поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.01.2012 Җәмгыять

Үлгәнеңне көттем, кадерлем – 2

Лилия белән бакчадан чыктык та, бездән алда чапкан балаларыбызга куана-куана, салмак кына атлыйбыз. Аның турында язып чыккач, мине танырлар инде, дип борчылган иде ул. Янәсе, күрше-күлән ник өйдәгене тышка чыгардың, дип сүз җиткерер, туганнарга да ошамас дип шөбһәләнгән. Хәзер кем хәле кемгә кирәк – берәү дә кызыксынмаган. Каенаналары йортыннан күченеп китеп, бер бүлмәле фатир алып башка чыкканнар икән.

– Өйрәндек инде хәзер, – диде Лилия, каенатасының хатыны үлеменнән соң йортка беренче мәхәббәте – гомерлек сөяркәсен алып кайтуын бәян итеп. – Алар күченәсе көнне без чыгып киттек. Бакча йортыбызның җир кишәрлеген, гаражны сатып, хрущевкадан бер бүлмәле фатир алдык. Ике бала белән кысан инде, олысы коттеджга кайтыйк дип борын да мышкылдатып алды. Киемнәрне куярга шкаф та юк әле – чемоданнар өстендә яшибез.

 

– Чыгып китегез дип ультиматум ук куймаганнар бит, ник бергә торып карамадың? Һич тә булмаса, китәр идегез...

 

– Ультиматум куйган шул. Нәкъ менә синең хатының торган йортта яшисем, ул йоклаган караватта йоклыйсым килә, әмма ул тапкан балаңны, гаиләсе-ние белән, күрәсем килми, дигән. Назыйм әтисе теленнән шул сүзләрнең йомшак вариантын ишеткәч: «Әти, әллә сине сихерләгән инде ул хатын?» – дип кенә әйтә алды. Бердәнбер баласы булган улына өйдән чыгып китәргә боерган әти кеше нормальмы ул синеңчә? Минемчә, юк.

 

– Бер караганда, картаймыш көнендә аның инде икенче тормыш җиткезергә, бәлки, егәре дә җитмидер? Назыйм бит яшь, дөньяны көтәрлек эшли дә дидең...

 

– Эшләсен дә ди, тапсын да ди. Ә малаеңны бүген куып чыгардың да, үзеңнең комың коела башлагач, ул сиңа борылып караячак дип кем гарантия бирә ала? Без чыгып та киттек, фатирсыз да калмадык. Картаймыш көнемдә кемгә калырмын дип уйлый икән ул? Хозыр галәйһиссәлам килмәс бит – бердәнбер малае кирәк булыр.

 

– Ә бу хатынкайның балалары юкмы?

 

– Ник, сөйләмәдеммени анысын? Армиягә каенатаны озатканда ул йөкле кала. Әмма кайтканын көтеп җиткерми – анысының төгәл серен белмим. Икенчегә гашыйк булып кияүгә чыгамы ул, булачак ире баерак булып күренгәнме – гөнаһысына керәсем килми. Әмма дә ләкин башка берәүгә кияүгә чыга бу. Чыгар алдыннан көмәнен төшертә. Шуннан соң башка балага уза алмый. Каената армиядән кайтуга, вәгъдәсез ярына ачу итеп, безнең каенанага өйләнә. Санта-Барбара инде, бер сүз белән. Әмма сөяркәсе ире белән озак яшәми. Аның белән аерылышуга, каената белән араларны көйли.

 

– Төшеп калганнардан түгел инде, алайса?

 

– Мин аны алар өйгә күченеп килгәч, әйберләрне алырга барганда күрдем. 48 яшьлек хатын ул. Әмма бүген дә зерә чибәр. Ул буй-сыннар дисеңме, малай, ул прическалар. Курчакмыни! Әле бүген шундый чибәр ул – яшь чагында нинди булганлыгын бер Ходай гына белә. Үз-үзен тәрбияләгән, бик нәзакәтле генә сөйләшүче, җыйнак гәүдәле хатын килеп чыккач, мин хәтта берара сүзсез калдым. «Сезмени инде ул безнең өйгә ашкынган?» – дигәнне генә кысып чыгардым.

 

– Нәрсә диде соң?

 

– Мин үз урыныма кайттым, диде. Янәсе, безнең коттедж төзеләсе нигезне алар яшь чагында ук карап куйган булганнар, кавышырга, уртак балалары туарга тиеш булган... Имеш, аларны язмыш кына аерган.

 

– Лилия, чынлап, бәлки шулайдыр? Картайгач та кешенең яратырга хакы бар бит инде?

 

– Нинди ярату булсын шул яшьтә? Яратышасың икән, моңарчы булган язмыш агачын төбе-тамыры белән кисеп ыргытырга дигәнмени? Яратышсыннар – кем комачаулый аларга. Ул хатын миңа: «Бу нигезне онытыгыз, безнең уртак балабыз булмады, димәк, өйгә чит хатыннан туган балалар аяк басмаячак», – диде. Бик мәрхәмәтле кеше инде, име. Оятсызның оятсызы. Ул корыган агач дип, ник безнең балалар бабаларын онытырга тиеш, ди әле.

 

– Каенатаң бөтенләй араны өздемени?

 

- Юк инде, шалтыратыштыра. Балаларга кечтеки-мечтеки бүләкләр җибәргән була. Әмма үзләренә кунакка дәшми. Мин ул хатынга да берни эндәшми чыгып киттем. Аның белән әрепләшеп, аның гөнаһларын үз өстемә аласым килми әле. Назыймга да, арагызны бозмагыз, дидем. Мәкерлеләргә рәхәт яудырып йөрмә, игелекле бул, әтиеңне үз өеңә чакырып кунак ит, дидем. Үземнең дә хәзер әтигә карата ачуым бетте инде – аның туа алмый бакыйлыкка күчкән баласы алдында да намусы тынгылык бирмәгән, күрәсең. Яшәсен инде, тыныч күңел белән яши алса. Без менә яшәп ятабыз бит әле...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»