә булды.

 

- Ә Валентин дигәннәре кем була инде ул? Әле җитмәсә изге дә икән үзе.

 

- Бу изге абыйның кем икәнлеген мин белмим, ләкин иртәгә  бәйрәм шәп булачак, әби. Без анда концерт куябыз. Миңа да бер җыр башкарасы була.

 

- Нинди җыр  инде  ул, улым?

 

- Александр Серовның “Я люблю тебя до слез” дигән җыры! – диде горур кыяфәт белән Илгизәр. – Без аны Фирүзә Ибраһимова белән җырлыйбыз,  ә Сәрия апа пианинода уйный. Ярый, әби, мин классташым Шамил янына киттем, безнең әле “валентинкалар” тутырылмаган. Пока!

 

Илгизәрнең кычкырып, күтәренке күңел белән әйтелгән шушы сүзләре Фәһрикамал апаның йөрәгенә әүвәл кадалган ике укка автоматтан атылган пулялар кебек өстәлде диярсең. Кан басымы күтәрелгәнлектән күз аллары караңгыланган булса да, әбисе чыраен сытып, авызыннан берничә сүз кысып чыгара алды:

 

- Тукта, тукта ... Ай-й-йөрәгем, абау! Улым, зинһар, әйт:  кем тутырылмаган? Нинди Валялар ул тагын? Кая барасың син?!

 

- Үзең син Валя! Валя түгел, ә “валентинка”. Ул шушы изге  Валентин көненә чыгарылган матур открытка. Малайлар кызларга, кызлар малайларга мәхәббәт белдереп, аларны язып тутыралар һәм яраткан кешеләренә тапшыралар. Аңладыңмы инде хәзер?

 

- Аңладым, балакаем, аңладым. Әллә яраткан кызың да бармы?

 

- Яратасыңмы-яратмыйсыңмы, сыйныф җитәкчебез язарга кушты. Өчтән дә кимрәк булмасын, диде. Так што, эшебез җитәрлек бүген безнең, сәгать җиделәрсез кайтып булмас. Ярый, киттем, әби!

 

* * *

 

Фәһрикамал апа үзен начар хис итте. Җитмәсә, мәчет каршындагы мәдрәсәнең кичке бүлегендә укучы кызы Гөлиянең бүген уку көне, унынчы яртысыз кайтмас. Икенче гаилә корып җибәргән элекке кияве исә малаеның хәле белән кызыксынмый, аны бөтенләй кайгыртмый диярлек, шуңа ул киңәшче һәм таяныч түгел. Ә Гөлиягә, һичшиксез, бу хәлне сөйләргә, аның белән бергә киңәшләшергә кирәк.

 

Шулай уйланып утыра торгач, әби күзләрен йомып яшьлеген искә төшерде. Әйе, ул да заманында яшь, чибәр кыз иде. Әмма яшь чакта да урамга яулыксыз чыкканы булмады аның. Шуңадыр да авылның җилбәзәк, холыксыз егетләре аңа әллә ни игътибар итмәделәр, артык тыйнак кыз белән аларга, күрәсең, кызык булмагандыр. Ә менә үзе кебек тыныч холыклы, тыйнак һәм тәүфыйклы Гайнетдин аны читтән генә күзәтеп, ошатып йөргән, яраткан... Армиягә киткәнчегә кадәр дәшәргә оялган икән, бөркеткәй. Китәр алдыннан гына кыяр-кыймас: “Мин сиңа хат языйм әле”, - дип рөхсәт сораган. Хатларның дүртенчесендәме-бишенчесендәме генә сагынганын һәм өзелеп яратканын хәбәр иткән. Әй, гомер-гомерләр...

 

Җилбәзәк егетләргә кияүгә чыккан кызларның тормышлары рәтле булмады, ә Гайнетдин белән Фәһрикамал башкаларны көнләштерерлек итеп бик тату, матур тордылар, балалары да тәртипле булды. Гомер буе бер-берсен сөйделәр, хөрмәт иттеләр. Иренең вафатына инде 9 ел булса да, Фәһрикамал апа аны һаман сагына, әле дә ярата. Аны гына. Гомергә.

 

Тормыш китабы сәхифәләрен шулай тиз-тиз әйләндереп алган арада  Фәһрикамал апа нигәдер заманында авылдаш кызлары еш җырлаган бер җырны исенә төшерде:

 

                              Урманнарда йөрдем бер ялгызым,

                              Баласын җуйган болан эзеннән.

                              Башларым әйләнеп китте кинәт

                              Башканы сөям дигән сүзеңнән...

 

Шушы дүртьюллыкны көйләп бетерүгә, оныгы Илгизәрнең сыйныф җитәкчесе заданиесе – “өчтән дә ким булмасын!” дигән сүзләре башка чүкеч кебек бертуктаусыз “суккалый” башлады: “...ким булмасын! Булмасын! Булмасын!!”  Әстәгъфируллаһ, ничек инде берьюлы 3-4 кызга мәхәббәтеңне аңлатып открытка язарга кирәк? Гаҗә-әп... Шундый шәхси, һәркемнең үз сере булып саналган хисне укытучы кушуы буенча кемгәдер белдерү исә тагын да гаҗәбрәк тоелды Фәһрикамал апага.

 

Ишек ачылган тавыш ишетелде. Аллаһның рәхмәте,  менә, ниһаять, Гөлия дә укудан кайтып җитте. Үз бүлмәсендә  китап укып яткан Илгизәргә сиздермичә генә, Фәһрикамал апа көндез ишеткәннәрен кызына сөйләп бирде. Кәефе киткән Гөлия башта улына дәшмәкче булды, әмма төнгә каршы борчымыйм дип, кире уйлады:

 

- Иртәгә эштән иртәрәк китеп, мәктәпкә кереп чыкмыйча булмас. Аңлатып карасыннар укытучылар шул билгесез, берьюлы 3 кешегә “до слез” гашыйк булырга өйрәтә торган Валентинның “изгелеген”! Аңлатып карасыннар!

 

* * *

 

Иртә белән өчәүләп чәй эчеп утырганда, Фәһрикамал апа һава торышын тыңлыйм дип, радио тавышын көчәйтеп җибәрде. Шул мәлдә күңелгә хуш, йомшак кына хатын-кыз тавышы саф татарча болай сөйли иде: “Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Бүген яшьләр көтеп алган шатлыклы вакыйга - изге Вәли көне. Барлык гашыйклар көне уңаеннан сезне ихластан котлыйбыз!”.

 

Шушы игълан яңгыраганнан соң, әби кулындагы чынаяк ирексездән тәлинкәсенә шап итеп килеп төште. Илгизәр исә, шатлыгын яшерә алмыйча, сикереп торды да әсәрләнеп лакылдарга тотынды:

 

- Ә! Менә-менә-менә!!! Әйттем бит мин сезгә “Валентин көне” дип! Татарчасы “изге Вәли көне” була инде ул. Әни, син ул Вәлине белергә тиеш, сезгә мәдрәсәдә аның турында сөйләгәннәрдер!

 

Болай да хафага төшкән Гөлиянең шушы сүзләргә каршы каты итеп кычкырасы, хәтта аңа сугып җибәрәсе килде, ләкин бар сабырлыгын җыеп, Илгизәргә ул болай дип җавап бирде:

 

- Безнең динебездә, улым, “фәлән изгенең көне” дип билгеләп үтелә торган көннәр юк. Ә  кемгәдер гашыйк булуыңны бөтен дөньяга белдерү, җәмәгатьчелек белән моны бәйрәм итү әхлаксызлык кына түгел – зур ахмаклык та ул, минемчә.

 

- Ә минемчә монда бернинди начарлык юк, дип карышты Илгизәр.- Кешеләрнең бер-берсенә “яратам” диюдән нинди зарар булсын ди инде? 

 

- Их,  улым, син бу яшеңдә барысын да аңлап бетермисеңдер шул, - дип сүзгә кушылды Фәһрикамал апа. – Илгә, туган якка, әти-әнигә карата булган мәхәббәт бер нәрсә, ә ир белән хатын мәхәббәте ул - бөтенләй башка нәрсә. Ул һәркемнең шәхси, бары бер кешегә генә ачыла торган серле хисе. Андый мәхәббәт, кем әйтмешли, тыйнак һәм оялчан булырга тиеш. 

 

- Шулай шул менә! - диде Гөлия ныклы һәм ышанычлы тавыш белән. – Инде болай да урыслашып беттек, ул гына түгел - мәктәпләргә чит ил бәйрәмнәре, тузга язмаган “Валентин” көннәре кертә башладылар. Әле кара син аларны - “Изге Вәли” дип татарчалатып “җиффәрәләр”. Бу бит үз динебезне үзебез мыскыл итү! Бармы соң ислам тарихында ир-хатын мәхәббәтенә дан җырлаучы Вәли исемле изге? Юк. Ә нәрсә дип тагалар аны безгә радиодан? Мәктәпләргә ник кертәләр? Ярар, монда кухняда зарланып кына мәсьәләне ачыклап булмас. Эштән кайтышлый мәктәпкә кереп, укытучыларыгыз белән  сөйләшәм әле, ни диярләр тагын....

 

* * *

 

Көндез, сәгать өч тулып киткәннән соң, Гөлия улы укый торган мәктәп янында басып тора иде. Эчендә ярсуы  һәм дәгьвалары ташып торса да, йомшак  һәм оялчан табигатьле булганга, ул бераз вакыт “керимме-юкмы?”, дип  ишек  төбендә тартынып-икеләнеп торды. Нәрсәдер сизгәндәй, мәктәпкә керәсе килмәде аның. Ләкин бераздан, өйдәге сөйләшү хәтерендә яңаргач,  аяклары үзеннән-үзе мәктәпкә алып керде.

 

Беренче каттагы зур залдан музыка, балалар тавышы ишетелә иде. Бәлкем, аның Илгизәре дә шул залдадыр? Ул җырларга тиешле җырның исеме искә төшкәч, Гөлия, кабаланып, директор кабинетына юнәлде.

 

Сәркатиб бүлмәсендә утырган кыз таныш булып чыкты. “Күрше Рәмзиянең килендәше Ләйсән бит бу!” – дип шатланып уйлап куйды Гөлия. Ләйсән дә, аны танып, елмаеп каршы алды: 

 

- Кер әйдә, кер, Гөлия, утыр. Нинди җилләр китерде үзеңне?

 

- Бүген мәктәбегездә ниндидер Валентин көне дип концерт куялар икән, мин анда улымның катнашуына каршы. Шул хакта директор белән сөйләшеп булмас микән дип килгән идем.

 

-  Кызганычка каршы, директор бүген булмый. Улың  ничәнче  сыйныфта укый соң?  7 “А”?  Аның сыйныф җитәкчесе хәзер дәрестә, 10 минуттан, дәрес беткәннән соң, аны күреп сөйләшә аласың, ләкин... ләкин  катлаулырак кеше шул ул, үзең дә беләсеңдер. 

 

- Кимчелек һәркемдә дә бардыр инде. Мин шуны гына аңламыйм: ни өчен балаларга  өчәр-дүртәр “валентинка” дигән мәхәббәт открыткалары язарга кушкан ул? Җиденче сыйныф өчен генә түгел, 11нчеләр өчен дә бу сәер бит!

 

- Их, Гөлия, әйтсәм әйтим инде: ул Казаннан шушы открыткаларны очсызга гына күпләп алап кайткан да, бәясен арттырып, укучыларга саткан. Ләкин бел: мин сиңа бернәрсә дә әйтмәдем, юкса тагын кара тавыш чыгачак. Болай да ишетмәгәннәрем калмады... 

 

Укытучының  катырак холыклы булуын яхшы белгәнгә күрә, дәрес бетүен белдерткән кыңгырау тавышы Гөлия өчен сугыш турындагы киноларда ишеткән “тревога” сиренасы кебек тоелды. Бәлки,  алай гына да түгел, олы бәрелеш алдындагы хафалы набат иде ул... Әмма улының әхлакый сафлыгын, үзенең дөньяга карашын яклау теләге усал укытучы образындагы дәһшәтле көчкә каршы чыгарга рухландырып, Гөлиягә тыныч сәркатиб бүлмәсеннән хәвеф-хәтәр каршысына чыгып китәргә ярдәм итте. Хәер, ул мөгаллимә белән низаглашырга җыенмый иде. Ул аңа фәкать үз фикерен белдерәчәк,  Илгизәрнең бүгенге “изге” чарада катнашмаячагын әйтәчәк. Ә калганын үзе белсен...

 

* * *

 

Икенче каттагы укытучылар  бүлмәсе янында балалар күренми иде. Илгизәрнең сыйныф җитәкчесе Венера ханым әле килеп җитмәгән. Гөлиянең йөрәге дөп-дөп тибә, уенда берсеннән-берсе шомлырак төрле куркыныч күренешләр алышынып тора.

 

Менә төнлә зур тизлек белән баручы поездның фарасы яктысында кечкенә генә ап-ак куян алга таба чаба.  Поезд  яктырткычын сүндерми,  ә Гөлия-куян рельслардан читкә китә алмый...

 

Бусы исә кырда үсә торган ялгыз чәчәк. Рәхимсез давыл аны өзеп атарга, юк итәргә маташа, ләкин көчле җилдә җиргә кадәр бөгелә-бөгелә тибрәнгән Гөлия-чәчәк  бирешми, сынам дигәндә генә кабат турая, давыл белән бар көченә көрәшә. 

 

Менә ул озын керфекле, горур кыяфәтле матур болан булып урманда чаба. Аны ифрат зур гәүдәле, бик куркыныч юлбарыс эзәрлекли. Хәлдән тайган Гөлия-болан кинәт абынып егыла һәм...

 

- Әй! Әллә идәнгә кләйләп-ябыштырып куйдылармы? Нәрсә басып торасыз монда ишек төбендә? 

 

Гөлия сискәнеп куйды.  “Куып җитте!”  дигән уй аның бөтен тәне буенча салкын дерелдәү булып таралды. Ләкин күкрәкләрне тышка чыгарып  җибәрә язган кофта, тәнгә сыланган джинсы чалбар кигән “юлбарысны” күргәч, Гөлия чынбарлыкка кайтып, үзенә кирәк булган укытучыны таныды.

 

- Исәнмесез, Венера Мәгъсүмовна! Мин Нәбиуллин Илгизәрнең әнисе, бәлки, хәтерлисездер. 

 

- Нигә хәтерләмәскә тиеш ди әле мин сезне? Нәрсә кирәк? 

 

Шулай башланып киткән сөйләшүнең ахыры яхшы булмаячагын абайласа да, Гөлия максатына ирешергә теләп, йомшак, әмма ышанычлы тавыш белән дәвам итте: 

 

- Изге Валентин бәйрәме хакында белешергә килдем мин. Нигә үткәрәсез аны мәктәптә, нәрсәгә кирәк ул? 

 

- Һе, тапкансыз икән үзегезгә баш бәласе. Бүтән кайгыгыз булмаса, тыныч кына өегезгә кайтып китегез!

 

- Юк, минем беләсем килә. Татарларның  үз бәйрәмнәре бар. Нәүрүз, Каз өмәсе кебек чараларны оештырып булмыймени мәктәптә?

 

- Ой, не могу! Кемгә кирәк соң ул сезнең каз-үрдәкләр! Йолкыдың-пешердең-ашадың һәм вәссәлам. Ә мәхәббәт ул – мәңгелек нәрсә!

 

- Алай дисәгез, фәхешлек тә барлык заманнарда булды. Мондый гыйшык-мыйшыкка багышланган чараларда балаларны мәҗбүри катнаштыру - оешкан рәвештә алар арасында ирекле мәхәббәтне пропагандалау түгелме соң? Ир-хатын мөнәсәбәтләре ул - бик җитди нәрсә, ә мондый чаралардан яшүсмерләр кирәкмәгән нәтиҗәләр ясарга мөмкин. 

 

Венера Мәгъсүмовна нечкә иреннәрен кысып, күзләрен тарайтып, башын горур итеп артка таба һәм бераз читкә авыштырып куйды. Аңа каршы булган көндәшнең өстенә запастагы “бомбасын”  ташлар  алдыннан шулай итә иде ул, гадәттә.

 

- Ирекле мәхәббәт дисеңме? - дип “син”гә күчте юлбарыс. – Ир-хатын мөнәсәбәте җитди нәрсәме? Ә син, ялгыз тавык, нишләп ирең белән тора алмадың соң? Менә хәзер үзең нәтиҗә ясап кара инде, титибаш!

 

Гөлиянең дөп-дөп типкән йөрәге бөтенләй сикереп чыга язды. Әмма мәдрәсәдә өйрәнелгән әхлак дәресләреннән ул белә иде: бу явызның әшәкелегеннән өстен булырга һәм ничек тә үзеңне кулда тотып калырга кирәк. Хискә бирелеп, аның дәрәҗәсенә төшеп кычкыра башласаң – беттең. Шушы явыз каршында түгел, Аллаһ каршында зур оттыру булыр иде бу. Шуңа күрә, яңакларындагы бер төерен дә селкетмичә, ул лаеклы тынычлыкны саклап “мөгаллимәгә” җавап бирде: 

 

- Ирем Фәнис китүенә мин гаепле түгел. Ул, күрәсең, сезнең кебек укытучыда белем алгандыр: чит кызларга күз салырга шундый Валентин бәйрәмнәрендә бик яхшы өйрәтәсез бит сез. Әнә, мәхәббәт открыткаларын сатуны да шәп итеп оештыргансыз икән. Ләкин белегез: минем улым аны бәрәүгә дә язмады һәм сезнең бүгенге концертыгызда да катнашмаячак!

 

Шундый көтелмәгән җаваптан соң Венера Мәгъсүмовнаның башы кире нормаль хәленә кайтты, күзләре ачылды, иреннәре исә, ачуыннан дерелди башлады:

 

- Катнашмыйча  гына карасын! МИН аннары аңа көн күрсәтмәячәкмен!

 

- Шулай инде, - диде тыныч кына Гөлия. – Сезнең кебекләр балаларга көн күрсәтмәс өчен 5 ел институтта укыйдыр. Теләсә нишләгез, ләкин Илгизәр хәзер минем белән кайтып китәчәк. Алай гына да түгел, мин аны башка сыйныфка күчерәчәкмен.

 

Шулай дигәч,  Гөлия борылып баскычка таба кузгалып китте. Ачуыннан кабарынган усал укытучы исә артыннан әче  тавыш белән кычкырып җибәрде: 

 

- Ычкын моннан, япанча! Беләм мин синең кем икәнеңне! Юньле булсаң, әтәчең ташлап китмәс иде әле, кыткылдык!!!

 

* * *

 

...Тынлык. Тып-тын бүлмәдә сәгать текелдәвеннән башка бернинди дә тавыш юк. Инде берничә сәгать диванда кырын яткан Гөлиянең хәленә кереп, бөтен дөнья шау-шулардан туктап, пысып кына аны күзәтә сыман. Фәһрикамал апа да кызының сөйләшмәвенә борчылып, инде ничәнче тапкыр аяк очында гына янына килә дә, аңа дәшә:

 

-  Кызым... Бер генә чынаяк чәй эчеп алмыйсыңмы? Тор инде, гөлкәем, сөйләшик...

 

Гөлиянең мәктәпкә барганын ул оныгы Илгизәрдән белде. Шуңа да бик сораштырасы килә иде. Нәрсә булды микән соң анда? Әллә килүен ошатмаганнармы?

 

Бик тыйнак, кече күңелле, йомшак холыклы Гөлия балачактан ук рәнҗетүне йөрәгенә якын ала торган иде. Менә ире дә ничек рәнҗетте бит – бала белән калдырып ташлап китте, хезмәттәшенә өйләнде. Ә ничек яраталар иде аны хатыны белән улы!

 

Шулай да, мәдрәсәгә укырга кергәч,  үзгәрде Гөлия. Мәшәкатьле дөньяны, кешеләрнең тупаслыгын тыныч кабул итәргә өйрәнде. Иман- ышанычы айлап, көнләп ныгыды.  Әнисенә дә еш киңәш бирә иде ул: “Иң мөһиме - Аллаһ риза булсын; Аллаһ синнән разый булса, кешеләр дә синнән разый булырлар”, - дип.

 

Юк, Гөлияне авыр сүзләр белән үпкәләтеп булмый хәзер. Рәнҗесә дә, иманына, диненә зыян салсалар гына рәнҗер. Тик кем генә шундый борчуга салды микән аны? Кем? Ә-ә! Шул бәлале Валентиндыр әле моңа сәбәпче! Иртәгә үк мәктәп директорына шалтыратып сөйләшергә кирәк! Иртәгә үк!

 

Икенче көнне иртүк Фәһрикамал апа мәктәпкә шалтыратты. Шөкер, директор үзендә иде. Аңа бер сүз дә әйтергә ирек куймыйча, карчык кабалана-кабалана бөтен фикер-дәгьваларын әйтеп салды:

 

- Йөрәгем әрнегәнгә шалтыратам сиңа, җаныкаем! Без, иптәш дириктыр, татарлар, мөселманнар, ә үзебез күрәләтә югалып барабыз түгелме? Кайлардан таптыгыз ул гомер булмаган “изге Вәли” дигән көннәрне? Борынгыдан килгән изге бәйрәмнәребез рәтенә куя торган көнмени ул? Аннан бит безнең балакайларыбызга бер тамчы да файда юк, ят ул безнең өчен, аңлыйсызмы шуны? Яшьләребез болай да бозылып бара: аларны бит бүген кәмпитер-уеннар, котсыз мәгънәсез кинолар “тәрбияли”. Хәзер менә шул кәкре тәрбиягә сез уйлап тапкан Валентиннар да үз өлешен кертә башлаячакмы? Мәхәббәт, гаилә тормышы турында ни дә булса өйрәтәсегез киләме, әнә татарларда никах тәртибе, ир-хатын бурычлары турында сөйләтегез, тыңласыннар балалар. Күңеленә хуш килгәнне барыбер сеңдерәләр алар! Һәм әгәр дә мәгәр уку йортларында безнең гореф-гадәтләребезгә бөтенләй туры килми торган бәйрәмнәрне оештыру дәвам итә икән – белеп торыгыз: гади Фәһрикамал моңа риза түгел! Гади  Фәһрикамаллар  моңа каршы!


Ришат хәзрәт КУРАМШИН, Кукмара мәдрәсәсе мөдире
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»