• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

13.01.2012 Җәмгыять

Пенсиядәгеләрне ниһаять ишеттеләр

Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов пенсиядәгеләрнең җәмәгать транспортыннан ташламалы файдалану хокукын киметкән хөкүмәт карарын гамәлдән чыгарырга кушты. Бу хакта ул хөкүмәт җитәкчесе Илдар Халиков һәм транспорт министры Ленар Сафин белән уздырган киңәшмәдә белдерде.

Президентның рәсми сайтында язылганча, киңәшмәдә Татарстан ватандашларының җәмәгать транспортыннан ташламалы файдалануга чикләүләр кертелүгә карата күп санлы мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә мондый карар кабул ителгән:

 

 1. Татарстан Министрлар Кабинетының узган елның 19 декабрендә кабул иткән 1017 һәм 1018 санлы карарларын гамәлдән чыгарырга. Татарстан хөкүмәтенә ташламалы хокукка ия булган юл йөрүчеләрне җәмәгать транспортында йөрткән транспорт оешмаларының чыгымнарын каплаячак чараларны эзләргә.

 

 2. Татарстан район җитәкчеләренә быелның беренче чирегендә ватандашларның ташламалы категориясе буенча сәфәрләрнең шәхси хисабын тотарга.

 

 3. Татарстан тарифлар дәүләт комитетына республика җәмәгать транспортына куелган тарифларга аудит уздырырга.

 

 4. Татарстан ЮХИДИ сенә һәм Дәүләт автомобиль күзәтчелеге идарәсенә җәмәгать транспортының техник һәм санитар кагыйдәләрне үтәвен тикшерүне көчәйтергә.

 

9 гыйнвар көнне Казанда җәмәгать транспортында йөрү ташламасын кайтаруны таләп иткән митингта меңнән артык кеше катнашты. Моңа кадәр нәкъ шундый урам җыены 29 декабрь узган иде. Киләсе урам җыены 21 гыйнварга билгеләнгән иде.


Райнур ШАКИР
Азатлык
№ | 13.01.2012
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№14 (792349) / 15.01.2012 10:33:26

бер фикер, ул ират тугел! майл.ру да бар Иркэ апагыз.

№13 (792348) / 15.01.2012 10:24:28

ИРКӘ

№12 (792345) / 15.01.2012 01:22:36

Юк мин аны аңламыйча, өстән әйтеп тордылар дияр идем дә, Мөхәммәт пәйгамбәргә ошап калам түгелме... Анысы миңа непосильная ноша.

Шунлыктан: аңламадым, миемнән күчереп алдым. Җавап шул. Үлә башлаганнарга ясин чыгалар, Кактус, ярдәм ит, ясин чыгучы кирәк...

№11 (792344) / 15.01.2012 00:03:11

Иркә, син үзең язганны үзең аңладыңмы соң, бәгьрем. Каян күчереп алган идең соң?

№10 (792304) / 14.01.2012 16:17:48

Иркә хатын-кыз булса да ул кайбер масаючан ир-атлардан өстенрәк.

№9 (792302) / 14.01.2012 16:05:47

Иркэ-минемчэ-ир-ат булса кирэк.Кыз-хатын болай логично яза алмый ул...

№8 (792301) / 14.01.2012 15:53:15

э минем балаларымны кем ашата.

№7 (792288) / 14.01.2012 10:44:46

Иркә

 

№6 (792285) / 14.01.2012 10:23:06

Манипуляция юлы белән идарә итү өчен уйлап чыгарылган “ дәүләт ул - халык хезмәтчесе, хәзерге сүз белән, -менеджеры “ дигән кызыллар ялганы белән томаланган халык аңына килә башласа иде шулай.

Чынлыкта, налог хисабына яшәүче хөкүмәт һәм налог түләүче халык һәрвакыт каршылыкта. Тулаем караңгылык, томаналык чорында ул каршылык капма-каршы, яки антагонтистик иде.Бүген гадәти күренгән һәр ирек, һәр мөмкинлекнең күпчелеге канлы көрәшләрдә яулап алынганнар, Конституциягә кан белән язылганнар.
Әгәр без үзебезне агарган ( русчасы просвещенный),һәм шундый ук ак җәмгыять төзи алабыз дип уйлыйбыз икән, без - дәүләт һәм халык - тыныч килешү нигезендә яши башларга тиешбез. Менә бу вакыйга шул тыныч килешеп яшәү мөмкинлеген күрсәтә дә инде. Мин моңа бик шат.Революцияләр, кан коелышын теләмим.

Әлбәттә, бүгенге президент күбрәк премьер, бер аягы гына түгел, икесе дә шунда калган дияр идем. Әлегә аңа халык, кешеләр юк, аның өстәлендә бюджет, таблицадагы сан суммасы гына бар. Эфирда биргән интервьюдан шундый тәэсир калды. Менә шундый очракта, халык үзенең коры саннар булмавын урамга чыгып күрсәтергә, аның моңа каршылыксыз мөмкинлеге булырга, һәм ул аны вакытында , эффектив куллана белергә тиеш.Хөкүмәт исә, дөрес нәтиҗә ясарга тиеш. Президентның карарны кире юкка чыгаруы, аның әле президентларча уйлый башлау ихтималын күрсәтә торган уңай күренеш.Президент, премьер кебек коры сан өчен җаваплы кеше түгел, ул шул саннар белән кешеләрне бәйләүче.

Халыкча сүз белән әйтим инде, әпәйт агарган кызыллар уйлап чыгарган сүз, “татарлар бер-берсен күрәлмый, бер-берсен ашый, фәлән- төгәнне җенем сөйми”, имеш. Тагын шул манипуляциләү өчен уйлап чыгарылган чи ялган.
Каршылыклар - ул яшәү билгесе, монда Гегельне искә төшерү кирәкмәс, ул исемсез дә һәркемгә аңлашыла торган әйбер.Әгәр без, татарлар, төрле проблемалар буенча булган каршылыклы фикерләребезне күрсәтәбез икән, бу турыда ачыктан –ачык сөйләшәбез икән, бу шул каршылыкларны алуда беренче чара. Каршылыкны юкка чыгару, һәр очракта да аны ачыктан-ачык әйтүдән башлана.Аннары кытыршылыкларны ничек җайлау юллары турында сөйләшергә була. “Бер-берсен ашый сүзе” шул каршылыкның үзәгенә әйләнгән килмешәкләрнең сүзе.

Бу вакыйгадан соң: “Без ни эшли алабыздан соң?”нан - туктасалар иде.Барысы халыкның үзенең хезмәтчән кулыннан, аңлы башыннан гына тора.
Тик тагын шуны да аңлагыз.Интернетта сөйләшүләрнең әһәмиятен дә төшенсәгез иде. Алдан әйтелгән сүзләр булмаса, бу җыеннарга ниндидер төркем дип кенә карарлар иде. Чөнки җыенга бик актив кешеләр генә бара. Ә интернет сөйләшүләре латент процессларны күрсәтә.Менә шуларның барысын истә тотып кабул ителгән карар бу.Кабатлап, мин бик шат.Уңай күренеш.

№5 (792269) / 13.01.2012 21:34:47

№ 4-Дөрес.Аска

№4 (792268) / 13.01.2012 21:28:43

Җәй айларында ВТО ны раслагач,курербез доньяның кайсы якка тәгәрәгәнен.

№3 (792267) / 13.01.2012 21:08:44

Сайлау алды хикмәте инде бу. Халык болай да күтәрелергә тора бит.

№2 (792266) / 13.01.2012 20:25:53

№1 (792232) / 13.01.2012 16:28:53

Менә бит! Халык үз фикерен җиткерергә өйрәнгәч исәпләшә дә башлыйлар!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar