поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.01.2012 Дин

Түземсезлек, яки Кыш бабайга тимәгез

Узган җомга санында, "Абау!" рубрикасы астында "Вәгазьне куркытып сөйләмәгез" дигән кечкенә генә язма чыккан иде.

Анда Сәлимә Хафизова дигән укучыбыз башкалабыздагы "Ихлас" мәчетендә яңгыраган вәгазьләрне тыңлаганнан соң: "Әйтерсең сине ниндидер җинаятьтә гаеплиләр", – дип җирле дин әһелләренә дәгъва белдергән иде. Озакка сузылган яллардан соң эшкә килүгә, бер ханым шул язма уңаеннан шалтыратты. "Сез нишләп безнең мәчет хакында теләсә нәрсә язып ятасыз? Мин үзем дүрт ел инде шушы мәчеткә йөрим, хаҗга да барып кайттым. Без сезне судка бирәбез!" – дип янады ул. Әлеге мәчет хакында тискәре фикерләрне беренче генә мәртәбә ишетүебез түгел. Шуңа күрә дин сәхифәсенә ул язманы урнаштырдык та. Әйдәгез, судка бирегез. Без курыкмыйбыз – судта күрешербез, дип җавап кайтардык аңа. Ханым: "Син дебил икәнсең", – диде дә шап итеп трубканы куйды. Әлеге "аңлашу"дан соң, Сәлимә ханым ялгышмаган икән дигән нәтиҗә ясадым. Муллаларын яклап, бер-бер мәчет карты, ир-ат шалтыратса бер хәл. Дүрт ел мәчеткә йөргән, хаҗия хатын-кыз бит. Нинди түземсезлек, тупаслык!

 

Түземсезлек дигәннән. Яңа ел көннәрендә Таҗикстанда Кыш бабай        булып киенгән һәм шул рәвешле туганнарын бәйрәм белән котларга килгән 24 яшьлек егетне кыйнап үтергәннәр. Озакка сузылган ял көннәрендә әлеге хәбәр җәһәтендә" Эхо Москвы" радиосы бер сәгатьлек тапшыру оештырды. Янәсе, Россия моңа реакция белдерергә тиешме, юкмы? Студиягә килгән "Московские новости" газетасы күзәтүчесе Аркадий Дубнов хаклы, әлбәттә. Гаепләүче белдерүләр ясалганда, Таҗикстан тарафы моны эчке эшләренә тыкшыну дип кабул итәр иде. Бу – илнең үз эше. Гомере өзелгән егет урыс кешесе булса бер хәл. бичара таҗик егете булган икән. Бу фаҗиганең сәбәп­ләрен эзләгәндә, Таҗикстан мөф­тиенә дә "эләкте": яңа ел алдыннан ул, христиан бәйрәмнәрен бәйрәм итү мөселман традицияләренә туры килми, дип фәтва-аңлатма биргән булган икән. Мөгаен, әлеге очракны таҗик яшьләренең традицияләргә кире кайту омтылышы дип тә бәяләргә буладыр (хәер, кайберәүләр аларны кызмача булган дип тә аңлата). Ни генә булмасын, кыргыйлык, чик-чаманы белмәгән түземсезлек очрагы бу.

 

Дөрес, революциягә кадәр Гайсә пәйгамбәрнең тууына кагылышлы яңа ел килүне бәйрәм итү гадәте татарда да булмаган. Әле 30-40 ел элек кенә авыл җирендә (мәктәптә, клубта билгеләп үтелсә дә) өйләрдә, гаиләләрдә яңа ел хәзерге кебек зурлап бәйрәм ителми иде. Кыскасы, совет хакимияте елларында шактый тирән үтеп керде ул тормышыбызга. Шуңа күрә аны тиз генә көн күрмешебездән кысып чыгарып та булмас. Бәлкем, аннан баш тартырга кирәкмидер дә. Без, мөселманнар, Гайсә пәйгамбәрне таныйбыз бит. Икенче төрле әйткәндә, шул ук Мәүлет бәйрәме, пәйгамбәрнең туган көне бит инде ул. Әмма да ләкин Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне, Гайсә пәйгамбәрнең туган көне белән чагыштырганда, әле бик тыйнак билгеләп үтелә. Дөрес, совет заманында аңа, кайбер билгеләре сакланса да, дини төсмер бирелмәде. Әмма инде хәзер, дәһрилектән баш тарткач, урыслар да моңа күбрәк игътибар итә башлады. Димәк, без дә уйланырга тиеш. Дөньяви дәүләттә, христиан ел исәпләве белән яшәгәч, унар көн ял бирелгәч, билгеле, бөтенләй күрмәмешкә салыну да дөрес булмас. Әмма дини-милли асылыбызга кайтабыз икән, Мө­хәммәд пәйгамбәрнең туган көненә игътибарны күпкә арттырырга тиешбез, минемчә.

 

Сер түгел: христиан бәйрәме бит ул дип, бездә дә яңа елны бәйрәм итмәскә чакыручылар бар. Сабыр гына аларга күрше хакы нәрсә икәнлеген аңлатыйк. Иң мөһиме: Ходай кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып, сабыр итеп яшик. Билгеле, түземлекнең дә чиге бар. Кайберәүләр, хакимнәр безгә Аллаһ тарафыннан бирелгән; фетнә чыгарганчы, залимгә сабыр итеп яшәвең хәерлерәк, дисә дә, моның белән ризалашуы кыен. Әнә Мөхәммәд пәйгамбәребез, сабырлык чиктән ашса да, батырлык чиктән ашса да – хәрам, дип әйтеп калдырган. Алда телгә алынган очракларда – вәгазьне куркытып сөйләмәгез, Кыш бабайга тимәгез, дигәндә хәрамга юл куелмый бит.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 4-5 | 13.01.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»